Литература
29 Июня , 07:00

Сынган агач

Гөлчирә Галимова.  8-9 бүлекләр. Саналып бирелгән ял көннәре үтеп тә китте дәсәң дә була. Берничә көн эчендә Фәнияне алыштырып куйган кебек булды. Гөлчәчәк апасы белән , реабилитация бүлмәсендә үткәргән көннәре аеруча кызның йөрәгендә өмет уятты.- Фәния, сеңлем, синең документта язган язмаларың буенча яңадан йөри башлавыңа өмет зур. Бары тик син әйткән күнегүләрне ешрак эшләсәң әлбәттә. Аңлыйм, җиңел булмас, авырту да булыр, җиңү тиз генә бирелми, син үзеңә ышанырга тиеш.

Сынган агачСынган агач
Сынган агач

Саналып бирелгән ял көннәре үтеп тә китте дәсәң дә була. Берничә көн эчендә Фәнияне алыштырып куйган кебек булды. Гөлчәчәк апасы белән , реабилитация бүлмәсендә үткәргән көннәре аеруча кызның йөрәгендә өмет уятты.
- Фәния, сеңлем, синең документта язган язмаларың буенча яңадан йөри башлавыңа өмет зур. Бары тик син әйткән күнегүләрне ешрак эшләсәң әлбәттә. Аңлыйм, җиңел булмас, авырту да булыр, җиңү тиз генә бирелми, син үзеңә ышанырга тиеш.
- Рәхмәт сезгә Гөлчәчәк апа, әти дә бик шатланыр инде. Мин кайтуга әтигә әйтәчәкмен.
- Димәк әтиеңне кайтуга шатландырасың инде, икеләтә бәйрәм, кызы сөйләшә һәм өметләндерә.
Фәния агарынып китте, йөрәге янә каты тибә башлады. Санаторийга килгәч ул үзен тынычландым дип уйлаган иде, юк икән, әледә ниндидер хисләр аңа тынычланырга әле иртә дип әйтәләр кебек иде. Фәния Гөлчәчәккә карап:
- Юк, мин әлегә әтигә сөйләшүем хакында әйтергә әзер түгел. Мин аңа язачакмын гына.
Гөлчәчәк кызның ике кулын кулына алып:
- Әтиең яхшы кеше булуына бер генә дә шигем юк минем, тик сине нидер борчый, нәрсә ул Фәния? Әйтергә теләмәсәң әйтмә, ләкин әтиең белергә хакы бар дип уйлыйм.
- Мин әйтәм, тик хәзер түгел.
Фәния күзеннән бәреп чыккан яшь бөртекләрен яшерер өчен читкә борылды. Гөлчәчәк күрергә өлгерде һәм кызның күңелен күтәрер өчен:
- Ә хәзер без бассейнга төшәбез, мин сиңа яңа күнегүләр өйрәтеп җибәрәм, син күзеңне йомган килеш эшләрлек истә калдырырга тиеш. Фәния, терелүеңә ышанасың икән шулай булачак, син көрәшергә һәм җиңү яуларга әзерме?
Фәния күз яшьләрен сөртеп:
- Мин әзер, әзер, миңа чыннан да бу көрәштә җиңәргә кирәк.
Фәния чыннан да бик тырышты, бик авыр булса да тырышты. Өйгә кайткач та күнегүләрен эшләде, әтисенә бассейнга алып барырга кушты. Әтисе кызында булган үзгәрешләрне күреп шатланды.
- Кызым сине бу юлы санаторийда үзгәртеп җибәрделәр, синең шундый булуың минем йөрәгемә май булып ята. Бәлки сөйләрсең нәрсә булганын.
Фирая әздән генә әтисенә җавап бирмәде. Аннары баш бармагын күрсәтте дә, ручка алып яза башлады.
-Әти, әтием, белсәң иде мин шундый яхшы табиб белән таныштым. Ул дөрестән дә искиткеч , үз эшен яхшы белүче табиб. Әти ул мин терелә алам диде.
Фәрит кызының язуын укыгач:
- Амин кызым. Мин дә синең терелүеңне телим. Ләкин табибың бер хата җибәргән, ул сине өметләндерергә тиеш түгел иде.
- Ул дөрес эшләде, мин аңа ышанам һәм ул нәрсә әйтсә шуны эшлим. Әти икенче юлы да минем шул ук санаторийга барасым килә.
- Күз күрер диләрме әле, вакыты җиткәч карарбыз кызым.
Фәния чыннан да үзгәрде, терелер өчен барысын да эшләде, авыртса да тешен кысып түзде. Әтисенең вакыты булган саен бассейнга алып барырга кушты.. Табиб апасы да бит су кешене үзгәртә диде. Шулай була да, ярты ел булды дигәндә Фәния үзен яхшы хис итә башлады. Әкренләп аяклары да селкенгәләде. Хәзер инде чынлап торып авыруга каршы көрәшне туктатырга ярамый иде. Фәниянең терелергә тырышуын күреп Карина көннән көн ачуы чыкты, бары кызның сөйләшә алмавы аның йөрәген җылытты. Тик ул Фәния аңа сюрприз әзерләгәнне белми иде.
Бүген Фәрит кызына иртәрәк кайтам дип сүз биреп чыгып китте. Алар ниһаять кино карарга барырга тиешләр иде. Аш бүлмәсендә дару эчкән вакытта Фәния "" ялгыш"" стаканны идәнгә төшереп җибәрде. Карина кызга карап басып торды да:
-Синең кулың каян үсә соң утын пүләне? Әллә юри тешереп җибәрдеңме? Ятсыз, мин хәзер пыяла кисәкләрен җыярга тиешме? Рәтләп бернәрсә эшли алмыйсың бит син. Хотя сынган агач нәрсәгә ярый соң ул? Синнән бернинди файда юк, инвалидлар йортына илтергә генә калды. Ой иптәшләр безнең гарип карарга вакытыбыз да, теләгебез дә юк дияргә. Чыннан да, ник кенә дөмекмәгәнсеңдер әниең белән бергә, миңа да комачауламас идең.
Бу юлы инде Фәния түзмәде:
- Әгәр үлгән булсам син иң әшәке кеше икәнен белмәс идем.- дип, Каринаның күзенә карады. Ә ул исә Фәниянең сөйләшә башлавын аңлагач аптырап калды.
- Син, син, син күптән сөйләшәсеңме??
- Юк, тик синең сүзләрең мине яңадан сөйләшә башларга мәҗбүр итте. Син үзеңнең иң түбән кеше икәнеңне беләсеңме? Ничек шулай оста итеп кылана аласың син? Әгәр ялганчы, кыланучылар арасында бәйге оештырсалар, бер шигем юк, син беренче урын алыр идең. Нәрсә кирәк сиңа? Гарип кызы булган ир сиңа нигә?
- Син нәрсә беләсең соң тиле кыз, син тормышның ни икәнен дә белмисең. Әйе, мин шат, бик шат синең әниең үлгәненә, тагын беләсеңме нәрсә, мин синең әтиеңне, әниең исән булса да тартып ала идем.
- Син ул җүләр, әти әнине үлеп ярата иде, ә син, син ул сынган агач, бернәрсәгә дә хәленнән килми, кеше бәхетеннән көнләшеп, кеше бәхетен тартып алучы. Әти кайтсын гына әле, мин барысын да сөйлим.
Карина кычкырып көлеп җибәрде дә:
- Сиңа ышаныр дисеңме? Мин инде күптән синең кыланышларыңны сөйли башладым әтиеңә. Синең кызың тәлинкәләр вата, миңа җен дип әйтә, кирәкмәгән нәрсәләр язып яный, үз-үзен кыйный һәм башкалар, һәм башкалар. Күптән, күптән аны хастаханәгә салырга кирәк үз үзенә кул салганчы дидем. Һәм беләсеңме....әтиең бит минем яклы- дип янә көлде, дә көлде.
- Ә мине үтерергә җыенды дисәм? Әти мине җәлләсә нишләрсең?
Карина туктый алмый көлә бирде, Фәниягә карап мыскыллы карашын ташлап:
- Ул очракта мин сине үз кулларым белән бәреп үтерәм яисә тәрәзәдән бәрәм һәм үзенә үзе кул салган дип әйтәм. Әйттем бит, сынган агачтан файда юк дип.
Әкрен генә ишектән кереп, Карина сүзләрен ишеткән Фәрит үз колагы белән ишеткән сүзләргә ышанмый басып тора бирде. Карина аны күргәч:
- Фәрит, син, вакытлы кайттың әле . Кара син кызыңны, сөйләшә башлаган тик ниндидер сәбәпләр аркасында безгә әйтмәгән. Күрдеңме? Ул үз үзенә кул салырга теләгән иде, мин әтиеңә әйтәм дидем.
Фәрит Фәниягә таба борылып:
- Синең әйтер сүзең бармы?
- Бар әти, күптән бар.. Карина әле генә миңа сынган агачтан файда юк диде, ул мине сынган агач ботагы дип күптән үртәп йөри иде. Ә бүген, бүген ул янә нигә әниең белән бергә дөмекмәдең диде.
- Син күптән сөйләшәсеңме, Карина дөрес әйтәме?
- Юк, мин аңа синең сүзләрең мине сөйләшергә мәҗбүр итте дидем. Әтииии...әти син миңа ышанмыйсыңмы? Әти ул мине күптән инвалидлар йортына бирәм дип йөрде. Әти син миңа ышанмыйсыңмы дим?
Фәния нишләргә белмичә яшь тулы күзләре белән әтисенә карады.

Бер мизгел эчендә Фәния әллә ниләр уйлап бетерде. Әтисенең аңа ышанмавы йөрәген телгәләде. Шулай да ул өметен өзмәде.
- Дөресен әйткән икән Карина, әтиең минем яклы, инде ярты елдан бирле сине җүләрләр йортына бирергә җыенабыз дип. Бәлки миңа чыннан да әни белән бергә үлергә булгандыр. Ә мин...
Карина Фәниягә сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә Фәрит каршысына басып:
- Ишетәсеңме инде, күрәсеңме нишли ул , әле син белмисең вакыты белән ниләр кыланганын, сиңа сөйләсәм дәр мәңге ышанмаслык бит, дөрестәндә имгәк....
Фәрит бар көченә Каринаның яңагына сугып җибәрде дә:
- Мине үз кызыма ышанмый дип уйладыңмы? Мин аның һәр сүзенә ышанам, ә дәшми тордым бары тик син нәрсә әйтерсең дип көттем. Күптән, бик күптән шикләнеп йөргән идем. Мин сине хөрмәт итәргә тырыштым кызымны карарга булышкан өчен, ә менә кызыма яла яга башлагач шикләнүем арта гына барды. Бүген үк, хәзер үк әйберләреңне җый да чыгып кит.
- Син нәрсә Фәрит, мин кая китәргә тиеш? Ничә ел кызыңны караганда мин яхшы идем дә, кызың үскәч кирәк түгелме? Ә син змея нәрсә сөйлисең? Мин, мин карадым сине, мин үстердем, сагаторийга хәтле мин йөрттем.
Фәния көлеп җибәрде дә:
- Карадым дисеңме? Дәшмәгәч, сөйләшә алмагач мине җүләргә санадыңмы? Мин һәр лечениягә үзем йөрдем, ә син үзеңчә ял иттең. Мин җитәрлек түздем Карина апа, бәлки әтигә синең төнге бәйрәмнәреңне дә сөйләгәдер?
- Фәния кызым, кирәкми бернәрсә дә сөйләмә. Карина апаң китә.
- Китә? Кызык, шулай бит, җиңел генә әйтелде. Ә кем булса да миннән сораганы булдымы миңа нәрсә кирәк дип? Мин синең гарип балаңны караган өчен рәхмәтеңме бу. Ярар мин китәм, тик сез әле мине белмисез, мин күрсәтәм әле сезгә күрмәгәнегезне - дип, Карина кайбер әйберләрен алып өйдән чыгып китте. Ул китүгә Фәрит кызына карап:
- Сиңа үпкәләргәме юкмы? Нигә миңа сөйләшә башлаганыңны әйтмәдең? Әй, син бит бүген ачудан сөйләшә башладың. Ә Карина, Карина хакында син миңа язып аңлата ала идең бит, нигә берсүз дә язмадың?
- Әти, мин башта кечкенә идем, аннары әни үлгән кайгы мине озак җибәрмәгәнен беләсең бит инде. Миңа барыбер иде. Ә хәзер, хәзер минем чыннан да яшисем килә, башка яшьләр кебек, үз аягымда йөреп укыйсым, эшкә урнашасым килә.
- Һәм кем инде ул сиңа өмет бирүче?
- Әлегә анысы секрет әти, вакыты җиткәч син барысын да белерсең. Ә хәзер киттек, син мине кинога алып барам дидең, безнең планнарны хәттә Карина җимерә алмас әти, әйдә дим.
- Киттек кызым, киттек.
Фәния бүген чыннан да үз үзеннән бик канәгать иде. Ниһаять ул әйтә торган сүзләрен әйтте. Әтисенең дә күңеле күтәрелгән кебек тоелды аңа. Ә бит әтисе борчылыр, Каринаны гафу итәр дип тә уйлап алган иде. Ләкин бу алай түгел булып чыкты һәм моңа да Фәния икеләтә шат иде. Бүген беренче тапкыр әтисе белән рәхәтләнеп көлеп кино карадылар. Ә өйгә кайткач Фәния тагын бер серен әйтте.
- Әти кара әле, мин сине алдан өметләндерергә теләмәгән идем- дип, аякларын селкетеп күрсәтте. Фәрит шатлыгыннан нишләргә дә белмәде, бер елмайды, бер көлде, хәттә ирексездән чыккан яшь бөртекләрен дә сөртеп алды.
Менә шулай тормыш үз көенә әкрен генә алга барды. Хәзер инде Фәния сәгатьләр буе әбиләре белән телефон аша сөйләште, дуслары белән очрашуларга йөрде. Бәхетләренә Каринадан әле дә бер хәбәр дә юк . Әтисе Карина килсә дип, өйдә аның калган киемнәрен, аяк киемнәрен капчыкка төяп куйган иде. Ул хатыннын гадәтен белеп, аерылышу буенча тавыш чыгарыр дип көттеләр алар. Кешедән бер-бер хәбәр көтү үзе бер җаза кебек, ә менә Карина кебек усал кешедән нидер көтү икеләтә авыр шул. Фәния башка вакытка караганда да күбрәк тренеровкалар ясады, әтисе кайтканчы ашарга пешерде, өй җыйды. Ниһаять ул үзен кечкенә генә булса кеше итеп санады. Каринаның сынган агач дигән сүзләре әле дә колагын ярып тора иде кызның. Ашаса ашы, эчсә чәе бугазына төер кебек утырып калган чаклары дә әз түгел иде. Ә хәзерге күтәренке күңеле үзе яшәргә көч өстәде.
Менә ул көткән көн килеп тә җитте. Әтисе белән, матур итеп сөйләшеп телевизор карап утырган вакытта , үз ачкычы белән ишекне ачып Карина килеп керде дә, ишектән керүгә:
- Ух ты нинди идилия сездә.. Бәлки мине дә үз компаниягезгә алырсыз ? Ә...юк..юк...юк, беләсезме, сезнең белән яшәү миңа да бәхет китермәде, киресенчә, мин бәхет өчен көрәштем и шиш.
Карина идәнгә төкереп бер Фәриткә бер Фәниягә карады. Фәрит урыныннан торып Карина янына килде дә:
- Син нәрсә исерекме? Син нишлисең Карина?
Карина көлеп җибәрде, тәрәзә янына килеп басып:
- Минме? Нишлимме? Ә сез нишлисез? Әйе, алдадым, әллә ниләр эшләгәнмендер, аңлыйм, сез дә мине аңлагыз. Мин яраттым сине Фәрит, яраттым, Гөлчәчәктән үлеп көнләшә идем, мин сине үземә тартып алыр өчен әллә ниләр дә эшләргә риза идем, и бац, бернәрсә дә эшләргә туры килмәде.
Карина яңадан көлә башлаган иде, Фәрит аның күкрәгенә ике кулы белән ябышып:
- Син нәрсә әйткәнеңне үзең ишетәсеңме? Нәрсә дидең син ятсыз, әле дусты булып кыланып йөрдең.
- Ә нәрсә эшли ала идем мин ә? Әйе дим бит, мин нәрсә генә эшләмәдем синең өчен. Хәттә синең хатыныңа охшаган табибны да юкка чыгардым. Әйе, әйе, ә нишлим? Син Фәрит ул хатыныма охшаган дип аның артыннан йөрдең, тыскан артыннан йөргән мәче кебек табиб артыннан калмадың, көн дә диярлек поликлиникага чаба идең. Ә миңа нишләргә иде, мин, мин ул сиңа авыр чакта яныңда булдым.
- Нишләдең, Гөлчәчәкне нишләттең? Чыннан да ул поликлиникадан юкка чыкты, димәк анысы да синең эш?
Карина рәхәтләнеп көлде генә, үзенең Фәритнең ачуын китерә алганына шатланды гына.
- Нишләдемме? Баш табиб янына кереп табибыгыз үз үзен тота белми, баланы дәваламый, иремә бәйләнә дидем. Ә ул ышанды и оп, табибың юк. Менә Ходай сине тагын җәзага тартты, башта хатыныңны тартып алды, и оп, аның двойнигы да тю тю. Рәхмәт әйт үтермәдем мин аны ә юкка чыгардым.
Фәрит җен ачуы чыгып Каринага сукмакчы иде, тик туктап калып:
- Син, син...- дип урындыкка тотынды, аннары ике кулы белән күкрәген тотты да, идәнгә ауды.
Фәния бар көченә кычкырып җибәрде дә, каляскадан сикереп торды, тик ул да идәнгә егылды, бөтен көчен җыеп, идәндә шуышып әтисе янына килеп җитте дә, битеннән, маңгайларыннан үбә, үбә
- Әтииии, әтииием.
Ләкин Фәрит дәшмәде, Фәния нәфрәт уты янган күзләре белән Каринага карап:
- Ашыгыч ярдәм чакыр, нәрсә басып торасың - дип кычкырды.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас