Литература
21 Июля , 07:00

Соңлаганмын икән шул

6 ӨЛЕШ. Әсхия Абдуллина-Костикова. Нәгыймә, Идрискә үпкәләп, берничә мәртәбә очрашудан да качып йөрде, әллә авырга узганымны әйтимме икән дип тә уйлаган иде дә, бу уеннан да кире кайтты. Эчендә ут янып бәгырен телгәләсә дә, кызыл чия кебек тулышып пешкән иреннәрен канатканчы тешләп булса да, түзде, артыннан чыш-пыш килеп сөйләнүчеләргә дә, ни булды, арагызга кара мәче кердеме әллә дип сорашучыларга да, барысы да ал да гөл, дип елмаерга тырышып җавап бирде.

Соңлаганмын икән шулСоңлаганмын икән шул
Соңлаганмын икән шул

Нәгыймә, Идрискә үпкәләп, берничә мәртәбә очрашудан да качып йөрде, әллә авырга узганымны әйтимме икән дип тә уйлаган иде дә, бу уеннан да кире кайтты. Эчендә ут янып бәгырен телгәләсә дә, кызыл чия кебек тулышып пешкән иреннәрен канатканчы тешләп булса да, түзде, артыннан чыш-пыш килеп сөйләнүчеләргә дә, ни булды, арагызга кара мәче кердеме әллә дип сорашучыларга да, барысы да ал да гөл, дип елмаерга тырышып җавап бирде. Күңеле белән көн саен Идриснең үз янында булуын теләсә дә, ул килеп җитүгә әллә нинди киребеткәнгә төрләнеп куя торганга әйләнде. Идрис тә кызның бу характерын аңлый алмады, Роза белән үзе арасында бернинди мөнәсәбәтләр дә юклыгын, бары тик әнисенең дус хатыны үз туганы белән килеп йөргәнгә генә алар янында булгалаганын аңлатып карады. Юкка гына көнләшәсең миңа бит синнән башка беркем дә кирәкми диюенә каршы Нәгыймә, әйе син инде үзеңә кирәген алдың, хәзер статусыңа туры килерлек кыз табарсың диюенә Идрис тә кабынып китте.
-Нәгыймә, син дә бик нык үзгәрдең. Әле тора да башламадык, гел киребеткән кеше кебек тотасың да миңа бәйләнәсең. Мин ни эшләгән соң әле шуның хәтле. Ярар Розаны апасы белән көймәдә йөрттем ди инде. Шуннан ни булган. Ялан тауга алып менеп авылның ерактан да ничек матур икәнен күрсәтеп йөрдем, әллә аңа карап минем сиңа карата мәхәббәтем кимедеме? Нәгыймәә, ну нәрсәгә турсаясың соң син, һич аңламыйм. Мин әти белән әнигә тиздән өйләнешәчәгебез турында әйтмәкче булам бүген.
-Син әйтте дип әллә берәр нәрсә үзгәрер дисеңме? Алар риза булмаячак, белеп тор менә. Кем инде бозау караучы кызга шундый улын өйләндерсен.
Идрис кызны кочагына алмакчы иде, Нәгыймә, кит әле, аннары өеңә кайткач, синнән сыер исе килә диярләр, дип аны этеп җибәрде.
Идрис, бераз дәшмичә торды да, авыр сулап, даа, Нәгыймә, синең миңа чынлап та ышанычың юк икән. Мин барыбер сиңа өйләнәчәкмен. Белеп тор шуны, диде дә кырт борылып урман юлыннан авылга таба китте.
-Кара аны, Идрис, соңга кала күрмә!
Нәгыймә бу сүзләрнең нинди мәгънә салып әйтелгәнлеген үзе аңламаса да, шул мизгелдә Идрис артыннан йөгереп барып, кулыннан тотып алып каласы килсә дә, үзсүзле киребеткәнлеге җиңде, ул бите буйлап аккан күз яшьләрен дә сөртмичә Идрис артыннан тын гына карап калды...
Шул көнне Розаның тагын авылга кайтып җитүе утка керосин сипкән кебек булды. Гомергә дә мунча якмаган Кәримә Ситдыйковна пыр туздырып мунча якты, өстәл көйләде. Роза белән әллә нинди уртак серләре бар кебек итеп чыш-пыш килде. Ире эштән кайтуга, беренче мунчага үзләре кереп чыктылар, аннары кунак кызы Роза барып юынып кайтты. Караңгы төшкәндә генә арып-талып эштән кайтып кергән Идрисне әнисе өйгә дә кертеп тормыйча, бар улыкаем, мунча кереп чык, әле кызуы да сүрелмәгәндер, дип, аркасыннан этә-этә мунчага җибәрде. Аны моны уйламаган Идрис мунчага кереп бер олы чүмеч кайнар суны мунча ташлары өстенә салып җибәргәч, мунчаның ишеге эсседән шар ачылып китте. Әллә мунча ялдысында гына басып торган булган, шул мизгелдә мунчага Роза килеп керде. Җәй буена ачык һавада эшләп кояшта каралган Идрисне ялангач көе күргән хатын бер дә аптырап тормады.
-Әниең сиңа сөлге китерергә кушкан иде. Мунча ишеге ачылып киткәч, сине күрүдән телемне йота яздым. Ай, Идрис, син бу көе бигрәк ымсындыргыч икәнсең.
Идрис мондый хәл булырын башына да китермәгән иде. Ир кеше булса да, каршысында аны тере көе ашардай булып басып торган хатыннан оялудан куллары белән кендектән түбән җирләрен капларга тырышты. Аның саен әрсезләнә барган Роза янына ук килеп, тәнендәге тир бөртекләре буйлап бармак очлары белән уздыргач, Идрис әллә нишләп китте. Мунча эчендәге эссе һавага үзенең кайнарлыгы килеп кушылды. Ул бер кулы белән Розаны кулыннан нык итеп кысып үзенә таба тартты.
Роза, шуны гына көтеп торгандай, ымсындыргыч күкрәкләре белән Идрискә килеп сыланды. Мунча эчендәге парлы һавада аның юка күлмәге бик тиз юешләнеп, күлмәк астында бернинди эчке киеме юк икәне беленде.
Идрис үз-үзен тотып тора алмады. Хайвани дәрт белән Розаны ләүкәгә күтәреп салды. Яратусыз, бары тик ирлек дәртен басар өчен, Нәгыймәгә булган үчен, Розаның гел килеп йөреп тәмам ялкытып чыгарган ачуын басар өчен аны тагын-тагын көчләде. Хәер, Розага шул гына кирәк тә иде инде. Ул үз теләгенә ирешеп мунчадан Идристән алдарак кайтып, Идрис кайтуыма чәй ясый тор, диде дип, үз өендәге хуҗабикә кебек, аш бүлмәсенә узды. Кәримә Ситдыйковна планы барып чыкканга шат иде. Иптәш Фатыйхов кына боларның кыланышына аптырап, син нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме соң, дип хатынына сөзәргә килгән үгез кебек усал итеп карады да, ишеген шапылдатып ябып, кабинетына кереп бикләнде.
Роза мунчадан чыгып киткәннән соң гына Идрис үзенең нинди олы хата ясаганын аңлады. Әмма үкенергә соң иде инде. Роза белән булган интим мөнәсәбәт иртәгә үк икенче секретарьгә барып ирешәчәк, аннары партия линиясе буенча әтине дә мине дә эштән куачаклар. Әле бу оятсыз хатын көчләде дип утыртып куярга да күп сорамас дигән уйлардан башы чатнап авыртырга тотынды. Әллә беркемгә дә бу хәбәр барып ишетелгәнче асылыргамы дип тә уйлады, тик бауга менәргә ихтыяр көче җитмәде егетнең.
Мунчадан кып-кызыл булып хәле бетеп кайтып кергән Идрис гомерендә беренче тапкыр үз куллары белән кунаклар килгәндә генә ачылып өстәлгә куела торган кыйммәтле шәраблар шкафын ачып, биш йолдызлы коньяк шешәсеннән бер тулы стакан эчемлек агызды да голтлатып эчеп бетерде. Аннан күзен дә алмыйча карап утырган Роза сикереп торып, чәнечке очына эләктергән каклаган каз кисәге сузды.
-Мә, кадерлем, закуска кабып җибәр. Арган чакта коньяк бик яхшы ярдәм итә ул.
Розаның кыланышыннан Идриснең косасы килә башлады.
-Кииит! Кабәхәт! Кииит! Күрә алмыйм сине. Не-на-ви-жуу, дип акырып җибәрде дә кулындагы коньяк шешәсен ишеккә таба томырды. Эчемлек төрле якка сибелеп идәндәге һинд келәмен буяса да әнисе бер сүз дә дәшмәде, Роза исә келәм өстендәге пыяла кисәкләрен җыя башлады.
Идрис шкафтагы икенче шешәгә кулын сузды.
-Улым, бәлкем башка эчмәссең. Иртәгә эшкә бара алмассың. Берне эчкәч җитеп торыр, - Кәримә Ситдыйковнаның тавышы нишләптер башка вакыттагы кебек бөереннән түгел, ишетелер-ишетелмәс кенә булып чыкты.
-Синн, син һәм менә бу оятсыз минем башыма җиттегез! Сез минем бәхетемә балта белән чаптыгыз!
Идрис шешәне ачып икенче стаканны да тутырып каты эчемлек салды, тик төбенә хәтле эчә алмады, бүлмәне сасытып, косып җибәрде.
Үз косыгына баса баса әвеш-тәвеш килеп бүлмәсенә кереп китте дә, ишеген бикләп үк куйды.
Роза белән Кәримә Ситдыйковна бер сүз дәшмичә, идәндәге косыкка буялып беткән келәмне төреп ишек алдына чыгарып аттылар. Ничего, успокоится. Ой, Карима Ситдиковна, а Идрисик такой сексуальный. Ну, никак не мог успокоиться. Я еле вырвалась из бани дип, Роза Идриснең әнисенә икесе арасында булган якынлык турындагы пәрдәне ача башлады. – Уж сейчас он от меня не отвертится. И вообще нечего ему делать на этой ферме. Карима Ситдиковна, а вы с мужем поговорите, чтобы его перевели на другой участок.
-Эчә генә башламаса ярар иде, -әни кеше Розаның бытылдап утырганын гүя ишетмәде дә. – Моңа кадәр бер дә эчкәне юк иде әле аның. – Ярар, Роза, без үз дигәнебезгә ирештек. Тиздән зурлап туй ясарбыз. Син кара аны, дилбегәне нык тот. Эчәргә бирмә. Югыйсә малайның башы бетәчәк. Ул бит минем бердәнберкәем. –Кәримә Ситдыйковна әллә улын, әллә үзен кызганудан барлыкка килгән саран күз яшьләрен сөртеп алды.
...Идрис ике көн буена урыныннан тормыйча эчүендә булды. Әтисенең кырыс карашы да, эшеңнән куам диюе дә, әнисенең ялварулары да, - берсе дә ярдәм итмәде. Идрис эштән чыгаруларын сорап гариза язды да... Антонида Сергеевнаның әшнәләре аша инде мәңге салмыш Идрисне районга бер оешмага инженер итеп эшкә урнаштырдылар. Булачак хатыны белән улына дип Кәримә Ситдыйковна район үзәгендә бер фатир да тапты. ..
Идрис Розага өйләнә икән дигән хәбәрне авылга кем тараткандыр, анысы мәгълүм түгел, әмма авыл эчендә бу хәбәр ярты сәгать эчендә өйдән өйгә кереп Нәгыймәнең авыру әнисенә дә килеп иреште. Соңгы араларда гел күңелсезләнеп торган кызыннан сәбәбен сорарга теләсә дә
Нәгыймә, бер кайгы-хәсрәтем дә юк, бар да яхшы, әнкәй, дип кенә җаваплады. Ана кеше сизмимени инде, кызындагы үзгәрешләрне тик сизенә башласа да, әллә син авырга калдыңмы, дип сорарга базмады.
...Кайталааар, кайталаар дип бала-чага кычкырганны ишеткәч, ни булды икән, Ходаем дип тәрәзә янына килеп басуга, урам як тәрәзә каршыннан иптәш Фатыйховның туй машинасы узып киткәнне күреп, лап итеп караватка утырып өлгерде. – И, балакаем, Нәгыймәкәем ничек чыдар икән бу хәлләргә? Әйттем, әйттем бит мин, үз ишеңне тап дип. Рәзе персиятел малае бозау караучы калхузчы кызына өйләнә инде. Җууук, булмай андый хәл, гомердә дә булмай. Ихх, белеп тордым бит, ник шул Идрисне үзем кулыма күсәк тотып, юк, кисәү агачы тотып кумадым икән, дип өзгәләнде ана. Кызының Идрисләр капка төбендә килен төшкәнне карарга барганын әнисе белми иде әле...
Нәгыймәнең Идриснең күзләренә карап, я, ничек, бәхетеңне таптыңмы инде, дип бик сорыйсы килсә дә, алар Идрис белән очраша алмады, бары тик иптәш Фатыйхов кына кызның хәлен аңлап, әмма бер нинди файдалы сүз дә әйтә алмаячагын белеп, баш кына какты.
Район үзәгенә күченсә дә айнык чакларында Идриснең күз алдында гел Нәгыймә иде. Төшләрендә дә Нәгыймә дип саташып уянды, әмма Нәгыймә урынына янында изрәп йоклап яткан Розаны күреп буып үтерәсе килгән чаклары еш булса да, чак тыелып калды, хәлен җиңеләйтер өчен һаман шешәгә үрелде. Розага аның эчүе барыбер иде. Чөнки кайнанасы акчаны һәм ашамлыкларны мулдан атна саен җибәреп тора, фатир өчен түләү дә картлачлар өстендә иде. Ул элеккечә һаман да дуслары белән типтерүен дәвам итте. Бераздан үзенең авырга калганын сизеп, шатлыклы хәбәрен Идрискә дә җиткерде. Бәлкем балалары тугач, эчүен ташлар дип, әнисе белән иптәш Фатыйхов та бу хәбәргә сөенделәр. Әнисе белән генә яшәп ятучы, корсагы инде алга таба шактый бүлтәеп чыккан Нәгыймәне авыл халкы бер мәл бик нык чәйнәде дә, ялыккач, чәйнәүдән туктады. Аның кемнән авырга калуы һәркемгә көн кебек ачык иде. Нәгыймәгә әнисе, әллә берәр җиргә күчеп китикме соң, болай үзеңә бик авыр бит, дисә дә, кызы каршы килде.
-Әнкәй, беркая да китмибез. Сабыйның ни гөнаһы бар шушы гүзәл туган авылыбызны ташлап качарга? Мин генәме дөньяда ялгышучы? Ялгышкан саен кая гына качсаң да , үз-үзеңнән качып котылып булмаячак бит. Сине халык алдында оятка калдырдым инде, гафу ит, яме. Күрәчәгемә шулай язылган булгандыр, нишлим соң.
...Яз уртасында Нәгыймә тупырдап торган малай тапты. Оныгы тууга шатланып, әбисе, Аллага шөкер, нәселебез дәвамчысы туды, дип, дога кылды. Авылдагы матур гадәт буенча, бәби коймагы дип, гел аралашмаган кешеләр дә бу көннәрдә Нәгыймәләрнең ишеген какты. Аны моны уйлап тормаучы әби белән ана һәр кергән кешегә ачык йөз күрсәтеп чәй өстәле хәстәрләде. Керүчеләр исә, бәби бишегенә күз салуга, ий, балакаем, тач әтисе икән бит, дип сокланды. Чынлап та Нәгыймәнең улы Солтан Идрискә ошаган иде.
Нәгыймә бәби таптым дип өйдә озак утырырга теләмәде, әнкәй, син баланы карарга ярдәм итә алган чагында эшемне дәвам итим дип, тагын эшенә фермага бозаулары янына чыгарга рөхсәт сорап, иптәш Фатыйхов янына килде. Җитәкче, озак кына вакыт башын аска иеп сүзсез утырды да, син безне гафу ит инде, Нәгыймә сеңел. Малайга дөрес тәрбия бирә алмаганбыз. Миңа синең алда аның өчен дә , үзем өчен дә оят, диде. Юк, иптәш Фатыйхов абый, берегез дә гаепле түгел. Минем бер дигән сәламәт улым үсеп килә. Шундый тыныч характерлы, сез...нең кебек...
Иптәш Фатыйхов башын күтәреп Нәгыймәгә карады.
-Кемгә ошаган соң?
-Идрискә. Үсә барган саен Сезгә ныграк ошый бугай ул.
Персиятел елмаеп җибәрде.
-Шулаймы? Миңа да ошаганмени? Карале, сеңел, син алып кил әле улыңны минем янга.
алачак инде.
-Юк инде. Анда ни, Идриснең хатыны да...
Әй, куй әле шул сүзеңне! Алардан нинди бала булсын. Тәмәке тарта, җитмәсә сала да торган хатыннан рәтле бала тумас ул.
-Алай димәгез инде. Ул бит сезнең булачак законный оныгыгыз.
-Законный... Законный. Әле аны кем белә бит законныймы,юкмы. Кайсысы законныйрактыр бит әле...

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас