

Уйларым буталды, чуалды,
Нишләргә мин белмим бүгеннән,
Җан ачысын тыя алмый
Күз яшьләрем ага битемнән.
Әйтегез нишләргә, кем белә?
Йөрәгемә дәва каян табарга?
Күңелемә килгән авыр уйларга
Туры юлны ничек ябарга?
Алланың рәхмәте һәр кеше өчен сынауларын аерым бирә. Кемгәдер өеп бәхет биргәндә, кемгәдер ачы күз яшьләре түгәргә туры килә. Кемдер язмыш юлыннан җиңел атласа, кемнеңдер атлаган вакытта аягын чала, ега. Нигә соң язмыш һәркемгә тигез бүленми дип күпләр сорау бирә. Кулда бармаклар тигез булмаган кебек, язмыш юллары да сикәлтәле була. Кешенең уй-фикерләре дә төрле, кемдер байлык артыннан куса, кемгәдер бары тынычлык кирәк, кемдер кеше язмышыннан көнләшсә, башкасы кешенең бәхетенә бары шатлана, тырышлар дип мактый. Кемдер нәфрәт утында янса, кемгәдер түземлек, һәркемкә ихтирамлы, бәхетле булу күбрәк бирелә. Кешеләр күбесенчә үзләре сайлаган юлдан барырга тырыша, ә ахыр чиктә Аллаһ язган юлга барып чыга.
Бүген Гөлчәчәкнең әнисе Фәймә апа хастахәнәдән туры Фәритләргә кайтты. Болай да авырткан йөрәге, квартирага керүгә кысып куйды. Әле кайчан гына кызы аны елмаеп каршы ала иде, тик хәзер каршы чыкмый, әнисен килеп кочагына алмый.
Фәрит Фәймә апаның сумкасын тумбочка өстенә куеп:
- Әни түргә уз.
- Хәзер, мин...
Фәймә апа сүзен әйтеп бетермәде, аш бүлмәсеннән май кояшы кебек елмаеп Карина килеп чыкты да:
- Бигрәк вакытлы йөрисез, минем ашым пеште- дип, Фәймә апаны кочаплап алды да:
- Фәймә апа, бу кем дип уйлап торасыздыр инде, кыенсынып та җибәргәнсездер, мин Карина булам , мин Гөлчәчәкнең якын дусты.
Карина башын аска ия төшеп, оялган кыяфәт чыгарып:
- Сез әллә ни уйлый күрмәгез инде, мин дус буларак Фәриткә булышам, Гөлчәчәкне хөрмәт итеп, якыннарына булышасым килү иде. Әгәр сезгә ошамый икән мин хәзер үк китәм.
Фәймә апа нәрсә әйтергә белмәде. Ят хатынны кызы яшәгән фатирда күрүе авыр иде әлбәттә. Ана кешенең югалып калуын күргән Фәрит :
- Әни бу чыннан да шулай, Карина миңа булыша гына, аннары, син дә әле бик терелеп җитмәгән, шуңа күрә Карина булышам дигәч мин каршы килмәдем. Әни ашарга пешкән, әйдә аш бүлмәсенә, чәйләп тә алырбыз.
Фәймә апа сүзсез генә аш бүлмәсенә керде. Карина үзен күрсәтергә ашыкты, тиз- тиз табын әзерләде.
- Фәймә апа, гафу итегез, сезгә нинди чәй ясыйм? Үземнем әни сөтле чәй ярата, сезгә нинди ошый?
- Мин дә сөтле чәй яратам.
- Фәймә апа, алайса бераз гына бөтнек салыйммы? Бөтнек салгач сөтле чәйнең тәме үзгәрә, бик тәмле була. Сез эчеп карарсыз, әгәр ошамый икән мин сезгә башканы ясап бирермен.
Фәймә апа бу юлы аптырашта калды.
- Бөтнек дисеңме? Гомер буе сөтле чәй эчәм, вакыты белән чәйгә бал салганым бар, бөтнек турында ишеткәнем юк иде, ярар, яса, тәмен татып карарга булыр.
Карина шатлыгыннан нишләргә белмәде. Үзенчә булды бу, әби кармакка капты дип елмаеп:
- Әле аның серләрен әйтсәм ышанмассыз, күп тәмләткечләр салып була, мәсьәлән гвоздика, имбирь.
- Син чәйләр буенча белгечкә ошаган, каян беләсең?
- Мин кулинария училищасын бетердем, ә чәй тәмен үзгәртергә әбием өйрәткән иде.
Өстәл янында тынлык урнашты. Бу минутта һәрберсе үз уйларына кереп киткән иде. Чәйләр эчкәч Фәрит Фәймә апага карап:
- Әни син бераз ял ит, аннары Фәния янына барып килербез, сине күргәч бик шатланыр, аңа хәзер безнең терәк бик кирәк.
- Рәхмәт улым, башка кияүләр хатыннарының әниләренә әби дип эндәшсәләр, син авыз тутырып әни дидең.
- Һәм шулай калачак та әни. Без бит бер гаилә, башкача булырга да тиеш түгел.
- Фәния турында нәрсә диләр?
- Әни хәбәр яхшылардан түгел шул, Фәния гарипләр арбасында йөрергә калырга мөмкин. Тик мин өметемне өзмим, килер бер көн һәм кызым үз аягына басачак.
- Менә монысы дөрес. Без барыбыз да өметләнергә тиеш һәм Фәниягә һәрвакыт терәк булырга.
Әйе, вакыт кирәк, бар нәрсәгә дә вакыт кирәк. Гөлчәчәкнең дә ашы үтеп китте. Хәзер инде Фәния терелгәнне генә көтәсе калды. Чыннан да кызны общий палатага чыгаргач, аның күңеле бераз күтәрелгән кебек иде. Чөнки анда үзе кебек төрле сәбәпләр аркасында гарипләнгән балалар бар иде. Әнә, кечкенә генә, әле күптән түгел генә биш яшен тутырган Аня бертуктамый көлә. Күңеле күтәренке кызның әйтерсең лә бер җире дә авыртмый, ә чынлыкта ике аягы һәм кабыргасы сынган. Сабый әнисенең кибеттән чыкканын күзәтеп торган, әнисен күреп , тәрәзә ача һәм менә нәрсә килеп чыга, өченче каттан егылып төшә. Бәхеткә бала күп яралар белән булса да исән кала.
Чыннан да, вакыт дәвалый, вакыт һәрнәрсәне хәл итә. Менә Фәнияне дә, бер атнадан санаторийга барып, дәваланып бетергә дип юллама биреп, хастаханәдән чыгаралар. Фәритнең әти - әнисе, Фәнияне авылга кайтарырга ничек кенә үгетләсәләр дә, ул каршы килде. Эшеннән яллар алып кызы белән өйдә булды. Тик менә санаторийга барыр өчен ял көннәре бетеп китте. Эшеннән китсә, йорт алып барырга, кызы өчен кирәк яракларга акча җитмәс дип курыкты ир. Кызы өчен инвалидлыкка бирелгән акча да күп дип әйтеп булмый иде. Хәзер инде чыннан да уйланырга сәбәп бар. Төрле уйлар белән үзенә уйланып утырган вакытта, ишек кыңгыравына бастылар. Фәрит иренеп кенә ишекне барып ачты. Ишек янында басып торган хатын, ишек ачылуга сүзен башлап:
- Исәнмессез. Мин сезнең участокның табибы, травмотолог- ортопед Гөлчәчәк Раисовна булам.
Фәрит бу хатынны күрүгә, исемен дә ишеткәч аздан гына егылмады, каршысында нәкь менә хатыныныкы кебек, алтын сыман янып тора торган чәчле хатын басып тора, җитмәсә исемен дә Гөлчәчәк ди. Фәритнең башы әйләнеп китте һәм ул егылмас өчен ишек яңагына сөялде. Табиб иргә карап:
- Сез үзегезне яхшы хис итәсезме?
Фәрит тиз генә үзен кулга алып;
- Әйе, без иртәгә үзебез поликлиникага барырбыз дигән идек.
- Миңа керергә ярыймы?
- Гафу итегез, әлбәттә ярый, кызым йоклый, әйдәгез аш бүлмәсенә үтик.
Фәрит кулы белән ымлап үтәргә кушып:
- Борчылып йөрмәскә иде, рәхим итегез, утырыгыз.
-Без аңлыйбыз, инвалид каляскасы белән йөрү уңайсыз, махсус йөртү машинасы да кыйбатка төшә, шуңа күрә андый балаларны үзебез килеп карарга тырышабыз. Миңа кызыгыз белән дә сөйләшеп алырга кирәк булачак.
- Кызганычка каршы әнисе үлгәннән бирле Фәния сөйләшми.
- Менә анысын мин белмәдем. Фәрит, отчествогызны белмим, миңа хастаханәдән чыккан язмалар кирәк иде. Сезгә санаторийга юллама биргәннәр, мин андагы табибларга бераз киңәшләр язып җибәрәсем килә. Авыру баланы дәвалау катлаулы, андый вакытта табиблар бердәм эш итәргә тиеш. Ә кем белән Фәния бара?
- Дөресен әйткәндә әлегә белмим, үзем барамдыр инде.
- Сезнең кызыгызга 12 яшь, димәк төрле хәлләр булырга мөмкин.
Табиб тынып калды, бер Фәриткә, бер алдында яткан язуларга карап:
- Мине дөрес аңлагыз, әгәр көтелмәгән хәлләр булса, чамалыйсыздыр мин нәрсә әйтергә теләгәнне, шулай булса нишләрсез? Ә кыз бала өчен бу аерым тетрәнү хисе бирәчәк. Ничек булса да бала янында кыз хатын булырга тиеш.
- Мин аңлыйм, тик әлегә хәл ителмәгән дидем бит, мин нәрсә булса да уйлармын.
Кисәктән генә стена шакыган тавыш ишетелде. Фәрит табибка карап:
- Мин хәзер, Фәния уянды.-дип китеп барды.
Фәния бүлмәсенә кергәч, андагы күренештән Фәрит куркып калды. Фәния елый, елый кызарып беткән, нидер әйтергә тели, үзе һаман ишеккә таба күрсәтә.
— Әти, әтием, анда әни кайткан, әни, әнииии, әни китмә, әнии син тагын мине күрмичә китәсеңме?-дип эченнән кычкыра, тик әтисе аңламый. Фәния әтисенең кулына ябышып янә ишеккә төртеп күрсәтә. Кызын кочаклап тынычландырырга тырышкан ата нәрсә икәнен аңлады. Килгән табиб йөзе, чәчләре белән генә түгел, хәттә тавышы да нәкь менә Гөлчәчәкнеке иде. Йокыдан уянган Фәния табиб тавышын ишетеп, аны әнисе кайткан дип уйлаган. Нишләргә? Фәритнең үзенә дә башта бик уңайсыз булды бит, ә табибны кызы күрсә нишләр?
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.