Литература
2 Июля , 07:00

Сынган агач

Гөлчирә Галимова.  Уникенче бүлек. Кеше тормышын, аның язмыш юлларын, нәрсә аша үткәнен ,нинди кичерешләр аша үтәргә туры килгәнен үзең шул юлдан үтмичә аңлап булмый. Кешене бер күрүдә, сүзләр ишетүгә аны тәнкыйтьләргә ашыгырга безнең ни хакыбыз бар?

Сынган агачСынган агач
Сынган агач

Кеше тормышын, аның язмыш юлларын, нәрсә аша үткәнен ,нинди кичерешләр аша үтәргә туры килгәнен үзең шул юлдан үтмичә аңлап булмый. Кешене бер күрүдә, сүзләр ишетүгә аны тәнкыйтьләргә ашыгырга безнең ни хакыбыз бар? Гомер кыска, шул вакыт эчендә кеше булып калу үзе бер яхшы сыйфат. Төрле кешенең төрле сынау юллары, төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы, йөрәк аша уздырып, авыр карар кабул итүе, җанны өшеткеч уйлар, болар барысы да язмыш, алдан язылган сынаулар. Кемгәдер авыр карарларны кабул итү җиңел бирелсә, кемдер бер мизгел өчен гомер буе йөрәген яндырып яши. Менә Фәймә апага да күп уйлангач шундый карар кабул итәргә туры килә.
Беркөнне Арча якларының бер авылында яшәп ятучы апасы кунакка кайта. Сеңлесенең моңаеп йөрүен күргәч:
- Син әле дә елап йөрисеңме? Бәлки чыннан да иреннән аерылырсың, яңадан кияүгә чыгып балалар үстерерсең.
- Син нәрсә апа, мин үлсәм дә Хәмитемне ташламыйм.
Фидания сеңлесен аңлый, чөнки үзе дә ирен үлеп ярата. Менә шуңа да бераз уйланып торгач:
- Син мине җүләр дип кенә уйлама, тик бездә берсе шулай эшләде, ир дә бәхетле, үзе дә бәхеттән балкып йөри.
- Аңламыйм, нәрсә әйтергә телисең?
Фидания кеше ишетмәсен дигәндәй як-ягына каранып:
- Сиңа бер ун көнгә санаторийга барырга кирәк булыр, ә өйдән апаларга булышам дип китәрсең, беркем дә белми кала.
- Син әйтсәң туры әйт, әйләнеп йөрмә, бернидә аңламыйм. Санаторийда нишлим ди мин? Сезгә мин болай да бара алам булышырга, алдамасам да.
- Фәймә, сеңлем, санаторийда ирләр күп, күпме кеше үз парын шунда табып кайта.
- Ычкындың мәллә? Миңа нигә пар? Минем ирем бар.
- Тыңла әле, мин сиңа берничә көнгә генә пар тап дип әйтергә телим, аннары бала синеке, ир белән дә аерылышырга кирәкми.
- Җүләр, нәрсә уйлап таптың җүләр хатын. Ничек итеп Хәмиткә хыянәт итеп була? Җитәр, берсүз дә әйтмә.
- Мин бары синең өчен тырышып әйтәм. Бер көн һәм син гомерең буе бәхетле, син аны белмисең ул сине белми.
- Кит, сөйләмә яисә без сүзгә киләчәкбез.
Фидания берничә көн кунак булгач, өйдә зур эшләр башлана, тиз генә кайта алмам дип китеп тә барды. Хәмитнең дә нигәдер күңеле төшкән, бик уйланып йөри башлагач, Фәймә тагын аерылу хакында уйлап йөри дип борчылды. Ләкин аның уйлары бөтереп тә башка якта булуын Фәймә берничә көн үткәч кенә белде. Капка төбендә тәмәке тартып, күршегә кайткан балаларны карап утыруын күреп Фәймә иренә:
- Бәлки балалар йортыннан бала алырбыз - дип, янына килеп утырды.
Хәмит башта дәшмәде, аннары хатынынын күзенә карап:
- Фидания белән сөйләшеп утырган вакытта мин ялгыш сезнең сүзләрегезне ишеткән идем. Мин күп уйлап йөрдем Фәймә.
- Хәмит андый хәл ничек була алсын инде, уйлама да ул турыда.
- Ә мин уйладым, балалар йортыннан бала да алып була, ул хакта да уйладым мин. Тик, тик ул кайчан булса да белсә кем икәнен? Ә үскән чагында син деддом баласы дип үртәсәләр, бала нишләр? Салих абыең үлгәч әнисе башкага кияүгә чыкты, хәтерлисеңме баланы ничек үртәделәр? Ә күпме кыйнадылар аны башка балалар үги малай дип. Минем үземә дә әз генә эләкмәде аның яклы булгач. Болар барысы да безнең яшьлек вакытында үткән кичерешләр. Мин балабызны җәберләгәннәрен теләмәс идем.
- Тукта, тукта, син нәрсә әйтергә телисең? Син Фидания әйткән сүзләргә ризамы?
- Бер яктан әйе, әйе мин риза...
Хәмит урыныннан сикереп торды да, рәшәткәне кулы белән кыйнап:
- Ләкин мин килешә алмыйм, күңелем барысына да риза, ә йөрәгем каршы килә. Миңа нишләргә.
Иренең сөйләгән сүзләрен авыз ачып тыңлаган Фәймәнең бугазына төер утырды, ул күз яшьләренә ирек биреп:
- Син....сиииин...- дип өйгә чабып кереп китте.
Бер атнага якын ир белән хатын бер-берсенең күзенә карамыйча, сөйләшмичә йөрделәр. Аларның авызларыннан бары тик әйе, юк, ярар, аннары, хәзердән башка сүз чыкмады. Икесенең дә уй фикерләре башларында әйләнеп йөрде. Ниһаять хатынының елап йөрүенә түзмичә Хәмит сүз башлады.
- Гафу ит мине Асылташым, әйе, мин үзем турында гына уйладым. Дөресен әйткәндә шулай яхшы булыр, күз алдыбызда, синең карынында үсәр, баланың тууын көтәрбез дип уйладым. Ә бала тудыру йортыннан бала алып чыгу турында ничә тапкыр хыялланганымны искә төшергәч, бөтен уйларым буталды.
- Мин дә сине аңлыйм Хәмит, тик сиңа хыянәт итә алырмын дип уйламыйм. Гафу ит мине.
- Ярар, әйдә үпкәләшмик инде. Анда Фидания дә үпкәләп ятадыр, бәлки булышырга барырсың, йорт салганда булышырга да килмәде дияр аннары.
- Ә сыерны кем савар? Өйдә дә эш күп чак бит, бакчада да эш бар.
- Мин үзем эшләрмен. Җитмәсә син әле дә миңа үпкә саклап йөрисең, бәлки мине күрмичә торсаң, елмаеп кайтып керерсең, сагындым, синең елмаюлы йөзеңне сагындым диярсең.
- Белмим дә инде, әйтәм бит, өйдә дә эш күп.
- Фәймә, мин бит синнән бернәрсә дә сораганым, таләп иткәнем дә булмады, бу юлы таләп итәм, апаларыңа барып булышып кайт.
Фәймә төне буе уйланып чыкты, күзенә йокы кермәде аның, хәттә ире берәр җирең авырта мәллә бик боргаланасың диде. Иртә белән тәвәкәлләп Фәймә юлга чыкты. Апаларында эш кайный, осталар инде өйнең стенасын өеп бетергәннәр, бары тик йортның түбәсе генә калган. Фәймә үзенчә шатланды, ике , өч көн булыша да өенә кайтып китә имеш. Ләкин ул дигәнчә булмады. Апасы белән очрашу, аның белән сөйләшүләр дә үз эшен эшләде. Фидания үз сүзендә торды:
- Сиңа шуннан да яхшысы юк сеңлем.
- Белмим дөрес эшлимме юкмы, тик мин төне буе уйлап чыктым һәм сезнеңчә эшләргә булдым.
- Ә Хәмитеңә әйттеңме?
- Юк әлбәттә, минем анда барганымны белсә төн йокыларын калдырып, нәрсә, ничек дип уйланып чыгачак, ә йөрәгенә бәрсә. Ризалашу бер ул, ә менә чыннан да хатыны башка белән булганны аңлап тору ул башка. Әгәр шулай да бала булмаса? Үкенече ни тора бит аның.
- Алайса сузма,бүген үк сиңа бер атнага путёвка алыйк. - дип тиз тиз киенә башлады да, нәрсә утырасың, тәти апа ашарга әзерли, ә без Казанга китик, бәлки бүгеннән үк сине санаторийда калдырып булмасмы.
Фәймә юл буе урын булмаса ярар иде дип барса да, өстәгеләр хупладылармы, Фәймәгә санаторийда урын булды.
- Сеңлем аңлыйм, сиңа кыен, үзең бераз кыюырак булмасаң бернидә булмаячак, бу синең соңгы өметең дип уйла, , тешеңне кысып булса да түз.
- Белмим апа, белмим.
Фәймә кичке ашка өлгерде, бер өстәлгә дүрт кеше утырса да, алар өстәлендә бары өчәү иделәр. Беренче көнне аның беркая да йөрисе килмәде, яңадан әйе юк дигән сорауларга җавап эзләде.
Инде ике көн узды, әле дә Фәймә тәвәкәлли алмады. Ирләр күп, ләкин аның иренә охшаганы юкмы, әллә күңеле башкаларны һаман кабул итә алмыймы. өченче көнне аларның өстәленә яңа кеше килеп утырды. Шул вакыт Фәймәне ток суккан кебек булды, ул хәттә кычкырып җибәрә язды. Аның каршысына утырган ир Хәмиткә бик охшаган иде, аның кебек үк алтын төсендәге чәчләр, йөзендәге сипкелләре дә нәкь иренеке иде. Фәймә әле үзенчә уйлап та куйды, бигрәк охшаш кешеләр бар дип. Өстәл артындагылар исемнәрен әйтеп яңа ир белән танышты.
- Менә барыгыз белән таныштым, ә мин, ...
Ир исемен әйтеп бетермәде, официантка килеп аңа дәфтәр бите биреп:
- Иртәгә нәрсә ашарга телисез шуны язырсыз , менә шунда тамгаларсыз.- дип, китеп тә барды.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас