Литература
23 Июля , 07:00

Соңлаганмын икән шул

Әсхия Абдуллина-Костикова. Ахыры. ...Кәримә карчык картлар йортына килүенә бик шат иде. Ниһаять, янында үзе кебек карт-коры, бүлмәдән коридорга, бәдрәфкә генә түгел хәтта картлар йортының бакчасына да чыгарга рөхсәт булуны ул инде олы бәхет итеп санады. Төннәрен йоклый алмый яткан чагында оныгын исенә төшереп, авыр сулап куйгаласа да, үзенә бирелгән йорт ягына карарга да курыкты....

Соңлаганмын икән шулСоңлаганмын икән шул
Соңлаганмын икән шул

...Кәримә карчык картлар йортына килүенә бик шат иде. Ниһаять, янында үзе кебек карт-коры, бүлмәдән коридорга, бәдрәфкә генә түгел хәтта картлар йортының бакчасына да чыгарга рөхсәт булуны ул инде олы бәхет итеп санады. Төннәрен йоклый алмый яткан чагында оныгын исенә төшереп, авыр сулап куйгаласа да, үзенә бирелгән йорт ягына карарга да курыкты....
Бер көнне Кәримә карчык әллә нинди яхшы төш күргән кеше кебек яхшы кәефтә уянып китте. Аның ярты гомере узган авылга бик тә кайтасы килде. Картлар йорты җитәкчесе янына кереп, гозерен күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләп бирде.
-Минем авылдагы бер бала алдында бик зур гаебем бар. Инде гомерем дә озак калмагандыр, алай-болай үлеп киткәнче миңа шул бала алдында тезләнеп гафу үтенергә, кичерүен сорарга кирәк. Зинһар миңа ярдәм итегез. Шушы гаебем аркасында улымны да, йортымны да, бәхетемне дә югалттым мин, дип бик үтенгәч, җитәкче әфәнде аның хәленә керде.
Район үзәгеннән авылларга инде ул вакытта автобуслар йөреп торса да карчыкны автобус белән юлга чыгарып җибәрергә курыкты. Гомумән , илдәге тормыш тамырыннан үзгәреп колхоз-совхозлар бетерелеп, фермалар юкка чыгарылса да, авыллар яши иде әле. Бер танышына телефон аша хәлне сөйләп биреп, карчыкка ярдәм итә алмассыңмы дип сорады. Танышы Кәримә Ситдыйковнаны авылга алып кайтып килергә риза булды.
Ире колхоз рәисе чагында Волга машинасының алгы утыргычына гына утырып йөргән карчык, чит кеше машинасының арткы утыргычына кереп чөмәште. Шоферның, әби алга утырыгыз, тәрәзәдән карап барырга уңай булыр диюенә дә, рәхмәт, моннан да яхшы күренә диде.
Авылга якынлашкан саен карчыкның йөрәге күкрәк читлеген тишеп чыгардай булып типте. Төп-төзек йортлар, буялган капка-коймаларны күреп, койма яннарында бәрхет кебек йомшак үләннәргә сокланып бара торгач идарә турына җиттеләр.
-Әби, сезне кая алып барыйм. Монда урамнар күп икән бит. Я, кайсы йортка кунак булып кайтабыз инде без, диде елмаеп шофер.
Кәримә, аптырап, ни дип тә әйтергә белмәде. Ул монда яшәгән чагында да авыл кешеләренең тормышы белән кызыксынмады, кемнең кайсы йортта , кай тарафта яшәгәнен белмәде.
-Мин...мин кемгә дип, Нәгыймә...Нәгыймәләргә керермен дигән идем, дип пышылдады.
-Һее, Нәгыймә,Нәгыймә. Кай тирәдә торалар инде алар?
-Белмим бит, улым. Карчыкның күзләре тагын яшьләнде.
-Ярар , әби борчылмагыз, табарбыз без ул Нәгыймәне. Яшь кешеме, картмы дигәндәй. Идарәдә берәрсе бардыр әле сорарга. Хәзер кереп чыгам. Шофер егет шулай диде дә идарәгә кереп китте, кеше булмады ахрысы, идарәгә терәтеп диярлек салынган кибеткә юл алды.
-Булды, әбекәй, таптык бит ул Нәгыймә дигәнне. Авылда бер генә икән андый исмле кеше. Икенче урамга борыласыз да, аннары бераз барасыз да, капка төбендә ялгыз каен үскән йорт янында туктыйсыз, диделәр сатучы кызлар. Алар ялган сөйләмәс.
Шулай итеп машина Нәгыймәләр йортын эзләп китте. Капка төбенә чит машина килеп туктауга капкада үсмер малай башы күренде. Машинадан төшеп әле ишекне дә ябарга өлгермәгән Кәримә карчык аһ итте – каршысында улы, Идрисе басып тора иде.
-Улым, Идрис! –Карчык малайга таба кулларын сузды.
Таныш түгел әбинең аны әтисе исеме белән атавына малай аптырап калды.
-Солтан мин. Идрис түгел. Ә сезгә кем кирәк?
-Миңа, миңа Нәгыймә кирәк иде. Бик нык кирәк иде. Әйе, нык кирәк ул миңа.
-Ул минем әнием. Тик ул бит әле эштә. Теләсәгез, әбекәй янына өйгә керегез. Әбекәй чирләп тора әле. Ә мин матай белән чаптырып кына әни янына барып кайтам алайса.
Малай Кәримәне өйгә әбисе янына алып кереп, әбекәй бу әби безнең әни янына килгән. Пенсия буенчадыр. Ул синең янда көтеп торсын инде. Мин хәзер әнине алып кайтам,диде дә ишек алдындагы пыр-пыр матаен кабызды. Тагын нәрсәдер исенә төшеп өйгә йөгереп керде.
-Әби, әнигә нәрсә дип әйтергә соң. Кем килде дияргә, дип сорады.
-Кәримә...Сит... юк, Кәримә әби генә диген, Идрис улым.
Кәримә диюне ишетүгә Нәгыймә чак авып китмәде.
-Килгән. Үзе килгән. Исән икән әле. Ни кирәк булды икән. Нинди гозер белән яки нинди агу алып килде икән бу юлы, дип үзалдына сөйләнеп, малае артына матайга утырып, өйләренә ашыкты.
Япь-яшь чибәр Нәгыймәне күрүгә Кәримәнең тез буыннары йомшады, ул аның каршына тезләнеп гафу сорамакчы булып идәнгә чүгә башлады.
-Нишлисез сез? Торыгыз, тор, дип Нәгыймә карчыкны култыклап тагын урындыкка утыртты.
-Нәгыймә, зинһар гафу ит мине. Мин, мин үзем сезнең бәхетегезгә аяк чалдым. Минем гаебем аркасында Идрис исереккә әйләнеп, чирләшкәгә сабышты. Килен өемнән куып чыгарды, оныгым белән дә очрашырга рөхсәт итми. Зинһар дим, кичер мине. Синнән бәхиллек алмыйча гомерем өзелсә, ахирәттә дә урын табылмас миңа. Бир миңа бәхиллегеңне, Нәгыймә кызым.
- Әйе нык рәнҗеттең шул син безне. Безнең бәхетебезне байлыкка алмаштырмакчы булган идең дә, алай килеп чыкмаган икән шул. Мин инде ул заманнарны онытып бетергән идем.
-Улың, Идрис...Идрискә бигрәк нык ошаган. Машинадан төшүгә улымны күрәм дип торам.
-Әйе, Солтан әтисенә ошаган шул. Әле алай гына да түгел, бабасына, иптәш Фатыйховка ошаган ул.
-Әй, ялгыштым шул, нык ялгыштым. Оныгымны үстерешергә дә соңлаганмын икән шул, соңлаганмын.
Кәримәнең сүзләрен бүлеп ишек ачылып китте. Ишектә Нәгыймәнең ире Зариф белән Солтан күренде.
-Безгә кунаклар кайткан икән. Исәннәрмесез, дип кул биреп күрешкәч, Кәримә телгә килгәнче Нәгыймә иренә : Зариф, бу Идриснең әнисе, Солтанның әбисе була, диде.
-Шулаймени! Бик яхшы булган. Югыйсә, Солтан үзенең нәсел тамырларын белмичә үсә бит. Улым, син әбиең белән таныштыңмы соң әле, дип Солтанны Кәримә карчык янына дәште.
-Улым, таныш бул, бу синең якын әбекәең була. Әтиеңнең әнисе. Әбиләр күп булмый алар, кадерләп, кадерләрен белеп торырга кирәк аларның.
Солтан, аңламыйм, дигәндәй җилкәләрен җыерып куйды да, карчыкка кулын сузды.
Кәрмә, калтыранган куллары белән баланы үзенә таба тартып, кочагына алды.
-Улам, балакаем, гафу ит мине, дип пышылдады баланың колагына.
...Үзебезгә генә кайтып тор дип чакырсалар да Кәримә риза булмады. Чәйләр эчеп алганнан соң алып килгән машинага утырып, картлар йортына кайтып китте. Аның инде йөрәген басып торган авырлык эреп юкка чыккан иде.
Нәгыймә белән Зариф Кәримәне ташламады. Районга барырга җай чыккан саен авыл күчтәнәчләре төяп янына кереп хәлен белештеләр, елга бер тапкыр авылга алып кайтып үзләренең хәләл көче белән алынган машиналарына утыртып елга буйларына алып төштеләр. Солтан да бәләкәй чагыннан күреп үсмәсә дә әбисен чит күрмәде. ..
...Кәримә карчык бик олы яшькә җитеп кенә картлар йортында мәңгелек йокыга талды. Картлар йорты җитәкчесе аны васыяте буенча ире иптәш Фатыйхов янына күмдерде.
ТӘМАМ.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас