

...“Я,раббем Аллам, шушы баланың биргән хәерләрен мин алдым, Нинди ният, нинди теләкләр белән биргән булса, барысы да кабуллардан булсын, Амин, я бер Аллам”...
Дога укучы карт артыннан авыз эченнән генә пышылдап “амин” дип утырган хатынга әллә ни булды: “Ах ты,сукааа! Убью”... Баш эче кинәт кызып кайнарланып китте, шушы куркыныч тавышлар өнендә ишетелгәндәй булды һәм хатын куркып куллары белән башын каплап тезенә чаклы иелде. Мәчеттә кизү торучы карт белгән догаларын укыган җиреннән башын күтәреп мәчеткә хәер салырга кергән хатынга күз салды һәм имәнеп китте. Ике кулын баш өстенә үк күтәреп нидәндер качарга теләгәндәй, колакларыннан ук башын каплап иелеп төшкән хатын авыз эченнән генә нидер мыгырдаган да кебек тоелгач, карт раббанә догасын укып битен сыпырып куйды да, урыныннан торып хатын янына килде.
-Кызым, әллә бер-бер хәл булдымы? Нишләп болай утырасың?
Хатын, бер мизгелдә аңына килгәндәй булып башын күтәреп, мин кайда дигән сымаграк итеп картка карады да, юк бабай, бар да әйбәт, диде һәм саубуллашып та тормыйча ишеккә атлады. Тормышта төрле хәлләргә очраганнарны, авыр сынаулар алдында югалып калганнарны да күп күргән картка бу хатынның үз-үзен тотышы гаҗәп түгел иде.
Мәчет капкасыннан чыккач та кайсы якка барырга белми аптырап калган хатынга, үз йортларында яшәүче очрамаса, бу хикәя дә бәлкем, язылмас иде.
-Мәрьям, сәлам, күрше. Ни хәлләрдә, әллә мәчеткә кергән идеңме?- Үз йортларындагы бар кешене дә танып белсә дә исемен хәтерләмәгән хатынга Мәрьям баш кагып кына әйе, дигәнне аңлатты. –Өйгә кайтасыңдыр бит. Әйдә, мин дә өйгә кайтам. Кибеткә , анда син булмагач, керәсе дә килми. Ий, Мәрьям, бигрәк яратабыз сине. Кассада син утырганда чират та җыелмый. Бөтен кешегә дә елмаеп кына торасың бит син. –Мәрьямгә, үзе турында җылы сүзләр ишетүе рәхәт иде. Шулай да ул дәшмичә генә атлавында булды. Башында ниләр кайнавын, кешегә әйтеп-аңлатып булмый торган халәттә икәнен чит кешегә аңлатып буламени! –Карале, Мәрьям, иреңне, мәрхүм Алмазны әйтәм, ий, бигрәк иртә китте инде. Урыны оҗмахта булсын инде. Әле мин яңа ишеттем бит Алмазның үлгәнен дә. Шуңа хәер керткәнсеңдер инде, әйеме.
Бу хатынның тозсыз сораулары да, үзе дә Мәрьямнең ачуын чыгарды, йөзеннән елмаю китмәс Мәрььям ничек тә телен тешләп тел очында гына әйләнгән тозлы сүзен әйтмичә кала алды. Йортлары янына килеп җиткәч тә, минем барасы җирем бар икән бит , онытканмын. Сез мине гафу итегез инде, дип, кырт борылып кире мәчеткә таба китте. Мәрям кая барасын үзе дә белештермәде. Мәчеттән бер генә тукталыш аша кояшта чиркәү гөмбәзләренең ялтыр-йолтыр елкылдаганы күренде. Мәрьямне аяклары ирексездән шул якка тартты. Тик чиркәү капка төбенә килеп җиткәч, тагын аптырап як-ягына каранып туктап калды. Авыр сулап бераз янәшәдәге куакларда чыркылдашкан чыпчыкларны күзәтте, чиркәүгә керүче хатыннар артыннан, иярергә теләгәндәй, бер адым атлады да, кырт борылып тиз-тиз үзе яши торган йортка таба китте...
...Ах ты,сука! Убью! ..Бу сүзләрнең ни аңлатканын белештереп үк бетермәсә дә, кыз куркынып карават астының тагын да ераграк, караңгырак почмагына таба шуышты. Ул арада өстәл янындагы урындык читкә очты, анасы чиелдап кычкырып караватка ауды. Аның белән бергә өстәл артында бер минут элек кенә кәеф-сафа корып утырган адәм дә лапылдап әнисе янына авып төште. Тәмам изелеп беткән караватның сеткасы кызның башына бәрелердәй булып беравык аска-өскә сикерде дә, караватта яткан абзый ахылдап куйды һәм гырлап йоклап та китте. Исерек булса да әле аракы тәмам аңын каплап җиткермәгән булган ахрысы, әнисе караваттан шуышып төште һәм кызына дәште.
-Машка, Машш, Машкааа, ты где?
Кыз шуышып карават астыннан башын чыгарды.
-Я здесь,мама.
-Воды дай,доча. Пить ужасно хочется.
Маша ялан тәпиләренең очына гына басып, өстәлдәге аракыдан бушаган стаканга краннан су агызып алып килеп әнисенә сузды һәм әнисенең күгәреп чыккан күз төбенә күрсәтеп. “Мама,тебе больно? диде. Әнисе шешенгән йөзенә елмаю сымаграк чалым чыгарып, до свадьбы заживет, диде. Маша белә иде свадьбаның нәрсә икәнен. Күрше Настя кияүгә чыгып свадьба ясаганда Машага да ни хәтле күтәнәч эләкте бит! Хәтта бер бау шарлар да бирделәр үзенә. Ул көнне Машаның гомердә дә онытачагы юк. Кичкә хәтле шул шарлар белән мәш килде, ашалган конфет кәгазьләрен саклык белән генә күлмәк кесәсенә салып куйды. Туй машиналары, кунаклар таралышкач та ул чирәм арасыннан качып калмадымы икән дип, бик озак әле конфетлар эзләп йөрде.Тик туй конфетларын ул гына эзләми иде шул. Маша конфет эзләсә дә, аның үзен генә көн буена эзләүче дә, ашатучы да юк иде. Күршеләрнең туена эләгә алмаса да анасы каян җаен тапкандыр, Маша өенә кергәндә караватта берни белмичә йоклап ята иде инде. Маша краннан агызган суга, атналар буена торып инде мүкләнгән заварка агызып чәй итеп эчте, ашаган конфетларының тәмен тагын тоярга теләгәндәй, кесәсеннән конфет кәгазләрен чыгарып өстәлгә тезеп салды да һәрберсен озак итеп иснәп алды. Тик ис белән генә баланың тамагы туямени инде. Ашасы килүен тизрәк басарга теләп, йокларга дип, әнисе янына менеп ятты. Эченнән генә нидер мыгырданып, әнисе кызын кочагына алды. Машага бу мизгелдә шушы да бәхет иде. Ул әнисе кочагында тыныч кына йокыга талды...
Мәрьям подездга кайтып җиткәнче чак күз яшьләрен тыя алды. Ишек ачкычын тишегенә калтыранган куллары белән байтак вакыт тыга алмый азапланганда, яшьләре инде ишек янындагы келәм кисәгенә тып-тып тама да башлады. Квартирасына керүгә өс башын да салып тормыйча зал бүлмәсендәге диванга капланып шашынып-шашынып елады Мәрьям. Сабый вакытындагы мәсхәрәләнүләре, ятимлек ачысы, ачлык , ялангачлык, барысы бер булып ярты гасырга якын йөрәгендә җыелып килгән барлык кайгысы күл булып түгелде хатынның. Янында берәрсе булса, бу хатын исәрләнгәндер, шундый рәхәт, матур тормышта яшәде, ире кулларына күтәреп кенә йөртмәде бит, ир үлгәнгә шулай улап еламыйлар инде,дип уйлаган булыр иде мөгаен. Әмма бу дөньяда аны аңларлык кеше, Алмазы, бердәнбере юк иде шул инде.
Озаак итеп, тәмам бушанганчы елады да елады хатын. Аннары ничектер җиңел булып киттеме үзенә, арыганлыгы көчле идеме, яткан җиреннән тын гына йокыга талды. Төше аны еракта калган бала чагына алып кайтты.
Маша беренче класска керәсе елны әнисе эчүдән туктады. И сәенде инде кызчык – аның да бит әнисе букет та алып бирәчәк, әнә алҗяпкычлы форма, матур сандалилар да алып кайтты әнисе. Маша формасын көненә әллә ничә кат киеп салганын күреп әнисе хәтта кызын шелтәләп тә алды.
-Маша до школы еще целый месяц. Если так постоянно будешь примерять у тебя до школы форма потрепается, а может даже продырявится.смотри, у меня на новую форму больше денег нет.
Аңламыймы соң сабый анасының, ишек алды җыештыручы булып эшкә урнашкан әнисенең акчасы юклыгын. Шул көннән соң Маша формасын бармакларын тидерер тидермәс кенә итеп, моя миленькая, я буду тебя беречь, я ни капельку на тебя не посажу, дип сыйпап куя торган булды. Ниһаять, зарыгып көтеп алган 1 сентябрь дә килеп җитте. Кызымны мәктәпкә озатырга акчам юк дигәч, йортлар идарәсеннән хисапчы әнисенә акча да яздырып бирде. Кулына тыйнак кына астралар букеты тоткан Маша әнисенең кулын кысып тотып, тирә-күршеләр безне күрәме икән дигәндәй, башын як-якка боргалый-боргалый мәктәпкә таба атлады. Аның мәктәпкә иң беренче булып барып керәсе килә иде, әмма күршеләр соңрак уяна дип бу уеннан кыз кире кайтты. Мәктәп яны умарта күчедәй гөж килеп тора. Маша да үзенең укытучысын, булачак классташларын күреп алып, әнисенең кулын ычкындырып, укытучысы янына йөгерде. Кулындагы букетын тоттыргач, арткарак калган әнисенә кул болгады, алай гына да тынычлана алмады, тагын йөгереп барып әнисен җитәкләп, класслары каршына китереп бастырды. Их, алып килмәгән булсачы! Булачак бер классташ малай, “Это же наша дворниха-алкашка” дип кычкырып җибәрмәсенме! Әнисеннән бигрәк, Маша кып-кызыл булды. Башта бер сүз дә әйтә алмый әнисенә карады, аннары артына борылып, теге малайны кыска чәченнән эләктереп тә алды, аның башын үзенә таба тартып, маңгае белән бәрде һәм җиңе аша малайның кулын бик нык итеп тешләп алды. Укытучы бу хәлләрне көтмәгән иде. Малайның акырып елаган тавышына, мәктәп ишегалды бер тынга тынып калды, укытучы Машаны малайдан чак аерып алды. Ул арада мәктәп директоры класс янына килеп, Машаның әнисен үзе белән алып китте. Беренче көннән үк моңарчы көннәрен генә түгел, сәгатләрен санап мәктәпкә барырга ашкынып торган баланың укуга, классташларына, укытучыга карата булган җылы хисләре сүнде. Бала-чага бала-чага бит инде, бер колакларына кергән “алкашка” дигән сүз Машага сагыз кебек ябышты. Бер генә укучы да аның белән бер парта артына утырырга теләмәде. Маша беренче дәрестән соң ук кайтып та китмәкче иде, әмма укытучы аның бик тирәнгә яшерелгән хисләрен аңлап, баланы тәнәфес вакытында гел үз янындарак тотты, балаларга аны җәберсетергә ирек бирмәде. Шулай да дәрестән соң мәктәптән чыкканда һәр классташы аның яныннан узганда “алкашка,алкашка” дип мыскыллап, пышылдап узды.
Маша мәктәптән очып кайтысы урынга, портфелен көчкә өстерәп кайтып керде. Моңа хәтле сыйпап кына торган формасын салып атты да, тәмам уңып беткән, кесә кырыйлары сүтелеп аерылып чыккан күлмәген киеп ашау ягына чыкты һәм өстәлдә буш сыра шешәләре күреп эшнең харап икәнен аңлады.Инде уколлар ала-ала эчүдән тыелып торган анасы яздырып алган акчасы беткәнче айнымады. Маша мәктәпкә барса да барды, бармаса да барды. Ул инде “алкашка” дип мыскыллауларга да битараф иде. Чөнки аның әнисе- алкашка! Ул-алкашка кызы! Акчасы беткәч, әнисе тагын эшенә чыгып берни булмагандай эшли башлады, кичләрен кызының дәресләрен дә тикшергәләде, кызының мәктәпкә битарафлыгына аптырады, әмма кыз күңеленә юл сала алмады. Кечкенә булса да Маша инде олыларча фикер сөрә башлаган иде. Уку елы ахырына якынлашканда, Маша да укуга бераз тартылды, дәфтәрендә дүртле, бишле билгеләре дә күренә башлагач, укытучысы аның җырга, рәсемгә һәвәс икәнен белеп алып мактап та куйгач, кыз бераз үсенеп китте. Классташлары да мыскыллаудан туепмы, аны инде алкашка дип үртәми башлады. Җәйге каникулын тулаем диярлек Маша мәктәп яны лагерында уздырды. Төрле класс балалары булганлыктан, монда Машаны мыскыллаучы да юк иде, киресенчә вожатый аны төрле стенгазеталарга рәсемнәр ясарга тартты, җыр бәйгесендә беренче җырчы исеменә дә Маша лаек булды. Тик каникуллар бик тиз узып китте, яңа уку елы башланды. Алтынсу чәчле зур зәңгәр күзле Машага җәйге лагерьдагы режимлы ашау килештеме шунда, кыз җәй көне буйга да үсеп китте, моңа хәтле какча сөякләренә дә бераз ит кунды.
Әнисе белән шулай яшәп кенә ятканда, көннәрдән беркөнне кемдер ишек шакыды. Төн иде инде. Шакыган тавышка әнисе белән икесе дә сагаеп торып утырдылар. Тагын шаку кабаталанды. Бу юлы ныграк итеп.
Әнисе ишек янына барып, кем бар дип сорады . Җавапны ишеткәч, берсүзсез ишекне ачты. Ишек артында Машаның хәтерендә дә калмаган әнисенең чираттагы танышы булып чыкты. Баксаң, Маша туганчы ук алар таныш булганнар һәм бу адәми зат күптән түгел генә иреккә чыккан, йоклар-торыр урыны юклыктан, күптәнге танышын, Машаның әнисен исенә төшергән. Үзеннән алда бүлмәгә аракы исе аңкытып килеп кергән ир, өстәлгә бер шешә аракы китереп куюга, Маша дерт итеп китте дә башын тезләренә салып: “тагын” дип пышылдады. Әнисе кызының кыяфәтеннән үк риза түгеллеген аңлап, юк,юк, мин эчмим, Маша да эчкәнемне яратмый. Аңа иртүк мәктәпкә укуга барасы, ә миңа иртәнге дүрттә, кеше уянганчы, эшкә, урам җыештырырга. Син лутчы үзең эч тә кит инде, дип караса да, ир аның ай-ваена куймады, кыстапмы кыстап анасына аракы эчертте. Аларның мәҗлесе ничәгә хәтле сузылгандыр, Маша инде тәмам арып, йоклап китте.
Берни белми йоклап яткан сабыйны ир, анасы эшкә чыгып китүгә көчләде...
ДӘВАМЫ БАР.