

Самир белән булып узган очрашудан соң, әллә саташам инде дип уйлады Инна Андреевна.- Саташырсың да, илле елга якын күрмәгән, исәнме-юкмы икәнлеген дә белмәгән кеше больница хәтле больницада очрасын әле. Шуннан балага узып, шуның өчен үз җанымны чүт өзмәдем, балаларымны чүт үтермәдем бит. Шул хайван аркасында балаларымны ташлап качтым, ий Ходаем, кичерә күр колың Иннаны – Хатын авыз эченнән генә үзе белгән догаларын укыды. -. Әйеее, язмыш дигәннәре тәки дөрес икән. Син язмыштан әллә кайда җир читенә китеп олагырга, качарга тырышасың, ә ул – шалт, каршыңа китерә дә куя икән язмышыңда язылганны. – Кара син аны, ике аяксыз калган бит, ә. Ә нинди матур, чибәр иде, кәһар суккыры. Мине төзелештә күтәреп кенә йөртте дә соң, тик тормышта алай күтәреп йөртүче булмады, арт якка күбрәк типтеләр әле. Ни булыр иде икән, әгәр өйләнешкән булсак? Анасы яшәтмәс иде барыбер, гел ысылдап торыр иде инде. Нишләп шулай куркак җан булды икән Самир? Әллә куркак түгел, әнисе сүзеннән уза алмадымы икән? Яшь чакта үзебез дә әти-әни сүзеннән бик чыгарга тырышмый идек бит. Әнә, хәзерге яшьләр уйлап та бирмиләр әти-әниләрен. –Инна, күрше караватта яткан хатынга күз төшерде. –Әнә бит, бердәнбер малае анасын ничек итеп кыйнап, чыгарып ташлаган. Югыйсә, шундый матур, тәртипле карчык икәне күренеп тора. Малае милициядәдер инде, әбидән дә килеп сорау алып киттеләр. Ий, Аллам, минем малай кайда икән инде. Бер хәбәре юк, сугыштамы, исән генә булсын инде. Ул да белми инде минем хәлләрне. Бәлкем, үлгән дип уйлый торгандыр, теге яктан ай-һай нык тоттылар бит утка. Бичара әти-әнине дә ишек алдында чокыр казып кына күмеп куйдык. Исән-сау кайта алсам зиратка алып барып күмәр идем дә, кем белә бит, кайту юллары ачылырмы миңа, әллә шушында чит-ят җирдә чит кулларга калырмы соңгы көннәрем. Әй, улым, улым, ник кенә хәрби булырга теләдең икән. Монда, Россиядә атмыйлар, шәһәрдә дә тыныч, кибетләр дә эшләп тора. Шулай да үземнең Донбассым төшләремә керә, сагындырааа.... Ярый да син Европа илләренә чыгып кача алган булсаң. Аңлый торган түгел бит бу сугыш дигәннәрен. Теге якта да туганнар, бу якта да туганнар бит, ә барысы да бер-берсенә ата, кеше җаны кыела, җир өстендә күпме кан ага, барсын бергә җыйсаң күл булыр иде инде. Ходаем, үзең сакла, тегендә дә үтереш, монда да үтереш, инде тизрәк үз куеныңа алсаң да үкенмәс идем. –Инна Андреевна тагын пышылдап кына догалар укып алды.- Тик... бер дә үләсе килми шул әле. Арина,Ариночка ни дип әйтер икән. Минем белән сөйләшерме? Аякларына ятып еласам да, барыбер йөрәге белән гафу итмәс шул инде. Кая икән икенче кызым? Исәнме икән? Никләр генә аякка баскач, балаларымны үземә алмадым икән соң мин? Хәзер дә шул гамәлемне аңлый алмыйм бит. - Уйлар өермәсе буталды да буталды. – Арина килерме икән яныма? Терелеп чыксам бәлки... бәлки үзенә яшәргә чакырыр. Барыргамы? Юк, әйбәт түгел. Күкрәк сөтеңне дә имезмичә, авыру баланы ят кулларга тапшыр, аннары гомер буена аларны үзеңә кайтару юлларын эзләмә дә, хәзер бала табылгач, аның өй түренә әни булып барып утыр, имеш. Юк, юк, нинди генә алама хатын булсам да, чакырса да, кире кагачакмын. Йөзенә карарга да оят бит баламның. Ә ул Самирга ошагааан. Ирина балакаем кайларда икән инде. Берәрсе үзенә бала итеп алдымы икән? Исәнме икән? Кыерсытылып яшәмәгәнме, бәхетле тормыш кора алганмы икән? Ий, балакаем, син дә кичерә күр инде юлдан язган анаңны. Нишлим соң, хәзер бик үкенәм дә, тик үкенүләрем тукран тәүбәсе кебек кенә шул. Ходаем, Ирина бәлкем шушы больницада эшләмиме икән? Их, белгертсәң иде. Шуышып барып булса да, аякларыннан кочып, гафу итүен, кичерүен сорар идем. Балаларымның кичерүен ала алсам, үлеп китсәм дә риза булыр идем. – Хатынның чуалган уйларын бүлеп палатага табиб белән шәфкать туташы авыруларны чираттагы карауга керде.
- Дәвалауларның файдасы зур булды сезгә, менә бит үпкәләрегез дә чистара. Озак тотмабыз сезне монда, саф һавага, өегезгә чыгарырбыз. Өй һавасы, андагы атмосфера үзе үк дәва бирә ул олы кешенең организмына, -табиб Инна Андреевнаның үпкәләрен тыңлап, аркасыннан кагып куйды. – Ә менә әбинең хәлләре начар әле. Ничава, аны да аякка бастырырбыз. Әле йөз яшенә җитеп, безгә рәхмәт әйтер, шулаймы әби, дип табиб кара янган йөзле әби яткан карават янына китте.
***
Больницада ята-ята тәмам айныды бит Самир да. Аның шешенеп, күгелҗем төскә кергән бите дә агарынды, кырынып, чистарынгач, кеше кыяфәте кереп китте үзенә. Үпкәсе авыру булгач, табиблар тәмәке тартуын да тыйдылар. Аек акыллы кешенең башы да икенче төрлерәк эшли башлады. Ул да шәфкать туташлары аша Иннаның кайсы бүлектә, кайсы палатада ятканын сораштырып, бер вакыт аның палатасын шакыды.
Эчтән, керегез дигән тавыш ишетелде. Дулкынланудан Самирның тыны кысылды, калтыранган куллары белән арбасын тәгәрәтеп дүрт кеше ятучы палатага керде һәм караватында утырып торган Иннага карап, Иннаа, дип пышылдады. Кем дә булса аны эзләп керер дип уйламаган Инна сискәнеп китте.
-Самиир. Син ничек монда...кердең. Ярамый бит. Палаталарга керергә кушмыйлар.
-Ничава. Иннааа, миңа синең белән сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Коридорга чыга аласыңмы? Монда палатада комачауларбыз.
Инна аның артыннан ияреп коридорга чыкты да, ял почмагындагы диванга барып утырды, җанына урын таба алмыйча, торып тәрәзә буена барып сөялде.
-Мин бик гаепле синең алда, Инна. Гафу ит син мине. Мин сиңа өйләнгән булсам да бәхетле итә алмаган булыр идем, мөгаен.
-Бәхетле? Ә син беләсеңме соң бәхетнең нәрсә икәнен, Самир? Хатын-кыз өчен яраткан кешең белән гаилә корып балалар үстерү иң олы бәхет инде ул. Тик... Әйе, синең качып китүең аркасында, мин дөньяда иң бәхетсез хатын булдым.
-Алай димә. Балалар табып үстергәнсең, кияүгә чыккансың бит барыбер.
-Ихх, белсәң иде син, белсәң идеее... Инна куллары белән битен каплады. Бераз дәшми торгач, сүзен дәвам итте. - Мин бит синең туган авылыңа да сине эзләп кайттым. Тик синең әниең минем хәлне аңламады, мине куып чыгарды. Әтиең йомшак күңелле кеше булып чыкты, мине озатып, чит кешегә утыртып җибәрде. Ә шәһәргә кайткач, мин кая барып бәрелергә белмәдем... Иң җиңел юл итеп үлемне сайладым. Хәтерлисеңме, бергә эшләгән төзелешне? Хәтерлисеңме, мине ничек итеп өстәге катларга күтәреп меңгәнеңне?...Менә шуннан мин тәрәзәдән сикердем. Астагы такталарга, бетон кисәкләренә туры килеп, умырткам, ике аягым сынды, баш миемә зыян килде. Алай гына да түгел, балаларым вакытыннан алда туды.
-Балаларым?
-Әйе, Самир, безнең игезәк кызыбыз. Аларга да зыян килгән. Ә мин терелеп чыктым да сиңа үч итеп, балаларымнан баш тарттым. Отказ яздым! Аңлыйсыңмы инде хәзер минем нинди “бәхетле” хатын икәнемне.
-Мондый хәбәр ишетергә Самир әзер түгел иде. Ул бер агарынды, бер кызарынды, әллә юатырга, әллә сүгәргә сүз таба алмый газапланды.
-Ә син гел шушында Чаллыда яшәдеңме соң? Ничек без бер дә очрашмадык икән, - дип сорау бирде.
-Юк, Самир, мине Брежневтан, исеңдәме, ул чагында Брежнев иде бит шәһәрнең исеме, Казанга алып киттеләр. Анда аякка бастырганчы нык тырыштылар. Анда бер табиб яныма килеп балаларым турында сөйләде, ашыкма баш кагырга диде. Әмма минем хәлем барыбер начар иде, ә бәлкем ачуым каты булгандыр, мин баш тарттым. Монда кайткач та, яннарына да бармадым. Документларымны алып Донбасска кайтып киттем. Кияүгә чыктым чыгуын, тик менә бу каһәр суккан сугыш аркасында улымны да югалттым. Исәнме ул, юкмы белмим. Чөнки ул теге якта, хәрби ... Монда да шөһәрне утка тоткач, әти-әнием шунда ут астында үлеп калгач, безне, гади халыкны автобусларга төяп тыныч урынга озаттылар. Иң тыныч урын, минем өчен шушы шәһәр булгандыр инде. Менә бит язмыш нишләтте, тагын синең белән дә очраштырды.– Инна тынып калды.
-Даа, синең тормыш минекеннән дә аяныч булган. Беләсеңме, Инна, мин бит әнигә үч итеп эчүгә сабыштым. Имеш, менә аңа начар булачак, мин эчеп, азып-тузып йөрсәм. Синнән башка бер хатынга да якын да килмәдем, миңа аларның кирәге дә юк иде. Исереп айнысам да, гел сине искә ала идем. Ул синең алтын башак төсле чәчләреңне исемә алган саен, челтер чишмә кебек тавышың, ул елмаюларың гел күз алдымда иде. Әллә сихерләгән булгансың инде. – Самир авыр сулап куйды.
-Алтын башакларга әллә кайчан кар яуды инде, Самир, зәңгәр күзләр дә тоныкланды. – Инна Андреевна тагын тынып калды. – Беләсеңме, хәзер мин сиңа бер хәбәр әйтәм, авып китмә. – Мин бит монда, Чаллыда кызыбызны таптым. Әйе бер кызыбыз монда, исән-сау яшәп ята икән. Минем яныма килде, әни, диде. Беләсеңме, мама, әни диде миңа! Менә ул бәхет кайда, Самир. Кызым миңа әни дип эндәште бит. Хәзер көн саен аның килгәнен көтәм инде. Дөресрәге, ул мине тапты инде.
-Син бәхетлеее. Инна, дөресен әйткәндә син лаек бу исемгә. Нинди авырлыклар, югалтулар кичергәнсең бит. Ә мин, мин ни әти, ни бабай була алмадым инде.
-Ник алай дисең. Ул шундый яхшы тәрбия алган. Шундый йомшак күңелле. Әйдә әйтәбез, ни булса, шул булыр. Кабул итәме, юкмы, анысын бер Алла белә. Тик ул әти-әнисен белергә хокуклы. Ул гаепле түгел бит безнең аңлашыла алмавыбызда. Әнә, телевизордан гел шундый тапшырулар күрсәтәләр әле. Картаеп беткәч тә, ташлап киткән әти-әниләр эзлиләр. Тапкач, сөенеп, кочаклашып елыйлар. Мин үзем гел карап барам ул тапшыруларны. Эчтән генә, ышанырга да ышанмаска да белми идем. Тик үзем белән шундый очрашу килеп туачак дисәләр мәңге ышанмас идем.
-Шулай шул. Син әле бик матурсың, Инна. Кыз...ни исемле инде кыз?
-Арина. Арина Сергеевна.
-Сергеевна? Нишләп Сергеевна , ә Самировна түгел?
-Белмим. Мин сорамадым. Аннары, мин балаларны тудырганда , документларын тутырганда ярым үлек хәлендә идем. Әтисенең исемен кем куйгандыр Сергеевна дип, мин бөтенләй белмим.
-Әллә, чынлап та минем кыз түгелме?
-Ни теләсәң шуны уйлый аласың, Самир. Мин инде шул гомер узгач та синең алдыңда акланып утырырга җыенмыйм.
-Юк, юк, гафу ит. Ычкынып киттем. Гаепләмим һәм гаепләргә хакым да юк. Син ни, Инна, әгәр килсә, Арина дим, миңа да хәбәр бирерсең әле, яме, бер кырыйдан гына булса да күрәсем килә. Ихх, алкаш шул мин. Мине әти дип кабул итмәс ул. Бу өзек аяклар белән... Юк, мин беркемгә дә авырлык китерергә җыенмыйм. Үз көнемне үзем көтәм. Эчмим моннан соң. Тамчы да капмыйм. Күпме гомеремне исраф иттем бит. Кайтарып булса иде, әйләндереп булса иде ул гомер тәгәрмәчен артка таба, белер идем мин дә тормышны ничек алып барырга. Ә хәзер гомер тавыннан чокырга гына төшәсе калды инде миңа.
-Ул чокырга кем алдан төшәсен Ходай гына белә, Самир. Ә хәзер проедураларга барырга вакыт җитте. Телефоның бармы, ярый булгач, номерыңны әйт. Арина Сергеевна килгәч хәбәр итәрмен.
***
Рамил иртән уянгач та урынында уйланып ятты. Индирага ничек җиңелрәк итеп хәбәрләрне җиткерергә, дип баш ватты. Хатыны ашарга чакыргач кына, урыныннан торып, юынып алганнан соң ашарга утырды. Ашап, урыныннан кузгалды да, хатынына, әйтәсе сүзем бар, әйдәле залга керик, дип чакырды. Индира, аптырап, җилкәләрен җыерды, шулай да берсүзсез ире артыннан атлады.
-Индира, мин кичә Самир абзый янында больницада булдым.
-Әллә чыгаралармы?
-Тыңлап бетер. Сөйлисе сүзем озын, буталчык әле монда.
-Ә, ярар, ярар. Бүлдермим. Сөйлә. Индира, Самир абзый, ни... теге... короче, ул синең әтиең бугай.
Индира утырган җиреннән авып китәрдәй булды.
-Син нәрсә??? Шул алкашмы? Не может быть! Авызыңнан җил алсын. Все, булды, бу дурак сүзне тыңлыйсым да килми. Әйдә, ичмасам минем игезәгемне эзләргә Чаллыга барыйк. То тегесе, то бусы дип һаман кичектерәбез дә, кичектерәбез.
-Тыңлап бетер әле. Черки тешләми торсын. Кичә мин Самир агайны тикшерү уза торган кабинетка алып бардым. Шунда бер олы яштәге апа аны танып, Самир, дип эндәште. Анда чират бит инде. Шуннан Самир агайны кире палатасына алып киттем. Ул шунда барысын да сөйләде. Ул яшь чагында бер рус кызымы, украинкамы шуның белән йөргән. Теге кыз авырга калган, тик Самир абзыйның әнисе ул кыз авылга кайткач куып чыгарган. Аңладыңмы? Карчык ни сөйләгән иде, үләр алдыннан? Тоташтымы җеп очлары?
Индира бөгелеп төште.
-Булырга мөмкин түгел. Юк, ни за что, мин аны әти дип кабул итмим. Итмәячәкмен. Ә теге хатын? Самир алкашны таныган хатынны әйтәм. Минем әни булып чыгамени? Анысы ниндирәк кеше инде. Ходаем, неужели мин алкашлардан туганмынмы? Анысы да бер алкаштыр инде, әйеме.
-Индира, син ул хатынның копиясе. Тик синең чәчләрең алтын башак төсендә, ә аныкы ап-ак. Бәлкем яшь вакытында синеке кебек булгандыр. Кхм, аның да күзләре дә зәңгәр иде бугай. Точно, кара түгел инде. Күзенә карап тормадым. Но сиңа бик нык ошаган. Монысы чып-чын.
***
Арина Сергеевна, Инна Андреевнага яңа халат, төнге күлмәк, аягына йомшак чүәкләр, күчтәнәчләр төяп, больницага китте. Шушы яшенә кадәр әни назы күрмәгән, гомер уртасына якынлашкан кешегә дә ана кочагы, аның назы, әни исе бик кирәк икән. Палатага килеп кереп, шушы көннәр эчендә иң кадерле, иң якын кешегә әйләнгән Инна Андреевнаны кочаклап алды да, аның күкрәгенә башын куеп елап җибәрде.
-Әни, мин сине бик сагындым. Бик бик сагындым... Дәшмә, бары тик мине чәчләремнән сыйпа, аркамнан коч. Миңа бит бернәрсә дә кирәкми. Инна Андрревна тагын нидер әйтергә теләде.
-. Син минем алда гаепле түгел. Язмышларыбызга шулай язылган булган. Арина яшьле күзләрен күтәреп, палатада аптырап аларга карап утырган хатыннарга, әбигә карады.
-Беләсезме, мин бит әниемне таптым. Мин хәзер бик-бик бәхетле. Үземнең дә чәчләрем агара башласа да миңа да әни кирәк булган икән. Элек мин бу хисне белми идем. Хәзер инде без әнием белән беркайчан да аерылмаячакбыз. –Арина Сергеевна тын гына елап утырган әнисенең битендәге күз яшьләрен сөртте. Җыерчыкланган битеннән үбеп алды. –Бар да яхшы булыр. Хәзер инде безне беркем дә, хәтта язмыш та аера алмаячак.
-Арина Серг... Ариночка, минем сиңа әйтер серем бар бит.
-Нинди сер ул? Әйт тизрәк, көттермә.
-Мин синең әтиеңне таптым. Ул да шушы болҗниөада дәвалана икән. Ул...Ул инвалид, ике аягы юк.
-Әти? Ничек инде әти. Юк, бу булырга мөмкин түгел. Болай әкияттә генә була. Юк, ышанмыйм. Әнием табылуга да мин бик шат. Ә тагын әти дип. Юк инде. Анысы лишний.
-Арина, кызым... Син аны кабул итсәң дә, итмәсәң дә хакың бар. Мине дә шулай ук. Мин сиңа борчу тудырырга, комачауларга җыенмыйм, кызым. Синең үз тормышың. Анда кысылырга минем хакым юк. Ә әтиеңне күрәсең килсә телефоннан шалтыратам. Коридорда сөйләшербез. Теләгең булса гына инде.
-Юк, мин аны күрергә әзер түгел. Минем күңелем, йөрәгем әниле булу хисен генә сыйдыра алды әлегә. Ул кешене күрер, сөйләшер өчен вакыт кирәк... Бәлкем, кайчан да булса сөйләшермен, тик бүген түгел... Ә хәзер китим инде. Эштә барысы да тәртиптә булса да, карамыйча, контролдә тотмыйча булмый. Әни, син мине лифтка озата чыгасыңмы?
Палатада ятучылар белән саубуллашып ана белән кыз лифтка таба атлады...
***
Индираның диванда утырып торырлык хәле калмады. Ул ирен ашыктырып, әйдә алай булгач, шул больницага алып бар, күреп кайтыйм ул мине тудырып, ташлап калдырган бәндәләрне, диде.
Шулай итеп, һич көтмәгәндә Самир янына Индира белән Рамил килеп керде. Коридорга чыгып, Самирның Рамилгә сөйләгән кыйссасын яңабаштан тыңларга туры килде Индирага да. Самир, әле Индираның үз кызы икәнен аңламыйча, хатын-кызлар ята торган бүлектә аның яраткан кешесе, Инна да дәвалана, дип әйтте. Индира, инде хәлнең бик җитди якка борылыш алганын сизеп, әйдәгез алайса, ул хатынга да кагылып китик инде, дип урыныннан кузгалды. Самир телефоннан шалтыратып тормыйча гына, лифтта кайсы катка менәргә кирәген әйтеп, арбасын тәгәрәтте, Индира белән Рамил аңа иярде.
Лифт көтеп торучы Аринага Самир чүт арбасы белән килеп бәрелмәде.
-Инна, ә син, ә сез кая җыендыгыз?
-Ой, Самир, менә кыз, Арина...Аринаны озата идем. Арина... Это... твой... папа.
Лифттан ул арада Индира белән Рамил дә чыгып әлеге күренешкә шаккатып телсез калдылар. Чынлап та Арина Самирның копиясе иде. Тик Самирның да инде куе кара чәчләренә генә бераз кар кунган, ә елмаюлары, авыз-борыннары, күз-кашлары ДНК анализ ясамасаң да икесе бер калыптан икәне күренеп тора иде.
Инна Сергеевна Рамилне танып, баш кагып исәнләште һәм үзенең яш чагын чагылдырган ханымга кулын сузып, Мин Инна...Андреевна, Арины мама, диде. А ты... моя... дочь... Ирина, диде.
Индира, чал чәчле хатынга карап, кискен генә, юк, мин Индира, бернинди дә Ирина түгел. Сез ялгышасыз, диде.
-Әйе, мин ялгышам. Мин бик нык ялгыштым инде. Әмма барыбер дөреслектән качып булмый. Нинди генә начар хатын булсам да мин сезнең әниегез, Ири...Индира. Шулай килеп чыкты. Мин бик гаеплемен, кичерегез мине, зинһар. –Инна Андреевна, куларын идәнгә сузып, Индира алдына тезләнмәкче булды. Арина әнисен кулларыннан тотып алды. – Әни, син гаепле түгел. Син күрәсене син, без күрәсене без күргәнбез. Димәк сез минем игезәгем буласыз? –Арина елмаеп кулын Индирага сузды.
-Арина...Арина...Ә мин сине гомерем буе белдем бар икәнеңне. Мин синең елаганыңны хәтерлим. Кайчан икәнен белмим. Бәлкем тугач та, тик минем колагымда синең елаганың хәтеремдә. Гомерем буена озата килде мине синең елавың һәм мин синең бар икәнеңне гомерем буена тоеп яшәдем, дип Аринаны кочаклап елап җибәрде.
***
Кемдер әкият дип кабул итәр, ышанмас. Кемдер күз яшьләрен сөртер, иллегә якынлашкан хатыннарның әтиле-әниле булуына сөенер. Ә кемдер алар Самир белән Иннаны әти-әни итеп кабул итүенә нәфрәтләнер, һәркемнең үз фикере. Тормыш шундый катлаулы, аның юллары да катканаклы, чокырлы, юллар белән юллар арасында адаштырган сукмаклар да күп. Шул юлларда аадашып, утлы күмерләрдә янучылар саны да бихисап. Һәрберебез бәхетле булырга хаклы. Кулларыыбыз утлы күмерләр тотып пешсә дә, йөрәкләребездә утлы күмерләр янмасын.
P.S. Инна белән Самир авылга кайтып бергә яши башладылар, өйләрен рәткә салдылар. Арина белән Индира, аларны ташламады, бер-берсенә кунакка барганда, кайтканда аларга да күчтәнәчләр алып килде. Соңгы көннәрен картлар икесе дә балалары кулында үттеләр.
ТӘМАМ.
Әсхия Абдуллина-Костикова.