Литература
26 Июня , 03:00

Сынган агач

Гөлчирә Галимова. 6 бүлек. Фәния дуслары белән әтиләре янына якынлашты. Дуслары белән аралашу кыз өчен файдага булды ахыры, кыз дуслары белән елмая, ишарә ясап сөйләшә. Балалар олылар янына килеп җиткәч, арада иң чаясы, сыйныфташы Марат, кызларга күз кысып алды да:- Фәрит абый ә иртәгә без Фәния белән уйный алабызмы?

Сынган агачСынган агач
Сынган агач

Фәния дуслары белән әтиләре янына якынлашты. Дуслары белән аралашу кыз өчен файдага булды ахыры, кыз дуслары белән елмая, ишарә ясап сөйләшә. Балалар олылар янына килеп җиткәч, арада иң чаясы, сыйныфташы Марат, кызларга күз кысып алды да:
- Фәрит абый ә иртәгә без Фәния белән уйный алабызмы?
Фәрит әздән генә Фәния гарипләр арбасында утыра бит, ул ничек уйнасын сезнең белән дип әйтмәде. Аннары тиз генә үз акылына килеп:
- Дөресен әйткәндә нәрсә әйтергә дә белмим, ә Фәния үзе ризамы соң?
Фәниянең йөзе балкый, ул ризалыгын белдереп башын кага. Фәрит тә елмая төшеп:
- Алай булгач мин каршы түгел, тик бер шарт белән.
Балалар бер -берсенә карашып алды. Фәрит бу юлы көлеп үк җибәрде дә:
- Минем шартым шул, вакыты белән уенга мине дә кушасыз, алайса сез елмаясыз, көләсез, ә мин боегып сезгә карап утырам, йә, килештекме?
Балалар бер авыздан әйткән кебек риза, риза дип кычкырдылар, ә бу вакытта Фәниянең йөзе шатлыктан балкый кебек иде. Фәрит белән Фәймә апа бер-берсенә карап елмайды. Балаңның шатлыклы йөзен, бәхетле булуын күрү үзе зур бәхет бит ул.
Тагын бераз балалар шаярышып алдылар да, өйгә кайтырга чыктылар. Каринага саубуллашып китүдән башка чара калмады. Өйгә кайтып тәмләп ашап алгач Фәния телевизор каршына ятырга сорады. Фәрит аның өстенә җиңелчә генә ябып кире аш бүлмәсенә керде. Аның керүен көтеп торган Фәймә апа сүз башлады:
- Улым, Фәрит, мин әйткәннәр бәлки сиңа ошамас, тик бу юлы мин Карина хаклы дип уйлыйм. Ул бит үзенчә якын дустының гаиләсенә булышырга тели, моның ни гаебе бар? Улым бәлки бер өмет бирерсең ул кызга, ул бит Гөлчәчәкнең урынын алырга теләми, киресенчә, дусты өчен борчылып, ярдәм итәргә ашкына.
- Әни , ничек итеп ят кешегә кызымны ияртеп җибәрим ди.
- Син бит баргалап йөри аласың, аннары чит кеше түгел, хатыныңның дусты. Эш барышында нидер ышамый икән син гел үзгәртә аласың бит. Улым эшең дә бар, ялларым да бетте дигән идең, бәлки ярдәмнән баш тартмассың диюем.
- Белмим әни, ничектер ышанып бетә алмыйм, әле дә ышана алмыйм шундый хәлдә калуыма. Бүген..
Фәрит сүзен әйтеп бетерми туктап калды. Табиб килүе, аның Гөлчәчәккә биктә охшавы турында әйтәсе килде, тик авыру ананың йөрәген яндырасы килмәде , шуңа тизрәк сүзне икенчегә борып:
- Бүген Фәниянең йөзе балкып тора иде, мин аның шулай көлгәнен дә күптән ишеткәнем булмады. Мин кызым өчен барнәрсәгә дә әзермен.
Шулай булды да, Каринага артык тырышырга да туры килмәде, хәзер инде яхшы әни була алуымны исбатласам, озакламый Фәрит минеке була дип шатланды ул эченнән генә. Ләкин яхшы әни булу өчен шактый тир түгәргә туры киләсен генә чамалап бетермәде. Санаторийга баруга, беренче көнне үк килеп чыккан хәл шуның дәлиле иде.
Документларны рәсмиләштерүгә аларга бүлмәгә урнашырга дип ачкычларны бирделәр. Көннәр җылы булуга карамастан киемнәр шактый алырга туры килде. Фәрит санаторийга барып урнашырга булса да булышам дисә дә, Карина баш тартты, тик менә баргач кына үзенең ялгышлык эшләгәнен аңлады ул. Бүлмәгә хәтле ике чемоданны алып барды да кире Фәния артыннан килде. Чемодандагы әйберләрне урнаштырганда да арды, мышнап чыкты. Фәния су сорап аңа ялгыш кына төрткәч тә, әздән генә кычкырып җибәрмәде. Көч хәл белән елмаеп:
- Фәния бәбкәм күрәсең бит мин әлегә буш түгел, ике минут кына түз яме, миңа хәзер чемоданнарны гына алып куярга калды. Күрәсең бит урын әз, чемоданны алып куймасам сиңа йөрергә калмый. - дип, ашыгып чемоданны тәрәзә янына китереп куйды. Фәниягә стаканга су салып бирде дә, үзе кырыйдан карап үз үзенә:
- Вот җүләр каптым мин, әтиеңне үземнеке итәсем килмәсә сине монда сөйрәп йөрергә үтерсәләрдә ризалашмас идем. Эх хххх, нәрсә эшләдем инде, ирләр беткәнме инде... Юк, юк, Фәрит кебек чибәрне әле каптырасы да авыр. Мин түзәм, мин барысына да түзәм. Әйе, түзде Карина, барысына да түзде. Кызның үзен ничек тотышы, ярдәмләшеп йөрүе үзенекен эшләде. Ике яклап әти- әниләр Фәриткә өйләнергә кушып ,шулай ук балага әни кирәклеген дә әйттеләр. Фәрит
йөрәгеннән Гөлчәчәген чыгара алмаса да, бала хакына дип өйләнергә ризалашты. Карина чыннан да үзен яхшы әни икәнен күрсәтте, һәрвакыт ярдәмчел, гел елмаеп кунаклар каршы алып, әти- әниләр алдында биеп кенә йөрде. Тик түземлек дигән нәрсә генә ике елга җитте. Көннән көн аның ачуы кабара барды, Фәрит алдында гына түзде, ә менә Фәниядән учын ала иде. Җитмәсә, :-Әгәр әтиең алдында миннән зарланасың икән китәм, ә менә гарип бала карарга килүче булыр микән? Минем кебек тиле булыр дип уйлыйсыңмы? - дип яный иде. Фәния дәшмәде, әтисенә авыр икәнен бик яхшы белә иде. Фәрит бөтен буш вакытын кызы белән үткәрде. Ә Карина: - Мин болайда көне буена арыйм - дип чыгып китеп, төн уртасында гына кайта иде. Фәрит дәшмәде, ә нәрсә әйтсен ул, Карина болайда аңа кызын карарга булыша. Фәния өчен үзгәрешләр аңа 16 яшь тулгач башланды. Быел алар яңа санаторийга барырга булдылар. Беренче көн урнашулар, санаторий белән танышып йөреп узып китте. Икенче көнне Фәнияне физтерапия һәм массажлар бүлмәсенә алып керделәр. Бүлмәдә утырган шәфкать туташы Каринага карап:
- Безнең процедура 40-45 минут бара, табиб башта кыз белән таныша, аннары аңа дәвалау программасы төзи һәм үзе үк төрле упражненияләр ясый. Беләсезме, өч елдан бирле безнең табибның даны әллә кайларга барып җитте. Барысы да аны мактый. Ә сез кызны калдырып китә аласыз, сезгә барыбер процедура кабинетына керергә рөхсәт итмиләр. Дөресен әйткәндә безнең санаторийда каляска белән тынычлап йөреп була, Фәния бәлки син үзең генә йөрергә өйрәнерсең, ничек уйлыйсың?
Фәния мин риза дигәндәй башын селкеде. Карина шатлануын яшермәде:
- Тагын да яхшы, ачкыч кулыңда, миндә леченияләр алам, тынычлап йөрермен -дип китеп тә барды. Шәфкәть туташы Фәнияне күрше бүлмәгә алып кереп әкрен генә караватка ятырга булышты. Кызга нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә башлаган иде, бүлмәгә табиб кереп:
- Таня син яңа пациентны әзерләдеңме? - дип соравы булды, Фәния кисәктән борылып:
- Әни...әнием- дип кычкырганын сизми дә калды.
Әлбәттә инде шәфкать туташы белән табиб куркып калдылар. Фәния генә каршысында басып торган Гөлчәчәкне күреп, аның ирене өстендәге миңенә карап башын селкеп:
- Юк, юк- дип елый башлады. Башта бернидә аңламаган табиб, күптән булган хәлне искә төшереп, Фәния янына килеп:
- Тынычлан матурым, тынычлан..син мине әниеңә охшаттың, дөресме? Нишлисең бит шулай була. - дип кызны кочагына алып шәфкать туташына дәшмәскә кушып- мин сиңа аннары аңлатырмын- диде.
Фәния табибны кочаклап рәхәтләнеп елады да елады. Ниһаять бераз тынгач:
- Теге юлы, сез идегезме? Сез безнең өйгә килгән идегезме?
- Әйе мин. Менә бит, син телгә килдең, әгәр ул көнне мине күргән булсаң шунда ук сөйләшә башлар идең. Синең белән кем килде? Менә шатлык була аңа синең сөйләшә башлаганыңны белгәч.
- Юк, үтенәм әйтмәгез.
Фәниянең йөрәге каты итеп тибә башлады, ул кабат:
- Зинһар әйтмәгез, ул әлегә белергә тиеш түгел, ул минем үги әни.
- Ярар, тынычлан Фәния, син дигәнчә булыр, кайчан әйтергә телисең шунда әйтерсең. Йә тынычландыңмы?
- Әйе, рәхмәт сезгә, ә сезнең исемегез ничек?
- Мин Гөлчәчәк Рәисовна булам.
Фәниянең күзләре зурайды, ул сүз әйтә алмыйча табибка карап тора бирде.
Гөлчәчәк янә кызны кочаклап:
- Әтиеңнең дә йөзе нәкь менә синеке кебек иде мине күргәч. Шуңа күрә безне таныштырмады да.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас