

Югалып калган ир, кызының башыннан сыйпады, бары Фәниянең генә тынычланасы килмәде. Фәрит кызының күзләренә туры карап:
- Кызым, җир йөзендә йөзләгән кешенең тавышы бер-берсенә охшаган була, алай гына да түгел, җир шарының икенче башында нәкь менә сиңа охшаган кыз яши. Ә син ишеткән тавыш бары тик сине күзәтергә килгән табиб апаңныкы. Сиңа авыр икән мин аны хәзер үк озатып керәм, ярыймы?
Кыз башын гына селкеде дә, әтисенә ишеккә таба төртеп күрсәтте. Фәрит кызына карап елмаерга тырышып бүлмәдән чыгып китте. Аш бүлмәсенә, табиб янына кергәч башта каушап калды, аннары зал бүлмәсеннән фотосүрәт алып килеп, табиб кулына тоттырды да:
- Карагыз, бу минем Гөлчәчәгем.
Табибның күзе зурайды, фотосүрәттә аңа охшаган хатын, ире кызы белән елмаеп басып тора.Фәрит янә сүз башлап:
- Сез охшаган гына түгел, сезнең тавышыгыз, хәттә исемегез аныкы. Я әйтегез, мин сезне ничек авыру кызыма күрсәтә алам?
Табиб башын иде, бу чыннан да башка сыйдыра алмаслык хәл бит, тик шулай да җавапсыз калып булмый.
- Менә нигә сез мине шулай каршы алдыгыз. Мин сезне аңлыйм, ләкин... ләкин ул мине шулай ук кибеттә, хастаханәдә яисә башка урында күрергә мөмкин бит.
- Дөрес, мөмкин, тик хәзер түгел, әлегә яралары яңа, аңа бары унике яшь. Гафу итегез, мин бүген сезгә очрашырга мөмкиндер дип әйтә алмыйм. Фәния белән барыбер сөйләшә алмыйсыз, ә документлары аша сез белергә теләгән нәрсәләрне таба алырсыз дип уйлыйм.
- Әйе, сез хаклы, без телефон аша элемтәгә кереп торырбыз, дәвалау буенча фикерләремне әйтеп торырмын. Әлегә язмаларны алам, берничә көннән поликлиникадан кереп алырсыз.
Табиб саубуллашып чыгып китте. Фәритнең йөрәге шашып-шашып типте. Ничек шулай була ала соң? Ничек кешеләр шулай бер-берсенә охшаш була икән? Ә Фәния күрсә нәрсә була иде?
Фәрит үз уйларыннан көч хәл белән арынып кызы янына керде. Кызының үзенә таба сораулы карашлары белән карап торуын күреп:
- Табиб апаң китте кызым. Беләсеңме нәрсә, без синең белән хәзер прогулкага чыгабыз, яле, әйдә җыенабыз- дип кызына күзлек биреп- урамда кояш, ә син безнең кояшка карарга яратмыйсың. Так, так, әйберләрне җыеп бетердем, су алдым, киттекме?
Бәхеткә Фәритләр тугыз катлы йортның икенче катында гына торалар. Баланы инвалид каляскасында ничек алып чыгып йөрүе кыен икәнен, үз башыннан үткән кеше генә белә. Ләкин ир уфтанмый, аның баласы исән һәм ул тиздән тереләсенә аның бер шиге дә юк.
Бүген көн матур, кояш нурлары агач ботаклары арасыннан төшеп күзне чагылдыра. Фирая ашыгып маңгаендагы күзлеген төшереп, әтисенә ишәрәләп алга таба күрсәтте, янәсе туктама, алга бар. Бераз йөргәч Фәрит бер лавка янына туктады да, калясканы агач ышыгынарак куеп, тизрәк утырды. Бүген нигәдер арды ул. Фәния исә якында гына, әниләре янында уйнап йөргән балаларны күзәтте. Әйе, аңа авыр, шуңа күрә Фәрит кызның күңелен башкага борып җибәрергә теләп:
- Кызым бәлки кинога барырбыз, бүген ниндидер кызык кино күрсәтәләр имеш.
Фәния башын какты, күренеп тора аның бер җиргә дә барасы килми. Фәрит тагын нәрсә әйтим икән дип утырганда, аның бәхетенә Фәния белән бергә укыган ике кыз белән бер малай килеп җиттеләр дә:
- Привет Фәния- дип, кызына мең төрле сорау яудыра башладылар. Кызның нинди хәлдә икәнен аңлап:
- Нигә моңаеп утырасың, без сине үзебез йөртәбез, әтиең ял итсен, төрле яңалыклар белән таныштырырбыз- дип, Фәриттән рөхсәт сорап, кызны алып та киттеләр. Фәрит бер яктан шатланса, икенче яктан башындагы сорауларына әле һаман җавап эзли иде. Табиб хатын бөтен күңелен яулап алган иде. Ничек? Хәзер нишләргә? Кызы белән очрашу ничек бетәр? Аларга бит еш очрашырга туры киләчәк, ләкин моны туры китерү мөмкин түгел. Тагын ниләр уйлап бетергән булыр иде Фәрит, фикерләрен бозып, һәрвакыттагыча аның каршысына Карина килеп басты.
- Синең шулай кисәк килеп чыгуыңа ничектә ияләшеп җитеп булмый Карина.
- Сезне паркта дип уйладым да инде, мин башта өегезгә кердем, ә өйдә беркемдә юк.
- Бераз һава суларга чыктык иде.
- Фәймә апа кая?
- Үз эшләре белән йөри, ә сине нинди җилләр ташлады?
- Хәлегезне белергә килдем. Фәния берничә көннән санаторийга бара, бәлки нәрсә белән булса да булышырмын дип уйладым. Бүген табибка барырга тиеш идегез, нинди хәбәрләр бар.
Фәрит әйтим микән дип уйлап торды да:
- Нәрсә булсын, табиб өйгә килде, бик мөләем хатын, санаторийдагы табибларга юллама язып бирәм диде. Фәния белән кыз-хатын барса яхшырак диде. Каян алыйм соң мин булмаганны? Ике туганнар арасында да ир- ат туганнар гына. Әниләр үзләре өлкән кешеләр. Теләсәм теләмәсәм дә үземә. Дөресен әйткәндә мин кызымны башка кешегә ышанып , тапшырып җибәрә алам дип уйламыйм.
- Син гел кешегә ышанмыйсың, тик янында сиңа гел ярдәм кулы сузып торучы кешеләр бар. Аңла ниһаять Фәрит, син үзең генә түгел, сиңа ярдәм кулы сузырга теләүчеләр күп, син, бары син аларны күрә белмисең. Фәрит, мин ник килгәнемне әйтәм, мин дә ул хакта күп уйладым....син бүлдерми генә тыңла әле. Әйе, мин бары тик Гөлчәчәкнең дусты..әгәр шулай туры килде икән, мин Фәнияне үзем алып барам. Беләсеңме, мин үземне яхшы дус буларак булыша алуыма бик шатланам. Барысын да уйлагач йөрәгемә ниндидер җиңеллек кереп урнаша.
- Белмим Карина, бу дөрес була дип уйламыйм мин. Аннары әниләр дә мин хаклы дип уйлауларына шигем юк.
Фәрит читкә таба карап, кызының дуслары янында елмайганын күреп:
- Ниһаять кызым елмая, бүген беренче көн аның йөзе бәхеттән яна. Кара, кара, ул миңа яшәргә көч бирә, ә мин аңа әлегә бернидә бирә алмыйм.
- Син сизмисең, Фәрит, мин уйнап әйтмим, дуслар авыр чакта да булышмагач нигә кирәк алар.
- Ә эшеңдә нәрсә диярсең?
- Болничный алам, яисә .....мин нәрсә булса да уйлап табам.
Икәү сөйләшеп, яннарына килеп баскан Фәймә апаны күрми дә калдылар, Фәймә апа аларның гаҗәпләнүләрен күреп:
- Агач арасыннан качып килдем, нәрсә сөйләшкәннәрегезне ишетәсем килде- диде дә көлеп җибәрде.
- Шул хәтле сөйләшеп мин килгәнне дә күрми калдыгыз, бәлки сүз нәрсә хакында барганын әйтерсез миңа да.
Фәрит кыскача гына нәрсә сөйләшкәннәрне сөйләп:
- Мин каршы, кызым белән мин үзем барам әни.
Фәймә апа уйланып торды да:
- Дөресен әйткәндә баланы чит кеше белән чыгарып җибәрү дөрес түгел, тик, тик Карина да хаклы бит. Улым уйлап кара, дөрестән дә төрле хәлләр булырга мөмкин, кыз бала әтисенә әйтә алмаган сүзләр бар. Мин дә уйлап куйган идем ул хакта, син каршы килмәсәң мин барам.
- Әни синең үзеңә табиб кирәк, бер бер хәл булса нишлисең? Ә Фәния нишләр? Юк, юк, бу хакта уйлама да, үзем барам, кирәк булса шәфкать туташын чакырырмын. Ярар, ул хакта иртәгә сөйләшеп бетерербез, Фәния килә.
Карина үз теләгенә ирешер өчен барысын да эшлиячәк, шуңа күрә иртән Фәймә апа янына киләчәк.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.