

Көтеп алган нәни кызым
Мәхәббәт җимешем син,
Иркәләп, назлап һәм кочып
Үскәнеңне көтәм мин.
Топ, топ ,топ, топ,
Нәни кызчыгым атлый,
Үзенчә нидер сөйләнеп
Яңа сүзләрен ятлый.
Беренче караш, елмаю
Беренче чыккан төше,
Бөтенесен янына җыя
Ташлатып булган эшне.
Топ, топ, топ, топ,
Гомер сәгате атлый,
Йөгереп каршы чыксаң да,
Әйләнеп кире кайтмый.
Төрле мәшәкатьләр белән
Ай түгел еллар үткән
Бүген нәни кызчыгым
Үсеп буйга да җиткән.
Топ, топ, топ, топ,
Туй күлмәге кыз сайлый,
Кызына сокланып ана
Күзен дә аннан алмый.
Топ, топ, топ, топ,
Китергә вакыт җитте,
Яшьле күзләрен сөртеп кыз
Кияү йортына китте.
Топ, топ, топ, топ.
Чыннан да гомер агымсудай агып киткәне сизелми дә кала. Гөлчәчәк тә яңа тормыш юлына аяк баса. Бәхетле тормыш юлында әллә ниләр булыр кебек тә түгел. Яраткан ире янында, яраткан эше, дуслар, туганнар, тагын нәрсә кирәк дияргә генә кала. Ләкин язмыш үзенекен эшли.
Бүген Гөлчәчәк әти, әнисе янына кайта. Өйгә кайтып сөйләргә сөенечле хәбәр бар, кыз бала көтә. Бу хәбәр ике яклап әти, әниләрне шатландырыр, тагын да бәхетле итәр төсле. Без дигәнче генә түгел шул.
Гөлчәчәкләр өйгә кайтканда Фәймә апа йөгереп, йөгереп ашарга пешереп йөри торган чагы була. Әлбәттә инде ана кызы белән кияүне җылы каршы ала. Аларның сагынып сөйләрлек сүзләре күп була. Озак көттерми Хәмит тә кайтып керә. Ә инде яхшы хәбәрне ишеткәч, бетереп тә шатлана.
- Мин бабай буламмы? Димәк Раббыбыз биргән язмыш җебе өзелми. Белсәгез иде сез безне нинди бәхетле иттегез. Фәймә ишетәсеңме? Без әби белән бабай.
Бу мизгелдә үзеннән дә бәхетле кеше юк дип уйлады ул, хәттә күзеннән бәреп чыккан яшь бөртекләрен яшермәде. Хәмит белән Фәймәнең аркасына фәрештә канат куеп киткән кебек булды, әйтерсең лә алар очып йөриләр сыман иде. Балам баласы балдан татлы дип юкка гына әйтмиләрдер.
Ике көн сизелми дә үтеп китте. Бүген төшке аштан соң балалар кире шәһәргә китергә җыеналар. Фәймә әзерләгән тәмле ашларын ашап, сумкага күчтәнәчләр дә җыелды. Фәрит белән Хәмит ишегалдында сөйләшеп басып торалар иде. Хәмит кисәктән генә бөгелеп төште һәм борыныннан кан китте. Фәрит курыкты тик югалып калмады, әкрен генә Хәмиткә басырга булышып, өйгә алып керде. Фәймә тиз генә шәфкать туташын чакырды. Шәфкать туташы килеп берничә укол кадагач Фәритнең хәле җайланып киткән кебек булды, тик эче авыртуы басылып бетмәде. Бергә утырып киңәшләшкәч Хәмитне Казан хастаханәсенә алып китәргә булдылар. Берничә көн төрле анализлар биргәч, Хәмиттә яман шеш авыруы бар икәне ачыкланды, алай гына да түгел, соңгы стадия, яшәргә берничә ай калды дип әйттеләр. Бу хәбәр башларына кувалда белән суккан кебек булды. Хәмит алай да шаяртырга маташты, якыннарының күңелен күтәрергә тырышты. Өч ай дигәндә якты дөнья белән саубуллашып китеп тә барды. Хәмитне бөтен авыл белән соңгы юлга озаттылар, яхшы кешене озатучылар да күп булды. Бу авыр бәлә Фәймәне дә, Гөлчәчәкне дә аяктан бәреп екты. Гөлчәчәк ашамас хәлгә килде, күп елады, ул бит әтисен әнисенә караганда да күбрәк ярата иде. Бәлки шулай тоелган гынадыр, тик кыз нәрсә булса да иң беренче әтисенә сөйли иде, хәттә Фәрит белән танышуын, аның белән ничек вакытны үткәрүен һәм дә инде озакламый булачак кияү кайчан кулын сорарга килүен дә беренче Хәмит белде. Балага исем сайлаганда да"" Кыз булса Фәния, малай булса Рәис дип кушыгыз" диде. " Фәния" дип әниең исемне сиңа кушарга теләгән иде, ә менә Рәис ул минем иң якын дустым, ул миңа түләп бетерә алмаслык яхшылык эшләде, мин аның яхшылыгын мәңге онытасым юк, түләп тә бетерә алмадым, сез аның исемен җир йөзендә калдырырга тиеш" дия иде. Гөлчәчәк әтисенең сүзен тыңлады, кызына Фәния дип исем кушты, ә менә малаена исем куша алмады, улы туарга да өлгермәде, әнисе белән бергә якты дөньядан китеп барды.
Фәймә үз эченә кереп бикләнде, Хәмиттән башка ул яшәү ямен югалткан кебек булды. Бары кызы аның йөрәгенә җылылык өстәп торды. Ул балаларының матур яшәвенә сокланды. Фәрит тә кызын нәкь менә Хәмит аны яраткан кебек үлеп яратты, кызы өчен барнәрсәгә дә әзер иде. Оныгы Фәния тугач кына Фәймә яшәргә көч тапкан кебек булды. Вакыты булган саен оныгын күрергә ашыкты, бары йөрәге авыртуы гына бераз күңелне төшерә иде.
Бүген дә йөрәге авыртып йоклый алмыйча шактый ятты, ә йоклап киткәч. Хәмитен күреп саташты. Ниндидер, очы кырые күренми торган кыр аша йөрде ул. Хәмите аңа кемнедер эзләргә, рәхмәт әйтергә куша сыман, ә кырда беркем дә юк. Фәймә янә кыр буйлап йөрде, аптырагач вакыты җиткәч табармын, рәхмәтеңне әйтермен диде. Шул вакыт каяндыр кара болытлар килде, җир өстен караңгылык биләп алды, Фәймә юлны югалтып, юк, табам юлны, мин өйгә кайтырга тиеш дип, чаба, чаба юл эзли башлады. Арып, чабып тирләп бетте , өметен өзеп каты итеп кычкырып җибәрде дә күзен ачты. Янында утырып торган Фәнияне күреп:
- Кызым син нигә монда утырасың?
- Соң дәү әнием син бик каты саташып кычкырдың, кемнедер эзләдең, аңа нәрсәдер әйтергә теләгән идең. Дәү әни нәрсә булды?
Фәймә үзенең үткәннәреннән кире кайтканын аңлады. Шуңа Фәниягә:
- Шул гомер юлларымда ниләр булганын исемә төшергәнмендер кызым. Үрелмәле язмыш юллары турында уйладым. Агач тамырлары бик тирән, шуңа да карамастан , аралары ерак булсада алар бер берсе белән үрелеп үсә икән. Менә безнең язмыш юллары да нәкь менә шул агачларныкы сыман үрелгәннәр.
- Аңламадым, дәү әнием, син нәрсә әйтергә телисең?
- Нәрсә әйтим балам, мин олы кеше син яшь, ә менә язмышларыбыз тоташкан, мин әби инде, карт агач, ә син әле бөреләреңне генә чыгарасың. Вакыт үтәр, синдә тамырыңны җәерсең, яңа бөреләр чыгарырсың, мин шул бөреләргә шатланып яшәрмен, әлбәттә инде исән булсам. Язмыш юлы сикәлтәле диләр, юк, сикәлтәле генә түгел, үрмәле дә икән. Ярар, әйдә, авызым кипте, бераз чәйләп алыйк - дип, Фәймә апа урыныннан торды.
- Дәү әни мин бернидә аңламадым, син нәрсә әйтергә телисең?
- Вакыты җиткәч барын да аңларсың кызым, барында аңларсың.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.