

Гөлчәчәк берсүзсез урыныннан торды да:
- Ул хәзер киләме? Дөрес эшләмәгәнсең Фәния сеңлем. Андый нәрсәләрне алдан сөйләшергә иде...- дип тә бетерде, ишекнең кыңгыравына бастылар. Фәрит Гөлчәчәкнең кулыннан тотып:
- Гафу итегез, безгә әлегә сезне яшереп торырга кирәк булачак, йокы бүлмәсенә кереп тора алмассызмы?
Монда уйларга вакыт юк иде, Гөлчәчәк Фәрит артыннан иярде, ә Фәния ишек ачырга китте.
- Көпә көндез ишек бикләп ятасыз, бу нәрсә була инде?
- Килеп җиттеңме дәү әнием..Ишектән керүгә сүгәсеңме?
- Соң ишек бикле булганга бераз ачуым чыкты шул.
- Карина кермәсен дип бикләдек, алайса үзегең визитлары белән башны әйләндерә башлады. Ярый, әйдә ишек төбендә торма.- дип Фәния каляскасын алга таба борды. Фәймә апа притензияләрен Фәриткә дә әйтте. Бераз сөйләшеп Каринаны да сүккәч Фәрит әкрен генә:
- Әни без сине бер кеше белән таныштырырга телибез, тик...тик үзеңне кулда тотарга сүз бир.
- Тагын нәрсә уйлап таптыгыз инде?
- Әни бу уен түгел, бу чынбарлык һәм син чыннан да мондый хәл булыр дип уйламаган инде. Әни үтенәм әллә ниләр генә уйлама.- дип, йокы бүлмәсеннән Гөлчәчәкне чакырып чыкты. Фәймә апа Гөлчәчәкне күргәч өнсез калды, сүз әйтә алмый телләре бәйләнде, күзләреннән агып чыккан яшь бөртекләре бите буйлап итәгенә агып төште. Фәния дәү әнисен кочаклап:
- Дәү әнием бу мине дәвалаучы табиб, Гөлчәчәк апа була.
Фәймә апаның күзләре зур итеп ачылды, ул ишетелер ишетелмәс:
- Кем? Кем дисең?
- Гөлчәчәк апа...дәү әнием ул миңа терелергә булыша, кара- дип аяк бармакларын селкетте дә:
- Мине аякка бастырырга теләгән кеше белән сезне таныштырырга теләдем. Үтенәм дәү әнием бик йөрәгеңә авыр алма инде.
Гөлчәчәк Рәисовна искиткеч яхшы табиб, бары ул миңа ярдәм итә ала. Беләм сиңа авыр, тик миңа да авыр иде, ләкин мин күндем, мин ияләштем, читен булды, тик һәрнәрсәгә дә үз сынавы бар икән.
Фәймә апа Гөлчәчәкне аягыннан башына хәтле карап чыгып:
- Ничек? - кенә дип әйтә алды.
Гөлчәчәк исә авыз ачып сүз әйтергә куркып басып тора бирде. Фәймә апа янә аңа карап:
- Сез минем оныгымны терелеп бетәр дип уйлыйсызмы?
Бу юлы инде Гөлчәчәк җавапсыз кала алмавын аңлап:
- Әйе Фәймә апа, ярты ел, бер ел һәм Фәния аякка басар дип уйлыйм.
Фәймә апа күзләрен йомды, бу вакытта аның башында мең төрле уй кайный иде. Кызына охшаган кешене күрү бер йөрәкне яндырып алса, аның тавышын ишетү икеләтә кыен булды. Фәрит аңлады ләкин хәзер бернәрсәне дә кире борып булмый иде. Ул бары Фәймә апаның кулларын тотып:
- Әни син үзеңне ничек хис итәсең?
- Ничек, ничек? Үзең ничек дип уйлыйсың?
- Дөресен әйткәндә мин әздән генә егылмадым Гөлчәчәк ханымны күргәч. Әле дә үземне шок хәлендә дип әйтер идем.
Гөлчәчәк уңайсызланып китте. Чыннан да ул аларны аңлый, ләкин нишли ала соң ул? Шуңа күрә ул аларны үз уй- хисләре белән калдырып китәргә уйлады.
- Миңа китәргә вакыт, улым мәктәптән кайткандыр, аннары эшемә дә кереп чыгасым бар.- диде.
- Сез чәй дә эчмичә китәргә телисезме Гөлчәчәк апа?
Фәниянең йөзе үзгәрде, күңеле төште.
- Мин чыннан да ашыгам, ә чәйне бергәләшеп башка вакытта эчәрбез - дип саубуллашты да, тизрәк китәргә ашыкты.
Бергәләшеп чәй эчкәч, Фәймә апа ардым дип йокы бүлмәсенә кереп китте. Ләкин аның йокысы качкан иде инде. Газиз баласына охшаган кызны күрү үзе бер җәза кебек иде аның өчен. Тукта, тукта, кем диде әле ул? Әйе, Рәисовна диде. Әтисенең исеме Рәис булса....юк, моның булуы мөмкин түгел. Ә алайса ничек? Әтисенең исеме туры килә, җитмәсә кызлар ике тамчы су кебек охшаганнар, димәк бу чыннан да шулай булырга мөмкин бит. Юк, башта Гөлчәчәкнең үзеннән сорарга булыр, каян ул, әти, әнисе кем.
Фәймә апаның башы шартлар дәрәҗәгә җитте.
Тормыш юлының нечкәлекләрен алдан белсәң иде дә һәрберсен таслап полкаларга куясы иде. Алдан нәрсә буласын белсәк нишләр идек икән без? Язмыш сукмагында очраган һәр нәрсәне үзгәртер идек микән? Була бит шундый чаклар, эххх белсәм иде дип куябыз, тик белсәк тә үзгәртәсебез килмәгән нәрсәләр күбрәк буладыр. Менә Фәймә апа да үзенең үткәннәренә кайтып китте.
Хәмите белән бер мәктәптә укыды ул. Егетләргә күз төшерә башлаганнан бирле бары Хәмит турында уйлады. Фәймә асылташтай янып тора торган зур күзләре белән Хәмитне үзенә каратты дисәң дә була. Ул һәрвакыт асылташым дип әйтә иде үзенә. Армия сафларына хезмәт итәргә киткәндә дә Фәймә елап көтәм дип калды һәм көтте дә. Күпме егетләр чапты аның артыннан, тик Фәймә тугры булды, аның өчен Хәмиттән башка егет юк иде. Берсендә ике ай егеттән хәбәр булмады. Ул вакытта бит әле кесә телефоннары да юк. Фәймә үзенә урын таба алмыйча күп елап йөрде. Замана дигәннәре дә башка иде бит. Төрле хәлләр булгалады, кызга ачу итеп, аның мәхәббәтеннән көнләшеп, Хәмиткә Фәймә хакында төрле имеш мимешләр дә барып җитте. Ләкин алар арасына керә алмаганнар иде. Хәмиттән хәбәр булмагач Фәймә дә әллә ниләр уйлаган иде. Хәбәр бирмәгәнгә ике ай дигәндә, Хәмиттән хат килеп төште. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, зур авария була һәм Хәмит белән берничә солдат хастаханәгә керә. Хәле авыр булу сәбәпле хатлар язмый, кызны өметләндерәсе килмәгән булып чыга. Аллага шөкер итеп, вакыты җитеп, егетнең кайтыр вакыты да җитә. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтуга өйләнешергә тәкьдим дә ясый. Туйны да озакка сузмыйча бәйрәм ясап, күңелле итеп үткәреп җибәрәләр. Фәймә белән Хәмит матур гына тормыш башлыйлар. Икесе бер булып, алдан сөйләшенгәнчә авылда яшәп калалар. Хәмите тракторга утырса, Фәймә сыер сава. Икенче елга әти - әниләр ярдәме белән яңа йорт та өлгерә. Бәхетләрен бары бала булмау гына бераз бозып тора. Фәймә нинди генә табибка барып бетми, барысы да бер авыздан сез бала таба аласыз, гаеп сездә түгел дип әйтәләр. Фәймә нишләргә белми ире белән сөйләшергә уйлый. Хәмит Фәймә алдына тезләнеп гаебен таный.
- Армиядә хезмәт иткән вакытта авырганым исеңдәме? Менә шуннан соң миңа балаң булмый дип әйтеп кайтардылар. Мин ышанмадым, ышанмадым, булыр дип өметләндем, аннары аңладым. Без сигез ел бергә, ә бала юк, мин нишләргә белмим. Фәймә син әле яшь, бала таба аласың, әйдә аерылышыйк.
- Син нәрсә дисең? Ничек аерылышып була?
- Мин үпкәләмим сиңа асылташым минем. Мин бит сукыр түгел, синең бала табасың килә, ә мин буш, аңлыйсыңмы буш.
- Син менә шулай тиз генә мине җибәрә аласыңмы?
- Юк, җибәрә алмыйм, ләкин сине әни булу бәхетен татып караудан мәхрүм итә аламмы соң?
- Без нәрсә булса да уйлап табарбыз. Юк икән мин синең яныңда булам, димәк Аллаһ биргән сынау шулдыр.
Фәймә белән Хәмит бик озак сөйләшеп, бер-берсенең күз яшен сөртеп озак утырды. Бу мизгелдә алар бер-берсен тагын да каты аңлыйлар иде. Тик менә авыл кешеләренең генә авызларын тегеп булмый. Терледән төрле сүз йөреп аларның яралы йөрәкләрен тагын да күбрәк яралыйлар иде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.