

Бүген тагын Фәрит эштән туп- туры хастахәнәгә килде. Табиблар белән сөйләшеп, әле дә үзгәреш юк икәнен белеп, үз-үзен кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә басып торган чагы. Аяз көнне яшен суккан кебек, Фәрит Каринаның каян килеп чыкканын аңламый да калды.
- Хәлләрең ничек Фәрит? Фәния хакында яңалыклар бармы?
- Сәләм Карина, нәрсә әйтим? Әлегә үзгәреш юк, тик өметләнергә кирәк дип әйттеләр. Әйе, һәр нәрсәгә өмет кирәк, ләкин каян алырга соң ул өметне, каян? Бер мизгел эчендә бөтен тормышым чәлпәрәмә килде. Гөлчәчәгем миңа тагын бер бала бүләк итәргә теләгән булган. Бер мизгел, бер мизгел эчендә ике якын кешемне югалттым, ә син хәлләр ничек дип сорыйсың. Үзең уйлап кара инде хәзер, минем хәл ничек булырга тиеш?
- Мин аңлыйм сине Фәрит, әйе, без Гөлчәчәк белән дуслар гына идек, тик мин дә бик сагынам Гөлчәчәкне, мин дә бик борчылам. Фәрит, син миңа бәйләнчек хатын дип тә әйтә аласың, тик мин дустым хакына гел сезнең яныгызда булырмын, һәрвакыт ярдәм итәрмен. Дуслар алар авыр чакта гына беленә, чын дус буларак мин моны исбат итәргә әзермен.
- Рәхмәт әлбәттә, тик син миңа нәрсә белән ярдәм итә аласың соң? Син кызымны терелтә аласыңмы? Миңа бары тик Аллаһка ышанырга кала, барысы да аның кулында.
- Әниең килдеме? Нигә алар синең яныңда түгел? Алар монда, синең яныңда булырга тиеш бит.
- Син көләсеңме? Син үзең нәрсә әйткәнеңне үзең ишетәсеңме? Әйе, тиештер, тик хәзер алар да миңа ярдәм итә алмый, янымда дисең, булдылар, янымда булдылар, алар булмаса белмим нәрсә булыр иде. Ләкин аларның йортлары, үз эшләре бар, мин аларны үзем кайтарып җибәрдем..... Гөлчәчәкнең әнисенең йөрәге түзмәде, инфаркт булды, үзедә хастахәнәдә ята. Йорт җирләрен күршеләре карый, минем әти белән әни үзләрен үзләре көч хәл белән сөйрәп йөриләр, бу кайгы аларны да бәреп йокты. Йә әйт, кем кем янында булырга тиеш? Әйтүе генә җиңел, ә чынлап уйласаң аларга икеләтә авыр, балаларын югалту хисе, оныклары авыр хәлдә, әйт, әйт, мин нәрсә әйтә алам аларга?
- Гафу ит дөрес әйтмәгән булсам, мин дә бик борчылам, бер туганымны югалткан кебек булды. Фәрит, әйдә өеңә озатам, ашарга пешерермен, бераз җылы ризык ашарсың, аннары...
Карина нәрсә әйтим икән дип уйлана башлады, зиһене чуалды, уйлары буталды.
- Нәрсә аннары Карина, нәрсә?
- Аннары, Фәния аңына килсә нишләрсең? Сине бу кыяфәттә күрсә нәрсә уйлар? Син, бары син аңа терәк була аласың, уйла, әнисе үлгәнне белсә, сине шундый хәлдә күрсә ул нишләр? Фәрит үзеңне кызың хакына кулга ал, син аның терәге, саклаучысы хәзер.
- Син хаклы Карина, мин өметемне эзәргә тиеш түгел, кызым хакына яшәргә тиеш. Әәәәә, ә сиңа кыен булмасмы соң? Синең эшкә барасың юкмы?
- Мин яллар алган идем. Ярый, әйдә кайтабыз.
Карина бер мизгел эчендә Фәритнең кулыннан тотып, хастахәнәдән алып чыгып китте.
Бер бәйрәмдә, уртак дуслар белән бергә ял иткәндә танышты алар. Озын буйлы, шомырт кара чәчле, ачык йөзле ир- ат Каринага бер күрүдә үк ошады. Йөрәгендә Гөлчәчәккә карата хасил булган, ниндидер көнчелек хисен теләсәдә бастыра алмады ул. Ничек булса да егеткә якынрак булырга тырышты, төрле хәйләләр табып Гөлчәчәк белән очрашты, төрледән төрле сәбәп табып аларга килеп йөри башлады, ә анда әлбәттә инде Фәритне күреп күңелендәге хисләрне яңартты. Күптән түгел генә танышып, Гөлчәчәкнең дустына әйләнә башлаган Карина югалып калмады. Хәзер инде аңа комачауларлык беркем дә юк.
Карина өйдә дә үзен чын хуҗадай тотты. Тәмле итеп ашын пешерде, өйне җыеп, юып чыгарды. Әйе, нәрсә әйтсәң дә аш- су пешерергә Карина бик оста иде, юкка гына кулинария училищасын бетермәде ул. Яшь чагыннан бирле аңа әнисе әйтә килде"" ашарга пешергән кыз бала үзенә яхшы ир таба, ирләр тәмле ашарга ярата" - дия иде. Чая кыз әнисен сүзен тыңлады һәм бу чыннан да үз җиңүләрен әз генә китермәде. Хәзер дә Карина Фәритнең күңелен яулап алыр өчен барысын да эшлиячәк һәм инде ирне үзенеке итәчәгенә бер шиге юк иде аның.
Фәрит юынып, кырынып аш бүлмәсенә кергәндә, Карина өстәлгә тәмлеләрен куярга өлгергән иде инде.. Фәритнең ашыйсы килгәнгәме, әллә тәмле аш исе килгәнгәме, башы әйләнеп китте. Ул әкрен генә урындыкка утырып:
- Син үзең дә минем белән утырып аша инде. Дөресен әйткәндә күптән рәтләп ашаганым да булмады. Рәхмәт сиңа Карина.
- Күренә Фәрит, бигрәк суырылып калгансың, сөякләреңә хәтле күренә.
Аш бүлмәсендә тынлык урнашты. Карина ничек булса да сүз башларга теләде, тик берни уйлап таба алмады. Ахыр чиктә авария хакында сүз башлап:
- Тукталышка килеп бәрелгән машина йөртүче турында нәрсә ишетелә?
Фәрит җавап бирим микән дигән кебек уйланып утырды да:
- Ә нәрсә әйтеп була? Ул үзе дә авыр хәлдә иде бит, кызганыч, тик ул да үлде. Бер яктан караганда аның да гаебе юк кебек. Аның кисәк йөрәге тотып алган, шул халәттә дә машинасын туктатырга теләгән диләр, тик булдыра алмаган. Урамда бозлавык булуы да ярдәм иткән, машина бар көченә тукталышка таба борылган, калганын син беләсең.
Фәрит күзләреннән бәреп чыккан яшь бөртекләрен сөртеп алып:
- Авыргач нигә машинасына утырган соң, ул бит йөрәге авыртканын белеп руль артына утырган, хастахәнәгә барам дип эшеннән чыгып киткән ди. Әгәр ашыгыч ярдәм чакырса бәлки үзе дә башкалар да исән булыр иде. Нигә уйланмыйбыз икән без алда ниләр буласын.
Янә тынлык урнашты. Бу юлы Карина сүз башлауда әлегә мәгьнә юк икәнен аңлады. Нишләргә хәзер? Әгәр Фәрит кире сукалый башласа? Аның башындагы уйларны белсә иде дә бит, эх, дип куйды ул кисәктән. Уенда гына әйтелгән сүзе тышка бәреп чыкканын сизми дә калды. Фәрит сынаулы карашын ташлагач кына аңлады ул, шуңа тизрәк җавап бирергә ашыгып:
- Эх, алдан белсәң иде шул, күпме хаталарны ясамас идек, күпме кеше рәнҗетелмәс иде, күпме кеше исән калыр иде. Дөресен әйткәндә хаталарны да өстә утыручы уйлап тапкан бит. Хаталарсыз яшәп булмый, хаталар булмаса башкалар кеше хатасын күреп гыйбрәт ала алмый дия иде әбием. Бәлки ул хаклыдыр ә?
Карина күпме җавап көтсә дә, Фәрит дәшмәде. Аптырап калган кызга, Фәрит белән саубуллашып китеп барудан да яхшысы юк иде. Карина китүгә Фәрит йокы бүлмәсенә керде. Инде ничә көннән бирле ул яхшылап йокламаган иде, арганлык үзенекен эшләде, башын мендәргә куюга изрәп йоклап китте.
Беренче май бәйрәме җитте. Фәритне йокысыннан Фәния көч хәл белән уятып:
- Әти бәйрәм җитте бит, ә без кирәкле әйберләрне дә алмаган. Әнинең каберенә барып кайтасы да бар. Бер ел, бер ел үтеп китте, ә әни гел янымда кебек. Әнә, әнә кара, әнинең сары чәчләре җилдә ничек уйный. Ә син аңа һаман чебешем дип әйтәсең төсле. Әти, әти дим, ник дәшмисең? Әни исән чакта син гел елмая, көлә идең, минем белән дә еш уйный идең. Әти нәрсә булса да әйт инде..мин бит сине бик сагындым. Ярар, дәшмисең икән мин әни белән китәм, кара, кара әти...әти дим..кара инде..анда әни килгән.. ул мине алырга килгәнме? Әти..әтием ...әни шундый итеп елмая, бигрәкләр дә матур инде безнең әниебез. Әти сине көтәргәме? Синдә әни белән китәсеңме? Әйдә, әйдә, әнә, ул безне көтә бит. Әни кулларына нигәдер шомырт чәчәкләре тоткан. Әти ул нидер әйтергә тели. Әни, әнием мин сине ишетмим, әнииии. ... юк...юк...әнииии..ташлама мине әни, тукта..тукта дим, әни, әнием көт мине...
Фәния яшь тулы күзләрен әтисенә төбәп:
- Әти, әти дим, ишетмисең мәллә әни китә бит. Әтиии..тор дим, бар әнине туктат— дип Фәния әтисенең кулыннан тотты. Фәрит урыныннан сикереп торды да:
- Кызым, хәзер, хәзер, мин әниеңне туктатам.- дигәнен сизми дә калды. Тик бу төш, бары тик төш иде. Фәрит тирләп, маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртеп алды да, сәгатенә күз салды, сәгать иртәнге дүртне күрсәтә иде. Әй кызым, аягыңа басып шулай каршыма чыксаң иде. Син ул мине көттерәсең, сагындырасың, син мине әниеңне оныттым дип уйлыйсыңмы? Ничек онытыйм балам, ничек? Һич югы син янымда булсаң иде, кызым көттермә, җаныма тынычлык өстәп күзеңне ачсаң иде.
Фәрит нишләргә белми тәрәзә каршысына килеп басты. Тәрәзәгә яңгыр тамчылары тиеп, әкрен генә агып, тәрәзә пыяласы буйлап юл салып аска төшәләр. Урамда тынлык, хәттә төне буе йөргән трамвай тавышы да бүген тынып калган. Бары тик Фәритнең күкрәгендәге йөрәге генә аны, әле дөньяда икәнен искә төшергән сыман, каты итеп тибә иде. Фәрит бераз тәрәзәдән карап торды да, киченнән җыелмый калган тәлинкәләрен юып, өстәл өстен җыеп алды да, янә йокы бүлмәсенә керде. Нишләргә? Хәзер иң авыры башлана, аңа кызы кайтканчы өйдәге артык әйберләрне җыярга кирәк. Гөлчәчәгенең дә киемнәрен җыярга, тик ничек? Ничек итеп сөеклесенең киемнәрен каядыр чыгара алсын ди ул. Юк, булмый, Фәритнең моңа кулы күтәрелми.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.