

Фәймә оныгы белән тәмле итеп чәй эчте, тик йөрәге барыбер үз урынында түгел иде. Ничек шулай килеп чыга ала? Алланың рәхмәте Рәис кызының алдагы тормышы бәхетле булсын өчен аларга бала бүләк иткәнме? Юк, юююк, моның булуы мөмкин түгел, бәхетле мизгелләр өчен артык кыйммәт түләргә туры килә түгелме соң ? Бәлки, бәлки Рәис кызы Фәрит белән очрашып бәхетле булырга тиеш булганнармы? Нәрсә уйлыйм инде, бәлки әле мин белгән Рәис кызы да түгелдер, моны тиз арада ачыкларга кирәк.
Фәймә үз уйларыннан аерыла алмады, аны күзәреп утырган Фәния телгә килеп:
- Дәү әнием нәрсә булды соң сиңа? Безгә килгәннән бирле үзеңне бик сәер тотасың.
- Минем яшькә җиткәч соравыңны кабатларсың, ә мин җавап бирергә тырышырмын.
- Дәү әнием, Алла теләсә син әле оныгыңның баласын да итәгеңә утыртып такмакларыңны җырларсың, нәкь менә миңа җырлаган кебек.- дип кенә бетерде, ишек кыңгыравы шалтырады. Фәния әкрен генә инвалид каляскасын ишеккә таба борды да:
- Мөгаен Гөлчәчәк Рәисовна килгәндер.
Ләкин ишекнең теге ягында Карина басып тора иде. Фәния авызын ачып нидер әйткәнче, үзенекен әйтеп калырга теләгән кебек:
- Ишекнең йозагын да алыштырганнар, мине ул гына туктата ала дип уйлыйсызмы? Минем дә бу йортта яшәргә хакым бар, кит юлымнан, сынган агач кисәге, яисә калган боракларыңны да сындырам - дип, Фәниянең каляскасын төртеп җитәрүе булды, каляска алар янына килеп барган Фәймә апаның аягына бәрелде, ул уф дип, калясканы бора төшеп, Каринага:
- Нәрсә дидең? Нигә әйтмисең, минем алда әйт- дип, Каринаның чәченнән эләктереп алды да, бер башына, бер аркасына суга, суга:
- Әллә оныгымны яклаучы булмас дип уйладыңмы ятсыз, ул нинди агач дидең әле?
- Синдә мондамы әле карачкы, җибәр дим, җибәр чәчемне, карт дип тормам, үзеңнең башыңны чәчсез калдырам.
Бер мизгел эчендә Карина очкынып китте дә Фәймә апаның яулыгын сөйрәп төшерде, агарган чәч толымына ябышып:
- Нәрсә карачкы, рәхәтме? Ә менә болай, ә менә болай - дип Фәймә апаның чәчен йолкыды. Белмим, тагын нәрсә булып бетәр иде, әгәр Гөлчәчәк сөйләшенгән вакытка Фәнияне дәваларга килмәсә. Квартира ишеге ачык, аннан кычкырган тавышлар ишеткәч Гөлчәчәк башта куркып калды, аннары нәрсә икәнен күреп Фәймә апага булышырга ашыкты. Алар арасына керергә тырышсада барып чыкмады, шуннан кулындагы сумкасы белән бар көченә Каринага сукты, ә тегесе исә ах итте дә идәнгә шуышып төште. Гөлчәчәк булышырга ашыгып, сумкасында яртышар килолы гантельләр бар икәнен оныткан иде. Теләмәсәләр дә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Карина аңына килүгә ,алар мине үтерергә теләделәр дип, полиция хезмәткәрләрен чакырырга кушты. Тегеләргә исә буйсынырга калды, чөнки сотресение головного мозга булуы бик ихтимал иде. Полиция хезмәткәрләре көттерми килеп җитте, Карина күпкә арттырып нәрсә булганны сөйләде һәм Гөлчәчәкне җаваплылыкка тартырга кушып:
- Берничә ел элек тә ул иремнең башын әйләндерергә теләгән иде, кем белә, бәлки шулай йорттан йортка йөреп кешеләр талап йөридер ул.- дип өстәде.
Шул сүзләрне көткән кебек Фәния телгә килеп:
-Туктагыз, монда әле шаһит буларак мин дә бар, иң беренче дәү әнием гафу ит сине яклый башламаган өчен, икенчедән, бу юлы Карина үз башыңа үзен җиттең. - дип, полиция хезмәткәрләренә телефонын биреп:
- Элек мин синең кыланышларыңны төшерә алмый идем, чөнки әти телефонда күп утырасың дип бары төймәле телефон биргән иде, ә бүген син мин төшергән киноның төп герое. Карагыз, кара, сез чыннан да кемне алып китәргә тиеш икәне күренеп тора . Полиция хезмәткәрләре бу юлы Карина өстеннән протокол тутыра башлады. Тик менә һәрвакыттагыча йомшак күңелле Фәймә апа тагын кысылды.
- Сез ул хатынның тормыш юлын бозмагыз инде, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлагандыр дип уйлыйм һәм бүтән мондый хәл кабатланмас дип өметләнәм.
Карина ачу катыш нәфрәт тулы күзләре белән һәрберсен карап чыкты да:
- Әлбәттә аңладым, ант итәм бүтән сезгә килмим.
- Ышанасы килә дә бит, тик мин ышанмыйм. Бәхетең, дәү әни йомшак кеше.
Фәния сүзләрен әйтеп бетерде дә полиция хезмәткәрләренә карап:
- Ул чыннан да монда килмим дип язу язсын, кул куйсын, менә шунда мин ышаначакмын.
Полиция хезмәткәре көлеп җибәрде, ләкин Фәния сүзен тыңлады, тиешле кәгазьне тутыртып кызның кулына тоттырып:
- Менә,үзегез теләгән вакытта бу язма белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Карина белән бергә барысы да чыгып китте. Өйдә ниһаять тынычлык урнашты. Фәния белән күнегүләр эшләгәч, инде китсәм дә була дип, Гөлчәчәк җыена башлады. Фәймә апа аны чәй эчәргә чакырып:
- Шундый мәшәкатьле көннән соң чәй дә эчмичә китәсеңме? Алай ярамас кызым, әйдә чәйләп алырбыз аннары китәрсең.
Гөлчәчәккә уңайсыз булса да, олы кешене тыңламыйча булмый дип, ул аш бүлмәсенә таба атлады. Фәймә апа әкрен генә табибны күзәтеп утырды да:
- Син үзең каян соң? Әти, әниләрең кай яклардан?
- Мин Мамадыш якларыннан. Әтием Аллага шөкер, әле дә авылда яши, эшли.
- Ә кем булып эшли, гафу ит инде соравым өчен, курыкмыйча мине коткарырга ашкынган кыз кайсы яктан икәнен беләсем килә, геройлар кая яши икән диюем.
- Нинди герой Фәймә апа, олы кешене кыйнаганны күреп әллә нишләдем, бары сезне ул ятсыз кулыннан очкындырасым килгән иде.
- Әти, әниең яхшы тәрбияләгән сине, кая эшли дидең әле әтиеңне?
- Әтием гомере буе үзе сайлаган һөнәре буенча укытучы булып эшли.
Гөлчәчәкнең күзләре балкый, йөзләренән нур чәчә башлаган кебек булды әтисе турында сөйләгәндә. Хәленнән килсә ул көне буе сөйләр иде аның турында. Күренеп тора, әтисе кыз өчен үрнәк алырлык кеше.
- Ә әниең кем булып эшли - дип Фәймә апа тагын сорауларын яудыра башлады гына, Фәрит кайтып, аларның сүзләрен бүлдерде. Башта бергәләп чәй эчтеләр, аннары булган вакыйганы искә төшереп алдылар.
- Мин өйдә булсам ант әгәре тәрәзәдән алып ата идем- диде ярсып. Фәрит.
- Аннары туры полициягә китә идеңме?
Фәймә апа да кияүгә нәрсә эшләргә ярамаганны аңлатып:
- Нәрсә була иде аннары? Фәнияң кем белән кала иде? Алланың рәхмәте үзе белә ул кемгә һәм кайчан җәза бирергә кирәк икәнен. Матур гына сөйләшеп утырганда әллә ниләр әйтәсең. Менә Гөлчәчәк белән якыннан таныша башлаган идек, син сүзнең бөтен тәмен бөтерә башладың. Сөйлә сеңлем, әтиең яхшы кеше икәнен дә белдек, әниең турында да сөйләп кит инде бераз.
Гөлчәчәкнең йөзе үзгәрде, ул әкрен генә:
- Әнием күптән юк инде, миңа 15 яшь вакытта үлде ул.
Фәймәнең йөрәгендә ниндидер кыл өзелгән кебек булды, ул күзләрен йомып, кулы белән күкрәген тотып, үз үзенә:
- Әллә чыннан да безнең язмыш сукмаклары үрелгәнме? Кем ди, әтисе укытучы дидеме? Гөлчәчәгем дә кечкенәдән укытучы булам дип йөрде һәм теләгенә иреште. Минем ирем үлде, Рәис хатынын югалткан, нәрсә бу? Юк, юююк, мин саташам гынадыр.
- Дәү әнием сиңа нәрсә булды? - дип Фәния аны уйларыннан бүлдерде.
- Картлык галәмәте, ардырды нигәдер, ярар сез сөйләшегез, мин бераз ятып торыйм дип, Фәймә апа аш бүлмәсеннән чыгып китте. Аның артыннан Гөлчәчәктә өйгә кайтырга кирәк дип урыныннан торды.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.