

Кечкенәдән рәтле ризык күреп үсмәгән, йорт эшләрен башкарырга да өйрәнмәгән кыз балага күп итеп мал-туар, кош-корт асраучы гаиләдә җиңел булды дип әйтеп булмый. Җитмәсә, сөйләшүләре һич аңлашылмый. Мария абзарга чыкса да, мунчада керләр юганда да Алмазның әти-әнисенә сиздерми генә балавыз сыкты. Кайтуга ук тракторга утырган Алмаз да иртән иртүк колхоз эшенә чыгып китә дә, кич кенә уфылдап кайтып керә. Әле ярый Алмазы тәмле телле. Безнең авылда кешеләр бик яхшылар, менә тиздән татарча аңлый да, сөйләнә дә башларсың әле. Монда гел әти-әни янында яшәмәбез, колхоздан миңа йорт салырга ярдәм итүләрен сорау гариза яздым инде мин дигәч, Мәрьям шатлыгыннан елап ук җибәрде.
Баштагы мәлне кайнанасы Тәскирә белән ничек сөйләшергә-аңлашырга белмичә йөрсә дә, кайнанасы бик акыллы хатын булып чыкты. Эчтән генә улының марҗага өйләнүенә пошынса да күрше-тирә алдында бер дә сер бирмәде. Алай гына да түгел, колонкага суга чыккан җирендә дә, ий, безнең Мәрьям өйне ялт иттереп җыештырып куя дип я әле бүген килен тәмле итеп бәрәңге кыздырып куйган иртүк дип, мактамас җиреннән дә киленен мактады. Күрше-тирәсе аңлый иде инде Тәскирәнең хәлен, әмма битенә бәреп киленнәре турында артык начар сүз әйткәннәре булмады. Мәрямгә авыл тормышының иң авыры көянтә белән су ташу булды. Гомерендә дә бу кәкре таякны кулына да тотып карамаган хатын чиләкләрнең авырлыгыннан яртылаш бөгелеп төшә, ике өй арасы ераклыктагы колонкадан кайтканда биш-алты адым атлый да, чиләкләрен шап итеп җиргә утыртып, ял итә. Бала чагыннан ук көянтә белән су ташып үскән хатыннарга, билгеле, Мәрьямнең мондый кыланышы кызык тоела . Шулай да көннәрдән беркөнне кайсысыдыр Алмазны күреп, хатыныңны бер дә жәлләмисең, су ташып үлә бит инде, дип җиткерә. Инде корсагы да шактый беленә башлаган хатынын шул көннән Алмаз су ташу галәмәтеннән коткара – иртән иртүк бар савытларны, мал улакларын, мунча савытларын тутырып су ташып куя башлый. Кайнанасы Тәскирә дә чит илдә үсмәгән, азмы-күпме урыс телен пупалап, килененә бер сүзен урысча, икесен татарча әйтеп тәки аралашу җаен таба. Унсигез яше туларга бер-ике атна кала, Мәрьям аяз күк йөзе төсле зур зәңгәр күзле тик әтисенеке кебек куе кара чәчле тупырдап торган малай таба. Бала тудыру йортыннан кайткач, бәби коймагы пешереп, мулла чакырып балага азан белән Инсаф дип исем кушалар. Инде татар телендә матур гына итеп аралаша башлаган Мәрьям улына суга батып үлгән Борис абыйсы исемен куярга теләвен иренә әйтеп караса да Алмаз аның белән килешми, бердән үлгән кеше исемен куярга ярамый, икенчедән бездә Борҗка дип сарыкларга гына дәшәләр дигәч, Мәрьям каршы килми, тик кызым туса мин барыбер исемне үзем сайлаячакмын дип эчтән уйлап куя. Әби-бабасы да марҗа киленнән туган беренче оныкларын сөеп туя алмыйлар, тезләреннән дә төшермиләр, ай үсәсен көн үсеп Инсафка да бер яшь тула. Авылга кайткан көненнән бирле колхоз эшендә катнашмаган Мәрьямне идарәгә чакырып, бала ялына киткән кибетче урынына эш тәкьдим итәләр. Кибет эшен белмәсә дә, урысчаң яхшы, училище бетергән таныклыгың бар, дип өйрәнерсең беркем дә эшне белеп тумый дип торгач, Мәрьям ризалаша. Тик өйгә кайтып ире, гаиләсе белән башта киңәшләшергә теләвен дә әйтә.Кайнана белән кайната каиленнәренең эшкә керергә теләвен хупласа да, Алмаз хатынының кыңгыр эшләрен белгәнгә күрә, сагаеп кала.
Авылга кайтканнан бирле бер тапкыр да начар гадәтләрен күрмәсә дә, нинди гаиләдә үскәнлеген исендә тотып, ул хатынына, әллә төрле эшкә генә чыгасыңмы, дип үзенең шиген белгертә. Әмма аның тел төбен хатыны бик яхшы аңлый һәм, мин бит сиңа, Алмаз, теге вакытта сүз бирдем, балам хакына мин аракы,тәмәке кебек әйберләрне кулыма алмаячакмын ди. Кибет эшенә бик тиз төшенә хатын. Башта юаш кына кебек күренгән Мәрям кибеттә аңа карап селәгәйләрен агызып торган салмыш ирләрне сөреп чыгарырга да күп сорамый, авылда бер-берсенең гайбәтен килеп сөйләп торучы хатыннарны да пешекләп ата. Артыннан усал марҗа дип өйтеп калсалар да үпкәләми тагын үзе, борылып, да, я такая, усал марзя дип көлә. Төп кибетченең декрет ялыннан чыгар вакытына, килешеп сөйләшеп куйганнар диярсең, Мәрьям тагын бәби алып кайтырга җыена. Декрет ялына китәр алдыннан район үзәгенә отчетлар тапшырырга баргач, бухгалтер кызларга рәхмәт йөзеннән чәй эчәргә торт алып керә. Бухгалтерлар, син нәрсә, Мәрьям коры торт белән котылмакчы буласыңмы, кибетче башың белән! А ну-ка бар әле тиз генә биш йолдызлыны алып кер дип боералар. Китә хатын корсагын тырпайтып биш йолдызлы артыннан. Бухгалтерларга нәрсә, бала табасылары юк, давай-давай биш грамм дип, рюмканы иреннәренә терәп , авызына коньяк салалар. Балага файда гына ул каны куерып китмәскә. Менә күрерсең эчеңдә йөгереп йөри башлаячак дип шаркылдыйлар. Башка бер генз тамчы капмаса да, колхоз шоферы, хатын машина кабинасына кереп утыруга “бишйолдыз” исен сизеп, сатучыга акаеп карый. Хатын уңайсызланып, менә бит, бу бухгалтерлар ай-ваема карамыйча авызыма егып салгандай бер рюмка коньяк койдылар. Эчмәдем дә мин аны, кофтам буенча агып төште, дип акланса да, шофер шул ук көнне хатынына кайтып сөйли, хатыны күршесенә, тегесе дустына. Авылда үзләре качырып-посырып каз өмәләрендә, кич утыруларда бераз эчемлек куллансалар да, авылга әллә каян гына килеп чыккан чит-ят хатынның кыңгыр эшен бар дөньяга җиткерәләр. Алмазга бу хәбәр олаеп килеп ирешә. Имеш аның хатыны кибеттә дә гел сала торган булган, районнан бөтенләй кешелеген югалтып лаякыл исереп кайткан. Мужыт әле шофер белән берәр келти-мелтиләре дә булгандыр дигән сүзләрдән, Алмаз бик кызып кайта һәм аларның гаиләсендә беренче тапкыр чынлап торып бик олы гауга куба. Әле ярый яңа салган йортларына күченмәгән булалар, югыйсә азагы ни белән тәмамланасын Алмаз үзе дә белмәс иде. Кайнатасы белән кайнанасы корсагы тулып барган киленнәрен улларыннан яклап, киленнәренең бер кайчан да эчмәгәнен, эштән дә гел айнык кайтуын кат кат өйтә торгач, Алмаз бераз сүрелә. Атасы да,моннан соң киленгә авыр сүз әйтәсе булма, кара аны, улым дип тормам, солдат каешы белән ярырмын үзеңне. Бу ятим баланы мин алып бирмәдем сиңа. Үзең табып, ияртеп алып кайттың. Югыйсә без сиңа зур өметләр баглап торган идек. Кеше баласына кул сузма дигәч, кулын селтәп, сүрелергә дип, урамга чыгып китә. Капка баганасына сөялеп тәмәке тартып торган Алмазга урамнан узып баручы бер яшь хатын, нәрсә, өйдә буран уйныймы әллә, дип елмая. Әй, дип кул гына селтәгән Алмазга хатын, кәефең булмаса, кунакка кергәлә, мин сезнең яңа өегезгә күрше генә дип, арт ягын уйнаклата-уйнаклата, халык теленә яңа урам дип кергән якка китә. Алмаз, кем икән бу, нишләп моңарчы бер дә күренмәде соң бу хатын дип аптырап аның артыннан карап калса да, ияреп китми, төпчеген сүндереп өйгә кереп улы Инсаф белән уйнарга керешә. Бала табар вакыты якынлашканда якынлык кылырга ярамый дигәнне сәбәп итеп, хатыны янына ятмый, улын кочагына алып икенче урынга барып ята. Мәрьям бер рюмка коньяк аркасында тормышлары челпәрәмә килергә мөмкинлеген аңлап, Алмазга каршы килми. Әмма алда хатын әле үзен тагын нинди сынаулар көткәнен башына да китерми.
...Әле ярый кайнанасы Тәскирә күреп калды, югыйсә Мәрьямнең туачак сабые тумый да калган булыр иде. Килененең еш-еш ләгәнгә су салып ниләрдер чайкаштырганын искәреп калган Тәскирә, кулындагы Инсафны ашатуыннан туктатып, килен, әллә берәр нәрсә булдымы сиңа? дип сорамый булдыра алмады.- Юк, әнкәй, бер ни дә булмады, дисә дә, ана күңеле сизмимени инде, - Тәскирә морҗа арасына яңа гына юып эленгән ыштан-чүпрәкләргә күз салды. –Тукта әле, әллә бала туарга торамы, вакыты җитмәде бугай бит әле,ә, дип тагын сорау кыстырды. –Белмим инде, тулгагым да юк, эчем дә авыртмый, тик бик буялам, диде килене, оялыбрак. –Ай-һай,киленкәем, бу болай гына була торган эш түгел, мә баланы, мин силсәвиткә чаптым, машина сорарга кирәк. Сине раддумга илтергә кирәк болай булгач. Ихх, кирәк чагында өйдә ир-аты да юк бит әле аның. Алмаз өйдә булса чаптырып кына илтеп куяр иде дә үзеңне. Килен, син борчылма, мин ә дигәнче барып та җитәм. Бер аягым монда, икенчесе тегендә.
Ишекне шапылдатып ябып, башындагы кыегайган яулыгын турайта – турайта Тәскирә силсәвиткә таба йөгерде. Тыны кабып, сулышы бетеп көч-хәл белән, балакайлар тизрәк машина чакыртыгыз, киленем бәбили, дип урындыкка килеп утырды. Ул арада силсәвит Лилия, районнан скорый килеп җиткәнче, күпме вакыт уза, хәзер урамда берәрсен туктатабыз да , үзебез илтеп тә куябыз, дип урамга чыгып йөгерде. Бирим дисәң колына-чыгарып куяр юлына, диләр бит әле. Очрады , чынлап та юлаучы машина, авылда фельдшер булып эшләүче Гөлчәчәк тиз генә машинага кереп утырды, артка Тәскирә түтине утыртып, алар яшәгән капка төбенә килеп тә туктадылар, аны-моны уйлап бетерергә дә җитешмәгән Мәрьямне утыртып район бала табу йортына элдерттеләр. Тәскирә әбисе белән Инсаф машина артыннан кул болгап озатып калдылар.
Табарга срогың җитмәгән дип, Мәрьямне табиблар бала тапканчы сакланып торырга дип хатын-кызлар бүлегенә салдылар. Эштән кайткач, Алмаз хатынының болницада булуына бик пошынса да, кич буе улы белән шагара килеп уйнап йокларга ятты. Иртән хуҗалыктагы көндәлек эшләрен башкарганнан соң эшеннән районга барырга рөхсәт алып, хатыны янына китте. Әнисе тутырган сумканы көч-хәл белән күтәреп палатага килеп кергән ирен Мәрьямнең зәңгәр күзләре сагыш катыш мәхәббәт нуры балкытып каршы алды. Алмаз, карават янындагы урындыкка утырып, палатадагы хатыннардан кыенсынып кына хатынының йомшак кулларын учына алды. –Нихәл, матурым? Ни булды? Мин эштән кайтуга син өйдә булмагач, бик ямансу булды. Син икәнсең бит өебезнең бизәге, дип иелеп хатынының кулларын ирененә тидерде. Мәрьям кызлардан оялып, торып утырмакчы булды. –Ят,ят. Ял ит. Мине сагындыңмы соң, дип пышылдады. Мәрьям, әйе дигәндәй, баш какты. Гүя еллар буе күрешмәгәннәр, Алмаз колхоз эшләрен, өйдә эшләгән эшләрен сөйләде , әллә кайчангы бер –ике иске анекдот та сөйләп, Мәрьямне көлдерде. Алып килгән күчтәнәчләре белән палатадагы хатын-кызларны да кыстый-кыстый сыйлаганнан соң, караңгы төшкәнче кайтып җитәргә кирәк булыр. Әткәйгә дә бераз кичке мал карауга булышырмын. Яңа өебезгә кереп мич чыгаручыларның эшен дә карап кайтырмын. Мин китим инде дип, тәмам кыюланып хатынын бит очыннан үбеп саубуллашты да ишек янына җиткәч, киң итеп елмаеп, хатынына кул болгап, палатадан чыгып китте.
...Ул көнне Алмаз беренче тапкыр өенә кунарга кайтмады. Ата-анасы, оныкларын кочаклап ут йотып аны көтсәләр дә, Алмазның машинасы тавышы ишетелмәде.
Район үзәгеннән байтак җир китеп, үз уйларына батып кайтып баручы машинаны юл буенда кул күтәреп басып торучы хатын туктатты. Эңгер-меңгер вакытта гына түгел, болай да юл буенда очраган һәрбер юлаучыны утыртып йөрергә күнеккән Алмаз шап итеп тормозга басты да сузылып, уң яктагы машина ишеген ачып җибәрде. –Бу вакытта курыкмыйча ялгызы юлда ничек курыкмый бу хатын-кыз? Ну йөрәк тагын үзегездә. Кая кайтасыз? Әйдә утырыгыз, дип хатынны әллә танымый, әллә танымаганга салышып утырырга чакырды.
-Ий, Алмаааз, менә бу бәхет эше инде, әйеме? Әле кичә генә сиңа кунакка кер дип торганием, менә бит бүген үзем синең машинага туры килдем. – Хатын чытлыкланып, юри генә кагылгандай сул як җилкәсе белән руль артында барган иргә кагылып куйды. –Бер машина да очрамас инде дип, җәяү атлый башлаган идем инде. Ий, Алмаааз, син районда икәнне белгән булсааам, машинаң янында гына торган булырием, белмәдем бит, дип тагын сизелер-сизелмәс кенә кагылып куйды. Алмазның бөтен тәне буйлап кайнар су сибелгәндәй булып китте. – Эш көнендә нишләп районда йөрисең? Бер-бер хәл булмагандыр бит? –Хатын соравына аерым бер кайгыртучынлык төсмере бирергә тырышты. –Юк. Хатын скоро бәбиләргә тиеш. Роддомга салдылар. Икенчесен алып кайта, Алла боерса. – Ий, җаным, син хәзер бөтенләй кайгыртучысыз калдыңмени әле? Хатыныңның корсагы борынына җиткәние шууул. Корсаклы хатыннан нинди наз да, нинди рәхәтлек инде ул! Интегә инде мужиклар хатыннары корсак тутырганда. –Хатын кычкырып ясалма көлде. -Хатынына карата начар сүз әйттерәсе килмәгән Алмаз, тамагын кырып, сүз бетте дигәндәй,радионы ныграк ачып куйды. Юлдагы бер чокырны урабрак узганда, хатын тагын Алмазга таба авышты. Алмаз аны җилкәсе белән этебрәй куйса да, яшь хатын сизмәмешкә салышты. Ий, Алмаз, ул марҗа хатынының ниенә кызыккансыңдыр инде, ул чәчләре кешенеке кебек булса ярар иде. Төлке койрыгы кебек чәче, тфү, ул чәй тәлинкәсе кебек күзләрен акайтып караса – кит инде, ни нәрсәсенә кызыккансыңдыр, дип һаман теленә салынды. Арт ягын кычыткан чаккандай, әле тегеләйгә әле болайга авыша торгач, хатынның итәге шактый ук югары күтәрелеп, шәрә ботлары ачылды. Хәйран вакыт хатын кочагында таурылмаган ир кырый күз белән генә яшь хатынның ботларына карап-карап алды. Тизлек ручкасын күчергәндә сиздерми генз хатынның ботына да тиеп китты кулы. Аның тәненең кайнарлыгы Алмазның кулын өтеп алгандай булды. Урман авызына җиткәч, Алмаз үзе дә сизмәстән, машинаны юл читендәге сукмакка төшерде. –Әллә нәрсә арып кителде әле бүген. Бер биш минут кына күзләремне йомып утырып торасым килә, дип, кулларын баш артына куеп, күзләрен йомып тын калды. Хатын шуны гына көткәндәй, ул арада бармакларын Алмазның күкрәк тирәсенә тидерер-тидермәс кенә уйнатып алды, күлмәгенең урта төймәсен ычкындырып кулын Алмазның түшенә тыкты. Алмазның тәненең кайнарлыгы аның кулларын пешерде, Алмаз уң кулын баш астыннан алып, хатынны җилкәсеннән кочып үз ягына тартты. Хатын каршы килеп маташмады, кулын тагын да ерагракка, аскарак төшереп Алмазның тәне буйлап чалбар эченә шудырды. Хатын нечкә елан кебек шуыша-шуыша шофер утыргычына үрмәләде, ул да булмый руль астына сеңеп бетеп Алмазның уң боты өстенә кунаклады. Эшнең болай гына бетмәсен аңлап, Алмаз, беткән баш беткән инде дигәндәй, урындыгын артка чигереп, яткырып куйды. Моңарчы хатыныннан башка бер генә хатын-кызны да кочмаган Алмаз тәмам башын җуйды. Тиз генә дигән мәхәббәт уены тагын-тагын кабатланды. Инде кузгалырга, өйгә ашыгырга икәнне дә бик яхшы аңлады Алмаз, әмма тезгенен җыя алмады. Чит хатынның назыннан арына алмыйча, машина эчендә ах-ух килеп төн уздырдылар. –Өйгә кайтып, әтиләрне уятып борчып тормыйм инде, дип, Алмаз таң беленгәндә генә яңа өйнең ишеген ачып керде. Аның артыннан шәүлә кебек күрше хатыны да атлады. Әле корьән дә укытылмаган йорт бусагасыннан тезгеннән ычкынган хатын белән ир кереп яши башлады. Төн буена шайтан туе ясап, коры идәндә аунап, иртән Алмаз тәмам таушалган йөз белән ата-анасы йортына кайтты. Яш хатын да аның йортыннан чыгып, менә күрегез, мин кайда һәм кем белән яшәячәкмен дигәндәй күкрәкләрен киереп Алмазның яңа йорты капка төбендә басып калды.
ДӘВАМЫ БАР.