

"Кадрия, апаны ире янына алып керегез. Үзегез дә янында булыгыз. Тынычландыра торган дару да кертергә кушармын", - диде дә, кабинетына кереп китте.
Шәфкать туташына ияреп ире яткан палатага керде Сабира. Өстенә ак җәймә капланган Кәримнең йөзе дә шул җәймә төсле ап-ак иде. Ничектер суырылып киткән төсле булган. Сабира ире янындагы утыргычка чүгәләде. Кәримнең шушы еллар дәвамында бигрәк якынга әйләнгән йөзенә кабаттан бакты, уйларында аның белән аралашты: "Наркоздан айнырсың, Кәрим. Яз җиткәч икәүләп Газизебезнең каберенә аның яраткан чәчәкләрен кабаттан утыртырбыз. Өйгә кайткач, син яраткан коймакларны пешереп, каты итеп сөтле чәй ясап бирермен. Тәрәзәдән урам якка карап чөкердәшеп чәйләр эчәрбез... Рәхмәт сиңа, Кәрим. Гомер эчендә кыерсытырдай бер генә сүз дә әйтмәдең, гел терәгем, таянычым булдың..." Сабира үз уйларыннан үзе сискәнеп китте. "Әстәгъфируллаһ, ирем турында үткән заманда сөйләп ятам ләбаса". Яшәргә тиеш Кәрим, яшәргә! Кәрим, Ходайның рәхмәте, кичке алтыларга аңына килде, күзләрен ачты. Бу мизгелне түземсезләнеп көткән Сабира шатлыктан елап җибәрде. "Кәрим, Кәримкәем! Мин монда", - дип йомшак кына эндәште хатын, иренең уң кулын үз кулларына алып. "Сабира... - бик зәгыйфь кенә чыкты Кәримнең тавышы. - Зинһар өчен сүземне бүлдерми генә тыңла". Кәрим авыр итеп тын алды. Сабира да бар булмышы белән иренең ни әйтергә теләгәнен ишетергә әзер булып җайлап утырды. "Әнкәсе, мин теге дөньяга барып кайттым бит. Наркоз биргәннән соң, кайдадыр очтым. Аңыма килеп тирә-якка караганда ниндидер акланда басып тора идем. Шулкадәр илаһи матурлык, бер авырту да калмады, җанга җиңел. Шушы вакытта алдымда улыбыз Газиз пәйда булды. Тамагыма төер тыгылды, күзләремә яшьләр тулды, кочакларга дип улыбызның каршысына киттем. Әмма мин барган саен Газизнең сыны ераклаша гына иде. "Әткәй, - диде улыбыз, - сиңа монда килергә иртәрәк. Кире әнкәй янына кайт. Аңа синсез авыр булачак. Ә минем өчен борчылма!" Шул минутта күзләремне ачып сине күрдем, Сабира". Кипшеп корыган иреннәрен ялагандай итте дә, Кәрим тынып калды. "Кәримкәем, син миңа кирәксең, Газизебез дөрес әйткән, әтисе. Анда вакыты җиткәч барыбыз да китәчәк. Шуңа күрә исән-сау терелеп тагы да бергә-бергә гөрләшеп яшик әле". Озак кына сөйләштеләр алар. Әйе, күбрәге Сабира сөйләде, чөнки Кәрим бик хәлсез иде операциядән соң. Сабира исә иренен күңелен күтәрергә тырышты. Төнгелеккә дә ире янында калды ул. Шәфкать туташы тынычландыра торган укол кадагач, Кәрим тагы да йоклап китте. Ә Сабира төне буе ире белән икесенең киләчәк язмышларын уйлап чыкты. Иртә белән табиб кереп Кәримнең хәлен тикшерде, шәфкать туташларына тиешле уколларны кадарга һәм дарулар бирергә кушып башка авырулар янына ашыкты. Төш җитәр алдыннан Зәйтүнә белән Гариф килеп җиттеләр. Зәйтүнә тавык шулпасы пешереп алып килгән, Кәримне ашатып алдылар. Бераз палатада утыргач, кайтыр юлга кузгалдылар алар. Кәрим Сабираны да кайтырга күндерде. Буш өйгә кайтып керүдән дә авыры юк иде Сабирага. Башта миченә ягып өен җылытты, аннары абзарга чыгып малын карады. Кабаттан йортына кергәч, үзен кая куярга белми йөдәп бетте. Ярый шулвакытта Зәйтүнәсенең кече кызы, беренче сыйныфта укучы Гөлиясе килеп керде. Зәйтүнәләр кайтуга бианасы яңа икмәк пешергән булган, суынмас борын шуларның берсен апасына җибәргән сеңлесе. Килеп керү белән зүрәнисен кочаклап алды кыз, аннары инде өстәлгә икмәкне куйды. "Зүрәни, әйдә чәй эчеп алабыз. Мин өйдә дә эчмәдем. Икәүләп эчәрбез, дип сиңа килдем". Зәйтүнә апасының ялгызы гына тамагына ризык үтмәсен белә торып, Гөлиягә икмәк тоттырып җибәргәненә шундук төшенде Сабира. "Хәзер, кызым, хәзер", - дип, чәен куйды. Кадерле кунаклар – шушы балалар килгәндә генә чыга торган кәнфитләрен дә өстәлгә куйды. Чыннан да, янында шушы бала булганга күрәме, бер чынаяк чәй эчә алды Сабира. Чәйдән соң Гөлия тиз генә чынаякларны юып куйды, өстәлне япты да, Сабира утырган караватка, зурәнисе янына үрмәләде. "Зүрәни, зүрәти терелер, әйме? Ул мине җәй көне йөзәргә өйрәтәм дигән иде бит". Кызның самими сүзләреннән Сабирага бертөрле җиңел булып куйды. "Терелер, кызым, һичшиксез терелер. Әйдә әле, бүген мәктәптә нәрсәләр үттегез, сөйләп җибәр әле?" Гөлиянең мәктәп хәлләрен сөйләве, ара-тирә яңгыравык итеп көлеп җибәрүе хатынны беразга булса да тынычландырды... Кәрим унбиш көннән соң хастаханәдән кайтты. Кабаттан Фәритнең Газигы белән барып алдылар ирне. Авыртына иде Кәрим, ашавы да аз-азлап кына, сыек шулпа һәм ара-тирә сөтле чәй. Ни булса да, Сабира бәхетле иде: Кәриме кайтты! Хәзер инде ничек тә аны ныклап аякка бастырырга кирәк. Моның өчен хатын бар көчен куячак! Шушы уйлар, тырышулар белән кыш та үтте. Кәрим әкрен генә өй эчендә, ихатада йөрерлек хәлгә килде. Сабира исә эшкә йөрде, эшеннән йөгереп диярлек өенә, Кәриме янына ашыкты. Май аеның беренче көннәрендә әкренләп кенә Газизләренең соңгы йортын карап, тазартырга дип, зиратка менделәр. Сабира иренең болай да инде туктыйм, инде туктыйм дип көчкә типкән йөрәген яраламас өчен бу юлы нык булырга, еламаска тырышты. Бик озак тавыш-тынсыз гына улларының кабере алдында басып тордылар ир белән хатын. Бик кызганыч күренеш иде бу читтән караган кешегә. "Ярый, улым, тыныч йокла", - дип кайтыр юлга борылдылар... Җәй башланган гына иде әле. Төшкелеккә эштән кайткан Сабира караватта яткан Кәримнең җансыз гәүдәсенә тап булды. Аяк астында җир убылган төсле тоелды хатынга, бер генә "Ах" дигән тавыш чыгарды да, гөрселдәп идәнгә ауды ул. Аңына килгәндә баш очында утырган сеңлесе белән Гөлияне күрде хатын. "Апа, бәгърем, әйдә әле су эч", - дип Зәйтүнә шундук җайлап кына башын күтәртеп су эчерде Сабирага. Өйдә күрше-тирәләр җыелган, Гариф белән Фәнәви тышта Кәримне соңгы юлга озатырга кабык, башка кирәк-ярак әзерли диделәр. Сабира бер сүз дә дәшмәде. Кәриме яткан карават янына утырды да, иренең өстенә капланган ак җәймәгә карап елады да елады. Кәримне икенче көнне төш вакыты җиткәнче җир куенына тапшырдылар. Сабира һаман да өнсез иде. Хәерен дә таратты, тик Кәримне күтәреп алып чыгып киткәндә яңадан аңын җуйды. Зәйтүнә белән фельдшер Саҗидә хатынны култыклап сәкегә утырттылар... Туганнары, күрше-тирәләре җыелып Кәримнең өчен, җидесен үткәрделәр. Сабира сөйләшми дә узгарды ул көннәрне. Ашавы да сирәк кенә иде хатынның. Дөресен әйткәндә, яшисе килми иде аның. Кәриме, Газизе янына китәсе килә иде. Үгетләп тә, тиргәп тә карады апасын Зәйтүнә, тик Сабира телсез кеше кебек тик йөрде. Эшенә барды, кайтты, малын карады. Ябыкты, күзгә күренеп картайды. Моңа кадәр калын кара чәчләре чаларды. Көнен дә, төнен дә уйларында бары тик улы белән ире иде хатынның. Акылына зыян килмәсә ярар иде, дип курыктылар туганнары. Тик Сабираның акылы камил иде. Аптырагач, Зәйтүнә беркөнне апасы янына Гөлияне җибәрде. Бала, килеп керү белән, зүрәнисен кочаклап алды. "Зүрәни, мин сине бик яратам. Бүген синең яныңда калыйм әле йокларга?" - дип сорады. Шулчакны Сабираның башына бер чиләк салкын су койдылар мени. "И, кызым, Гөлиям!" Хатын елый-елый баланы кочагына алды. Гөлия дә нәни куллары белән аны кочаклап алды. Озак елады Сабира, аннары бераз тынычланып, Гөлиянең чәчләреннән сыйпады да, елмаеп куйды. "И, балакаем, сорап торган буласың. Кун, әлбәттә, миңа да иптәш булырсың". Баланы чәй эчерергә булып өстәл әзерләде. Һәм үзе дә, унбиш көнгә беренче тапкыр, эчкән чәенең тәмен тойды... Гөлия көн дә диярлек килеп йөрде, еш кына кунып та калгалады. Сабираның да яшәргә, сеңлесенең балалары башлы-күзле булганын, аларның балаларын да күреп, сөеп-назлап калу теләге уянды. Хатын кабаттан тырышып дөнья көтә башлады. Кәрименең каберенә чардуган эшләтеп куйдырды, улы белән иренең яраткан чәчәкләрен утыртты каберләренә. Кәриме дә, Газизе дә һәр көнне уйларында, төннәрен төшләренә керәләр, хатын шул төшләр белән юанып тормышын дәвам итте... Еллар узды. Сабира инде күптән лаеклы ялга чыкты. Зәйтүнәсенең балалары да хәзер инде үзләре тормышлы. Сеңлесенең тол калуына да инде берничә ел. Гариф кияве дә, Кәрим төсле яман чирдән вафат булды. Зәйтүнә олы улы гаиләсе белән гомер кичерә. Ярый әле Зәйтүнәнең балалары булды, "Зүрәни", - дип өзелеп торалар һаман да. Килен-кияүләр, оныклар да Сабираны ярата, һәрдаим килеп, ярдәмләшеп китәләр. Үзләренә дә алып китеп кунак итәләр еш кына. Ә Гөлиясе бигрәк якын булды Сабира өчен. Әллә инде Кәриме вафатыннан соң бу тормышка кабаттан кайтарган өчен бик нык якын итте ул сеңлесенең кече кызын. Бик әйбәт егет белән бәйләде язмышын Гөлия. Ерак түгел шәһәрдә гомер кичерәләр, ул белән кыз үстерәләр. Атна саен кайтырга тырышалар алар Илһам кияве белән. Кайткан саен Сабираны мунча кертә Гөлия, әнисе белән тигез күрә, рәхмәт яугыры. Әйе, алар өчен яшәде Сабира. Улының, иренең якты истәлегенә тап төшермичә гомер сөрде, тормышын тырыша-тырмаша ныгытты, шушы балаларга ничек тә акчалата да, яшелчә-җимеш, кош-корт, олы мал ите белән дә ярдәм итәргә тырышты. Тормышының бар мәгънәсе – шушы балалар, сеңлесе Зәйтүнә иде Сабираның шушы еллар дәвамында. Акыллы булды балалар, әниләрен, Сабира зүрәниләрен дә яраталар, хөрмәт итәләр. Алар килгән вакытта өе нурлана Сабираның, күңеле булып кала. Әмма ялгызы гына торып калгач бик ямансу шул. Зәйтүнә дә, балалар да һәрберсе үзләренә яшәргә чакыра да соң, тик үз йортын ташлап китә алмый Сабира. Күчеп китсә, Кәриме белән Газизенә хыянәт иткән кебек килеп чыгар төсле. Кәриме белән бергәләп корган дөньялары бит, Газизен үстергән нигез... Сабира альбомнан кабат-кабат улы белән иренең фотосүрәтләрен карады. Әллә ничек җиңел булып китте аңа. Очар коштай талпынып куйды хатынның күңеле. Кадерле булган кешеләремне тиздән күрәчәкмен, дигән уй килде карчыкның башына... Тәрәзәдән кояш нурлары төшеп, аның кулындагы альбомда чагыла башлагач, яңа көн башланганын аңлады Сабира. Урыныннан торып, чәй кайнатырга куйды. Бүген – шимбә, димәк, Гөлияләр дә, Зәйтүнәнең читтә яшәүче башка балалары да әниләре янына кунакка кайтачак. Зиратка менеп, Газизе белән Кәрименең каберләрен, үзенә дип тәгаенләп куйган урынны да кабаттан карап төшәргә кирәк булачак. Шушы уйлар белән иртәнге чәен эчте карчык. Аннары ихатасына чыгып абзар ишеген ачып куйды, тавыкларына җим сипте. Шул арада капка төбенә Илһам киявенең машинасы да килеп туктады... Зиратка алар өчесе барды: Сабира, Гөлия, Илһам. Балалар Зәйтүнә янында калды. Карчык башта улы кабере янында тукталды. Догаларын укыды, күңеленнән улы белән аралашты. Гөлия белән Илһам исә бу вакытта чүп үләннәрен йолктылар, алып килгән суны кабер өстендә аллы-гөлле булып утырган чәчәкләргә сиптеләр. Кәрименең кабере янында да байтак торды Сабира. Зиратка килеп беренче тапкыр күз яшьләрен күрсәтмәде ул. Җаны тыныч иде аның бүген. Шушы көннәрдә үзенең дә монда киләчәген, Кәриме белән улы каберләре арасында билгеләнеп куйган урында үз кабере дә булачагын, ниһаять, тагы да өчесе бергә очрашачакларын белә иде Сабира. "Газизем! Кәримем! Тиздән, бик тиздән яныгызга киләчәкмен, күңелем шулай сизә. Ахирәттә икәүләшеп каршы алырсыз мине". Үзе ятасы урынын да күптән сеңлесе белән балаларга күрсәтеп куйган, соңгы юлына бары да әзер. Тик бу хакта әлегә Гөлиягә дә, Илһамга да сиздермәскә булды ул. Өйгә кайткач мунчасына яктырды Сабира. Моңарчы Зәйтүнәләрдә кереп йөрсә дә, бу юлы үз мунчасын ягарга кушты киявенә. Мунча узгач, Гөлия бик яхшы итеп юындырып чыгарды карчыкны. Өйгә кайткач алдан әзерләгән ак күлмәген киде Сабира, яңа ап-ак яулыгын бәйләде. Гөлия чыкканчы дип, Илһамга Зәйтүнәләргә барып, сеңлесен дә, балаларны да алып килергә кушып җибәрде. Гөлия мунчадан чыгуга, башка дүрт баласы белән Зәйтүнә дә килеп җитте. Сабира түр якта, үз караватында утыра иде бу мизгелдә. "Балалар, болай кинәт чакыртып, куркыткан булсам, гафу итәрсез. Зәйтүнәм, балалар иң олы рәхмәтләрем сезгә. Сез булмасагыз, белмим, шушы көннәрне күрер идем микән. Сәламәт булыгыз, бәхетле яшәгез. Балалар! Әниегезне киләчәктә дә хөрмәтегездән, яратуыгыздан аермагыз. Мин озак яшәдем. Инде китәргә вакытым җитте. Кәримем белән Газиз улым мине күптәннән көтә. Мин бүген алар янына барам. Онытмагыз, каберебезгә килеп йөрегез. Гөлия кызым, Илһам улым, бүгенге көнем өчен рәхмәт сезгә. Барчагызда да ризалыгымны, хәер-фатихамны биреп китәм. Бәхил булыгыз, балаларым". Мондый хәлне көтмәгән Зәйтүнәнең дә, балаларның да күзләрендә яшьләр иде. Сабира исә тыныч кына урынына ятты. Гөлия елый-елый яраткан зүрәнисе янына килеп тезләнде. Сабира Гөлиягә, караватын уратып баскан сеңлесе һәм балаларның барысына да бер карап елмайгандай итте дә мәңгелеккә күзләрен йомды...
Тәмам.