Литература
8 Августа , 05:04

Юл чатында

Әсхия Абдуллина-Костикова. 4 өлеш. Атасының караңгы чыраеннан, әнисенең төн буе йокламаганлыгы битендә ярылып ятканлыктан, Алмаз өйдә үзенә карата рәхим-шәфкать булмасны яхшы чамалады һәм аш бүлмәсенә узып аяк өсте генә бер чынаяк сөт салып эчте дә, тезгенне үз кулына алырга ашыкты.

Атасының караңгы чыраеннан, әнисенең төн буе йокламаганлыгы битендә ярылып ятканлыктан, Алмаз өйдә үзенә карата рәхим-шәфкать булмасны яхшы чамалады һәм аш бүлмәсенә узып аяк өсте генә бер чынаяк сөт салып эчте дә, тезгенне үз кулына алырга ашыкты. –Мин яңа өйгә күченеп яши башлыйм. Ник дип сорамагыз. Мин шулай хәл иттем. Гел сезнең янда аякка баса алмаган бала кебек яшәп ятасым килми. Җитте. Үз көнемне үземә көтәргә вакыт.
Әнисенең, син, улым, әллә эчеп кайттыңмы соң? Сөйли башлаган сүзең дә әллә ничек, аннары, ник әле син кереп җитү белән безгә гурлаңны киереп кычкырасың? Баланы уятасың бит. Үз балаңны, дигән сүзләрен ул колак янында безелдәгән чебенне кугандай, кулын болгап, бала... Инсаф пока сезнең янда булыр. Кхм, Мәрьям дә... Мин... Мин Сания белән яңа тормыш башлыйм. Булды. Мин эшкә киттем. Моңарчы гел сезнең сүзне аяк астына салмыйм дип, яшәдем. Акыл өйрәтмәгез. Мин эшкә. Кич кереп чыгармын, хәл белергә.
Алмаз ничек кайтып кергән булса, шулай чыгып та китте. Тәскирә куллары белән ботына чабып, атасы, бу ни булды? Мин әллә саташаммы? Алмаз исерек идеме соң ул? Саниягә диме? Нинди Сания соң ул? Атасы дим, ник дәшмисең? дип иренә сорауларын яудырса да ире дәшмәде. Ул үзе дә мондый хәлгә аптырап ни әйтергә белми ишек яңагына сөялеп басып тора иде.
-Карале, атасы дим. Яңа өйгә кайтам диде. Соң анда бит бер нидә юк. Ничек инде анда бала белән киленне алып кайтасың? Әй, сине дә әйтерием инде, торасың ишек янында каккан казык кебек, бар әле дим, яңа өйгә, анда ни нәрсә эшләде икән Алмаз. Югыйсә мич чыгаручылар эшләрен тәмамлагач идәннәре дә юылмаган бит әле аның. Бар дим. Бар, бар! – Тәскирә аптыраганнан ишекле-түрле таптана , үз-үзенә сөйләнә башлады. - Сөт аертылмаган, ашарга пешерелмәгән, Инсафкаем йоклап ята. Уф, Аллакаем, Алмазны җеннән алыштыргандыр, догасыз өйдә йоклаганда. Мондый бала түгел бит ул. Ай, Аллам, нинди көн булды соң инде бу, Бер дә хәере белән башланмады бит әле. Килен ничек икән анда?..
Мәрьям болница караватында бик сәер төш күреп уянды. Палатадаш хатыннар барысы да иртән уянуга бер-берсенә төшләрен сөйләп, кемне табачакларын күз алларына китерергә тырышалар иде. Мәрьям дә, кызлааар, мин бүген шундый матур елга ярында икәнмен дип күрдем. Имеш елганың суы шундый киң һәм шундый чиста, төбендә комына хәтле күренеп тора. И шундагы матур төнбоекларны күрсәгез сез! Минем андый ап-ачык, кояш төсле инде менә, сап-сары зууур төнбоекларны гомеремдә дә күргәнем юк.
-Кит инде, кызый, төнбоеклар елгада булмый, күлдә генә үсә бит.
-Чәчәк күргәч кыз табасың, Мәрьям , дип палатадашлары бер-берсен бүлдерә бүлдерә төшне юрарга тотындылар.
-Елганың ярлары бар идеме соң? – Бу сорауны үзара чегән хатыны дип йөрткән кап-кара чәчле, кара күзле, чынлап та чегәнгә ошаган хатын бирде.
-Бар инде, мин бит су буенда ярда идем –диде Мәрьям елмаеп.
-Икенче яры булмаган значит. Яхшыга түгел төшең.
Чегән хатыны шулай диде дә палатадан чыгып китте. Мәрьям аптырап аның артыннан карап калды. Палатада барысына да уңайсыз булып китте. Арадан берсе, ул бит үзе ирсез бала таба, шуңа шулай дип кеше кәефен төшерә. Мәрьям син ул хатынга карама да, ул синең бәхетеңнән көнләшә. Әнә бит Алмазың сине ничек үбеп кенә тора. Әй, минекеннән юк инде. Сумкасын тотып килә дә, ни кочакламый шунда, бозау кебек тик утыра.
Хатыннар бер-берсен бүлә-бүлә ирләреннән зарланыша, аларның булмаган гаепләрен дә зурайтыбрак сөйләп, Мәрьямне юатырга теләде. Палата ишеге ачыла башлауга барысы да урыннарына сузылып ятып, тын калды.
-Син мин әйткәннәрне бик күңелеңә алма. Бәлкем ялгышамдыр да. Ялгышсам яхшы булыр иде дә бит. Барыгызга да әйтәм, күргән төшегезне тора салып кешегә сөйләргә ашыкмагыз. Ахырын уйлагыз.
Чегән хатыны урынына барып утырды. Мәрьям әллә нәрсәсен эзләгән булып тумбочкасын актара башлады. Палатада тынлык күпмегә кадәр дәвам итәр иде, ярый әле посттагы шәфкать туташы кан басымнарын үлчәргә чакырды. Тапочкиларын чаштор-чоштыр өстерәп хатыннар процедура кабинеты төбенә җыелды.
Күпме генә көтсә дә ул көнне дә икенче көнне дә Алмаз күренмәде. Мәрьямнең эченә бик нык курку һәм моңарчы булмаган калтырану халәте керде. Юлда берәр нәрсә булгандыр, машина белән каплангандыр, үлгәндер, дип эчтән үз-үзен ашады, куркудан һәм билгесезлектән кан басымы сикерә башлады. Ике көннән олы сумка күтәреп кайнанасы Тәскирә килеп кергәч, Мәрьям тагын да ныграк курка калды, агарынып китте, аздан гына аңын югалтып егылмады.
Кайнанасы килененең халәтен бик яхшы аңлаганга күрә, сүзне бөтенләй икенчедән, Инсафтан башлады. Аның нинди яңа сүзләр өйрәнгәнен, ничек итеп әбисенә булыша башлаганын, ничек итеп урындыкны бабасының аягына екканын, чәй тәлинкәсендә куыклар кудырганын сөйләгәч, Мәрьям бераз тынычлангандай булды. Килененең, ә Алмаз диюенә тагын тезеп китте: Ий, шул машинаны әйтүем, бер җүнле булып чыкмады инде ул. Я матуры эшләми, я көпчәге, я трансфарматыры диме шунда, казына инде, эштән кайтты исә казына да чокчына, чыгарып сат кына дим дә бит, мине тыңлыймени. Саттырам мин ул машинаны, барыбер саттырам, ничу акча бетереп машина дип чабарга. Баш эшләгәне шуны тотарга китә. Әйеме, килен, ниемә кирәк ул машина. Менә балалар белән утырсын, машина астында ятканчы...Тәскирә авыр сулап тынып калды. Килененең хәлләрен сораштырып, тагын нәрсә алып килим дип , кайтыр юлга кузгалырга торганда гына, Мәрьям: Алмаз минем янга килмәсмени башка, дип сорап куйды. Тәскирә, күзләрен яшерергә тырышып, килер, килер, бер дә борчылма. Бар да әйбәт булыр әле, Ходай кушса, я килен, мин китим инде, дип тиз генә палатадан чыгып китте.
Тәрәзә янында палатадагыларга арты белән басып торган чегән хатынының ишетелер-ишетелмәс кенә, бәхетсез, алдаша белми, килееер, түшендә шуышып килер әле дигән сүзләрен ишетүчеләр аларның кем адресына юнәлгәнен бик ачык чамаладылар.
Килде Алмаз хатыны янына, ә машина эчендә Алмазның хатыны яныннан чыкканын көтеп Сания утырды. Урлашкан бала кебек кызарынган, хатынының күзләренә туры карый алмаган ирен Мәрьям таныса да танымаган кебек булды. Атна-ун көн эчендә ир-ат шулай үзгәрә микәнни дип аптырашта калса да, иренә артык сораулар бирмәде, улы Инсафны кайгыртып, аны сагынуын, тизрәк өйгә кайтасы килүен генә әйтте. Алмаз күбрәк дәшмәде, кул бармакларын боргалап, шартлаткалап утыруында булды. Аннары, керәсе җирләрем дә күп әле дип, хатынының кулын учына алды. Аны кинәт ток суккандай булды. Алмаз урындыгыннан сикереп торды да, киттем әле мин, Мәрьям дип, саубуллашып та тормыйча чыгып та китте. Мәрьямнән дә бигрәк, палатадагы хатыннар аның үзгәрүенә шак катты. Мәрьям үпкәсеннән, күңеле тулып башын мендәре белән каплап сулкылдап елап җибәрде. Чегән хатыны аның янына килеп, елама, балаңа авыр булачак, кыз табасың, үзеңә ошаган булыр, кара аны. Кызыңны сакла! Балаң бәхетле булсын өчен сиңа күп авырлыклар аша узарга туры килер, дип Мәрьямнен башына кулын куйды. Мәрьям тирән итеп сулкылдап алды да тын гына йоклап та китте.
-Бәхетсез хатын. Үзен югалткан ул. Юл чатында адашкан. Ә ире...Киләчәәәк, шуышып киләчәк әле янына. – Ул арада үзенә төбәлеп карап яткан хатыннарның берсенә, елмаеп, синең улың хәрби булачак. Каршы килмә улыңның теләгенә. Үз теләгәненә ирешергә тиеш ул, дигәч, бәлкем кыздыр минем, син әллә күрәзәчеме, каян беләсең , миңа барысы да кыз була дип юрыйлар, корсагымның формасы да әнә гел кыз күтәргәннәрнеке кебек дигәненә каршы, юк мин күрәзәче түгел, сез уйлаганча чегән дә түгел. Но синең улың булачак. Һәм ул хәрби булачак дип, Мәрьямнең караватыннан торып үз урынына барып ятты. Башка хатынар, минем турыда ни беләсең, әйт инде, дип ялынсалар, ялварсалар да, берсенә дә берни дә әйтмәде, гүя аларны ишетмәде, аңламады...
Саниянең кем икәнен дә, аның нинди юлда йөрүен дә Алмазның әти-әнисенә бик тиз җиткерделәр. Алмаз гына гүя тома сукыр һәм саңгырау иде. Үзеннән кинаялап көлгәннәрен дә күрмәде, ишетмәде. Ул инде авылга гына түгел районга уйнашчы дигән даны таралган Сания белән бер түбә астында ачыктан-ачык яши башлады.
Мәрьямне бала тудыру йортыннан Алмаз әнисе белән килеп алды. Баласын кулына алуга, әллә Мәрьямне яңа өйгә алып кайтыйммы икән дигән уй башына керсә дә, анда бит Сания көтеп тора дип үз-үзен тиз кулга алды. Бернинди начар уйны башына да кертеп карамаган Мәрьям машинадан чыгып капка төбендә бабасы белән үзләрен көтеп торучы улына таба йөгерде. Улы Инсаф кына әнисеннән бераз ятсынган кебек булып бабасының чалбар балагына тотынып торса да, әнисе кочаклагач, нәни куллары белән әнисен нык итеп кочаклады. Баланы машинада тотып кайткан әнисе баланы Алмазга тоттырды. Шулай алтысы бер олы гаилә булып өйгә керделәр. Алмаз баланы олы бүлмәдәге диванга ипләп кенә салды да, иелеп озак итеп балага текәлеп карап торды.
Әнисенең , биләвен чишеп җибәр, кызыңның тәпиләрен тотып кара. Әтиең мунча ягып торган, хәзер баланы мунчага алып барып юындырып кайтырсыз , -дигәнен ишеткәч, Алмазны корт чаккандай булды. Ул тураеп басты да, Мәрьям син миңа үпкәләмә инде. Мин бит өйләндем. Әй, алай түгел, мин яңа өйгә күчендем. Анда яшим. Ни, Сания белән, диде.
Мәрьям баласы өстенә капланып елап җибәрде.
-Килен, кызым, тынычлан. Бала хакына тынычлан. Китсен, китсен ...Кайта ул. Әллә ул б..т белән озак торыр дисеңме? Торыр тормыйни!..Сөтең бетәр болай озак еласаң. Һай, нәникәем, менә уянды бит! Күр әле, бабасы, бәләкәй кызыбызны... Әйдә, кызым, тиз генә тамагыңа ашап ал да, без синең белән икәүләшеп оныгыбызны мунча кертеп чыгарбыз, әйеме минем сылукаем! Каен пиннеге белән парландырып, ләүкәләргә яткырып йомшак сулар белән юындыргач, бабасы азан әйтеп исем дә кушар, әйеме, тәтием минем... Ий, күзләр тимәсен, күр син аны, авызларын ничек килештереп бөргән була бит, ийй Аллакаем гынам. Әйдә, кызым, әйдә ашарга... Юк, ашамыйм түгел, ашыйсың. Син үзең өчен генә түгел безнен нәни сандугачыбыз өчен дә ашарга тиеш хәзер. ..Әһһә, әнә тавыш бирәме? Ашыйсы килдеме, кызым? Хәзер әннәсе ашата аны, ашата! Мәрьям,кызым, нинди исем сайлаган идегез? – Тәскирә кыенсынып, нинди исем кушарга телисең, шуны куш, кызым, без риза-бәхил , диде.
Кечкенә бәби кайтуга Инсаф, егет кеше, абый буларак, әллә ни аптырап тормады, нәни сеңлесенә үзенчә ярарга тырышыптыр инде, уйный торган машинасын, шакмакларын биләүле сеңлесе өстенә ташлады. Бабасы ярый Инсафның кыланмышын күреп , тиз генә уенчыкларны җыеп алып куйды. Инсафны кулына күтәреп, бәбинең кечкенә булуын, аның әле уйный белмәвен аңлатты. Инсафны мунча кертү, уйнату, эшкә тәртипкә өйрәтү бабасына йөкләнде.
Кайнанасы белән кайнатасы ничек кенә ярарга тырышсалар да Мәрьямгә бик авыр иде. Ул хәтта балаларын алып туып-үскән якларына кайтып китәргәме дип тә уйлады. Әмма анда ни торыр урыны булмавы, ни туганнарының бармы-юкмы икәнен дә белмәве аны бу уеннан кире кайтырга мәҗбүр итте.
Алмаз ата-аналарына кереп чыккан арада да балалары белән уйнаштыргаласа да Мәрьям белән сөйләшергә базмады. Ул инде үзен ике ут арасында итеп тоя иде. Саниянең холкын да, тәртибен дә яши башлагач, бик яхшы аңлады, җитмәсә ялкаулыгы, өйдәге вак-төяк эшләрне дә авырыксынып кына, анна-моннан гына эшләве , ашарга пешерүе дә билләһи, ачтан үлмәс өчен генә булуы аны шаккатырды. Әмма Сания аңа келәй белән ябештергән кебек чат ябешкән иде. Аны, Алмазның ата-анасы белән мөнәсәбәте, хатыны белән сөйләшү-сөйләшмәве, балалары гүпчим кызыксындырмады. Гомерен бары тик кочаклашып караватта я яшел аланда ятуга багышлаган хатынга мал-туар да, бала-чага да кирәкми иде. Бизәнеп-ясанып, арт санын биетеп, теләсә нинди ир-атка да күз кысып йөргән хатыныннан Алмаз да чын-чынлап ояла башлады. Берничә мәртәбә хатынның ипи шүрлегенә менеп төшсә дә, Саниясе кыек юлга чыгуын туктатмады. Шулай да ата-анасы йортына йөрүен ешайтты Алмаз. Әле бер, әле икенче сәбәп табып, балалары белән юанды, әтисенә мал-туарны карашырга дип озаклап сарай тирәсендә маташты. Тик Мәрьяменә туры карарга, башлап аңа сүз катарга оялды. Кызының ике яше яше тулыр вакыт җиткәч, әнисе Тәскирә: улым, ник син болай безне мыскыл итәсең? Торып карадың бит ул өстерәлчек белән. Булды, аңладың, аның кем икәнен ,ак белән караны аера белергә вакыт инде. Курчак кебек балаларың үсеп килә, ә син нәсел үгезе кебек туда-суда йөрисең. Туктат бу эшеңне. Атаң мулла чакырсын да, әйдә, никахыгызны яңарттырабыз, Мәрьямем белән кушылып яши башлагыз дип сүз башлады. Алмаз кыюсыз гына Мәрьям риза булмас ул диюгә, булыр, ул синең кебек черек баш түгел. Аңа ике баланы үстерәсе, кеше итәсе. Ул синең өстерәлчегең кебек хатын түгел, авырлыкны күп күргән бала. Әтиеңә әйтәм, алайса, улым, мулланы чакырсын җомга көнгә мунча ягарбыз, никахыгызны яңыртырбыз, иншалла, яхшы гына яшәп китәрсез. Мин килен белән үзем сөйләшермен. Тик аңынчы син ул өстерәлчекне куып чыгарасың! Эзе дә булмасын. Ничек итсәң дә ит, чыгарып җибәр ул кабәхәтне.
ДӘВАМЫ БАР

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас