Литература
31 Июля , 04:59

Чын ярату хакына 

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА 4. (Ахыры.) Җан биргәнгә җүн бирер дип белми генә әйтмәгән халык. Чыннан да, шул Заһидә әйткән өйгә җайлы гына кайтып урнаштылар. Алты почмаклы менә дигән шыгырдап торган агач йорт. Газы-суы кергән. Нигез хуҗалары Себер ягында төпләнеп калган уллары янына күченеп киткәннәр икән.

Җан биргәнгә җүн бирер дип белми генә әйтмәгән халык. Чыннан да, шул Заһидә әйткән өйгә җайлы гына кайтып урнаштылар. Алты почмаклы менә дигән шыгырдап торган агач йорт. Газы-суы кергән. Нигез хуҗалары Себер ягында төпләнеп калган уллары янына күченеп киткәннәр икән.
Күпме тырышып карасалар да, йортларын сатып алучыны тапмаганнар.
Колхоз карамагына тапшырып киткәннәр булып чыкты.
Бик үк «төшемле» булмаса да, эш тә җайлы гына табылды. Наташаны мәктәп ашханәсенә пешекче итеп алдылар. Тәбрис хезмәт остаханәсенә урнашты.
– Хәзерге балалар кулларына телефоннан башка нәрсәне тота белми, – диде мәктәп директоры. – Әти-әниләренең дә белмәмешләргә исләре китми. Балта, пычкы, чүкеч тәмен, агач, тимер исен татытасы иде шуларга... Станок, инструментлар бар, өйрәтүче генә табып булмый.
Тәбриснең башы күккә тиде. Бала вакытыннан әтисе янында балта-чүкеч тотып кайнашырга ярата иде бит ул. Өй җиһазларына кытлык заманында өстәл-шкафлар да ясап куйдылар. Ишекләренә агачтан сырлап-сырлап бизәкләр дә уйдылар әле. Күрше-тирәнең исләре киткән иде күреп. «Безгә дә ясамассызмы...» – дигәннәр иде.
Күп тә үтмәде, Тәбрис янына бер көтү малай җыелды. Эшләренең нәтиҗәсен күреп, көннән-көн кызыксыныбрак эшли башладылар. Баштарак остаханәгә чакырып кертә алмый иде, хәзер исә куып чыгара алмый. Малайларны гына түгел, хәтта кызларны да. Ни генә ясамыйлар алар хәзер: өстәл-урындыклар,
күмер савытлары, кисәү агачлары, китмән, сәнәк, көрәкләр, чүп түгә торган арбалар, урам капкасы буена эскәмияләр, хәтта тимер койма, капкаларга кадәр...
Авыл халкыннан заказлар килә тора, әзме-күпме акчасы керә тора...
Наташаның «кулы тәме»н дә бик тиз төшенеп алдылар. Коръән ашлары, туй, төрле бәйрәм мәҗлесләренә бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, өлеш ишеләрне аннан гына пешертәләр.
Кичләрен, эштән бушаган араларда Тәбрис дини китаплар укый, төрле догалар өйрәнә башлады...
Һәм... ямьле җәйдә – изге Ураза гаете көнендә уллары Инсаф дөньягаҗаваз салды.
Ә язның бар табигать уянган, бөреләр дөньяга күзен ачкан мәлендә очар кошлар аңа җылы яктан «тәпи» алып кайтты... Теле дә тиз ачылмакчы: «әттә», «әннә», «әббә», «бабба»ларны тезә генә. Аның һәр көне әтисенең кочагыннан,
«үчти-үчти»еннән башлана. Ислам мәктәпкә җыена. Энесенә дә үзе белгән хәрефләрне танытмакчы, «Әлифба»сын ала да: «Монысы «ата» дигәндәге «а», монысы «бала» дигәндәге «б», – дип, көн саен «дәрес» бирә...
...Көннәрдән-беркөнне кичкырынлап ишек шакыдылар. Наташа белән Тәбрис икесе беравыздан «керегез» дияргә өлгергәнче, өй ишеген киереп ачып, керә-керешкә үк сүгенә-сүгенә Мөэмин килеп кермәсенме?!
– И-и-и, оятсызлар дими, кем диярсең боларны, бер дә кайтып күренмичә, хәл дә белешмичә, күршедә генә яшәп ятсын әле балаларың...
– Күршедә генә түгел инде, әти, күрше авылда, җиде чакрым...
– Не сметь каршы сөйләргә... Миңа димәгәе... җиде түгел, җитмеш чакрымда булсын! Ата-ана хакы бар бит әле бу фани дөньяда...
– Без әллә кайчан кайтыр идек тә... Әни ни әйтер...
– Мин ни әйтсәм, ул да шуны әйтер... Аллага шөкер, торып йөри башлады инде хәзер, рәтләнеп килә. Озакка сузылды инсульт дигәне дә... Давай, тиз генә җыеныгыз да... киттек! Машина көтеп тора...
...Ишектән Наташа, аның артыннан Ислам, Тәбрис, иң соңыннан Инсафны күтәргән Мөэмин килеп керде.
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде.
– Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит...
Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә.
– Кем булды соң бу, улым? Күргәнем дә бар кебек тоела... Танып җиткермимме шунда... Күземне әйтер идем... Сукыр тавык... – дип, янына килеп баскан улына дәште Рәфинә.
– Кем булсын, әнкәй, киленең... Синең киленең...
– Исеме юкмыни киленнең? Хәзер килен дип дәшү мудысы бетте бит инде, исем кирәк.
– Наташа аның исеме, әни, Наташа...
– Тагын... Наташамы?!. Хикмәти Хода... – Рәфинә бер генә мизгелгә «телсез» калды. – Нинди Наташа булсын, ди, бу?!
– Әйе, әни, Наташа, синең оныкларыңның әнисе.
– Алай булгач, нигә ул безнеңчә сөйләшә?... Үзләренчә, русча түгел...
– Тырышты... Өйрәнде киленең, сезнең хакка, минем хакка... Чын ярату хакына...
– Бәрәкалла! Ул бит бер дә ялгыштырмыйча сөйли. Мин, билләһи-валлаһи дип әйтәм, аның кебек шома сөйли алмыйм, күпме тырышсам да...
Алай була, ди, микәнни?! Ә нигә мин русча бер сүз дә белмим алай булгач, Ходайның хикмәте, век яшәп...
– Век яшәсәң дә, димәк, әле син чын яратуның ни икәнен белеп бетермисең булып чыга түгелме, әнисе... – дип, сүзгә кысылды Мөэмин.
– Чын ярату дигәннәренең ничегрәк икәнен син бә-ә-әк шәп беләсең инде, тәҗрибәң зур!
Сүз очының кая барып ялганганын аңлап, дүртесе бергә дәррәү көләргә тотындылар. Нидән көләргә икәнен аңлап бетермәсәләр дә, аларга Ислам белән Инсаф та кушылды…
Эпилог
Әнкәемнең бертуган сеңлесе вафатыннан соң кызы Коръән ашына чакыргач, кайтырга ниятләп, юлга җыендым...
Туган авылым булмаса да, әнкәемнең якын туганнары гомер кичте бу авылда. Хәзер инде берсе дә юк. Хатирәләр яңартып, уйланып барганда, каршыма килүче миңа бөтенләй таныш түгел ханым:
– Исәнмесез! Гафу итегез, сез язучы бит, шагыйрә... – дип дәшкәч, аптырабрак калдым. Шаяртырга тырышып:
– Шулай бугай шул... – дидем.
– Мин мәктәптә татар әдәбиятын укытам. Без сезне бик яхшы беләбез. Иҗатыгызны яратабыз.
– Илтифатыгызга рәхмәт... Тик... минем шигырьләрем дә, повесть-хикәяләрем дә мәктәп программасына кертелмәгән бит, – дидем мин, таныш түгел ханымның тыйнак иҗатымнан хәбәрдарлыгына аптыравымны яшерә алмыйча.
– Без кертелгәнме-кертелмәгәнме дип тикшереп тормыйбыз, бөтен якташ иҗатчы-язучыларыбызны барлыйбыз, өйрәнәбез...
Бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп саубуллаштык. Озак гәпләшеп торырга вакыт чамалы, көндезге уникегә дип билгеләнгән Коръән ашының сәгате җитеп килә иде.
Мин килеп кергәндә, түр якка әзерләнгән табын тирәли берничә ир-ат утырганын күреп, алар белән ым кагып кына исәнләштем дә туганнан туган сеңелгә үземне гаҗәпләндергән очрашу турында әйттем.
– Ә-ә, әдәбият укытучысы булгач, Наташа инде ул, – диде сеңел, бер дә уйлап-аптырап тормыйча гына.
– Кем соң ул Наташа? – дидем мин. – Ә нигә Наташа? Керәшен татарымы әллә?
– Бер-ике җөмлә белән генә аңлатып булмый, озаклап сөйләргә кирәк аны... Менә... хәзрәт килсен дә, ашны үткәрик тә...
Ул да булмады, ишектән «Әссәламегаләйкүм, исән-сау гына торасызмы? Йортыгызга иминлек, бәрәкәт бирсен...» – дип, кәләпүшле ир-ат килеп
керде.
«Хәзрәт» дигәч, мин аны башына чалма чалган, ак сакаллы, өлкән яшьтәге карттыр дип күзаллаган идем, гомер уртасыннан узып баручымы, әллә җитеп кенә килүчеме ир-ат булып чыкты. Миңа борылып:
– Кунагыгыз да бар икән, исән-сау гына килеп җиттегезме? – диде дә хәзрәтебез табын ягына таба юнәлде. Таянып килгән таягы белән кереп
баруын күргәч:
– Хәзрәт, рәхим итеп таягыгызны бирсәгез, мин алып куяр идем, – дигәнемә, елмаеп:
– Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез... таякка таянуым хәерлерәк булыр, йә егылып китәрмен, аякларым үземнеке түгел бит... – дип, шактый аксап, табын янындагы үзенә билгеләнгән урынга барып утырды...
Мәҗлес тәмамланып таралышканда, хәзрәт, сеңелемә бик зур рәхмәт әйтеп:
– Озакка кайттыңмы, Заһидә, кайчан китәсең? – дип сорады да, җавап көтеп тормыйча, сүзен дәвам итте: – Күргән-белгәннәргә сәламнәребезне күндерерсең Чаллыга баргач, безгә дә рәхим ит киткәнче, Наташа да шат булыр... – дип өстәде.
Сеңелнең:
– Үзегез ничек? Икегез генәме? Балалар кай якларда? – дип соравына:
– Олысы Казанда. Ишеткәнсеңдер дә бәлкем, укытучы һөнәрен сайлады.
Төпчегебез – табиб. Әлмәттә яши. Өч оныгыбыз бар. Икебезнең дә әти-әниләр гүр иясе инде... – диде дә, саубуллашып, ишеккә юнәлде.
Табынны җыештырып, чәйләр эчеп алгач, сеңел: «Менә хәзер рәхәтләнеп тыңла инде...» – дип, җайлап утырды да сөйли башлады...
Мин сеңлем Заһидә сөйләгәннәрне фәкать әдәби калыпка салып, түкми-чәчми бәян итеп, синең хөкемеңә тапшырырга ниятләдем, кадерле укучым!

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас