Литература
26 Июня , 05:00

Сынган агач

Гөлчирә Галимова.  Җиденче бүлек. Фәниянең күңеле тынычланды, ул үзен никтер әнисе янында кебек хис итте. Күптән, күптән аңа шундый рәхәт булганы юк иде.- Гөлчәчәк апа, сез бит поликлиникада эшли идегез, шулай бит, әти сезне безгә шуңа күрә килә диде.- Әйе, тик санаторийда эш тәкьдим иттеләр дә мин каршы килмәдем. Ә хәзер сораулар артта калсын, без әле еш очрашырбыз, сөйләшергә дә өлгерербез, безгә дәваланырга кирәк.- дип Гөлчәчәк сүзне бүлдерде. Аңа ул темага сөйләшергә авыр иде.

Сынган агачСынган агач
Сынган агач

Фәниянең күңеле тынычланды, ул үзен никтер әнисе янында кебек хис итте. Күптән, күптән аңа шундый рәхәт булганы юк иде.
- Гөлчәчәк апа, сез бит поликлиникада эшли идегез, шулай бит, әти сезне безгә шуңа күрә килә диде.
- Әйе, тик санаторийда эш тәкьдим иттеләр дә мин каршы килмәдем. Ә хәзер сораулар артта калсын, без әле еш очрашырбыз, сөйләшергә дә өлгерербез, безгә дәваланырга кирәк.- дип Гөлчәчәк сүзне бүлдерде. Аңа ул темага сөйләшергә авыр иде.
Көннәр матур үтеп, яңадан көз җитте. Гөлчәчәк яраткан эшенә ашыкты. Тик, поликлиникага килүгә аңа баш табиб янына керергә куштылар. Гөлчәчәк һәрвакыттагыча, зур түрәләрнең берсенең өенә барып дәвалау курсын язып, аңлатып бирергә кушалар дип уйлады. Баш табибның кырыс йөзен күргәч эш башкада икәнен аңлады.
- Хәерле иртәләр Пётр Михалыч- диде ул гадәттәгечә.
- Хәерле иртәләр дип әйтеп булса.
- Берәр нәрсә булды мәллә? Янә комиссия киләме?
- Эш комиссиядә түгел шул Гөлчәчәк ханым. Шулай гына котылып булса иде.
- Нәрсә булды? Ник сузасыз алайса, ничек бар шулай әйтегез.
- Ничек әйтим дип утырам да инде мин, Гөлчәчәк, синең өстән шикаять язып бирү очрагы күп төркәлде бит әле, белмим нишләргә дә.
Гөлчәчәкнең күзләре зурайды, ул хәттә урыныннан сикереп торды да:
-Нәрсәә? Моның булуы мөмкин түгел.
- Мин дә шулай уйлый идем. Бер хатын инде ничәнчегә керде. ""Табиб үзен начар яктан күрсәтә, инвалид бала ул китүгә елый, баланың әтисе белән флиртовать итә,"" һәм башкалар, һәм башкалар. Ул синең өстән шикаятьне министерствога җибәрәм, полициягә барып гариза язам ди.
Гөлчәчәкнең йөрәге сикерә башлады бу ялганны ишетеп, ул бары:
- Бу сүзләр барысы да ялган.
- Беләм Гөлчәчәк ханым, беләм, тик реагировать итәргә тиеш. Ул сезне аларга килеп йөрмәсен дип кенә әйтми, бетереп эштән җибәрүебезне таләп итә.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Баш табиб кулында тоткан ручкасы белән өстәл өстенә сугуын дәвам итте. Әлбәттә инде бу Гөлчәчәкнең йөрәк тибешен санаган кебек булды. Ниһаять баш табиб телгә килеп:
- Гөлчәчәк, минем дустым санаторийда баш табиб, мин сине аңа киңәш иттем, бераз тавыш беткәнче шунда эшләп алырсың, аннары анда акчасы да яхшырак. Синең кебек белгечне бергенә дә югалтасым килми дә бит, тик башкача булмый шул. Табибны гына үзгәртегез дип тә карадым, юк, категарический юк дип тора бит, нишли алам соң?
- Рәхмәт сезгә. Бүген үк гариза язаргамы?
- Кызганычка каршы шулай.
Гөлчәчәккә бик авыр булды. Күпме торышты бит ул авыруларның ышанычын яулар өчен, юкка булып чыкты. Гөлчәчәк кабинетыннан әйберләрен алды да, китеп барды. Санаторийда аны җылы каршы алдылар. Менә инде өч ел ул авырулар дәвалый, алардан меңләгән рәхмәт сүзләре ишетә. Вакыты белән улы Булат та әнисе янына килә һәм әнисе кебек табиб булырга хыяллана. Унҗидесен әле генә тутырган булса да ул инде күп нәрсәләр белергә өлгерде. Шулай ук авыруларны дәвалаганда иң мөһиме түземле булырга кирәк икәнен дә ул яхшы аңлый. Санаторийның баш табибы да егет килгәнгә сүз әйтми, киресенчә ваграк эшләр дә кушкалый. Гөлчәчәк исә улы белән горурлана, белгән һәр эшен энәсеннән җебенә хәтле дигәндәй өйрәтә. Акча ягы да Булат эшләгәч әзме-күпме өстәлә. Поликлиникадан китүен генә гел искә төшереп тора. Эшеннән китүенә кем гаепле икәнен генә әле дә белмәде бит ул, шул гына йөрәген тырнап тора аның.
- Гөлчәчәк Рәисовна, сез бүген дә соңга хәтле эшлисезме?- дигән соравы белән, шәфкать туташы Гөлчәчәкне үткәннәрдән кире кайтырга мәҗбүр итте.
- Әйе, бүген нәни пациентыбыз бар бит, ул бүген соңгы көн килә.
- Әәәәә, ә бу кыз, Фәния, сез танышлармы?
- Берничә ел элек мин аларга килгәләп йөри идем, килгәләп дип, бер килгәндә әтисе кызы белән сөйләштермәде дә, аңлавынча ул сөйләшми иде.
Гөлчәчәк тынып калды, Фәритнең аны ишек төбендә ничек каршы алуын исенә төшереп:
- Аннары без гел поликлиникада гына очрашып аралаштык. Мин аңа үземнем киңәшләремне бирә идем, кызның хәлен сораша идем.
- Ә нигә кызын дәваламадыгыз?
- Ничек әйтим, күрдең бит инде мине күргәч нәрсә килеп чыкканны. Фәрит кызының күңел халәте өчен бик борчылды. Авыру гына түгел, сезне күреп җүләрләнсә нәрсә була дия иде. Әйткәнем бар иде бит инде, кемдер шикаять язган дип, кемгәдер мин комачауладым. Мин әле дә бит кемгә комачаулаганымны белмим. Ярар, әйдә, безнең нәни пациент килә хәзер, урыныңны әзерлә - дип табиб шәфкать туташының борын очын чеметеп алды.
Фәния бүген дәвалану бүлмәсеннән бик канәгать кайтты. Аңа чыннан да рәхәт иде, күптән, бик күптән аның күңеле мондый кичерешләр кичермәде. Гөлчәчәк апасының ягымлы сөйләшүе, назлы сүзләре, ягымлы карашы үзенекен эшләде. Фәния бүген үзен бәхетле итеп хис итә. Табибның әнисенә охшаган булуыда , исеме туры килүедә бер яктан кызык, икенче яктан йөрәк яраларын актарды. Шулай да Фәния шатланды, күңелсез уйларга бирешмәскә тырышты. Әлбәттә инде моны Карина күрде һәм кызга дәшми кала алмады:
- Нәрсә булды, бүген бик шатланасын әле син, әллә тереләсең дип әйттеләр мәллә? Утын пүләне, сине хәзер беркемдә терелтә алмый.
Фәния ачуыннан кычкырып җибәрүдән әздән генә тукталып калды. Түз, түз Фәния, сиңа әлегә каршы дәшергә ярамый. Син түзәргә тиеш һәм бөтен әшәкелеген тышка чыгарырга тиеш - диде ул үз үзенә.
- Нәрсә дәшмисең? Миңа нәрсә әйтим икән дип утырасыңмы?Дөрес әйтмәдем мәллә сынган агач кисәге. Сынган агач кисәге шул утын пүләне була инде ул.- дип Карина кычкырып көлеп җибәрде.
Фәния өстәл өстендә торган стаканны җен ачуы белән Каринага алып ыргытты. Стакан Каринаның кулына тиде, ул нәфрәт тулы күзләре белән Фәниягә карап:
- Җитте, мин дә тимер түгел, мин сине психушкага ябам, әллә әтиең риза булмас дип уйлыйсыңмы? Менә күрерсең, ярты ел дигәндә мин сине җүләрләр йортына озатам һәм монда булган һәр табиб синең җүләр икәнеңне исбатлаячак. Синме, син үкенерсең тик соң булыр сынган агач кисәге.- дип, идәнгә төкереп бүлмәдән чыгып китте.
Тик бу сүзләр Фәния өчен берни түгел иде. Кыз үз-үзенә сүз бирде, әлегә ничек бар шулай калачак, хәттә яраткан әтисенә әлегә сөйләшә башлаганын әйтмәячәк. Нишләргә? Ничек итеп Каринаның кара йөзен ачарга һәм ничек, нинди дәлилләр күрсәтергә? Барысын да алдан уйларга кирәк. Әти, әтием, озакламый мин сине бу кара еланнан аерам, мин үзем, мин үзем үз-үземне карыйм һәм миңа синнән башка кеше кирәк түгел.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас