

Фәрит Гөлчәчәкне озатырга булды. Урамда җылы, тыныч. Фәрит Гөлчәчәккә машинага утырырга тәкьдим ясады. Нигәдер аларның сүзләре башланып китә алмады. Гөлчәчәк алардан ерак тормый икәне ачыкланды.
- Белгән булсам мин сезне җәяү дә озата ала идем- диде Фәрит елмая төшеп, аннары өстәп куйды- Өегезгә хәтле озатмыйм инде, йә тәрәзәдән ирегез күрер, Аллам сакласын әллә ниләр уйлар.
Гөлчәчәк үзләре яныннан үтеп баручыларны күзе белән озатып:
- Минем ирем юк, кызганычка каршы ул үлде, күптән үлде.
- Гафу итегез, мин бит белмәгән идем. Сезнең тормышыгыз хакында сорашканым булмады. Дөресен әйткәндә нигә сорашырга? Белмисең бит кешегә нәрсә кирәген һәм кеше яратырмы үзенең эчендәгесен сөйләргә.
- Анысы да хак сүзләр, төрле кеше була, кайсы авыр кайгылардан үз эченә кереп бикләнә, кемнең киресенчә, эчендәгесен бушатасы килеп, беренче очраган кешегә үз кайгысын сөйли.
- Ә сез, сез сөйли алыр идегезме?
- Дөресен әйткәндә, белмим, вакыты белән балконга чыгып кычкырасым килгән чаклар әз булды димәс идем.
- Шулай булгач бәлки сөйләрсез, әти ,әниләр турында .
Фәрит ирең турында димәкче иде, ләкин ниндидер көч аңа моны эшләргә ирек бирмәде. Шуңа күрә ул янә:
- Бая әтиегез турында бик матур сөйләдегез, бәлки истәлекле, кызык нәрсәләр булгандыр.
- Әти чыннан да бик яхшы кеше. Аның әйткән сүзләрен мин мәңге онытмам. Кечерәк чакта, белмим, алтынчымы, җиденче сыйныфта булгандамы, анысы мөһим түгел, без әти белән бик тирән мәсьәләләр хакында сөйләштек. Безнең сыйныфта бер бала авырый иде, тик нишләсәләр дә аны дәвалый алмадылар, ул үлде, бәлки шуңадыр да мин өйгә кайтуга әти белән сөйләштем.
""- Әти нигә шулай була? Нигә аны дәваламадылар?Нигә терелтә алмадылар аны?
- Син кызым дөрес әйтмисең, авыру дәвалау җиңел әйтелә торган сүзләр түгел. Кайвакыт. Аллаһтан язу килсә нишләсәң дә дәвалап бетерә алмыйсың . Авыру төрлечә була һәм һәр кешедә төрлечә үтә. Кайсы кеше бераз бармагын киссә дә еракка ишетелерлек итеп кычкыра, ә кайсы берсе үлеп авырса да түзә, кешене куркытасы килми. Кайсы кешенең йөрәк яны торнап тора, йөрәге авырта дип әйтәбез, чынлыкта исә аның күңелендә йә яра йә бушлык, кайбер кешенең җан ачысы белән кычкырасы килә, ә ул бары күз яше түгә. Кешенең тән җәрәхәте, гәүдәсе генә авыртмый, күңеле , җаны тирән яра алган була. Йә әйт, җан ярасын ничек дәваларга? Әйе, табиб дәвалый диләр, ә кайбер авыруларны табиб кына дәвалап бетерә алмый. Табиб булам дисең, табиб булгач кешенең күңел халәтен, җанындагы кичерешләрне дә аңлый белергә, тоярга өйрәнергә кирәк. Кайбер кешегә синнән дә яхшы кеше юк дип әйтү җитә, кайбер кешенең җан ярасын төзәтер өчен башка сыймаслык нәрсәләр эшләргә туры килә. Бу сүзләр гап гади кешеләр турында бара. Шуңа күрә иң беренче чиратта кешенең күңел халәтен дә аңларга өйрәнергә кирәк.
- Әти, ә ничек була ул башка сыймаслык нәрсәләр?
- Кешенең җан ачысы, үтәлмәгән теләкләр вакыты белән йөрәк авыртуына караганда да катырак яра сала. Әгәр кешегә ярдәм итә аласың тик ниндидер киртәләр комачаулый икән, син ул киртәләрне үтеп чыга алырлык көч табарга тиеш. Авыр була, ул киртәләрне үтү үзеңә дә авыр була, ләкин булыша алуың, ярдәм итүең синең үзеңнең дә күңел кылларыңны тибрәтергә мөмкин икәнен дә аңларга тиешсең. Ләкин кешегә булыша алуың өстенрәк булырга тиеш.""
- Әйе, әти бик акыллы кеше минем, ышанасыңмы, аның янына хәттә күрше авыллардан да киңәш сорап киләләр.
- Ник ышанмаска тиеш әле мин, сез үзегез үк нәкь әтиегез кебек, гел булышырга торасыз. Ә бүген нәрсә булды, сез геройларча дошманга каршы чыккансыз.
Фәрит белән Гөлчәчәк бер берсенә карап көлеп җибәрделәр.
- Ә әниегез нинди кеше? Бәлки аның хакында да сөйләп китәрсез.
Гөлчәчәк нәрсәдер әйткәнче, кулындагы сумкасын төшереп җибәрде, аны алырга дип иелгән иде, Фәриттә иелде, аларның башлары бәрелде. Фәрит сумканы алырга өлгергән иде, ул сумканы Гөлчәчәккә биреп:
- Гафу итегез.- диде. Аларның йөзләре бер- берсенекенә тиям тиям дип тора иде. Фәрит түзмәде, Гөлчәчәкнең ирененнән үбеп алды. Гөлчәчәкнең тәнен ток суккан кебек булды, ул кисәк артка таба адым ясап:
- Миңа керергә кирәк, улым көтәдер дип, ашыгып өйгә кереп китте. Бәхетенә улы әле кайтмаган иде. Гөлчәчәк өс киемен алыштырып ашарга әзерли башлады. Ә күңеле белән әле һаман Фәрит белән басып тора иде. Ул бармаклары белән иреннәрен тотып карады, ниндидер хисләр ташкыны килеп йөрәген җылытты. Күптән, бик күптән аның мондый хисләр кичергәне юк иде. Әйе, ире үлгәннән бирле мондый хисләр кичергәне юк, хәттә уйлаганы юк иде. Ире мотоцикл белән бәрелеп, авыр тән җәрәхәтләре алып, берничә көннән үлеп китте. Матур, бик матур яшәделәр алар, алардан да бәхетле кеше юк дип уйладылар. Бер көн, бары бер көн эчендә аягы астыннан җир китте Гөлчәчәкнең. Сөеклесе матоцикл белән барганда кисәктән, каршысына бер хатын чабып чыга, аны бәрдермим дип ире рульне башка якка бора, тик үзе зур тизлек белән килгән машинага бәрелә. Ахырдан ачыклау буенча теге хатынга мәктәптән шалтыратып балагыз аңын югалтты дип әйткән булганнар. Ул каршысында бернидә күрми чаба һәм менә нәрсә килеп чыга. Дөреслектә исә, баланың мәктәптә укыйсы килми, авырганын белсә әнисе аны берничә көн өйдә тотасын бала аңлый, шуңа күрә дустына шалтыратырга кушкан була. Ә бит ул бала уйламаган, бәлки әнисе машина астында калган булыр иде. Бишенче сыйныфта гына укыган бала күпме мәшәкать, хәттә фажига китереп чыгаруга сәбәпче буласын кем күз алдына китерә ала соң.
Гөлчәчәк үз уйларына бирелгән арада улы кайтып керә. Икәүләп тәмле итеп ашап алгач улы әнисенә:
- Әни җәй көне мин тагын санаторийда эшли аламмы? Дәү әти миңа практика кымачауламый, киресенчә укырга ярдәм итәчәк диде. Ә теге кыз, Фәниянең хәле ничек? Аны күптән күргәнем юк, бәлки бер барганда мине дә алып барырсың.
- Мин каршы түгел, мин ике көннән барам, теләсәң бара аласың.
- Димәк килештек - дип, егет әнисенә рәхмәт әйтеп китеп барды. Тиздән әнисенең туган көне җитә. Гөлчәчәк янә үз уйларына бирелде.
Әнисе үлгәнгә әле биш кенә ел булса да, Гөлчәчәккә авыр булды. Башта ирен югалту аяктан бәреп екса, аннары әнисенең үлүе йөрәгенә каты бәрде. Әтисе белән әнисенең сөю көченә, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен аңлап яшәгәннәренә гел соклана һәм алардан үрнәк алырга тырыша иде ул. Ә бит күпме марур кичерешләр, күпме матур мизгелләрне искә алсаң да, югалту хисен берни белән дә алыштыра алмыйсың.
Нигә тормыш әни сине
Минем янымнан алган ?
Әнисез яшәп була диюләр,
Ышанмагыз бу ялган.
Йөрәгемнән кан сыкрый,
Синсез ничек яшәрмен?
— Әнием бәгърем — диеп
Хәзер кемгә дәшәрмен?
Күптән түгел генә әни
— Яныңда булам - диде,
Тик никтер мине калдырып
Соңгы күлмәген киде.
Әниемнең кул җылысын
Тоям әле хәзер дә,
Бары ул ята моңаеп
Кара, салкын кабердә.
Әни, җаным нәрсә эшлим?
Кем миңа киңәш бирә?
Әнием диеп әйтүгә
Кем миңа каршы килә?
Яктылыгы сүнде дөньяның,
Син киткәчтен мине калдырып,
Сине сагыну, югалту хисе
Тора һаман йөрәк яндырып.
Төшемдә баштан сыйпыйсың,
Сизәм кебек өнемдә,
Әнием сине уйламый
Үтми шул бер көнемдә.
Син атлап йөргән сукмактан,
Атлап барам мин кабат,
Төшемдә генә булса да
Әнием мине ярат, әнием мине ярат.
Гөлчәчәкнең күңеле тулып елап җибәрде. Бүлмәгә улы Булат керде дә:
- Әнием җитәр, син гел еласаң үзең үк авыруга әйләнәсең, ә кем авыруларны дәвалый?
- Бераз күңелем әллә нишләде. Ә беләсеңме нәрсә, без синең белән кинога барабыз, аннары мороженный ашарга керәбез, йә ничек?
- Кызыктыргыч әлбәттә, тик, тик син сәгатькә күз төшер башта.
Булат рәхәтләнеп көлеп җибәреп, әнисен кочагына алып:
-Әни мин әйтергәдә тиеш түгелмендер ләкин әйтим әле, әнием син күп вакытыңны минем өчен, миңа яхшы булсын дип сарыф иттең. Әни бәлки сиңа минем хакта түгел ә үзен турында уйларга вакыттыр?
- Нәрсә дигән сүз инде бу?
- Мин күптән уйлыйм ул хакта. Син бит чибәр, уңган хатын, бәлки сиңа кияүгә чыгаргадыр?
Гөлчәчәкнең күзләре зурайды, ул улы нәрсә булса да сизенә мәллә дип тә уйлады, тик әлегә бернәрсәдә юк бит, шуңа күрә ул бераз тынычлана төшеп:
- Син ничек күз алдыңа китерәсең инде ул хәлне? Булат, улым, миңа беркем дә кирәк түгел.
- Ничек алай әни? Син ялгызың калырга тиеш түгел, әни мин үстем инде, синең бәхетле булырга хакың бар. Уйлап кына кара әни, мин кайчан булса да өйләнәм, үз гаиләм була. Дөресен әйткәндә синең яныңнан китмәс идем, тик хәзерге яшь киленнәр үзенчәлекле дип әйтимме, алар кайнана белән тормас өчен җан талаша. Ә минем хатын белән әнием арасыннан берсен сайлыйсым килми, так что әнием, син мин дип үзеңнең бәхетең турында уйларга да онытма.
- Яле, яле, синең күз угыңда кемдер бармы?
Булатның бите ут кебек янып чыкты, әнисеннән күзен яшерә төшеп:
- Әнием мин дә бит үсәм, киләчәк турында уйлыйм, шулай булгач син дә уйла әнием, уйла, мин каршы түгел.- дип, тизрәк китү ягын карады. Ә Гөлчәчәк Фәритнең аңа каравын, үбеп алганын исенә төшерде.
Берничә көннән Гөлчәчәк Булат белән Фәритләргә барды. Ял көн туры килгәнгә барысы да өйдә иде. Фәймә апа да әле китмәгән булып чыкты. Булат, Фәниягә күнегүләрне үзем ясатам дип аның бүлмәсенә кереп китте. Менә шулай алар көн аралаш Фәния янына бергә йөрделәр. Ә бер көнне Гөлчәчәк телефоннан бик җидди мәсьәлә буенча сөйләшәсем бар дип урамда басып калды. Ул озак кермичә торгач Булат белән Фәния аны каршы алырга чыктылар. Урамда, соңгы подьезд янында җыелган кешеләр арасыннан, җирдә яткан Гөлчәчәкне күреп Булат Фәнияне калдырып әнисе янына чапты, ә Фәния бар көченә кычкырып җибәрде:
- Әнииииииии.
Ул үзе дә аңламый калды, инвалид каляскасын калдырып кыз яраткан табибы янына ашыкты. Ул Гөлчәчәк янына тезләнеп:
- Әни, әнием син мине тагын калдыра алмыйсың, ишетәсеңме, син дә мине калдыра алмыйсың. Мин бит яңадан әниле булдым дип шатланып йөрдем, әниииии.
Булатның күзләре зурайды, ул бер әнисенә, бер Фәниягә карады, кыз әйткән сүзләргә каршы нәрсә әйтергә белмәде. Нәрсәдер уйларга өлгергәнче ашыгыч ярдәм машинасы белән полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Гөлчәчәкнең башындагы ярасын бәйләп хастаханәгә алып киттеләр. Әлбәттә бу хәбәр Фәрит белән Фәймә апага килеп җитте. Ә иң мөһиме Фәния үз аягында йөри башлады. Бер бәлә аны аяксыз калдырса, икенчесе аны аяклы ясады. Өч көн реанимация бүлегендә яткач Гөлчәчәкне общий палатага чыгардылар. Ул чыкканчы аны яхшы хәбәр көтә иде, күрше подьезда яшәгән ир ат бер хатын кызның Гөлчәчәк башына таш белән бәргәнен күрүе һәм ул хатын Фәрит белән яшәгән хатынга охшавын әйкән һәм аны тиз арада кулга алганнар. Аның берничә ел төрмәдә үткәрәсе көн кебек ачык иде.
Ә Гөлчәчәкнең хәлен белергә Фәния үз аягы белән палатага кергәч , ул шатлыгыннан елап җибәрде. Булат шунда әнисенең битеннән үбеп:
- Әнием синең хәзер кызың да бар икәнен мин белдем, ә минем сеңлем бар, әгәр син Фәниянең әнием дип ачыргаланып кычкырганын ишетсәң, бер сүзсез кызым дип кабул итәр идең.
Гөлчәчәк аптырап карап тора бирде, бу юлы Фәния сүз башлап:
- Гөлчәчәк апа, син бит күптән беләсең инде ....син бит минем әниемә охшагансың, бәлки бу Ходай биргән бүләктер, яисә, дәү әнием әйтмешли безнең язмышларның үрелүедер?
- Мин белмим нәрсә дияргә дә, әйе, язмышлар үрелә диләр, ләкин әле бу безнең хакта дигән сүз түгел.
Гөлчәчәк сүзен әйтеп бетерде генә, бүлмәгә Рәис абый килеп керде.
Фәния белән Булат саубуллашып чыгып киттеләр.
Фәрит хастаханәгә килгәндә Рәис абый әле китмәгән иде. Бераз сөйләшеп алгач Фәрит Рәисне кич кунарга үзләренә чакырды. Рәис күңеле белән нәрсәдер буласын сизсә дә, шундый матур итеп чакырудан баш тартасы килмәде. Ә менә өйгә кайтып Фәймә белән танышкач йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгам дип сикерде. Бәхетләренә Фәния белән Булат һава сулап йөри, ә Фәрит эш буенча каядыр китеп барды. Фәймә нәрсәләр кичергәнен, ниләр булганын сөйләгәч икәү кочаклашып еладылар. Нишләсәң дә Гөлчәчәк Рәиснең дә кызы бит. Шактый сөйләшеп утыргач Рәис сүз башлап:
- Минем аңлавымча Фәрит белән Гөлчәчәк арасында мөхәббәт утлары кабынган. Фәймә без нишлик? Әгәр Гөлчәчәк икенче Гөлчәчәкнең сеңлесе икәне ачыкланса, ничек кабул итәрләр? Минем кызым сеңлесенең иренә кияүгә чыгар дип уйламыйм.
- Гөлчәчәк әтисе әнисенә хыянәт иткән дип уйласа? Нишләргә безгә? Без бит яшьләрнең язмышын чәлпәрәмә китерә алабыз. Менә бит язмыш юллары ничек бормалы, дөрестән дә безнең язмышлар күптән үрелгән булган. Ә мин бит күпме кире тордым санаторийга бармас өчен, ә беркөндә җыенып чыгып киттем. Нәрсә әйтергә монда? Минем кызым синең кызың бәхетле булсын өчен туганмы? Нигә алай соң? Аның да бит бәхетле булырга хакы бар иде.
- Үзең әйтәсең бит, язмышлар күптән үрелгән безнең, без бернәрсәдә эшли алмыйбыз. Без бергә уйларга тиеш Фәймә, минемчә якты үткәннәрнең истәлеге өчен без бу хәлне сер итеп калдырырга тиеш.
- Мин синең белән тулысынча килешәм.
Шулай хәл ителде дә. Хастаханәдән чыккан Фәрит Гөлчәчәкнең кулын сорады. Ике гаилә бер булып матур тормыш корып җибәрде.
Гөлчирә Галимова.