

Фәймә өйгә кайтканда Хәмит эштә иде әле. Фәймә токмач басып аш пешерде, коймагын бутап куйды да мунча ягып җибәрде. Хәмит очып диярлек өйгә керде, шатлыгыннан хатынын кочаклап:
- Мине оныттың дип торам.
Ә Фәймә дәшмәде, иренең кочагыннан чыгасы килмәде аның. Хәмит көлә төшеп:
- Әллә сагындың инде?
- Сагындым, бик сагындым, җибәрмә мине бүтән, җибәрмә, гел яныңда буласым килә.
- Сагынганны белер өчен берничә көн җитә икән, мин дә сине бик сагындым, синсез яшәүләре бик авыр, китмә асылташым мине калдырып, бүтән китмә.
Шул сүзләрдән дә матур сүзләр бар микән дөньяда, монда яратам дип әйтеп торырга да кирәкми.
Шул көннән алар тагын да якынайды, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәде дисәң дә була. Көн артыннан көн үтте, шатлыкка тулы көннәр алда икәнен әле алар белми иде. Шулай беркөнне сыерларын ашатып кергәндә, Фәймә , башы әйләнеп китеп әздән генә егылмады. Сарайдан чыгып, читтәрәк торган урындыкка утырды гына, Хәмит аны күреп алды да:
- Нәрсә булды? Бигрәк йөзең агарып киткән.
- Нәрсәдер башым әйләнеп китте, хәзер, хәзер бераз утырам да, узып китәр.
- Әйдә өйгә керәбез, бәлки тагын кан басымың уйныйдыр, былтыр уйнап алган иде бит.- дип, Фәймәгә урыныннан торырга булышты. Өйгә кергәч кан басымын үлчәделәр, чыннан да өскә үрмәләгән. Фәймә даруларын эчеп диванга ятты.
- Сиңа хастахәнәгә барырга кирәк, бераз ял итәрсең, җыен, мин сине үзем илтәм.
Хәмит кирәкле документларны алып, Фәймәне поликлиникага алып барды. Кайбер анализларны биреп Фәймә табиб нәрсә әйткәнне көтеп утырды.
- Сез гинекологка күптән күрендегезме? Миңа калса сезгә иң беренче чиратта аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Фәймә ханым, минем аңлавымча сез бала көтәсез, ә төгәл итеп сезгә хатын кызлар табибы әйтәчәк.
Фәймә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ә инде дөресе ачыклангач, шатлыгыннан табибны каты итеп кочаклады. Хәзер инде Хәмиткә әйтәсе калды, ләкин ничек?
Хастаханәдән чыккач та дөресен әйтә алмады, дәваланырга дарулар язып бирделәр диде. Ә инде авылга кайтып җитәр алдыннан, кисәк кенә машинаны туктатырга кушты, һава суларга дип машинадан төште. Хәмит бераз басып торгач:
- Хәлең ничек, бераз җайландыңмы? - дип, хатынының каршысына ук килеп басты. Фәймә Хәмитнең күзләренә карады да, Раббым түземлек бир дип эчтән генә әйтеп:
- Хәмит, мин, мин бала көтәм, шуңа хәлем авыраеп киткән- диде.
Хәмитнең башына нәрсәдер суккан кебек булды, ул дөрес ишеттем микән дип:
- Нәрсә дидең?
- Мин бала көтәм.
- Ничек? Аңламыйм.
Фәймә күзен йомып, кулларындагы бармакларын косып:
- Менә шулай Хәмит.....мин...мин синең сүзеңне тыңларга булдым, һәм менә нәрсә килеп чыкты.
- Бу дөресме? Син, мин, безнең бала буламы? Кайчан? Син бит миңа бернәрсә дә әйтмәдең.
- Ә нәрсә әйтим, әйт, нәрсә әйтим?
- Кайчан уйладың инде? Ник бернәрсә дә әйтмәдең?
- Ничек әйтергә иде? Хәмит менә мин синең сүзеңне тыңлап башка ир янына барам, ә син көтеп утыр дипме? Мин күп уйладым Хәмит. Синең чит балаларның уйнаганын карап елаганнарыңны күрми, белми дип йөрдеңме? Күз яшен сөртеп була, ә елап кызарган күзләреңне ничек яшерәсең?
- Мин бит...
- Тукта Хәмит, әйтеп бетерим. Әйе, мин күп уйладым, әйтмәскә булдым. Минем ят ир янына киткәнне белсәң сиңа нәрсә була иде? Төн йокыңны йокламыйча, ватык пыяла кыйпылчыклары өстендә йөрер идең. Мин ничек сиңа авырлык китерә ала идем соң Хәмит?
- Мин, мин чыннан да сине башка ир белән күз алдына да китерә алмыйм. Мин белгән булсам кайгымнан үлә идем. Ә син, син минем өчен нәрсәгә баргансың. Рәхмәт сиңа.
Хәмит хатынын кочагына алды, шулай тын гына басып торгач:
- Кем соң ул ир, тәртипле кешеме?
- Әйе, бик акыллы кеше, исеме Рәис. ул йөрәгенә операция ясаткан һәм дәваланырга килгән. Мине гел күзәткән, минем балалар карап елап утыруымны күреп, минем белән якынырак танышырга теләп, безнең өстәлгә күчеп утырган. Җәлләгән ул мине, бик җәлләгән. Гаиләсе бар һәм бер кызы бар икәнен генә беләм, калганы миңа кирәк тә түгел иде. Аннары без сөйләшеп киттек, мин аңа йөрәгемдәгесен ачып салдым, булыш дип туры әйттем, ә ул, җүләр хатын, кычкырмагыз, кеше ишетә дип китеп барды. Озак уйлагач булышырга булган, бер, бары бер төн безгә бала бүләк итте. Ә иртән, тиз генә документларымны алдым да, китеп тә бардым. Мин аның каршысына утырып ашый алмый идем. Хәзер беләсең, нишлибез?
- Асылташым минем, ант итәм, мин ул баланы үз балам кебек үстерәм.- диде дә, күзендә җыелган күз яшьләрен тоя алмый елап та җибәрде дә:
- Мин сине бик яратам асылташым минем. Рәхмәт сиңа кадерлем.
Ирле хатынлы алар шактый елашып юл буенда утырды.
Болыннарда иң матурын җыеп
Бүләк иттең миңа чәчкәләр.
- Нишләр идең, әгәр колагыңа
Сине сөюемне әйтсәләр.
Ромашкалар бүләк иттең миңа,
Аклык диеп , сафлык билгесе,
Килә иркәм бөтен җир шарына
Сине сөям диеп сөйлисе.
Дөрестән дә, мәхәббәт ул аклык та сафлык та. Шул сафлыкны, аклыкны ахыргача сакласак иде. Мәхәббәт диңгез суыдай, вакыты белән тыныч булса, вакыты белә җил чыгып биек, биек дулкыннары белән ярны кыйный. Тормышта да нәкь шулай, вакыты белән тынлык, вакыты белән җил бураны уйный. Хәмит белән Фәймә язмышында да шулай ук. Әле кайчан гына бала була дип шатланып йөргән чаклары иде. Аларның авылларында да буранлап җил искәләп ала. Ничә ел бала таба алмаган Фәймәне төрле гөнахларда гаепләп, төрле имеш мимешләр тараталар. Җил көчле булгангамы, сүзләр дә җил тизлеге белән тарала. Фәймәнең бәхетенә Хәмит сөеклесен саклый, яклый. Нечкә күңелле Фәймә күп сүзләрдән соң әздән генә баласын төшерми, аңа шактый вакыт хастаханәдә ятып чыгарга туры килә. Нәрсә генә булмасын, вакыт дигәне дә агымсудай ага. Яңа еллар узып, февраль беткәндә кыз бала дөньяга аваз сала. Хәмит шатлыгыннан нишләргә белми. Үзенеке кебек алтындай янып тора торган чәчле кыз бала да булгач, ир бөтенләй дә башын югалта.
- Минеке, кызым минеке бит, асылташым, мең, мең рәхмәтле мин сиңа. Мин сиңа үз гомеремдә дә түләп бетерә алмыйм бу бәхетле мизгелләр өчен. Мин әти, ишетәсеңме, мин әтииии- дип кычкыра ир.
Халык бераз тынып калды, бала үсте, үскән саен әтисенә күбрәк ошата башладылар, ә инде Хәмитнеке кебек битенә сипкелләр дә чыккач, бөтереп аларны оныттылар. Дөресен әйткәндә гәйбәт өчен авылда һәрвакыт сәбәп табыла, гәйбәтсез авыл яшәми.
Хәмит кызын үлеп ярата, Фәймәне дә кызын да иркәли, назлый. Гөлчәчәк күзгә күренеп үсә, менә инде ул беренче сыйныфка укырга керә. Әти - әнисен шатланлырып хәрефләрне тиз өйрәнә, яза башлый. Өйдә дә кул арасына кереп чәшкәләр, тәлинкәләр юыша, идәнне дә юыша. Әнисе кер юа башласа, булышам дигән булып, ак киемнәр янына караны сала. Фәймә әрләми, чөнки кызы ничек булдыра ала шулай булыша. Әлбәттә инде үсә төшкәч һәр эшнең җаен белә башлый. Көн үсәсен төн үсеп Гөлчәчәк матур кыз булып үсеп җитә. Һәр нәрсә аңа җиңел бирелә, мәктәптә яхшы билгеләргә укый, мәктәптән кайткач әнисенә булышырга фермага бара. Вакыт үтә, Гөлчәчәк өчен мәктәптә соңгы кыңгырау шалтырый. Хәмит белән Фәймәнең кызны шәһәргә җибәрәселәре килмәсә дә, күнәргә туры килә. Гөлчәчәк институтның педагогия факультетына укырга керә.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.