

Ашыгыч ярдәм машинасы көттермичә килеп тә җитте. Фәритне йөрәк өянәге белән хастаханәгә алып та киттеләр. Табиблар өйдән чыгып китүгә Фәния бераз уйланды да, тыныч кына Каринага карап куйды. Карина исә куркып калды, ә Фәния тыныч, хәттә ачуланамы ул аңа юкмы, аңлап булмый иде. Фәния Каринаның югалып калуын күреп:
- Нәрсә булды Карина? Син хәзер мине җенләнә, җенләнә акырырга тотыныр, чәчләрен тартыр, короче истерика чыгарыр дип көттеңме? Сиңа шул кирәк тә, әти өйдә юк, кызы мәш килә димәк җүләрләр йортына ишек ачыла дип уйладың инде, шулаймы? Юк Карина, бу юлы син дигәнчә булмас. Ә менә әти өчен сине җәза көтә. Әтинең йөрәк кылларында уйнадың да шулай кала дисеңме?
- Мин нишләдем? Мин бары дөресен әйттем, мин, мин, минем белән уйнарга рөхсәт итәргә тиешме? Мин ул әниең үлгәч сезнең күңелегезне күреп яшәдем, мин сезне карадым...
- Карадым дисеңме? Син мин гарип баладан да оста файдаландың, ашарга пешер, савыт саба юа ала димәк юсын, бәрәңге арчы, тузан сөрт , тагын санап китимме? Кем кемне карады? Син ...Карина чыгып кит, тыңламыйсың икән мин полиция хезмәткәрләрен чакырам һәм беләсеңме нәрсә? Синең домашнее насилия дигән әйбер ишеткәнең бар идеме, менә мин шул терминны кулланырга уйлыйм әле.
- Син мине куа алмыйсың, хакың юк, аннары син гарип, шуның өстенә әле 18 тулмаган, димәк мин синең яныңда булырга тиеш. Дүрт ел гомеремне мин синең янда үткәрдем.
- Карина, минем түземлелегемне сынарга киңәш итмим.- дип, Фәния телефонны алып, полициягә шалтырата башлады. Карина җен ачуы белән урындыкка тибеп җибәрде дә өйдән чыгып китте. Ул чыгып китүгә Фәниянең күзенә җыелган яшь бөртекләре язгы ташу суыдай ургылып тышка чыкты. Фәния куллары белән битен каплады да елады да елады. Фәния тынычланганчы шактый вакыт үткән иде инде. Ул аш бүлмәсенә барып су эчте дә, дәү әнисенә генә шалтыратырга теләде, дуслары Марат белән Ильвина килеп җитте. Фәрит абый турында нәрсә булганын белгәч, әлбәттә инде алда нәрсә буласын сөйләшә башладылар.
- Син болай да авырып торган әбиләреңә шалтыратма, аларның да күңелләрен төшерерсең, ә өйдә без чиратлап килеп булыша алабыз, мин башка дус кызларга да әйтәчәкмен- диде Ильвина бер Фәниягә бер Маратка карап.
- А чё, мин дә булыша алам, иртәгә үк әтиең янына хастаханәгә алып барам мин сине.- дип Марат Фәнияне кочаклап ук алды.
Фәния югалып калмады, авыр чакта янында дуслары булу да күңеленә рәхәтлек бирде.
Тиздән әтисен хастаханәдән чыгаралар. Бүген Фәния янә әтисе янына барды. Хәлләр белешкәч, әтисе иртәгә үзем кайтам килеп йөрмә дигәч, кыз шатлыгыннан нишләргә белмәде. Күтәренке күңелен урамда ява башлаган яңгыр гына төшерде. Марат Фәнияне автобус тукталышының ышык урынына алып керде. Әллә яңгыр яуганга, әллә барысы да китеп беткән, тукталышта беркемдә юк иде. Марат кеше юклыктан файдаланып:
- Фәния әйтер сүзем бар иде, әйдә атнага бер бассейнга барасы урынга көндә йөрибез, син бит кыш көне кыен дисең, шуңа хәзер күбрәк файдаланып калыйк, табиб та су кеше организымына файдалырак дип әйтте дисең.
- Мин риза да бит, тик синең үз эшләрең бардыр.
- Минем эшем син Фәния...син...мин сине яратам Фәния..күптән яратам.
Фәния әллә нишләп китте, Маратның сүзләренә каршы нәрсә әйтергә белмәде, бит очлары янды, шулай да үзендә көч табып:
- Син нигә алай әйттең инде? Ул сүзләрне кисәк әйтмиләр- диде.
- Мин кеше юклыктан файдаланырга теләдем. Кисәк тә түгел Фәния, мин сине сабый чактан яратам дисәң дә була. Без бит бергә укыйбыз. Син авариягә эләгеп озак хастаханәдә ятканда мин нишләргә белмәдем, мин сине югалттым дип торам.
Фәния көлеп җибәрде. Марат аның кулын тотып:
- Әйе, күптән, әйтәм бит сабый чактан.
- Син сабый чакта яратуның нәрсә икәнен белә идеңме?
- Сине күрмәсәм елыйсым килә иде, ә күрсәм йөрәгем сикерә башлый иде, кичләрен сине уйлап йокыга китә идем, тизрәк таң атсын да мәктәпкә барып сине күрү теләге иде. Йә әйт шул да ярату булмаса нәрсә ул? Көлмә, менә 18 тулсын һәм мин синең кулыңны сорарга киләм.
- Син минем нинди халәттә икәнемне күрәсеңме?
- Шуннан, әнә Кытайда ике аягыда төбеннән өзелгән ир иң гүзәл кызны кияүгә алган, ике балалары бар. Ә без алардан кимме? Ант итәм, мин сине беркемгә дә җәберләргә бирмим.
- Унсигезен тулсын әле аннары сөйләшербез.
- Ёхохо..мин көтәәәәм...- дип, Марат Фәниянең инвалид каляскасын биетә, биетә алга таба омтылды. Подьезд ишек төбенә килгәндә анда аларны дуслары көтәләр иде инде. Бөтенесе дә өйгә кергәч Ильвина сүз башлап:
- Мин бүген ашарга пешерәм, Марина син идән юарсың, ә егетләребез юрган, мендәрләрне кагып керсен. Дуслар " командирларына" честь биреп үз эшләрен эшли башлады. Фәния Ильвина янына аш бүлмәсенә кереп сөйләшә генә башладылар, аның телефоны шалтырады, бу Гөлчәчәк иде. Фәния нәрсә булганнарны сөйләп, өйдә дә үзе генә булуын әйтеп, табибны кунакка чакырды. Гөлчәчәк иртәгә килермен дип телефонын сүндерде. Менә бу чыннан да әтисе белән әбисенә зур сюрприз булачак. Шуңа күрә Фәния дусларына бүгеннән үк чәй янына куярга тәмлеләр алырга кушты.
Вакыт дигәне генә көткән вакытта бик озак уза икән. Фәния чәйне дә инде икенчегә кайнатты, тик көткән кунаклар гына әлегә күренмәде. Инде күңеле дә төшә башлаган иде, хастаханәдән әтисе кайтып керде.
- Әтием минем, белсәң иде ничек куркытканыңны, әти әйт, әйт миңа бүтән куркытмыйм диген.
- Бүтән куркытмыйм кызым. Без икебез өчен генә яшәрбез.
- Юк әти, безнең дуслар, туганнар бар, бүген дәү әни киләчәк.
- Кайчан? Син мин авырганны әйттеңме? Кирәкми иде кызым.
- Дәү әни мине сагындым диде. Аннары тагын әйтер сүзем бар, әти бүген безгә мине санаторийда дәвалаучы табиб киләчәк.
- Яхшы кызым, ул синең ярты ел эчендә нәрсәгә ирешкәнеңне күреп шатланыр дип уйлыйм.
- Әти, минем уйлавымча...
Фәния тагын нидер әйтмәкче иде, ишек кыңгыравы шалтырады. Фәрит Фәймә апа килгән дип уйлап ишекне ачып җибәрде дә катып калды. Ишекнең теге ягында зур торт тоткан Гөлчәчәк басып тора иде. Гөлчәчәк елмая төшеп:
- Сез мине күргән саен таш курчакка әйләнерсезме?
Фәрит бу сорауга җавап бирергә өлгермәде, алар янына Фәния килеп җитте дә:
- Гөлчәчәк Рәисовна килеп җиттегезме? Бик әйбәт, таныш булыгыз бу минем әтием Фәрит була. Әти ә синең каршыңда миндә өмет чаткылары кабызучы Гелчәчәк Рәисовна була.
- Түргә узыгыз Гөлчәчәк ханым.- диде, ниһаять Фәрит.
Алар бергә зал бүлмәсенә керде. Фәрит аптыраганын яшерә алмады, хәлләрен сорашкач:
- Мин сезне югалткан идем инде. Менә бит, язмыш нишләтә, мин кызыма авырлык китермим дип сезне яшерә килдем, ә кызым сезне үзе эзләп тапкан гына түгел, ул сезнең белән дуслашырга да өлгергән.
- Ә мин башта аны танымаган идем, Фәния мине күргәч әнием дип кычкыргач кына эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Әле сез үзегез дә мине өрәк урынына күрәсез.
- Гафу итегез инде, нишләп тә булмый. Әле тагын бер сәбәп бар куркыр өчен.
Бу юлы инде Гөлчәчәк аптырап калды.
- Гөлчәчәк, бүген сез тагын бер гаилә әгьзасы белән танышачаксыз, дөресен әйткәндә ул кунактан алдан килүегез яхшы булды.
- Аңламыйм, нәрсә булды?
Бу юлы сорауга җавапны Фәния бирде:
- Мин дәү әнине кунакка чакырган идем...әниемнең әнисен...ул сезне күрсә нишләр?
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.