

Әллә яңгыр, әллә күз яшьләре,
Тамчы булып ага битемнән.
Йөрәк әрнүләрен бастыра алмыйм,
Чыгара алмыйм сине исемнән.
Әй сызлый ла, әрни минем йөрәк,
Вакыт үтсә дә бер дә туктамый,
Син бәгьрем ерак, ә минем җаным
Тынычланырга бер дә уйламый.
Әле кайчан гына йөрдек җитәкләшеп,
Бер-беребезне сөеп туймадык,
Гомер буе бәхет диңгезендә
Йөзәрбез дип һаман уйладык.
Бер ялгышлык гомереңне өзде,
Яшьлек чәчәк аткан чагыңда,
Күпме сүзләр әйтелмичә калды,
Ә әйтер өчен син юк янымда.
Фәрит куллары белән битен каплады. Йөрәге әрнүенә егет түзә алмый иде. Хәзер бер Аллаһ кулында барысы да,
- Үтенәм, үтенәм Раббым кызымны калдыр, мин башкача яши алмыйм, өмет, өмет бир миңа, өмет бииииир.- дип ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, Фәрит ирексездән идәнгә тезләнде. Куллары белән идәнне төеп:
- Ал мине, мине дә калдырма. Нәрсә өчен миңа яшәргә? Ааааа
Фәрит кычкыра гына башлады, аның кесә телефоны шалтырады, бу хастаханәдән шалтыраталар иде, Фәрит кабалана-кабалана телефонны алып:
- Әйе, тыңлыйм.
-Фәрит сезме, бу кызыгызны дәвалаучы табиб Дамир Рифкатович, кызыгыз күзләрен ачты, сезне чакыра, тиз арада килсәгез яхшы булыр иде.
- Әйе, рәхмәт сезгә, мин киләм, мин хәзер үк киләм.
Фәрит шатлыгыннан нишләргә белмәде, шунда елмайды да, шул ук вакыт елады да. Куллары белән башын угалап алды да:
- Ишетте, ул мине ишетте, кызым, Раббым кызымны кайтарды. Рәхмәт сиңа Раббым.- дип, идәннән торып, тиз-тиз җыенып чыгып та китте.
Хастахәнәгә баргач иң беренче чиратта табиб янына керде:
- Гафу итегез, керергә ярыймы?
- Керегез, мин сезне күптән көтәм.
- Фәрит табиб тәкьдим иткән урындыкка утырды да, табибка сүз дә әйтергә ирек бирмичә сораулар яудыра башлады. Табиб елмая төшеп:
- Туктагыз, тукта, кызыгыз аңына килде, тик әле бу аны иртәгә хастахәнәдән чыгарабыз дигән сүз түгел. Сезгә түземле булырга кирәк. Алдан әйтүемчә, кызыгызның умыртка баганасына зыян тигән, әлегә шуны гына әйтә алам, ул инвалид булып калырга мөмкин.
- Ничек инде?
- Хәзергә аңа реабилитация үтәргә кирәк була, мин сезгә түземлек телим, әйе, җиңел булыр дип әйтмим.
- Ә кызым кайчан анга килде соң? Аның хәле ничек?
- Төнлә, сәгать дүртләр тирәсе, без төнлә шалтыратмадык, бәлки вакытлыча гына булган хәл дип уйладык. Аллага шөкер, вакытлыча булмады....
Табиб нидер сөйләде, тик Фәрит кенә үз уйларына кереп киткән иде. Әйе, ул бит кызын төшендә күрде, кызы әнисе белән китәргә теләде, тик Гөлчәчәк аны калдырып китте. Гөлчәчәге кызын Фәриткә калдырды, алмады үзе белән, алмады. Тагын ниләр уйлап бетерер иде кем белә, әгәр табиб катырак эндәшмәсә.
- Фәрит сез мине ишетмисез ахыры?
- Гафу итегез, бераз уйландырды. Ә мин кызым янына керә аламмы?
- Әлбәттә, тик сезгә шәфкать тушаныннан сорап ак халат кияргә туры килә.
Шуны гына көткән кебек, Фәрит урыныннан торды да, ишеккә таба атлады. Ләкин аны табиб туктатып:
- Туктагыз, мин әле әйтеп бетермәдем, Фәния, ул сөйләшми, бетереп сөйләшми.
- Ничек инде сөйләшми?
Сез бит ул мине чакыра дидегез.
- Ул бит физический яра гына түгел, күңел ярасы да алган. Нәрсә булганны аңлауга башындагы нерва күзәнәкләре үзенчә хәл иткән. Әйе, әйттем, ул күзләре белән сезне эзләде, ничек аңламыйсың инде кемне эзләп, кемне чакырырга теләгәнен.
- Ә ул, ул сөйләшерме соң?
- Тәгаен генә әйтеп булмый. Барысы да күңел халәтеннән тора. Сезгә бик зур сабырлык кирәк, ышаныгыз, вакыт, барысын да вакыт хәл итә. Сез хәзер кызыгызга бик кирәк.
Фәрит ярар дигәндәй, башын гына какты да, кызы янына ашыкты. Ак халатын киеп, реанимация ишеге янына җиткәч тә, бүлмә ишеген ачырга куркып, шактый басып торды. Башында мең төрле уй бетерелде, ә иң мөһиме, әнисе турында ничек әйтер. Менә ул тәвәкәлләп бүлмә ишеген ачты, тәрәзә янындагы караватта кызы ята. Әтисен күрүгә кызының битенә алсулык йөгергән кебек булды. Кыз да елмаерга тырышып әтисен каршы алды. Фәрит карават янындагы урындыкка утырып, кызының кулын кулына алып:
- Хәлләрең ничек кызым? Менә мин дә килеп җиттем. Синең күзеңне ачуыңны ишетүгә килеп җиттем. Башкача булуы мөмкин дә түгел.
Фәния берсүз дәшми әтисенә карап ятты да, ян-ягына каранды. Фәрит аңлады, бала әнисен эзли. Тик ничек һәм нәрсә әйтсен ул? Ләкин дәшми калып та булмый. Фәрит әкрен генә:
- Беләм кызым, әниең яныбызда юк. Син...син дә беләсең, әйе, язмыш җиле безнең әниебезне алды. Тик...тик кызым ул безне күктән күзәтеп тора, безне саклый. Беләсеңме, мин бүген сезне төшемдә күрдем, әниең шундый матур итеп елмайды да, - Фәрит тонып калды, нәрсә әйтсен, сине калдырып китте дисенме? Я Раббым үзең ярдәм ит- дип , кызына нидер әйтергә авызын гына ачты, алар янына табиб килеп керде дә:
- Нәрсә сеңлем, әтиең килгәнме? Яхшы, бик яхшы, хәзер инде сез бер-берегез өчен яшәргә, алга омтылырга тиеш. Иң авыр сукмак башы сиңа була сеңлем, алайса елак баладай әтиең авыз сузып йөри, ә син , син үзеңнең батыр кыз икәнеңне исбатларга тиеш, ярыймы? Риза икән күзеңне йомып ал.
Фәния күзен йомып ачты. Табиб янә аңа карап:
- Аңлыйм сеңлем, сиңа бик авыр булыр, тик син бу көрәштә җиңәргә тиеш, ишетәсеңме, җиңәргә тиеш. Без сине тагын берничә көн күзәтәбез әле, аннары общий палатага чыгарырбыз, анда синең яшьтәшләр күп, бергә-бергә кызыграк та булыр. Ә хәзер кызыгыз ял итсен, сез иртәгә килә аласыз.- дип, табиб Фәриткә, кулы белән, китәргә кирәк дигән ишарә ясап, ишеккә таба күрсәтте. Фәрит кызы белән саубуллашып бүлмәдән чыгып китте. Коридорга чыгуга авыр итеп сулап куйды. Ничек вакытлы керде табиб бүлмәгә. Башкача аның телләре буталып бетәр иде. Кызының күзләрен ачып үзенә каравы да әти кешене бик шатландырды. Хәзер аның яшәр өчен сәбәбе бар. Ул көрәшәчәк, кызын аякка бастырыр өчен хәленнән килгәнен барысын да эшлиячәк. Фәрит инде ашыкмый гына өйгә кайтты. Подъезд ишегенә җиткәндә аның каршысына килеп баручы Каринаны күреп аптырап калды. Тегесе исә якын дустын күргән кебек Фәритнең битеннән үбеп алды да:
- Син хастаханәдәнме? Нинди яңалыклар бар? Фәния ничек анда?
- Сәләм Карина, Фәниям күзен ачты. Хәзер инде әкрен-әкрен терелергә кирәк. Табиб реабилитация юлы озак барачак, сабыр булыгыз диде. Хәзер инде бар да Ходай кулында. Өметне өзмәскә инде. Мин ышанам, килер бер көн, Фәниям каршыма чабып чыгар.
- Әлбәттә шулай булыр, син сабыр гына көт Фәрит, мөмкин булса мин сиңа ярдәм итәр идем. Кара әле Фәрит, Гөлчәчәкнең кырыгы җитә, ачуланмасаң мин сиңа бүлмәләрне җыешыр идем. Беләм әниләрең дә бар, тик алар олы кешеләр бит, ә мин Гөлчәчәкнең якын дусты. Үтенәм каршы килмә.
- Дөресен әйткәндә мин каршы түгел, чыннан, миңа да иптәш, аннары хатын-кыз нәрсә эшләргә икәнен дә белә. Әнә, кичә дустым килеп идән юам дигән иде..- Фәрит ирексездән көлеп җибәреп:- үзе үк идәнгә түккән суына таеп егылып кулын аздан гына сындырмады. Әгәр булышсаң мин рәхмәтле булыр идем. Иртәгә әни дә килә, аның янында хатын-кыз булса яхшырак булыр иде.
Каринага шул гына кирәк иде дә инде. Ә аның әнисенең башын әйләндерер өчен ул сүзләрен табачак. Шуңа да ул озакка сузмый эшне бүген үк башлап җибәрергә ниятләп:
- Әйтергә дә яхшы түгел инде, бәлки бүген үк беразын башларгадыр, әниең килгән төшкә эш әзрәк калсын диюем генә, зинһар әллә ниләр уйлама гына.
- Рәхмәт, тик минем бүген ялгызым гына каласым килә. Беләсең бит, бәйрәмнәр җитә, ә май бәйрәмнәрен Гөлчәчәк үлеп ярата иде. Без бер бәйрәмдә әниләргә, икенче бәйрәмгә Гөлчәчәкнең әниләренә кайта идек. Мәш килеп бакчада эшләп, мунчалар ягып, өйләр юып, туганнар белән аралашып килә идек. Ә хәзер май бәйрәменең берсе аның кырыгы, аңа аталган бәйрәм. Әле кайчан гына авылга кайтабыз дип хыялланган идек, ә хәзер, хәзер бары тик өметләнергә, яшәр өчен көч табарга кирәк.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.