

– Ә мин?! Мин дә шулай... Тик... Әлеге дә баягы шул акыл иясе Заһидә белән киңәш-табыш иткәннән соң, барлыгымны белдермәскә дигән карарга килдек. Сезнең авыл гына түгел, Заһидә авылында да беркем минем турыда белмәскә тиеш иде. Чыннан да, мине беркем дә танымый иде бит... Ай күрде, кояш алды дигәндәй, бер үттем авылыгыз урамыннан... Ә сине... өзелеп-өзелеп сагынам, күрәсем килә... Берсендә төнгә каршы җәяүләп авылыгызга
кадәр килдем хәтта. Тәрәзәгездән гәүдәңне күреп-карап тордым да...
– Тәрәзә шакысаң, кергән булсаң шунда...
– Нәрсә үзгәрер иде? Әтиең турында әйтә алмыйм, әниең мине мәңге дә кабул итмәс иде. Әтиеңнең Наташа белән булган хәлләрен исенә төшерде Заһидә... Шул турыда ишеткәч, әниеңне аңладым да шикелле... Кызык бит! Сезнең авылда да, башка авылларда да моңа кадәр беркем рус егетенә кияүгә чыкмаган, рус кызларын беркем киленлеккә алмаган икән.
Тәбрис ирексездән көлеп куйды да:
– Син рус түгел ләбаса, белорус кызы... – диде. Бераз уйланып торгач: – Ялгышалар... Бар иде безнең авылда бер рус хатыны. Сугыштан Муллахмәт абзый ияртеп кайткан... Бар иде дип, хәзер дә бар... Өлкән инде... Хәер, аның рус милләтеннән икәнен беркем дә белми хәзер... Үзе дә оныткандыр... – дип, үз сүзеннән тәм табып, рәхәтләнеп көлде. – Пелагея исемле булган ул... Мулла Фатыйма дип исем кушкан...
– Авыл кешесе өчен рус ни, белорус ни – бары да бер. Тәфсилләп, тамырына төшеп торалар дисеңме? Рус булгач рус! Бетте-китте! Исем
дигәннән, мин мәчеттә мулла белән киңәшкән идем ул турыда, Заһидә белән баргач. «Әти-әниең биргән исемеңне үзгәртмә, калебең кыйбла якка карамаса, исем үзгәртүнең файдасы булмас...» – диде.
Тәбрис әлеге сүзләрне баш мие аша үткәреп, нидер әйтергә өлгергәнче, Наташа, сәгатькә күз салып, урыныннан сикереп торды.
– О-о-о! Балалар бакчасына соңга калам икән бит... Иртәгәгә кадәр... – дип, йөгерә-атлый ишеккә юнәлде.
Ә Тәбриснең җанын Наташага бирергә өлгермәгән сораулар, сорау биреп тә алынмаган җаваплар кимерде. «Балалар бакчасына соңга калам...» – диде.
Шунда эшлидер дияр идең, «Заһидә үзе эшли торган мәктәпкә тәрбияче итеп урнаштырды...» дигән сүзе дә булды. «Ә... бәлки... үз баласы, ягъни безнең балабыз...» Тәбрис үз уеннан үзе үк сискәнеп китте. Әйе. Хак. Йөкле иде аның Наташасы. Теге чакта, бу хәл фаш булуга, әтисе Василий Михайлович кырт кисеп әйткән иде: «Арагызда мәхәббәт бардырмы-юкмы, анысы – сезнең эш, тик баланы ятим итәргә рөхсәтем юк!»
Баланы ятим итмим диюе генә ансат, чит-ят җирдә торыр урынсыз, туганнар, дусларсыз, ирсез ялгыз башы бала табарга җөрьәт итә алмавы да мөмкин Наташаның. Һәм бу аңлашыла да. Гаеп итеп тә булмый. Бәлкем
башка берәүне очраткандыр, кияүгә чыккандыр, бәби дә тапкандыр. Биш ел эчендә ни булмас дисең...
Башында кайнаган сорауларының кайберләренә үзе үк җавап табып, кайбер җавапсызларын уенда кабат-кабат әйләндереп, төнне йокысыз диярлек үткәрде Тәбрис. Уколлар кадалды, дарулар эчелде, иртәнге, көндезге ашлар ашалды, Наташаның килүен дүрт күз белән көтеп аласы гына калды.
Тик көндезге йокы сәгатеннән соң палатага Наташа түгел, Заһидә килеп керде. Дөресрәге, Тәбрис башта танымады аны. Калын коңгырт чәчләре ике толымга аерып үрелгән, уртача буйлы, ак алъяпкычлы, иреннәре белән бергә гел елмаеп торучы яшькелт-зәңгәр күзле, чаялыгы тыйнаклык пәрдәсе артына яшеренгән самими кыз баланы кыска бөдрә чәчле, шактый таза
гәүдәле, уйчан моңсу күзле, сынаулы карашлы хатын-кыз алмаштырган иде.
– Наташа урынына мин килгәнгә аптырама, – диде ул. – Ислам кичә бакчадан авырып кайтты. Температурасы бар, бераз ютәлли дә...
– Кем соң ул Ислам? Мин белмим бит әле...
– Менә сиңа мә! Торып-торып бер амин дигәндәй, Наташа әйтмәдемени?! Синең улың... Сезнең улыгыз... Дүрт яшь инде... Атлап йөрүләренә кадәр нәкъ үзең!
Яткан җиреннән торып ук утырды хәтта Тәбрис. Ниһаять, үзен бераз кулга алгач, башында буталышкан сораулар арасыннан берсен сайлап алды:
– Ни өчен Ислам?
– Мулла кушкан исеме шул... Ә кем булырга тиеш иде соң, Ислам булмаса...
Әле улыгыз туганчы ук Наташа белән икәү сайладык. Әнидән ишеткәнем бар иде, имеш, бала дөньяга килүгә, аңа берәр исем кушарга кирәк, юкса шайтан исем куша икән дип. Шул ырымны әйткән идем мин аңа. Исендә калдырган булган. Миннән киңәш сорады. Татарда иң дини исем нинди дип... Мин тоттым да әйттем уема килгән беренчесен... Аннары, роддомнан чыккач диюем, мәчеттә мулла колагына пышылдады шул исемне. Әйткәнемә
ышанмассың да бәлкем, юл буе елаган бала, исемен пышылдагач шым булды гына түгел, елмаеп җибәрде. Ошатты исемен. Үз күзләрем белән күрмәсәм, мин дә ышанмас идем, билләһи! Без барган-барган Наташаның исемен дә мөселманныкына алмаштыртмакчы идек тә. Сайлап та куйган идек. Нәфисә дип. Мулла ризалашмады. Кырт кисте. Исем алмаштыруда түгел хикмәт диде...
Шулай сөйләнә-сөйләнә букчасын бушата башлаган иде Заһидә, палатага бала чагын, әнисе пешергән ашны хәтерләтеп, тәмле ис таралды.
– Аллага шөкер, суынмаган икән әле... Кат-кат төргән булдым инде…
Әйдә, суынганчы ашап ал. Мин сөйләрмен, син ашарсың дигәндәй... Тавык шулпасы, тавыгы авылныкы, шикләнмә. Токмачны Наташа кисте бу юлы.
– Наташааа?! Наташа дисеңме?
– Абау! Ник шул кадәр аптырадың юк эшкә? Нәрсәсе бар инде аның теләге булган кешегә?! Үтмәс пычкы белән урман кисү түгел ләбаса! Әле син аның пешергән бәлешләрен ашап карасаң! Бервакыт мәктәп директорының туган
көненә пешергән иде. Исләре китте директорыбызның Наташа пешергәнен белгәч. Кабат-кабат сорый ышанмыйча. «Бу кадәр тәмле итеп пешерүнең серләрен каян беләсең, син бит белорус кызы...» – дигән иде, «Мин үземнең
белорусмы, русмы, татармы икәнлегемне үзем дә белмим инде хәзер...» – дип әйтеп ташламасынмы Наташа саф татарча! Ачкан авызлары ябылмыйча калды кайбер русча гына «сиптерүче» татарларыбызның...
– Туктале, Заһидә, ул кадәр арттырып җибәрмә инде син, мактыйм дигәч тә. Чыннан да, каян белсен, ди, Наташа татар телен?!
– И-и-и, җаныкаем, әле сөйләшеп күрсәтмәдемени сиңа?! Теләгән кешеме?! Ишеткәнең юкмыни, студент имтихан алдыннан бер төндә кытай телен өйрәнә дигәнне?! Без бераз озаграк – биш еллап өйрәндек Наташа белән. Дөресрәге, мин өйрәттем, ул өйрәнде. Беренче очрашып танышкан көннән «Мине татарчага өйрәтәсең!» дигән шарт куйды.
Наташага гына түгел, миңа да сабак булды бу хәл. Мин бит мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Без балаларга, сөйләм теленең нечкәлекләрен өйрәткәнче, катлаулы кагыйдәләрне төшендерергә тырышабыз. Хәзерге балалар телнең тәмен, нечкәлекләрен тоеп, аңлап сөйләшми ләбаса, бигрәк тә шәһәр җирендә. Телне белмәгән бала кагыйдә тукылдатып кына дөрес сөйләмне мәңге үзләштерә алмаячак. Көне-төне татарча сөйләшеп, шигырьләр ятлап, җырлар өйрәнеп кенә камил белергә мөмкин телне. Үз тырышлыгың белән. Укытучы тырышып кына булмый! Наташа – моның анык мисалы.
Тәбрис гаҗәпләнүен яшерә алмыйча көлеп җибәрде.
– Наташа да шигырь ятлыймыни?
– Ятлый! Ничек кенә әле! Син аның җырлавын ишетсәң!
...Син – гомер агышларым,
Син – минем сагышларым...
Син – минем шатлык илем,
Югалту, табышларым...
– дип җырлап җибәрсәме?! Еламый тыңлап кара!
Заһидә сөйләгәннәргә күңеле ышанып җитмәсә дә, Тәбриснең колагына Наташаның моңлы җыр тавышы ишетелеп киткәндәй булды:
...Син – минем сагышларым...
Югалту, табышларым...
Стена ягына борылып ятты... Ул елый иде... Заһидә әкрен адымнар белән ишеккә юнәлде...
Икенче көнне дә килде Заһидә. Бу юлы да үзе өчен көтелмәгән ачышлар ясады Тәбрис, әллә никадәр яңалыклар белде. Белгән-ишеткәннәре арасыннан аны иң гаҗәпләндергәне, Заһидәгә ияреп, Наташаның мәчеткә йөрүе, догалар ятлау-өйрәнүе булгандыр, мөгаен.
– Исламны икәүләп, алмаш-тилмәш карап үстердек инде. Өйләгә кадәр мин мәктәптә, өйләдән соң Наташа озайтылган көн группасына
китә. Аннары балалар бакчасыннан урын бирделәр... Баштарак Ислам икебезгә дә «әннә» ди иде. Үсә төшкәч, теле тәмам ачылгач кына миңа «әни» диюеннән туктады... – дип, үзе искә төшергән, сөйләгәннәреннән тәм табып, рәхәтләнеп көлеп тә алды.
...Ә Тәбриснең тизрәк кабат Наташаны, аннан да бигрәк улын – Исламын күрәсе килә иде. Аны күрми торган дүрт-биш көн елга тиң кебек тоелды.
Менә, ниһаять, палата ишегендә Наташа күренде. Шул мизгелдә әйтерсең бүлмәдә ялтырап кояш чыкты.
– Саттымы Заһидә минем бөтен серләремне?... – диде ул, ишектән керә-керешли саф татарчалап. – Менә ышан син аңа. Хәер, үзем дә сиздермә
дип кисәтә белмәдем шул. Сиңа сюрприз ясамакчы идем...
Сәер иде Тәбрискә аны тыңлап торуы. Наташа да кебек, түгел дә. Шулай булмый ни! Андый хәлләрне ишеткәне булса да, ул белгән Наташа – белорус кызы шулай тиз арада үзенә бөтенләй ят телне өйрәнә, камил итеп сөйләшә алырга мөмкинлеге башына да килеп карамаган иде аның.
– Бик тиз түгел инде, биш елга якын вакыт үтте бит, – диде Наташа Тәбриснең гаҗәпләнүле соравына каршы. – Беренче көннән үк Заһидәдән бер генә сүзне дә русча әйтмәвен, минем белән гел татарча гына сөйләшүен үтендем. Бик тә серле, хәйләкәр, теләсә кемнең теше үтмәслек тел булып чыкты бу татар теле. Үзегез кебек... Җиңел генә өйрәнермен, аңлармын димә... Баштарак бик җиңел булмады анысы... миннән бигрәк Заһидәгә.
Һәрбер сүзне, җөмләне күпме мәртәбәләр кабатлап кара әле син минем истә калганчы... Әле миңа камилләшәсе дә камилләшәсе... Бик күп рус сүзләре кысылып китә сөйләшкәндә. Телнең нәфислеге, матурлыгы югала бит катнаштыра башласаң... Исламны да күбрәк Заһидә сөйләштерә...
– Кеше ышанмаслык гаҗәп хәл бит бу! Үзем сине тыңлыйм, ә акылым һаман ышанып җитми...
– Мин нәрсә?! Әле син Исламның – улыбызның сөйләшүен ишетсәң!
– Кайчан күрәм инде мин аны?! Бик тә күрәсем килә бит!
– Үзем дә шул турыда уйлыйм. Бүген дә әллә алып барыйм микән дигән уй кергән иде башыма. Тик... бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп эшлик әле без. Сине бу хәлеңдә күрү кирәкмәстер аңа. Менә... аягыңа баскач... йөри башлагач...
– Нинди аяк, нинди йөрү турында сөйлисең син?! Булмаганны...
– Ничек инде булмасын?! Карадылар... үлчәмнәрне алдылар бит. Шушы көннәрдә китерсәләр, әкренләп басып, йөреп тә карарбыз, Алла боерса.
– Барып чыга торган эш дип уйлыйсыңмы син моны?
– Ә нишләп барып чыкмаска тиеш, ди, әле ул?! Чыгачак! Мин сиңа бик тә ышанам! Дөрес, ясалма аякларга басуга йөреп тә китә алмассыңдыр баштан ук. Култык таяклары да кирәк булыр. Әмма... Икәүләп тырышсак, барысын да җиңеп чыгачакбыз.
– Син бу сүзләрне чынлап сөйлисеңме, әллә мине кызганып, мескен хәлемне вакытлыча җиңеләйтер, оныттырып торыр өчен генәме?! Мин бит гомер буе гарип булачакмын. Күпме тырышсам да, ялварсам да, киселгәннәре урынына икенче аяклар үсеп чыкмаячак. Кирәкме сиңа гомерлек бәла, газап?!
– Дөрес әйтәсең, яңа аяклар үсеп чыкмас чыгуын. Тик... бөек кодрәт иясе АллаһыТәгаләнең рәхмәте чиксез. Сорый белергә генә кирәк. Хәлеңне җиңеләйтер... Син больницадан чыккач, иң әүвәлге эш итеп мәчеткә барырбыз, яме, дога кылырбыз, ялварып сорарбыз...
– Мәчеткә?! Мин?! Аллаһны бар дип тә белмәгән мәхлук... Аракы дәмләүче... Аякларым да шул хәмер аркасында...
– Күрәчәгең булган ул, Тәбрис! Минем дә гаебем бар, уйлап карасаң, бик тә вакытсыз юлыңа туры килдем... Үзеңне алай битәрләмә. Айнымас эчүче түгел лә син. Яшь чагында була торган хәл. Син беренче дә түгел, соңгысы да түгел. Иң мөһиме – вакытында тәүбә итү... Заһидә авылга кайткач ишетеп килгән, анда әниең бу хәлгә таруыңны ишеткәч: «Теге кызның гына каргышы
төште...» – дип елый икән. Мин кем соң каргап каргыш төшерергә...
– Әйтеп кенә бетермисеңдер, каргагансыңдыр да, рәнҗегәнсеңдер дә.
Мине куркаклыкта гаепләсәң дә, хаклысың. Ике ут арасында калдым шул ул чакта, дөресен генә әйткәндә... Кадаклап куйган кебек. Артыңнан
йөгерергә, юлыңнан туктатырга аякларым юк идемени?!
– Әллә бер дә уйланмагандыр дисеңме син мине ул хакта? Ничек кенә уйландым әле. Иң мөһиме – син исән! Барысына да сине яратуым «гаепле».
Бик яраттым шул мин сине беренче күрүдә үк... Мәңгелек мәхәббәт белән яраттым... Ни эшләмәссең чын ярату хакына!
...Бүген Тәбрисне аякка бастырып караячаклар. Ясалма аякларга. Аякларны палатага кертеп, ул яткан караватка куйдылар да инде. Сул аяк тездән түбән ясалган, тубыктан. Икенчесе – уңы – бот төбеннән.
Тәбрис хәтта тотып карарга да җөрьәт итмәде. Дулкынлану, билгесезлек, чарасызлыктан йөрәгенең сулык-сулык тибүен генә ишетте. Менә, ниһаять, палатага аңа операция ясаган табиб, шәфкать туташлары, тагын берничә ят кеше, аларга ияреп, Наташа килеп керде.
– Йә, егеткәем, Аллага тапшырып, бүген йөреп карыйбыз, тиз генә ияләшеп йөреп китә алсаң, өеңә дә чыгарырбыз...
«Өеңә дә чыгарырбыз...» дигән сүз сискәндерде аны. Чыннан да, кая барыр соң ул моннан чыккач? Фатиры да, өе дә юк бит аның Чаллыда.
Туган нигезгә кайтып егылырмы? Тәбриснең кайгысыннан әнисен инсульт бәргәнен белә торып... Ишетү хәсрәте бер хәл, улын аяксыз күрсә, йөрәгенең түзмәячәге көн кебек ачык...
– Йәле, йә, җайлап кына торып утырыйк. Юк-бар уйларга бирешергә тиеш түгел син хәзер. Фәкать аякка басу, йөреп китү турында гына... Менә шулай... Каушама ул кадәр. Тынычлан. Йөрәгеңнең типкәне миңа кадәр ишетелә юкса... – Инде тәмам үз кешегә әйләнгән, чын мәгънәсендә үлем тырнагыннан тартып алган чал чәчле табиб Әнәс Лотфуллович шулай ягымлы теле белән тынычландыра, көч бирә торды аңа.
Аякларны тиешенчә беркетеп куйгач, ике култыгыннан җайлап кына тотып, күтәреп диярлек бастырып куйдылар Тәбрисне.
– Йә-йә, инде әкренләп кенә атлап карыйк...
Тубыктан киселгән аягының авыртуын тоймады да бугай ул, әмма... артык курку-каушауданмы, ясалма аякның салкыныннанмы, атларга тырышканда ышкылуыннандырмы, тездән киселгән сул аяк әрнеп авыртып куйды. Тәбрис, ыңгырашып, үзен тоткан кулларга сыгылып төште. Тагын торып басты, тагын сыгылды...
– Башта шулай кыенрак булыр, – диделәр аңа. – Үз аякларың түгел бит... җайлашырга, күнегергә кирәк...
Адәм баласы барысына да күнә дип юкка гына әйтмиләрдер. Җайлашты, күнде Тәбрис тә. Йөргәндә ышкылудан чиләнеп, канап чыккан җәрәхәтләрнең әрнүенә чыдый алмыйча, ясалма аякларны салып ташлаган көннәре дә күп булды. Андый чакта ул кайчандыр укылган китаплардагы геройларның батырлыкларын исенә төшерде. Алексей Маресьев, Зоя Космодемьянская, яшь гвардиячеләр, Муса Җәлил, Дмитрий Карбышев… Фатыйх Кәрим,
әнә, ике мәртәбә яраланган, пуля тигән, яраларыннан кан агып торган килеш тә окопта ятып калмаган, фашистларга каршы ташланган... Ә ул?!
Булдыра алмыйм дип, шушы яшеннән көннәр буе караватта аунап ятсынмы?
Улына – Исламына нинди үрнәк күрсәтә әти кеше...
Больницадан туры Заһидәнең бер бүлмәле фатирына кайттылар алар.
Заһидә кырт кистереп шулай диде:
– Миңа кайтасыз, пока миндә яшисез... Бетте-китте! Аннары күз күрер...
Алла язмаган эш булмас, җайланыр...
Больницадан ике култык таягына таянып чыккан иде, хәзер берсенә генә таяна Тәбрис. Шулай булмыйча чарасы да юк. Заһидә белән Наташа көне буе эштә. Үзе бер хәл, баланы ашатасы, көйлисе бар бит әле. Ислам баштарак
бакчага йөрмәде. Әнисе кыстаганга җавабы бер: «Бакчага балмыйм, әти белән калам...» Әтисен чит итмәвенә, ятсынмавына эчтән генә икесе дә
сөенделәр. Баланыкын белмәссең, киреләнүе, әтисенә якын килмәве дә мөмкин иде бит. Дөрес, әле бер-берсен күргәнче үк Наташа бик тә тырышты баланы әтисенә якынайту өчен. Кирәксә-кирәкмәсә дә һәр сүзгә диярлек «әти» сүзен кыстырып сөйләде. «Әтиеңнән сорарбыз...», «әтиең рөхсәт итсә...», «әтиең кайткач...», «әтиең ни әйтер». Шулай һәр сүзгә «әти» сүзен кыстырып, зурайтып сөйләү үзенә дә бик кулай. Тыңламыйча киреләнеп елаганда да, йокларга, ашарга теләмәгәндә дә, бу тылсымлы сүзнең тәэсир көче әйтеп бетергесез зур иде.
Көннәрдән-беркөнне Заһидәнең кияүгә чыгачагы мәгълүм булды.
Үзе һаман: «Беркая бармыйсыз, миндәҗяшисез...» – дип тәкрарлап торса да, Тәбрис белән Наташа, бер бүлмәле фатирда бишәүләп яшәү мөмкин түгеллеген бик яхшы аңлаган хәлдә, авылга китәргә ниятләделәр. Авылга дигәндә дә, Тәбриснең туган авылына түгел, Заһидәләр авылына. Әле үзләреннән башка беркем дә белмәгән яшерен серләре бар иде аларның.
Тагын биш-алты айдан бер фатирда бишәү түгел, алтау яшәргә тиеш булачаклар, чөнки Наташа буйга узган иде...
– Авылда буш өйләр буа буарлык, – диде Заһидә. – Теләсә кайсын сайлап ал. Безнең әниләр күршесендәге йорт та буш. Тотыгыз да шунда кайтып урнашыгыз. Колхоз рәисе безнең туган тиешле, каршы килмәячәк.
(Ахыры бар.)