Литература
22 Июня , 11:38

Сынган агач

Гөлчирә Галимова.  Беренче бүлек. - Әй күңелем, нишлисең син бүген? Кайларга гына ашкынасың соң? Әнә, кара, бүген нинди матур көн. Әллә син дә яз җитеп, кошлар сыман җылыга. чыгып очасың киләме?Фәния күз яшьләрен сөртеп алды. Чыннан да, нәрсә булды аңа бүген? Нигәдер йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгарга тели, каядыр ашкына, вакыты белән пычак кадаган кебек, каты чәнчеп ала да, тына, йөрәгенең тибүен дә ишетмәссең.

Сынган агачСынган агач
Сынган агач

Талпынып бер очар идем
Әгәр булса канатым,
Я Раббым, ник соң мине
Шундый итеп яраттың?
Нигә сынды канатларым
Чәчәк аткан чагымда?
Карар , саклар иде мине
Әни булса әгәр янымда.
- Әй күңелем, нишлисең син бүген? Кайларга гына ашкынасың соң? Әнә, кара, бүген нинди матур көн. Әллә син дә яз җитеп, кошлар сыман җылыга. чыгып очасың киләме?
Фәния күз яшьләрен сөртеп алды. Чыннан да, нәрсә булды аңа бүген? Нигәдер йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгарга тели, каядыр ашкына, вакыты белән пычак кадаган кебек, каты чәнчеп ала да, тына, йөрәгенең тибүен дә ишетмәссең. Фәния әллә ниләр уйлап бетерде. Иртәгә әнисе үлгәнгә биш ел була, бәлки шуңа да уйландырадыр. Әнииии, әнием, ник мине калдырып киттең? Нигә минем балам миннән башка нишләр дип уйламадың? Нигәәәә? Фәния тагын бите буйлап аккан яшь бөртекләрен сөртеп алды. Курыкты, язмышыннан зарланырга курыкты ул, Алланың рәхмәте аңа карата язылган сынаулардан курыкты, шуңа берсүз дәшми яшәргә өйрәнде.
Әйе, кеше тормышын туганчы ук язып куела , нәрсә эшләсәң дә язмышыңны үзгәртә алмыйсың диләр, бәлки бу дөрестер? Тик...тик нигә соң аңа мондый язмыш язылган? Нәрсә өчен? Фикерләр һәм сораулар бик күп, җавабы гына билгесез, бу сорауларга мөгаен укымышлы кешеләр дә җавап таба алмаслар. Фәния үз уйларыннан, шушы яшьтә килгән фикерләреннән куркып куйды. Әле тагын әллә ниләр уйлап бетерер иде, әгәр үги әнисе кайтып кермәсә.
Ишектән кергән Карина кем беләндер кызып китеп телефон аша сөйләшә иде.
- Нәрсә дисең?
Телефонның теге ягындагы кеше бик озак нәрсәдер аңлатты ахыры, Каринаның тавышы шактый ишетелми торды да, кисәктән генә каты итеп кычкырып җибәреп:
- Бүген булмый, Фәрит кайта, сиңа кичә үк әйтергә иде, хәзер соң.
- Теге яктагы кеше бу юлы берничә генә сүз әйтте, аңа каршы җавап Фәниянең күңелен айкап алды.
- Син нәрсә дустым, әлбәттә авыр гарип баланы карарга, әле бәхетемә сөйләшми, вакыты белән ишетми дә ахры. Шунда әнисе белән бергә дөмекмәгән дә.
Фәниянең гарипләр арбасыннан сикереп торып, Каринаның бугазына барып ябышасы килде, булмады, булмады шул, аякларының аны тыңлыйсы килмәде. Фәния күкрәгенә куллары белән ябышты, күкрәгенең бер өлешен кисәк кисеп алган кебек булды. Кыз үз үзен тынычландырырга тырышып, үз үзенә сөйләнде.Тукта, тукта Фәния, синең яшәргә хакың бар, син түзәргә һәм үзеңнең яши белүеңне, гарип түгеллегеңне, үз үзеңне карый алуыңны исбатларга тиешсең. Син тырышырга, таш яуса да, боз битеңә бәрелсә дә түзәргә, син аякка басарга тиеш, әйе, әйе, син булмаганны булдырып, әтиең хакына барысын да эшләргә тиеш. Тик ничек ? Нишләргә аңа? Әнә, әнә синнән ничек көләләр, сине таптап, изеп китәргә телиләр түгелме? Син Фәния бирешергә тиеш түгел. Нәрсә диде әле? Ничек? Ничек ул бу сүзләрне әйтә ала, күз алдына да китерә торган түгел бит бу хәлләр. Ә бит кайчандыр әнисенең иң якын дусты иде. Әнисе үлгәч тә Фәрит белән Фәния алдында биеп йөрде. Гел кайгыларын уртаклашты, Фәнияне санаторийларга алып барды, имеш Фәрит ир - ат, аңа яшь кызны карарга авыр, кыз кеше дә кызы булуга карамастан әтисеннән ояла төшә. Әлбәттә, бер яктан бу дөрес иде, кыз үзен аңлый башлаганнан бирле әтисе янында өс киемен алыштырырга да ояла иде. Саноторийда да Карина үзен чын дус, кайгыртучан кеше итеп күрсәтте. Аның ягымлылыгы, аның сөйләшүе, балга манып чыгарган татлы сүзләр иде. Фәния бер булган хәлне искә төшерә башлаган гына иде, аның уйларын бозып бүлмәгә Карина керде дә, як ягына каранып:
- Фәния, сиңа гел әйтергә кирәк мәллә, нигә бүлмәңне җилләтмәдең? Фу...баш тыга торган түгел, сасы, нәрсә генә эшлисеңдер инде. Кстати, мин сиңа бүген иртә кайтам дидем, нигә бәрәңге арчып куймадың? Әтиең дә кайта, мин ничек ашарга пешерергә өлгерергә тиеш? Нигә дәшмисең? Хотя...дәшмәвең яхшырак, әйдә, чык аш бүлмәсенә, ашарга әзерлибез, аннары, менә тагын нәрсә, әтиең командировкада чагында мин эштән соң кайтканны сөйләсәң.....ммм..- Карина мыскыллы карашын Фәниягә ташлап- нәрсә сөйли аласың инде син гарип гораба. Ярар, карап утырма
миңа, бәрәңге арчы- дип, бәрәңге саклана торган каробкага күзен төшереп:- блин, тагын оныттым, бу күзле бүкәнне генә кибеткә җибәрер идем, тик тарантайкасы белән кайчан барып кайта, ярар, башка нәрсә уйлап табарга инде- дип суыткычтагы әйберләрне барлый башлады.
Фәниянең Каринага әйтер сүзләре күп иде, тик кызганычка каршы берсүз әйтә алмады. Биш ел элек, әнисе үлгәннән бирле аның авызыннан сүз чыкмады.
Бүген әтисенең туган көне. Гөлчәчәк кызын ияртеп кибеткә барды. Әйе, ел саен алар бергә әтисенә бүләк алырга баралар иде. Биш ел элек тә шулай булды. Әниле кызлы, көлешә-көлешә бергә бүләк сайлады. Бигрәк матур мизгелләр иде алар. Бүләк икесенә дә бик ошады. Менә хәзер инде тәмле торт алып өйгә кайтырга вакыт. Сөйләнә, сөйләнә кыз белән ана автобус тукталышына килеп бастылар. Сумка авыр сәбәпле Гөлчәчәк сумксын тукталыштагы урындыкка куйды, сумка янына тортны да куеп кызын кочаклап:
- Кызым, алтыным минем, әтиең кайткач сезгә әйтер сүзем бар әле, дөресрәге икегезгә дә бүләгем бар һәм бу бүләк сезнең икегезгә дә хуш килер дип уйлыйм.
- Әни ә миңа хәзер әйтсәң ни була? Нинди бүләк ул? Минем туган көнем булмаса да син миңа да бүләк бирәсеңме? Әни, әйт инде нинди бүләк?- Фәния үпкәләгән кыяфәт чыгарып әнисенә карады.
- Кызым алай кызык булмый. Дөресен әйткәндә бу бүләк әби белән бабайларга да бик шәп бүләк була, аннары...
Гөлчәчәк сүзен дә әйтеп бетерә алмады, яннарыннан үтеп баручы чыган хатыны аларга карап :
- Кем торт савытын тукталышка куя инде, майлы әйбер тукталышка ябышып кала диләр.- дип, ничек яннарына кисәк килеп чыкса, шулай ук юкка да чыкты дисәң дә була.
- Бу нәрсә булды инде тагын?
Гөлчәчәк як-ягына каранды. Тукталышта басып торган берничә хатын, бернәрсә дә булмагандай басып торалар иде, әйтерсең лә чегән хатыны алар янында булмаган да. Хатын дулкынланганын сиздермичә кызына таба борылып:
- Тизрәк кайтып җитәсе иде, әтиең кайтканчы ашарга өлгертәсем дә бар, автобус та җитмәсә килми.
- Әни ашыкма, әле килеп кенә бастык бит.
- Ә миңа бөтен гомерем шушы тукталышта үтте сыман, бик озак көткән кебек тоелды. Бүген...
- Гөлчәчәк , сүзен әйтеп бетерми, аларга таба очып килгән машинаны күреп бар көченә кызын кочагына алды. Бөтен урамны тимер ышкылган, кешеләр кычкырган , машина көпчәге сызгырып туктаган тавыш яңгыратты. Тукталышта торган кешеләрне бәрдереп, тимер тукталышның бер читендә машина туктап калды. Тукталышта ыгы- зыгы башланды. Бер мизгел эчендә, балга җыелган чебеннәр кебек, авария булган җирне халык чылгап алды. Ашыгыч ярдәм машинасы белән бергә ГАИ хезмәткәрләре дә килеп җитте.
Ахырдан беленгәнчә, тукталышта басып торган тугыз кешенең өчесе тән җәрәхәтенән шул ук вакытта үлгәннәр, калганнары ашыгыч ярдәм машинасы белән хастахәнәгә озатылган. Алар арасында Гөлчәчәк белән Фәния дә булган. Кызганычка каршы Гөлчәчәк авыр тән җәрәхәтеннән ике көннән үлеп китә, ә менә Фәния өч атна үлем белән көрәшә. Фәрит өметен өзми, авыр кайгыдан суырылып кала, йөзендә дә күзләре эчкә баткан, сакал мыек җибәргән олы яшьтәге бер бабайга әйләнеп кала. Көннәр айга сузылган кебек була аңа бу вакытларда. Эш белән хастахәнә арасында чабып өйгә кайтмый дисәң дә була инде. Менә шул вакытта , Карина килеп үз теләгенә ирешер өчен Фәрит янында калкып чыга да инде.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас