Литература
31 Июля , 04:43

Чын ярату хакына

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА. 1 өлеш. – Улым! Улым... Ялгышасың, улым! Кирәкмәс! Алып кайта күрмә авылга. Зинһар, мир алдында рисвай итмә-ә-ә! Рәфинә, үзенең ачыргаланып кычкырганына сискәнеп, йокысыннан шабыр тиргә батып уянып китте.

 – Улым! Улым... Ялгышасың, улым! Кирәкмәс! Алып кайта күрмә авылга. Зинһар, мир алдында рисвай итмә-ә-ә!
Рәфинә, үзенең ачыргаланып кычкырганына сискәнеп, йокысыннан шабыр тиргә батып уянып китте. Өнеме, төшеме икәнлеген абайлый
алмыйча, сәерсенеп, караватына торып утырды. Йа Раббым! Төш икән ләбаса! Төш кенә... Тик... Төш кенә булуыннан ни мәгънә? Өндәгесе яманрак шул. Яман булмаса, төшкә керер идеме?! Улыннан – күз алмасы кебек кадерле
баласыннан килгән хат кинәт зиһенен чуалтты, чыгырыннан чыгарды аны.
Хатны укып чыгуга, аягүрә басып, утырган урыныннан кузгалмакчы булды.
Чайкалып китте... Егылыр да иде, тимер карават башына тотынып кына калды. Инде икенче елын Белоруссия якларында солдат хезмәтен узучы улы Тәбристән килеп төшкән, эчтәлеге белән моңарчы килгәннәренә һич кенә дә охшамаган чираттагы хат шулай аягыннан ега язды аны.
«Исәннәрмесез, кадерле әткәем, әнкәем, абыем Мияссәр, апам Ләйсәнә!
Сезгә ерак Белоруссия якларыннан чуктин-чук кайнар сәламнәр юллаучы солдат улыгыз, энекәшегез Тәбрис дип белерсез. Хезмәтем яхшы гына бара. Күптән түгел погоныма тагын бер йолдыз өстәлде, лейтенант булды абзагыз! Тиздән, бик тиздән – тагын унике көн, җиде сәгать, утыз ике минуттан – солдат киемендә, билгә каеш буып, погондагы йолдызларны ялтыратып, авыл урамнарын ду китереп әйләнербез әле, Алла боерса!
Мин үзем генә түгел, кәләшем Наташа белән бергә кайтачакмын. Без өйләнешергә ниятлибез. Гаиләләрендә булдым. Әтисе Василий Михайлович, әнисе Варвара Митрофановна, абыйсы Анатолий, энесе Александр белән якыннан таныштым. Бик ачык күңелле, ягымлы, әйбәт кешеләр икән белоруслар дигән фикергә килдем. Ниятебезне белгәч, каршы килмәгәйләре дип шикләнгән идем. Юк. Ризалаштылар. Кызының миңа ияреп, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән якларга китәчәген белгәч, балавыз сыгып алды-алуын әнисе. Тик... әтисе – полковник, безнең часть командиры, бер күз карашы белән бик тиз тынычландырды аны. Мине ошатканнар, яратканнардыр дип уйлыйм. Төшеп калганнардан түгел лә без! Татар егетләре! Частебызда байтак алар. Барысы да менә дигән! Кстати, яраталар безне командирлар. Тырыш, эшчән, әйткән сүзендә нык тора торган халык сез диләр. Хатыма каршы җавап көтмим, барыбер килеп җитмәс. Тиздән кочаклашып күрешербез. Улыгыз Тәбрис».
«Аяз көнне яшен сукты» дигәне шундый очраклар сәбәпле халык теленә берегеп калгандыр ла! Чынлап торып яшен сукты диярсең Рәфинәне! Ни уйларга, ни кылырга да белмәде. Иртәнге чәйне эчкәндә – кадерләп кенә
тота торган чынаягы, көндез аш бүлгәндә, тәлинкәсе кулыннан төшеп китеп чәлпәрәмә килде. Кайнар ашка аягы пеште. Кич сыер сауганда, сөт чиләге авып китте. Көн эчендә берничә мәртәбә балавыз да сыгып алды. Балавыз гынамы соң! Кычкырып-кычкырып елады. «...Менә үстер син аны күкрәк сөтеңне имезеп, төн йокысыз багып... Кем өчен диген! Кем өчен?!» – дип тәкрарлый-тәкрарлый елады. Түккән күз яшеннән чигүле алъяпкычы лыч булды хәтта. Алъяпкыч кына түгел, баш артына чөеп бәйләгән француз яулыкка да эләкте. Көне буе сабыр гына бу хәлләрне күзәтеп йөргән ире
Мөэмин түзмәде, кичкырынлатып теле ачылды.
– Сиңа әйтәм, туктыйсыңмы син, юкмы театр уйнавыңнан! Баш ярылып, күз чыкмаган ләбаса! Ник шулкадәр котырынасың. Кайтып күренсеннәр әле башта... Аннары күз күрер... Ичмасам француз яулыкка ышкыма инде шул лышкылдаган борыныңны! Кияү бүләге – минем бүләк икәне онытылдымыни?! Кадерсезмени хәзер?! Армиядән кайтышлый Мәскәү кадәр Мәскәүдән алдым бит мин аны вәгъдәләшү билгесе итеп...
Иренең тузга язмаган сүзләреннән Рәфинәнең «буасы» шартлап ярылды.
– Берәү сөйли Япон белән Кытайны, берәү сөйли Фәрхиямал түтәйне дигәндәй, нинди театр, нинди яулык сөйлисең син! – дип, ярсый-ярсый, башындагы яулыгын сыдырып кына төшерде дә иренең йөзенә томырды. – Мә, яулыгыңны! Наташаңа бүләк итәрсең! Бозык кан синнән ул малайда! Йөземне саргайттың бит син дә, шуның белән чуалып...
Мөэминнең авызы йомылды. Ишек тоткасына барып ябышты да, «әй!» дип буш кулын селтәп, аркасына нидер килеп «кунарга» мөмкинлеген
чамалаптыр, кабаланып, ишегалдына шылды...
Төнне дә бер уянып, бер торып, бер елап, бер уфтанып, этә-төртә үткәрде Рәфинә. Шулай булмый ни?! Ничек йөрәге шартлап ярылмады
әле! «Аттан ала да туа, кола да туа» дигәндәй, өч баланың өчесе өч төрле булды. Мияссәренең бернигә дә артык исе китми, кушкан эшеңне беркайчан җиренә җиткереп, тиешенчә эшләмәс, бар белгән сүзе «булса ни», «булмаса ни», «ярамаган тагын»... Кирәксә-кирәкмәсә дә кулында һәрчак китап.
Китап тотып утыруның файдасы бар дияр идең, укуын да ташка үлчим, ике әлиф, бер таяк дигәндәй, керделе-чыктылы гына булды. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, башка балаларга ияреп, бер атна ундүрт чакрым ераклыктагы авылга тугызынчы сыйныфка барып йөрде дә: «Ундүрт чакрым җиргә көн дә барып-кайтып, белем җыям дип йөрмим, анда да шул ук татарча укыталар, икегә икене кушкач, дүрт килеп чыкканын мин болай да беләм», – дип, шып туктады. Мәктәптә трактор йөртү серләрен
өйрәтеп маташканнар иде, армия хезмәтен үтеп кайткач, иске тракторга утырды да эшләп йөри шунда. Алга таба укыйм да дими, башлы-күзле
булырга да җыенмый.
...Мияссәрен кендек әбисе тудырткан иде дә бит. Дөньялар үзгәреп куйды. Ләйсәнәсенә бала тудыру йорты эләкте. Анысы да үз авылларында
түгел, унбиш чакрымдагы участок хастаханәсендә. «Тапканнар бала табарга көн! Яңа елга кергәндә булмаса, башка көн беткәнме? Җитмәсә, башка авылдан...» – дип, сукрана-сукрана каршы алдылар, кешесез бер бүлмәгә кертеп салдылар да Рәфинәнең барлыгын бөтенләй оныттылар. Шаулап-гөрләп, җырлашып Яңа ел каршыладылар. Тудырырга килгән баласын, ботын кысып, тапмыйча ятудан башка чарасы калмады аның. Иртәнгә исә бала табарга түгел, телен әйләндереп сүз әйтергә дә хәле калмаган иде инде.
Уколлар ясап, эткәләп-төрткәләп дигәндәй, көч-хәл белән таптырдылар баланы. Шуңадырмы, тумыштан чирләшкәрәк, акылга таманрак, теле дә юньләп ачылып бетмәде, сакаурак булып калды. Мәктәпкә дә алмадылар.
Ни акыллы, ни тиле димәсәң... Су ташу, идән, кер юу, бәбкә саклау, малларны көтүгә куу, каршы алудан башкага ярамый балакай.
Бар карап торганы, картлык көнендә терәге, таянычы булырдае шул бер генә – Тәбрисе иде лә! Туганыннан бирле аңа бөтен нәрсә җай гына килеп торды. Авылда балалар бакчасы ачылды. Тәбрис сигезенче сыйныфны тәмамлаган елны мәктәпне унъеллыкка әйләндерделәр, ундүрт чакрым йөреп укыйсы булмады. Хәзер, киресенчә, якын-тирә авылларның балалары
тугыз-унны монда килеп укый. «Үз илеңдә үз көнең» дигәндәй, күз күреп белгән, аралашып-дуслашып яшәгән, кунакка йөрешкән укытучылардан алды белемен дә. Белемне дә, төпле акылны да... Армиягә дә яхшы җиргә эләккәндер, лейтенант дигән бит. Авылның бик күп егетләренә тәтеми андый бәхет. Ефрейтор булудан узмыйча, буш погон белән кайталар. Армиягә кадәр клуб юлын таптап, көн саен кызлар озатып йөрмәсә дә, күз салып, кызыгып
йөрүчеләр булган икән авылда. Очраткан саен «Тәбрис кайчан кайта?» дип, гел сорашып кына торалар. Күрше кызы бигрәк тә... Менә шул зур өметләр баглап үстергән, Йосыф пәйгамбәргә тиң, алма кебек балаң рус хатыны ияртеп кайтсын әле?! Белоруслар дигән дә бит, шул ук рустыр инде анысы да. «Йомшак агачны корт баса» дими, ни диярсең...
Көн эчендә башыннан узган хисапсыз уйларының очы тагын шул гайре табигый хәлләргә килеп ялганудан сискәнеп, Рәфинә янә үксеп елап җибәрде...
Мөэминнең исә үз хәле хәл иде. Буш газ баллоннарын төяп, Мактамага барганда да, тулыларын төяп кире кайтканда да, җанына кереп оялаган уйларыннан арына алмады ул. Хатыны, ярый, елап күңелен бушата. Ә менә
Мөэминнең хәленә керүче, җылы сүз әйтеп юатучы булмаячак. Нишлисең, яшьлектәге бер ялгышы аны гомере буе эзәрлекләячәк. Ялгышның да төрлесе була. Еллар үткәч онытыла, җуела торганы, мәңге гафу ителми
торганы. Мөэминнеке гафу ителми торганы иде шул...
Рәфинә белән күрше йортта яшәп, бер урамда уйнап, бер мәктәптә, бер үк сыйныфта укып, бер парта артында утырып үсте алар. Мәрхүм әтиләре дә шушы авылныкы, аерылмас дуслар була. Сүз куешып, икесе бер үк көнне өйләнәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, икесе бер көнне яу кырына китәләр. Икесенең дә хатыннары бәби көтә. Китәр алдыннан әйтәләр хатыннарына: «Берегез – ул, икенчегез кыз тапса, үсеп җиткәч, балаларны кавыштырырсыз. Исән-сау әйләнеп кайтсак, шул бәхетле көннәрне бергәләп кичерербез, кайта алмасак, бу үтенечне безнең васыять итеп кабул итегез...»
Кайта алмыйлар. Әниләре, ирләренең васыятенә тугры калып, еллар үткәч, балаларын – Рәфинә белән Мөэминне кавыштыралар.
Эшкә уңган, гаилә җылысын саклый торган акыллы хатын аның Рәфинәсе. Чөкердәшеп, гөрләшеп яшисе дә яшисе генә. Тик Мөэминнең
күңелендә хатынына карата ярату хисе генә әллә бар, әллә юк. «Ярар, бала булгач уяныр әле...» дип, үз-үзен юату, тынычландырырга тырышулары да ялган булып чыкты. Бала туды. Мәхәббәт хисе генә тумады, уянмады...
Көннәрдән-беркөнне күңеленең яшерен бер почмагында еллар буе посып пыскып яткан ярату хисе көтмәгәндә дөрләп кабынып китте...
Сабантуй көне иде. Мәйдан гөж килә. Шаяру-көлү, җыр-биюләр, гармун тавышлары, сату-алу, бала-чага, хатын-кызлар... Ачы бал, көмешкә «дәмләп» алган кызмача ирләр... Ачы балы булса да, көмешкә куучыны табам димә
авылда. Анысын күршедән – ике чакрым гына ераклыктагы Костянкино дигән рус авылыннан алып килеп, теләгән кешегә бик яшереп кенә саталар.
Тозлы кәбестә, кыяр да аларда. Татар авылларында никтер кәбестә, кыяр ишене үстерүче дә, тозлаучы да юк. Сабан туеның бөтен яме, дөресрәге, тәме, әнә шул Костянкино, татарча әйтсәк, Көчтәнкә хатыннары сата торган
кәбестә, кыярга бәйләнгән. Бик мавыгып, көрәшчеләрнең бил алышканын дүрт күз белән күзәтеп торган җиреннән күршесе Ранас Мөэминне әнә шул Сабан туеның «тәме» янына алып китте. «Әйдәле, әйдә, иң шәп тозлы кыяр
сата торган түткә янына алып барам үзеңне! Көмешкәсе дә бар! Анысын да авыз итәрбез. Без кемнән ким!» Барып җитүгә, сатучыга бер күз сирпүгә, Мөэминнең күкрәк читлеген яшен чатнатты диярсең! Ни гаҗәп, теге ханымның да күз карашы аңа текәлгән иде. Бераз гына көмешкә «төчкертеп», тозлы кыяр белән «пичәтләп» куйгач, Мөэмин, биленнән сак кына тотып, Наташаны Сабантуй мәйданы тирәсендәге куаклыклар ягына алып китте...
Кемнәрдер «күрдеңме, күрдеңме...» дип, Рәфинәнең җиңеннән тартты. Тик ул сер бирмәде. Тагын берничә айдан дөньяга киләчәк сабые гына, әнисенең ачыргаланган җан авазын тоептырмы, боргаланып, селкенеп куйды...
«Көчтәнкә хатыннары янына йөри икән...», «Район базарында җитәкләшеп йөргәннәрен күргәннәр...», «Һаман туктамаган икән...», «Теге
хатын бала тапкан, синең Мөэминнән түгел микән...» кебегрәк хак сүзме, гайбәтләрдерме гел ишетелгәләп торса да, Рәфинә сер бирмәде. Әнисе мәрхүмәнең «Авызыңда кара кан булса да, читләр алдында төкермә»,
«Башың ярылса – яулык астында, кулың сынса – җиң эчендә булсын», «Ир белән яшәү – сират кичү, беркемгә дә рәхәт түгел, түзәргә кирәк...» дигән гыйбрәтле сүзләрен эченнән генә тәкрарлап яши бирде.
Тау ярылмады, таш җимерелмәде, баш тишелмәде, кул да сынмады...
Күңел яраларын беркем күрмәде. Ләйсәнә, Тәбрис туды. Яшәделәр, яшиләр...
Тәбриснең хаты гына күңел чоңгылына яшерелгән үпкә-кимсенүләрне кабат яңартты. Төзәлмәгән булган икән ул яралар, аһ, төзәлмәгән... «Ак эт бәласе – кара эткә» дигәндәй, Тәбрисенә ияреп кайтачак теге Наташага хәзердән үк ачуы кабарды аның, күралмас булды... Исемнәренең дә туры килеп торуын гына кара әле син?! Беткән микәнни руста, белорусын әйтеп торасы да юк, Наташадан башка кыз балаларга кушар исем?!
«...Унике көн, җиде сәгать, утыз ике минуттан...» дип язганмы Тәбрисе?
Бүген ничәсе соң әле? Хатны кайчан җибәргән? Санап карагач, дерт итеп сискәнеп китте. Кайтыр вакыты җиткән түгелме соң?! Нишләргә, ниләр
пешерергә? Ничек каршы алырга? Ниләр сөйләшергә? Нинди телдә? Русча белми дә бит әле. Белорусларының теле дә шул чамарактыр, мөгаен, анысын белми дә белми инде ул. Шушы яшенә җитеп, кырык чакрымдагы район үзәген дә барып күрмәгән, үз гомерендә авыз ачып бер генә рус сүзе дә әйтеп карамаган кеше каян белсен, ди, ул телне?! Кирәге дә булмады аның! Авыл башындагы кыр капкасыннан ары чыгып йөрмәгәч... Үз уеннан үзалдына кычкырып көлеп җибәрде Рәфинә. Бер генә рус сүзен дә әйтеп карамаган кеше, имеш. Әйткәне бар! Иренә дә, балаларына да, чит кешегә дә. Әйтик,
бик ачуы килгәндә, «әйтәсең-әйтәсең, сүзеңне вәлимәнҗәгә дә алучы юк...», «бар әле, улым, йөгертеп кенә кибеттән раства алып кайт...» Егылып-егылып көлә иде бигрәк тә балалары шундый чакта: «Безнең әни русча сөйләшә», – дип. Баксаң, аның яратып, гел куллана торган «вәлимәнҗәсе» русның «внимание» дигән сүзе, «раствасы» – «растворитель», «матрите» – «смотрите», «майтлатып якасын» – тфү-тфү, анысы бөтенләй әшәке сүгенү сүзе икән. Шулай, үзалдына уйлана-уйлана, бер көлеп, бер елап дигәндәй, токмачын кисте, ашын пешерде, самавырын чыжлатты, идәннәрен сөртеп алды...
Шыгырдап, урам як капка ачылып китте. Ул ара да булмады, күрше малае аткан уктай атылып өйгә килеп керде. Керә-керешли: «Кайталар...
Тәбрис абый кайта!» – дип кычкырып җибәрде. Рәфинәнең йөрәге жу итте.
Шулай да, онытмады, чиккән кулъяулыкка салып, сөенче алучыга дип алдан ук әзерләп куелган ике стакан урман чикләвеген шкафтан үрелеп алып, малайга тоттырды да сөенеченнән рәхмәтен әйтергә дә онытып чыгып йөгергән сабый артыннан ашыкты.
Әнә аның улы, алтын бөртеге! Урам уртасыннан килә! Рәфинә башка беркемне күрмәде дә, ишетмәде дә. Тәбрискә килеп сарылды.
– Улым! Кайттыңмы, улым! Газизкәем! Җан җимешем! Исән! Шөкер... –
Сулыгып елый-елый, моңарчы уенда да, телендә дә булмаган назлы, җылы, йомшак сүзләрне тезә бирде.
– Әни! Әнием! Кайттым... Әни... таныш бул, бу – Наташа...
Рәфинәне аяз көнне яшен сукты диярсең! Кинәт айнып китеп, шунда гына улы белән янәшәдәге хатын-кызны күреп алды. Кыз дияргә дә, хатын
дияргә дә белмәссең... Чөнки ул корсаклы иде...
– Танышып тормый гына хушлашыйк, улым, зурга киткәнче... Минем ризалыгым юк, булмаячак та. Мин сине аның өчен үстермәдем. Атаң гына җитмәгән... – диде дә, Наташага таба борылып, ачыргаланып кычкырып җибәрде: – Нит! Улымны тибя ни отдам! Никогда! Ухади! Куда пришол! Дом ни пушшу! Күземә күренмә-ә-ә!...
Каян килгәндер теленә мәңге әйтеп карамаган рус сүзләре... Әйтерсең бу сүзләр белән ул ике Наташаны – ире Мөэмин һәм улы Тәбриснекен куа иде...

(Дәвамы бар.)

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас