

- Исемемне әйтергә комачауладылар, мин Рәис булам, танышуыма бик шатмын.
Ир бик итагатьле кеше булып чыкты, матур итеп сөйләшә, хәлләр сораша. Ләкин Фәймә генә аның белән сөйләшеп китәргә тартына иде. Тагын санаулы гына көннәр калды, Фәймә үзенең ник килгәнен оныта алмый һәм булдыра да алмаганына бер шиге юк иде. Ничә көн үтсә дә ул бер ир белән дә танышып, сөйләшергә батырчылык итмәде. Рәис белән очрашу үзеннән үзе килеп чыкты. Урамда скамейкада утырып, әниләре белән килгән балаларның чыр - чу килеп уйнаганнарын күзәтте ул. Балалар көлешә көлешә чабалар да әниләрен килеп кочаклыйлар. Фәймә түзмәде елап җибәрде. Менә шул вакыт аның яныннан үтеп барган Рәис туктап:
- Фәймә сез елыйсызмы? Нәрсә булды? Балаларыгызны сагынып елыйсыздыр инде, әйеме?
Фәймә яшь тулы күзләре белән аңа карап:
- Минем балаларым юк, юк....миңа беркем дә булыша да алмый.
Рәис Фәймә янына утырып:
- Хәзер бит балалар йортыннан да алып була, теләк кенә кирәк.
- Минем үземнем табасым килә, ишетәсезме, тугыз ай карынымда күтәреп йөрисем, беренче тапкыр елаганын ишетәсем, беренче тапкыр йөрәк тибешен ишетәсем килә. Сез мине аңлый алырсыз дип уйламыйм.
Тынлык урнашты, Фәймәнең бу сүзләренә каршы сүз таба алмады Рәис. Бераз тын утыргач Фәймә :
- Ә сезнең балаларыгыз бармы?
- Әйе, кызым бар, ике яшендә генә әле, тик бик шук....- дип, кызы турында сөйли башлады. Ә сөйләгәндә йөзләре бәхеттән яна иде. Ул бер елмайды, бер көлде, төрле кызыклар сөйләде.
- Менә күрәсезме, сез дә беренче төше турында сөйлисез, минем дә бу кичерешләрне кичерәсем килә. Кызганычка каршы иремнен авыруы аркасында без әти - әни була алмыйбыз.
- Кызганыч, кызганыч, берни белән дә булыша алмыйбыз, кызганыч.
Фәймә ояты турында онытыпмы, әллә язмыш шулай язгангамы:
- Сез булыша аласыз, бары сез.
- Ничек?
- Фәймә күз яшьләрен сөртеп:
- Бар бер ысул....гафу итегез, тик мине җүләр дип кенә әйтмәгез...
Рәис сез минем иремә бик охшаган, мин сезне көткән кебек, сез минем юлыма килеп кердегез.
- Аңламыйм, сез нәрсә әйтергә телисез?
Фәймә күзләрен йомды да:
- Үтенәм тыңлап бетерегез, миңа әйтеп бетерергә ирек бирегез, миңа бу сүзләр бик авыр бирелә.....Рәис сез минем баламның әтисе була алмыйсызмы?
Рәис урыныннан сикереп торды да:
- Сез нәрсә?
- Әйтеп бетерим инде? Мин бик авыр хәлдә, баласыз хатын тишек чиләк белән бер ул. Үтенәм, сезне беркайчанда эзләп йөрмәм, сез минем турында беркайчанда ишетмәссез, үтенәм риза булыгыз.
- Миннән булмый, мин хатыныма беркайчан да хыянәт итмәскә сүз бирдем.
- Мин дә сүз бирдем, тик кулыма бала алу теләгем зуррак булганга әйтүем иде. Мин күп уйладым, бүгенгә хәтле уйладым, ә сез, сез иремә охшаган, авылда да бала аныкы диячәкләр.
- Гафу итегез тик юк.- дип Рәис тиз тиз атлап китеп барды.
Фәймә кичке ашка төшмәде, ул бер яктан теләгенә ирешә алмаганга, икенче яктан оятыннан күз яше түкте. Иртә белән дә Рәис ашап чыкканны көтеп, аннары гына ашарга керде. Аның тагын бары берничә көн кич кунасы калды. Бәлки кич сеңлесенең өй телефонына шалтыратып, җизнәсе белән килеп алырлар дип тә өметләнде. Леченияләрен үтеп, төшке аш вакыты җитте. Фәймә сылтау табып шәһәргә чыгып китте. Кибетләрдән әйләнеп санаторийга кайтканчы шактый вакыт үтелгән иде. Иртәгә кайбер леченияләрне алып, төшке аштан соң өйгә кайтырга булыр дип уйлады ул. Кичке ашка да Фәймә соңга калып килде, тик бу юлы Рәис тә соңга калган иде. Фәймә күзен тәлинкәдән дә алмады, Рәиснең йөзенә дә карарга оят иде аңа.
- Сез миннән качып йөрисез ахыры? - диде Рәис, тынлыкны бозып.
Фәймә дәшмәде, аның хәттә тез буыннары калтырый башлады.
- Мин сезне гаепләмим ышаныгыз, әле аңларга да тырышам. Зинһар өчен үпкәләмәгез миңа.
Фәймә авызына капкан ризыгын көчкә чәйнәп беререп:
- Юк, сез мине гафу итегез.- дип, өстәл артыннан торып чыгып китте. Аның тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнергә дә, улый, улый елыйсы килде. Елар өчен бүген аңа комачаулаучы юк, бүлмәдәш хатынның яллары бетеп өенә кайтып китте. Фәймә бүлмәсенә керде дә караватка утырды. Ләкин никтер күз яшьләренең чыгасы килмәде. Фәймә янә үз уйларына бирелеп утырганда ишек шакыдылар. Ул күрше бүлмәдәге хатын көндәгечә сөйләшеп утырырга кергәндер дип, ишекне ачты. Ишек төбендә басып торган Рәисне күреп бик аптырады.:
- Сез?
- Әйе мин, бәлки кертерсез? Сезнең күңелегез төшкәнне беләм, шуңа күрә алдан тәмлеләр әзерләгән идем, сез чәй дә эчмәдегез, бәлки бергә эчәрбез?
Фәймә нәрсә әйтергә белмәде, бары тик артка таба бер адымга күчте. Бүлмәгә кергәч Рәис чәй ясауны үз өстенә алды. Коридорга чыгып графин белән кайнар чәй алып кереп, чәй ясады да:
- Таныш булуыбыз өчен Фәймә.- дип, тыныч кына чәй эчә башлады. Фәймә һаман сүзсез утыра бирде.
- Беләсезме, мин сезне аңлыйм. Сезнең ничек балалар карап утырганны күргәч үк йөрәгем әллә нишләп киткән иде. Ә бит миңа борчылырга бер генә дә ярамый, мин монда йөрәгемә операция ясаткач дәваланырга килгән кеше.
Ниһаять Фәймә телгә килеп:
- Гафу итегез борчыганым өчен.
- Сез әйткән сүзләр йөрәгемә тиде. Үз баламны тоясым килә дидегез, бу бар хатыннарның олы теләгедер. Мин дә күп уйладым, белмим ничек әйтергә, тик мин сезгә булышырга риза.
Фәймә урыныннан ук сикереп торды да, тәрәзә янына килеп басты, аның бите ут кебек яна иде. Ул нәрсә әйтергә белмәде. Рәис тә урыныннан торды, телевизор кабызып, Фәймә янына якынлашты. Аның кайнар сулышы Фәймәнең колагын пешерә сыман иде, ул күзләрен йомды да:
- Юк, мин...мин куркам.
- Минем дә мондый зур хата җибәргәнем юк иде, ант итәм, бу беренче һәм соңгысы була.- дип Фәймәне үзенә таба борып битенән үбеп алды.
Иртән иртүк, Фәймә леченияләргә дә барып тормыйча санаторийдан китеп барды. Аның Рәис белән йөзгә йөз очрашасы килмәде. Апасы янына кайткач та бернидә сөйләмәде. Өйгә тизрәк кайтып Хәмитен күрәсе килде аның.
Кеше үз язмышы белән үзе идарә итә диләр, дөрес микән? Кайчагында теләгән теләкләр, уйланган уйлар кабул була, ә кайвакыт башың белән стенаны кыйнасаң да син дигәнчә килеп чыкмый һәм бу- синең язмышың. Язмыш тәгәрмәчен күпме генә башка якка борырга теләсәң дә ул үз җае белән барачак. Ләкин вакыты белән язмыш сукмакларында сикәлтәле юллар көтә. Бу юлларны үтә аласыңмы? Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмый. Язмыш китабы бик тирән эчтәлекле, кайберәүләр аны аңлап язмышына буйсынып, ничек бар шулай яши, кайберәүләр язмышын үзгәртергә тырыша, кайберсе борыныннан кан акса да мин үзгәртәм, мин дигәнчә була дип язмышын үзгәртергә маташа, хаталар ясый. Кая дөреслек дип тә әйткән чаклар әз булмый. Бу барысы да язмыш, син үтә торган хаталар да, син яулаган җиңүләр дә, син очраткан мәхәббәт һәм син очраткан нәфрәт уты да шул язмыш китабыңа язылган.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.