

Эх, җитешә алмады шул Нәгыймә Солтаны белән бабасын таныштырырга! Эшкә иртүк китеп кич кенә кайтып йөрүе сәбәп булдымы, әллә Кәримә Ситдыйкова ишетеп иптәш Фатыйховка сүз әйтер дип курыктымы, тик идарәгә Солтанны күтәреп барырга ашыкмады. Иптәш Фатыйхов та башка бер мәртәбә дә бала турында сүз кузгатмады. Хәер аның башы болай да эш белән каткан булгандыр инде. Каян килеп чыккандыр, малларны җәйге лагерьлардан фермаларга кайтарганда ниндидер чир чыгып берничә баш мөгезле эре терлек үлүе, шуның өстенә көз дә яңгырлы килеп, басулардагы игенне һаман да тулаем җыеп алып бетерә алмаулары да җитәкчене бик нык борчыды. Җитмәсә, әледән-әле уллары Идриснең исерек көенчә авылга кайтып йөрүләре дә күңелле хәл түгел иде...
Әллә ничек кенә булды иптәш Фатыйховның вафаты. Сәламәтлегенә алай артык зарланмаса да, кирәк чагында, яки йөрәге ярсыганда һәрчак кесәсендә йөртә торган валидол төймәсен тел астына салып куйгалый иде куйгалавын. Бу юлы райком партия оешмасында тәнкыйть бик каты булды. Аның хуҗалыгында йогышлы чир чыгып, күп кенә маллар үлүне рәиснең үзе шәхсән гаепле кебек итеп беренче секретарь бик нык җикеренде. Иң авыры иптәш Фатыйхов өчен, партия билетын өстәлгә сал, диюе булды. Болай да сыкрап торган йөрәк пылт-пылт итеп алды да, беренче секретарь аны мәктәп баласын сүккән кебек бастырып сүгеп торган урыныннан, кинәт тезләре чүгеп китте, ул егылмас өчен алдагы урындык аркасына тотынмакчы булып кулларын сузды, партия җитәкчеләре утырган сәхнәдәге озын өстәл зырылдап әйләнгәндәй булды да иптәш Фатыйхов гөрселдәп авып китте. Янында гына утырган баш инженер, күрше хуҗалык җитәкчеләре аны торгызырга тырышып, урыннарыннан сикереп торып, култыклап урындыкка утыртканда, ул инде җан биргән иде. Партия җыелышы да, иптәш Фатыйховның йөрәге кебек, шул урында өзелде.
Мәрхүмне райондагы бар җитәкчеләрне җыеп мәдәният сараенда хушлашу оештырып, район үзәгендәге зияратка җирләгәч, беренче секретарь кайгыдан ничек арынырга белмәгән Кәримә Ситдыйковна янына килеп, ни генә теләсәгез дә, сезнең гаилә өчен эшләячәкбез, Мондый авыр кайгыдан соң сезгә авыл җирендә яшәү бик авыр булыр. Кәримә Ситдыйковна, район үзәгендәге кайсы йорттан нинди фатир телисез, шуны сезгә бирербез, улыгызны да ярдәмсез калдырмабыз, дип юатты. Мондый күңелсезлекне күз алдына да китереп карамаган Кәримә Ситдыйковна, чынлап та ирен югалтуга әле һаман ышанып та бетә алмый иде. Ничек инде, бер тапкыр да больницага кереп дәваланып та карамаган, көне буена саф һавада йөргән, һәрвакыт тәмле ашап, йомшак түшәктә генә йоклаган кеше шулай китеп бара ала. Ул минем турыда уйламаган да инде. Һаман шул үлгән сыерлары турында уйлагандыр әле дип, эчтән генә мәрхүм иренә үпкәсен дә белдерде. Әтисенең вафатыннан соң Идрискә дә шок булды. Моңа кадәр әти-әнисен мәңгелектер дип уйлап йөргән уе җилгә очты. Розаның югалту ачысын басар өчен дип алып кайтып куйган аракыларына кагылып та карамады. Үз уйларына батып, кара янып уйланып утыруында булды. Идрис әтисенең үлемендә үзен гаепле саный иде. Шушы хатын аркасында мин сөекле Нәгыймәмне дә, әтиемне дә югалттым, шул сәбәпле эчүгә сабыштым. Әгәр шушы юлга басмаган булсам, хәзер әтием аякка бастырган хуҗалыкны мин тартыр идем. Ә мин? Кем соң мин хәзер? Алкаш, йолкыш! Ни эшләргә миңа хәзер, кем белән сөйләшеп карарга? Әти белән дә юньләп сөйләшеп утырырга вакыт тапмадым бит мин. Ихх, Идрис, Идрис. Идрис түгел, чистый иблискә әйләнгәнмен икән бит.
Идрис уйланып утырган җиреннән кинәт кенә торды да, мин авылга кайтып киләм. Син өйдә кал, дип, урамга чыгып китте.
Әй, баш бетереп эчкән кешенең акылы әтисе үлеп кенә үз урынына утырамы соң инде. Аны гына көтеп торгандай, урамда башлары чатнаудан интеккән сәрхүшләр, аннан да ныграк Идриснең әтисен югалтуы өчен борчылгандай итеп, кулларындагы ачык шешәдән стаканга ак аракы койдылар.
-Эч, брат, кайгың кимер. Эч. Эхх, яхшы кеше иде соң әтиең. Настояшший хозяйственник. Ничего, брат, прорвемся. Ә син эч. Патамушта кайгыны аны басарга кирәк. Атуса ул бөтен йөрәкне ашый. –Теленә салынган бер исерек, үз-үзен кызганудан ахрысы, башындагы кепкасын салып яшьле күзләрен угалады. –Минем дә батя иртә китте шул. Ә син, давай, уйлап торма, кайтмый инде ул, еласаң да, еламасаң да. Идрис, кая акчаң булса бир дә мин одна нога там, другая здесь хәзер алып киләм. Боларның да кайгылары баштан арткан, аларны да бераз сыйларга кирәк, дип Идрискә каралып беткән керле кулын сузды. Идрис кесәсеннән акча чыгарып шул исереккә акча бирде. – Бар, тик озакка олакма. Минем авылга кайтасым бар, диде.
Кая инде ул бер авызына аракы эләккәч! Башта сүзсез генә эчсәләр, аннары, елашып алдылар, соңрак урам тутырып җырлап район үзәге яныннан агучы елга янына барып кәеф-сафа кордылар. Исереп егылган Идрисне торгызырга тырышып карасалар да, аякларында чак басып торган сәрхүшләр булдыра алмады. Әй, айныгач, үзе кайтыр әле. Ашаган мал үз капкасын танып кайта ул дип көлешә-көлешә бер –берсенә тотына-тотына тәрәзләрендә лампочкалар балкыган йортларга таба үрмәләделәр. Шулай инде исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Идрис салкын җир өстендә бөкшәеп йоклап калды. Көзге салкын җирдә йоклап Идриснең бөерләренә салкын тиде. Ул салкыннан уянып, башта үзенең кайда ятуын аңышмыйча торды, аннары кайсы тарафка барырга белмичә аптырады. Көч хәл белән аякланып үзләре яшәгән тарафка юнәлде.
Бала табар вакыты җитсә дә тәмәке тартуын ташламады Роза. Шуның өстенә кайнатасының вафатын үзләренә килгән кайгы дип кабул итеп, алып кайтып куйган аракыны ачып бер рюмка эчеп тә җибәрде. Теге хәерчесе янына кайтып китте инде, бу тәре. Ничего, табыйм гына баланы, аннары күрмәгәнен күрсәтәчәкмен мин ул алкашка. Себерке белән куып чыгарачакмын мин аны. Нафига ул миңа кирәк. Алкоголик, бозау, дип өй эчендә үз-үзен белештермичә кычкырып Идрисне сүгеп утырды. Кинәт эче сызып-сызып авырта башлады. Ятып торсам хәлләнер дип караватка барып ятты. Авырту көчәйде генә. Бил турысыннан ныгытып тартып авыртуга чыдарлыгы беткәч, Антонида Сергеевнага шалтыратты.
-Тетя Тоня, ой, не могу. Живот тянет. Ой, ой, спина, вообще сил нет терпеть. Что мне делать, а тетя Тоня, дип трубкага кычкырды.
-Чего делать? Рожать! Сейчас я вызову тебе скорую. Поедешь в роддом. А завтра я сама к тебе в больницу приду.
Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитте. Урам буйлап коймаларга тотына-тотына көч хәл белән атлап кайтып баручы исерек Идрис хатыны утырган машинаны әллә күрде әллә күрмәде. Өйләренә кайтып җиткәч тә, күпме генә ишек шакыса да, аңа ишек ачучы булмады.
-Вот сука. Спит значит. Дрыхнет. Роза, открой! Открой, тебе говорят, дип ишеккә хәлсез аяклары белән типкәләп караса да ишек ачылмады. Идрис хәлсезләнеп таш идәнгә утырып, стенага сөялде. Утыра торгач, шунда йоклап та китте.
Роза да малай тапты. Табуы авыр булмаса да, баласының хәле бик авыр булып, аны реанимациягә салдылар. Икенче көнне янына килгән Антонида Сергеевна ирең кайда дип сорагач, авылга кайтып китте, диде. Алайса, мин сезгә кереп чыгыйм. Үзеңә кирәкле киемнәреңне алып килермен дип, Розадан ачкыч алып аларга китте. Ишек төбендә аунап яткан Идрисне күреп, Антонида Сергеевна аптырап калды.
-Что с тобой? Ты что, пьяный опять? Там Роза сына тебе родила, а ты пьяный! Как не стыдно, Идрис! И вообще жена твоя сказала, что ты уехал в деревню.
Аңын югалтып барган Идрис көч-хәл белән күз кабакларын күтәреп, помогите, я умираю, дип, тагын күзләрен йомды.
Ой беда с вами, честное слово. А мне вот это вот надо,а? дип ул иренә шалтыратып хәлне аңлатты. Идрисне дә ашыгыч ярдәм машинасы больницага алып китте.
...Кәримә Ситдыйковна район үзәгеннән Антонида Сергеевналар янындагы йорттан үзенә өч бүлмәле фатир алды. Ялгызына гына күңелсез дип, бала тапканнан соң балаларын да үз янына чакырды.
Бәхетсезлек бер үзе генә йөрми диюләре шулдыр инде. Идрис тәки кеше булып аякка баса алмады. Инвалид ирне түгел сәламәтен дә бик карап тормаган Розага ул авыр йөк булды. Җитмәсә, баласы да галәмәт елап, гел көйсезләнеп акыра торган булды. Дөрес, үз баласына бирә алмаган күңел җылысын оныгына бирергә тырышты Кәримә Ситдыйковна. Гомумән ул ирен җирләгәннән соң боегып, элеккеге усаллыгын, чаялыгын да югалткан кебек булды. Килененең балага карата булган салкын карашы аның да җанын өшетте. Идриснең тә хәле көннән -көн начарая гына барды. Ул бер ай өйдә торса, икенче айны больницада уздыра торганга әйләнде. Хәле бераз җиңеләя башлауга күңеле белән, их авылга кайтып килергә иде, дип хыялланды. Нәгыймә белән уздырган бәхетле көннәрен-төннәрен күз алдына китереп узалдына гына елмаеп, авыз эченнән генә, Нәгыймәкәем, кичер мине, рәнҗеттем сине. Шуңа да шушы хәлгә калдым дип пышылдады.
Нәгыймә дә Кәримә Ситдыйковна гаиләсенә килгән авырлыклардан хәбәрдар иде. Авыл бит инде, бер кеше район үзәгенә йомышы төшеп барып кайтса, аннан мең төрле яңалык ишетеп кайта. Ул яңалыклар кыска гына вакыт эчендә авыл урамнары буйлап таралган сыек томан кебек, тарала да, иң кирәкле кешеләренә барып җиткәч, йөрәкләренә ук белән кадагандай кадала. Идриснең урынга калуы өчен бик эче пошса да, Нәгыймә аның хәлен белергә барырга базмады. Барсам, яныннан китә алмам дип уйлады. Чынлап та, ул әле һаман да Идрисне ярата, үзе белгән көләч йөзле, шаярырга яратучы, ярдәмчел Идрисне төшләрендә күреп уяна иде. Андый чакларында улы Солтанны кулларына алып шашып-шашып үбәргә кочаклап яратырга тотына иде. Тик ничә мәртәбә район үзәгенә баргач бәлкем берәрсе очрар дип урамнар буйлап йөрсә дә, урамда Кәримә Ситдыйковнаны да, бала арбасы тарткан Розаны да, инвалид коляскасында утыручы Идрисне дә очратканы булмады.
Бер-берсен шулкадәр яратып киләчәккә матур хыяллар корган булсалар да, Идрис үз бәхетләренең тамырына балта белән чапты, аларга кавышу тәтемәде. Авыртуларыннан тәмам тилмереп, коры сөяккә калып кыш язга таба борылгач, Идрис бар дөньясы белән хушлашып мәңгелеккә китеп барды.
Идриснең үлеменә Роза хәтта шатланды да бугай. Башына кара яулык япса да, йөзе, үз-үзен тотышы шулай дип кычкырып тора иде. Баласын тәмам кайнанасы тәрбиясенә калдырып, элек эшләгән ресторанына официантка булып эшкә урнашты. Көне буена йоклап, кич белән бизәнеп-ясанып чыгып китүләрен ошатмаса да Кәримә Ситдыйковна тешен кысып булса да түзде, сүз әйтмәде. Дөресен генә әйткәндә, ул инде килененә каршы сүз әйтергә курка да иде. Авылга килгән чагында ук үзен хуҗаларча тоткан Роза, райком тарафыннан бирелгән фатирга бөтенләе белән хуҗа булып алды. Кәримә Ситдыйковна бүлмәсенә бала караватын да кертеп урнаштыргач, аларга башка бүлмәләргә кереп, тәртипне бозып йөрмәскә боерык бирде килене. Килененең ачыктан-ачык башка ирләр белән типтерүен дә күрде Кәримә Ситдыйковна. Бала бар бит, бәлкем монда алып кайтмассың, диюенә каршы, килене, ошамаса, әнә дворда скамейка бар, чык та утыр шунда дип җикеренде. Әбисе тәрбиясендә булгангамы, әллә даруларның да файдасы тидеме, бала әкренләп савыкты, яше кергәч, башка балалар кебек балалар бакчасына да йөри башлады. Кәримә Ситдыйковнага баланы бакчага илтү, алып кайту, спорт түгәрәгенә йөртү өстенә, өйдә ашарга пешерү, өйне җыештыру, юу кебек мең төрле эшләр дә йөкләнде. Яше арта барган саен аяклары сызласа да, башы, биле авыртса да аңа сәламәтлеге турында сүз чыгарырга ярамады. Эшләп ат та үлми, өйдәге эшне дә карамагач, монда син ниемә кирәк дип сүзне кыска тотты Роза. Бу квартираны миңа райком секретаре ирем истәлеге итеп бирде бит диюенә каршы, аны син генә ашап үтердең, аждаһа карчык дип авызын япты.
Килене белән бер түбә астында яшәү бик авыр булса да Кәримә Ситдыйковнаның барыр урыны юк иде, чөнки авылдагы йортлары колхоз милеге булып, алар районга күченгәч, башка белгечкә тапшырылды. Төннәрен ул еш кына, ялгыштым, улымны Нәгыймәгә өйләндергән булсам, Идрис тә исән булыр иде. Нәгыймә дә мине болай какмас иде, дип елап чыга торганга әйләнде.
Еллар шулай уза торды. Роза Кәримә Ситдыйковнага ачык чырай күрсәтмәде, беркем белән дә аралашырга рөхсәт бирмәде, улы дүртенче сыйныфны тәмамлагач, инде кирәге калмады, дип, карчыкны картлар йортына озатырга документлар тутырды.
АХЫРЫ БАР