Литература
7 Августа , 04:52

Юл чатында

Әсхия Абдуллина-Костикова. 2 өлеш. Канга батырып мәсхәрәләнгән кыз бала, авыртуына түзә алмыйча, үксеп-үксеп еласа да, ярдәм сорап ялварса да, аны ишетүче дә, күрүче дә булмады.

Канга батырып мәсхәрәләнгән кыз бала, авыртуына түзә алмыйча, үксеп-үксеп еласа да, ярдәм сорап ялварса да, аны ишетүче дә, күрүче дә булмады. Аякларын көчкә кыймылдатып, стенага тотына-тотына подъездның уртак коридорына чыга алды һәм нәни йодрыклары белән күршеләренең ишегенә шакып, аңын югалтып егылды. Күрше квартирада яшәүче ир аяклары буенча канлы эәлзр сузылган, аңын югалтып егылган баланы күреп куркып калды һәм бар көченә кухняда ашарга әзерләп йөрүче хатынына кычкырды.
-Тиз арада милиция һәм скорый чакыр. Монда Машка, күрше кызы үлеп ятааа!
Баланы больницага, ә күрше ирен хатыны белән милициягә алып киттеләр. Йорт янында очраган күршеләре авызларын ачып, төрле фаразлар кылып, шак катып машиналар артыннан карап калдылар. ..
... Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы мәңге төзәлә алмаган икән шул. Мәрьям инде шактый бәс кунган алтынсу чәчләрен сыйпап тагын авыр хатирәләр дәрьясына чумды. Больницадан аны өенә кайтарып тормадылар, шактый озак дәвалагач, психик авыруларны дәвалый торган махсус санаторийга озаттылар. Аннан инде балалар йортына күчерделәр. Ничек кенә үзен мәсхәрәләттергән әнисенә үпкәле булса да, Маша көн саен әнисен көтте. Менә килер, хезмәт хакын алыр да, берәр тәмле алып яныма килер, дип көтте. Палатаадагы балалар янына көн саен туганнары, әти-әнисе килгәнне кхреп, күңеле елады, күңеле генәме соң, бәдрәфкә чыгып, үксеп-үксеп елады Машенька. Ник минем әнием мондыйга әйләнде, әнием, мин сине сагындым бит, әниееем, мин сине беркайчан да ачуланмам. Телисеңме, мин сиңа, үзең бара алмасаң, сыраны үзем алып кайтырмын, тик син минем яныма киииил, дип өзелеп-өзелеп елады сабый. Палатадагы балалар, авыру кешене бәлкем мәрхәмәтлерәк итә торгандыр, Алла белсен, аны читкә какмадылар, һәрберсе алып килгән күчтәнәчләре белән аны сыйларга, күңелен ачарга теләделәр. Әмма яралы йөрәк кабул итә алмады шул сабыйларның күчтәнәчләрен. Тамагыннан узмады шул тәмле күчтәнәчләр, тумбочка өстендә өелеп тора бирделәр. Бала көннән –көн ябыга, сәйләшми торганга әйләнгәч, җибәрделәр дә инде аны психик авырулар санаториена. Вакыт-дәва дигәннәре дөрестер инде. Санаторийдан балалар йортына килгәндә ул инде матур гына тазарып та киткән иде, елмаеп ачык итеп сөйләшә, уеннарга катнаша башлады. Курчак кебек матурлыгы өстенә җырга, рәсемгә һәвәслеге дә аны тагын балалар йортының активистына әверелдерде. Ел арты ел узып, җәйге каникулларын урман эчендәге лагерьларда уздырып, укуларын балалар йортыннан ерак булмаган мәктәптә укып, Мариянең дә 16 яше тулды. Бала өчен зур дата бит инде. Чыгарылыш елы! Мәктәптә алыр классында ике генә бала приюттан, калганнары барысы да әти-әниләре белән яшәгәнлектән, аларга кая барсалар да ирек иде. Өстәвенә, күбесенең кесәсендә вак-төяккә дип җыелган акчалары да бар. Шулай итеп, классташлары Машаның туган көнен билгеләп узарга дип “поляна яптылар” , ягъни ачык һавада урман аланында табын кордылар. Классташларынынң тәмәке, каты эчемлекләр белән шаярганын күргәне булмаган Мария боларның кыланмышларына башта шаккатып, аптырап утырса, соңрак аның үзен мәҗбүриләп, сыра белән сыйладылар, сигарет та тартсаң син бездән дә кәттәрәк булачаксын дип шашындырдылар. Уеннан уймак, дигәндәй, әллә исерек әнисенең геннарыннан күчкән булган, Марияга сыра тәмсез тоелмады, аннары кәефе дә күтәрелеп киткән кебек булды, ни дисәң дә уналты бит, уналты, дип кыстауны да көтеп тормыйча, сырага гына түгел ак башлы шешәгә үк кулын сузды. Күңел ачу күпмегә кадәр дәвам иткәндер, Мария инде аны аңларлык һәм белерлек хәлдә түгел иде. Кыргый хайваннар кебек чинашып, бакырышып аланда йөгерешкәннәрен, биегәннәрен, җырлаганнарын гына бераз хәтере җуймый калдырган. Ә аннары ни булганын ул инде белә алмады. Исереп егылган кызның туган көне икәнен дуслары оныттымы, әллә махсус шулай эшләргә теләделәрме, анысы аларның намусында, төн уртасында Мария калтыранып бераз айнып уянып киткәч үзенең ялангач көе аланда йоклап калуын аңлады. Икенче көнне мәктәптә инде аның “кыз” түгеллеген барысы да белә иде. Моңа кадәр егетләрне якын китермичә йөргән Мариягә кара исем тагын чат ябышты. Көч-хәл белән мәктәпне тәмамлауга ул районнарыннан гына түгел, торган өлкәсеннән үк күченеп китте. Җырга-сәнгатькә күңеле тартылса да, тормыш алып барыр өчен андый профессия белән җиңел булмасын уйлап, кибетче-пешекчеләр әзерли торган махсус уку йортына документларын тапшырды. Практиканы аңа шәһәр тимер юл вокзалы ашханәсендә узарга туры килде. Тимер юл вокзалы янындагы хәрби частьтән ашханәгә пирожки –сочни кебек тәм-том алырга кереп йөргән кара чәчле озын буйлы егетнең күзе Мариягә төште. Ул мөмкинлеге булмаса, частьнең койма ярыгыннан я койма өстеннән булса да, Мария янына чыгу юлын эзләде. Алмаз белән Мария әнә шулай танышып киттеләр. Алмаз баш-аягы белән, аңын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булды Мариягә. Моңа хәтле үзенә карата гел җәбер-золым, мәсхәрә күреп-ишетеп үскән кыз бала да утка тартылган күбәләк кебек Алмазга тартылды. Аның ягымлы итеп елмаюы, колагына пышылдаган тәмле татлы сүзләре, утлы күмер кебек көйдереп ала торган кайнар иреннәре – барысы да кыз өчен көтелмәгән бәхет иде. Мария практикасы беткәнче очынып кына йөрде, менюга кертелмәгән әллә нинди тәмле рецептлар табып, яңа төрле татлы-баллы пироглар пешерде. Ашханәдә дә бик яраттылар үзен, укуың бетүгә туп-туры безгә кил эшкә дип, мактап язылган характеристика тоттырып озатып калдылар. Алмазның да инде икенче ел хәрби хезмәте ахырына якынлаша иде. Ул Мария белән турыдан-туры сөйләшеп, аның белән гомер юлын бергә узарга теләвен, гаилә корып туган ягына аның белән бергә кайту хыялы булуын җиткерде.

Мария шатлыгыннан ни эшләргә, үзен кая куярга белмәде. Эшкә барса да, йокларга ятса да, юлда да – уенда бары тик Алмаз белән булачак туйлары, аннары бәбиләр табып үстерү. Шатлык хисләрен ничек басарга, әллә тыеп торырга тырышуы булдымы, Маша беркөнне эштән кайтканда кибеткә керәсе итте. Күзләрен кызыктырып торган салкын сыра шешәләре йөрәгенең януын басар кебек тоелдымы, куллары үзләреннән үзләре шул киштәгә үрелде, җитмәсә касса янына җиткәч, аның алдында гына басып торучы кыз кассирдан сигарет та сорады. Яшьлек шаукымы узмаган булганмы, Маша да гипнозлаган кебек сигарет та сорады... Алмаз инде частеннән вакытлы-вакытсыз качып чыгарга шактый остарган “дед” иде. Менә менә дембельгә китәргә тиешле “дед” ны “салагалар” да күрмәмешкә салышты. Көтелмәгән ишек шакудан Маша куркынып сикереп торды, тиз генә шешә сырасын карават астына томырды, сигарет төпчеген салынган консерва банкасын тәрәзәдән очырды да ишек янына килеп сак кына “кем бар” дип сорады. Алмазның бәхетле шат тавышы ишетелде.
-Мин бу, кадерлем. Әллә башка берәрсен көтә идеңме?
-Юк,юк. Алмаз,кадерлем, мин сине сагынып хисләремә батып утыра идем. Сине ничек агынуымны син белсәң иде!
Сасы сыра исе катыш тәмәке төтене исе аңкып торган кыз Алмазның муенына сарылды. Алмаз кинәт кызны этеп җибәрде.
-Син нәрсә? Әллә эчтеңме? Син тәмәке дә тартасыңмени? Күпме яратып йөреп мин синең бу начар гадәтләрең бар икәнен белми идем. Тәәәк, Машенька, мин синең белән киләчәк турында планнар корып йөрим, ә син минем артымда менә ничек кыланасың икән!
Алмазның йөзе каралып китте, кара калын кашлары кушылды, яңак сөякләре шытырдады, ачуыннан йодрыклары белән диван култыксасын төйде, әмма үз-үзен тыеп калды, кызга кул күтәрмәде.
Маша аның алдына капланып елый-елый моңа кадәр йөрәгендә саклаган, әмма сөйгәненә сөйләмәгән яшерен кайгы-хәсрәтләрен ачып салды. Озак кына яратышып йөрсәләр дә, ул Алмазга үзенең балалар йортында тәрбияләнүен генә әйткән иде. Бала чакта күргәннәрен ул бит гомерлеккә онытырга теләп бу шәһәргә килеп урнашуын да, мыскыллауларны, көчләүләрне дә үзенең хәтереннән мәңгелеккә алып атарга теләгән иде. Тулы гаиләдә үскән Алмаз Машадан, ә әтиең кая соң синең, әтисез бала дөньяга тумый бит дигән сорау биргәч, кыз авыр сулап бар белгәнен энәсеннән җебенә чаклы ачып салды.
-Минем әтием дә, абыем да бар иде. Миннән өч кенә яшкә зуррак абыемны мин әле дә бик яхшы хәтерлим. Әә,аңа ,димәк, алты яшь булган ул чакта, әти белән алар елгага балык тотарга киттеләр. Әтинең резин көймәсе бар иде, тагын бик озын кунычлы резин итекләре. Алар балык тотарга киттеләр дә кайтмадылар...Маша бик авыр сулап куйды.- Ул көнне бик каты итеп яшенләп яңгыр яуганны хәтерлим. Без әни белән ишек алдында комлыкта уйный идек, җил чыкты да минем күзләремә ком тулды, мин акырып елый башлагач, әнием мине күтәреп өйгә алып кереп китте... Ә әтине...өч көннән соң гына алып кайттылар. Мин аны күрмәдем. Күрсәтмәделәр. ..Абыемны тапмадылар. Әллә агып киткән, әллә балыклар ашаган...Тапмадылар. Аның даже кабере дә юк.- Маша тагын бик авыр итеп сулады. –Просто табличкасы гына бар, әти кабере өстендә. Аннары әни нык елады, әйдә шундый күңелсез булды, әни мине берүземне уйнарга чыгарып җибәрә башлады. Кайчан кайтам, ашыйммы, эчәмме – аңа барыбер була башлады. Мин бит бик бәләкәй идем. Бернәрсә аңламый торган чагым. Урамда, ирек булгач, йөрим инде. Кибетләргә дә керәм. Урлап булочкилар да алгаладым. Ашыйсым килгәндер инде. Сатучылар танып кибеткә кертми башладылар. Әни гел эчә, әллә нинди абзыйлар ияртеп кайта. Эчсә дә әни миңа карата бик ягымлы иде. –Маша әллә үз сүзләреннән оялып карашын аска төшерде. – Тик ул нишләптер бер тапкыр да минем яныма балалар йортына килмәде. Бер тапкыр да. Ничек мине сагынмады микән ул,ә Алмаз? Белсәң иде минем аны ничек көткәнемне. Тәрбиячеләр утны сүндереп чыгып киткәнче йоклаган булып ятам да, бүлмәдәшләр йоклап бетүгә тәрәзә төбенә менеп утырам. Урамда узган һәр шәүлә әнием шәүләсе булып тоела. Соңга калгандыр, я автобус булмагандыр да попутка белән килгәндер, минем яныма кертмәгәннәрдер дип хыялланып берәрсе балалар йорты янында тукталыбрак калса тәрәзәне ачып әниии, мин мондааа, дип кычкырыр чиккә җитә идем...Тик барыбер әни килмәде. Бер тапкыр да. Мин, әгәр балам булса бер минутка да үз янымнан җибәрмәячәкмен аны. Гел янымда гына,иркәләп кенә тотачакмын. –Маша сөйләвеннән туктады.
-Ай-һай, Маша, хәзердән үк , бу яшеңнән сыра эчеп, сигарет тартып утыргач, синдә бала кайгысы булыр микән? Сиңа ышанычым бөтенләй югалды дияргә була бит. – Алмаз Марияне кочагына алып үзенә таба тартты. –Курчагым бит син минем. Белмисеңмени андый юлга басарга ярамаганны. Тем более әниең тайгак юлга басып, кешелектән чыккан. Маша, ә әниең исәнме соң?
-Ул Саратов өлкәсендә хатын-кызлар төрмәсендә үлгән. Балалар йортыннан чыкканда миңа документларымны бирделәр. Шунда язылган иде. Миңа унбиш яшь тулган көнне үз-үзенә кул салган дип язылган.
Әллә үзен, әллә ялгыш сукмактан киткән әнисен кызганудан, Машаның күз яшьләре бәреп чыкты. Алмаз кызны юатып, учлары белән аның күз яшьләрен сөртте, алтынсу чәчләреннән сыйпады, зур зәңгәр күзләреннән үпте. Ике яшь җанның наз сораган тәне бер-берсенә тартылды...
Алмазга кыз янында озаклап калырга ярамый иде, ул тиз-тиз генә киенеп хәрби частена ашыкты...
Алмаз әти-әнисенә кыз ияртеп кайтачагын белгертмәде, бары тик минем сезгә зур сюрпризым гына бар дип хат язды. Авылда яшәп ятучы әти-әнисе бу хатны ни дип юрарга белмәде. Армиягә киткәнче кызлар кулы тотып та карамаган, бер тапкыр да авылда кызлар озатмаган уллары армия сафларыннан корсаклы марҗа кызы ияртеп кайтыр дигән уй аларның башына ничек килсен инде? Булмаганны! Әнисе улым геройдыр, медальләре бардыр дип эчтән шатланса, әтисе әллә армия хезмәтендә калырга җыенамы бу малай актыгы, отпускыга гына кайтып китәргә уйлыймы дигән уйлар белән янды. Әнисе улы кайтасы көнне чамалап чәкчәк.кош телләре пешереп куйды, банка-банка сөт өсте каймаклары, куе катыклар әзерләде, тәрәзәләргә яңа челтәр-пәрдәләр элде. Ана күңеле сизгер диләр, тик ананың баласына булган сагыну-яратуы башына башка уйларны якын да китермәде.
Капка төбенә килеп туктаган чит машина тавышына мичтән яңа пешкән ипиләрен алып торучы әнисе ялт итеп тәрәзәгә карады: Улы, Алмазы кайткан бит! Аллага шөкер. Тик, бу кем соң әле? Аңа нинди сары марҗа ияреп төште соң әле машинадан?
Әнисе кайнар ипиен куярга да онытып, кулларын пешерә пешерә ипине күкрәгенә кыскан көе ишек алдына чыгып йөгерде.
-Улыым! Балакаем! Алмазкаем! Ий, сагыныплар көттек бит сине, улыкаем! Ий сагыныплар көттек! Алмаз да йөгереп диярлек әнисен кочып алды. Кайнар ипи аның да күкрәген утлы күмер кебек пешереп алды.
-Әнкәй, әллә син әүлияме? Киленеңне яңа пешкән ипи белән каршы алырга чыктыңмы?
-Килееен? Килен дисеңме? Нинди килен? Абау, әллә шушы тузган чәчле сары марҗамы? – Әнисе аптыраудан кочагындагы кайнар ипине чак төшереп җибәрмәде.
Бер читтә басып торган Машаны Алмаз үз янына чакырып алып, иңеннән кочты.
-Әнкәй, әйе, бу минем хатыным. Мине ничек яратасың, аны да шулай ярат, әнкәй.
-Урый бит ул, я Раббем. Ий, улым, улым, күрше-тирә алдында, бөтен авылга мәсхәрә иттең инде болай булгач безне. Авылда кызлар бетмәс идеме соң сиңа , армиядән кайткач өйләнер идең әле. Синең кебек егетләргә авылда кызлар чират тора бит. Ий, улым, улым.
Ана күз яшләрен тыя алмыйча елап җибәрде. Алмаз Машага, подойди к маме, обними ее, она добрая, растает, дип пышылдады.
-Мама, не плачьте, не расстраивайтесь , мы любим друг друга. У нас скоро ребенок будет, ваш внук.
Алмазның әнисе читкә тартылды.
-Әстәгем, мама диме миңа? Мин нинди мама булыйм! Онык була ди ишу. Ий,лым, харап иттең бит безне, утларга салдың бит.
- Әнкәй, туктале, әгәр сез риза булмасагыз, без Мария белән хәзер үк, өйгә дә кереп тормыйча кире китәбез. Сине болай борчылырсың дип уйламаган идем мин. Мария, пойдем.
-Улыыым, тукта, тагын бер хата ясап ташлама. Әйдәгез өйгә. Тиздән әтиең дә кайтыр. Бергә утырып уйлашырбыз. Ий, Аллакаем, мичтән ипиләр чыгара идем, янганнардыр инде, Әй, ярар, ипи яну нәрсә ул, йөрәк януны басып булмаганда. Ий, Аллам, ий Аллам.
Әнисе күзләрен сөртә сөртә болдырга таба атлады, аның артыннан Мариясен җитәкләп Алмаз иярде.
Алмазлар кайтып бер сәгать уздымы юкмы, аның марҗа хатыны ияртеп кайтуын авылның һәр өендә дә беләләр һәм үзләреннән әллә ниләр өстәп, арттырып, шыттырып бик тәмләп гайбәтен саталар иде инде. Әтисенә дә эш урынына килеп иреште улының нинди сюрприз белән кайтуы. Ир кеше ачуын да, кайгысын да йөрәгенә ныграк яшерә белә шул, әтисе хәбәр китерүчегә теш арасыннан гына мин белә идем дип ысылдады.
Кичен йортка мулла чакыртып никах укыттылар. Мулла яшел тышлы китаптан Марияга урысның теле әйләнә алмаслык “ләә илаһе илләәә Аллаһе” сүзләрен өч кабат кабатлатты, шулай итеп чеп-чи марҗа кызы Мәрьямгә өйләнде.
ДӘВАМЫ БАР.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас