

Адвокат кызга сынаулы карашын ташлап:
— Юк болай сорадым, миңа ул көнне нәрсә булганын сөйләгез әле. Бер нәрсәдә онытып калдырмагыз. Вакыты белән ялгыш калган бер юк кына мәгълүмат зур мисал чишәргә булыша.
Азалия туган көнне булган барлык кичерешләрне , белгәнен , дөресрәге исенә төшкәнен сөйләде. Сүз шампан шәрәбе эчүгә килеп җиткәч Тахир сүзне бүлдереп :
--Ә Дания шампан шәрәбен алып кергәндә аның бөкесе ачык идеме?
— Ихтибар итмәдем, хәтерләмим, - ул бераз уйланып торды да —
Искә төште, Сиринә , әйе, әйе , ул шампан шәрәбе алып кергәч,, син каян алдың, мин бит икене генә алган идем"" диде. Ә Дания,, мин үзем белән алып килдем, һәрвакыт запас йөртәм"' дип җавап бирде .
--Димәк Дания үзе белән алып килгән. Ә сез бу хакта тикшерүчегә әйттегезме?
--Юк, миннән сорамадылар да. Мин нәрсә булса да әйтә башласам — акланма, монда сукыр булырга кирәк түгел, болай да аерым ачык күренеп тора— дип әйтәләр иде.
--Әйтегез әле , Дания белән сезнең арагыз, сезнең сөйләү буенча, сез без дошманнар кебек дисез. Үзегез бер төркемдә, бергә ял итәсез, моны ничек аңларга?
--Анысын мин белмим. Сиринә белән дус булуын да ишеткәнем юк иде.
--Ярый ачыкларбыз. Тагын бер соравым бар, зинһар өчен үпкәләмәгез, бу чыннан да мөһим. .....
Тахир бераз дәшми торды да:
--Сез егетегез белән җенси мөнәсәбәттә булдыгызмы?
Азалия башын күтәреп Тахирга карады, аның күзләре зурайды, аңа бу сорауга җавап бирергә авыр иде, аның ачуы чыкты, тик мөһим булгач әйтергә кирәк :
--Сез нәрсә сөйлисез? Әлбәттә юк. Әйе хәзерге заман яшьләре төрлечә вакытларын уздыралар, тик мин андыйлардан түгел. Фәрит белән дә бер ул хакта бәхәсләштек хәттә. Ләкин ул мине аңлады.
--Ничек уйлыйсыз ул башка кызлар белән очраша идеме? Сездән башка кыз белән, сезгә сиздермичә сөйләшә ала идеме, сизәр идегезме?
--Белмим, соңгы вакытта ул чыннан да үзгәрде. Төрле сәбәпләр табып очрашулардан качып йөрде. Үзе гел көнләшеп мине хыянәттә гаепләде. Мин аны аңламый башладым. Минем хыянәт итмәгәнемне белә торып мине гел кыерсытты. Дөреслектән курка кебек тоелды ул миңа. Бәлки мине гаепләп үзен башкача хис иткәндер. Белмим, белмим нәрсәгә мине бер гаепсезгә үпкәләтергә кирәк булгандыр аңа.
— Ә Дания белән алар таныш идеме?
— Әйе, клубка биергә чыккач очраша идек. Тик исәнме, сау булдан гайри сүз әйтешкән булмады.
--Ярый мин хәзер китәм, кайбер сорауларыма җавап табасым бар. Дөресен әйткәндә шахитлар да сезгә каршы булгач, бераз шикләнгән идем сезнең гаепсез. булуыгызга. Җитмәсә пычак та сезнең кулда булган, тик хәзәр бер шигем юк . Сезнең гаеп юк. Сезне бик оста итеп гаепле калдырырга телиләр. Мин хәлдән килгәннең барысын да эшлим сезне аклар өчен. ....Сау булыгыз Азалия. Борчылмагыз берничә көннән сез өйгә кайтасыз.
Тахир Азалия сүз әйткәләгәнче кәгазьләрен алып чыгып та китте. Ул яңадан Азалиянең эшен алып баручы тикшерүче янына керде. Үзенең шик тудырган дәлилләрне яңадан тикшерергә кирәк икәнен әйтте.
--Карагыз әле, гафу итегез исемегезне оныттым .
--Марат Бариевич
--Әйе Марат Бариевич, гафу итегез сезне начар эшли дип әйтә алмыйм. Беләсезме сез биргән фото сүрәттә Азалия кулында пычак уң якта.
--Без нишли алабыз, чиста дәлил. Безнең бәхеткә ул пычакны яшерергә өлгерә алмый калган.
--Эш яшерүдә түгел, Азалия ханым сулагай, һәм берничектә уң кулы белән пычак тотмас иде, нинди хәлдә булуга карамастан.
--Сез каян белдегез?
— Сорасагыз сездә белә идегез. Аннары нигә Азалиянең хәле начар булгач тикшермәдегез? Бәлки канында ят әйбер булгандыр, мәсьәлән йокы даруы.
--Нәрсә сөйлисез сез, анда уйларга юк иде, кыз кызыл канга буялган, кулында пычак, үзе исерек.
--Юк, ул исерек булмаган, ә бары дару аркасында шулай күренгән, дөресрәге үзен шулай хис иткән. Аңламыйм, сез бит башка төрле уйлап та карамагансыз . Кыз кулында пычак күргән, туры дәлил дип эшне тиз бетереп куйгансыз.
--Әйтәм бит , анда аерым ачык күренә иде.
--Менә шулай бер гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртып язмышын чәлпәрәмә китерәләр дә инде.
--Әйееее, менә хәзер барсында яңадан башларга.
--Марат Бариевич беренче дус кызларын чакырырга һәм берничә сорауга җавап бирүләрен сорарга кирәк.
--Беләсеңме, ә син молодец, безгә эшкә кайтасың килмиме? Аннары әйдә просто Марат, килештекме? Рәхмәт сиңа, бу чыннанда зур фаҗига була иде гаепсезне утыртсалар.
Икенче көнне полиция идарәсенә Сиринә белән Дания килде. Беренче Сиринәне чакырып керттеләр. Марат Тахирга карап:
-Синең кебек мәсьәләләр чишеп булмас, әйдә дустым борчыган сорауларыңа җавабын үзең ал.
Тахир ярар дигән кебек башын гына селкетеп, кызга якын килеп :
-Сиринә син Данияне күптән беләсеңме? Миңа аның хакында нәрсә әйтә аласың?
Сиринә белгәннәрен әйтте, бәйрәм кичендә булган хәлләрне бәйнә, бәйгә сөйләп бирде. Чират Даниягә җитте, Тахир шул ук сорауны кабатлады. Марат аптырап Тахирга ишетерлек кенә
-Син нишлисең?
--Аннары аңларсың.
-Тыңлыйм сезне Дания. Сез Сиринә хакында нәрсә әйтә аласыз? Ул кеше үтерә аламы?
-Мин каян белим. Карап тормадым. Шкафтан калган шампан шәрәбен алып эчтек тә мин йокларга яттым, җитмәсә аракы да эчкән идем, исерелгән, Сиринә кычкырган тавышка уянып киттем, диваннан куркудан сикереп тордым. Ә идәндә канга баткан Азалия ята, кулында канлы пычак, аннары бүлмәдә нәрсә булганын күреп, Сиринә белән бергә полиция чакырдык .
-Шампан шәрәбен каян алдыгыз?
Әйттем бит шкафтан.
-Ә Сиринә сез алып килдегез ди.
-Алдый ул, нигә кирәк? Кунакка барганда үзең белән йөртмиләр андый әйберне.
-Без таптык ул бутылкаларны, мусорны алып китергә элгермәгәннәр Һәм берсендә бары тик сезнең бармак эзләре. Моны ничек аңлатасыз?
--Соң мин салдым бит чәшкәләргә.
-Тик ул бутылкага дару салынган булган. Әгәр сез аны шкафтан алган булсагыз, анда ул бутылканы куючының да бармак эзләре булырга тиеш, ә алар юк. Аннары сез аракы эчкәнсез ә шампан шәрәбе түгел, ничек итеп бернидә ишетми йоклый алдыгыз?
-Шуннан ни? Мин ардым, шуңа мин каты итеп йокладым, алардан алда кереп киттем.
Тахир Маратның өстәлендә иске радио торганын күреп, шуннан файдаланырга булды.
Тахир Дания янына килде дә өстәл өстендә торган радио проводкаларын сузып :
-Менә хәзер сезгә ялганны белә торган детектор тоташтырабыз. Сез без биргән берничә сорауга җавап бирәсез. Дөресме, юкмы икәнен ул күрсәтә.
Дания кызарып маңгаена тир бәреп чыкты. Тахир проваданы аның беләгенә чорнап:
--Әйтегез әле сез шампан шәрәбенә дару салдыгызмы?
Дания дәшмәде. Тахир кабат сорау бирде.
--Сез Фәрит белән сөяркәләрме?
Дания дәшми утыра, аның күзләре уйный. Йөрәге сикерә.
-Ярый дәшмәгез, сезнең өчен апарат үзе җавап бирде, һәрбер сорау вакытында йөрәгегез каты сикерде, бары үзегез әйтсәгез сезгә судта төрмәгә утыру елларнын бераз азрак бирәләр иде, хәзер инде киметмиләр. Дания җен ачуы чыгып :
-Нишләргә тиеш идем, минем белән йоклап йөрде ә Азалиягә өйләнәм, бүтән очрашу эзләмә диде. Ә мин карынымда бала йөртәм. Әгәр ташласаң үземне үтерәм дигәч, , теләсә нәрсә эшлә диде. Ничек шулай әйтә алды? Мине яратам дип йөрде. Азалияне ташлыйм түз бераз диде. Түздем, тик ул яңадан алдады, шунда ачуым чыкты. Сиринәгә кунакка барганнарын белгәч Сиринәне алдадым, әбисе курка Фәрит Азалияне алдар дип, эчсә үзләре генә калсалар файдаланыр, бергә булсак ничектә җиңәрбез. Син үзең генә булсаң икегезне дә көчләсә, өчәү җиңелерәк үтенәм каршы килмә дидем, тиле ышанды. Бөтенесе дә йоклагач, әзерләп килгән киемемне кидем дә, Фәриткә пычак белән берничә тапкыр чәнчедем. Киемемә чәчрәгән канны Азалиягә сөрттем. Киемнәремне башта яшердем, аннары яндырдым. Ул үзе гаепле миннән Фәритне тартып алырга теләде.
Монда бүтән әйтергә сүз юк иде. Данияне алып чыгып киттеләр. Марат Тахирга карап:
--Син ничек аңладың?
-Беренче Азалиянең сулагай булуы, аннары шампан шәрәбен Дания алып килүен ике кеше әйтте, ә Дания шкафтан алдым диде.
Берничә көн эчендә, эшне судка барып җиткәнче Азалияне азат иттеләр. Мәдинә белән бер рәттән авыл халкы Тахирга зур рәхмәтен җиткерделәр. Мәдинә бик рәхмәтле иде.
--Тахир балам рәхмәт сиңа. Бу безнең өчен зур шатлык. Ниндидер этлек аркасында кызымның дәрәҗәсе төште, укуы да калды. Хәзер инде кияүгә дә алучы булмас утырып чыкканын белсәләр. Балакаем кечкенәдән зур сынаулар үткән иде әле һаман сынаулар үтә. Аллага шөкер янымда булуы шатландыра .Син булмасаң нишләр идек, рәхмәт балам, рәхмәт.
--Борчылмагыз, Алланың рәхмәте кешегә үтә алмаслык сынау бирми дия әнием, димәк шулай язган. Ярый миңа китергә вакыт.
Ике ай вакыт үтте. Азалия яңадан укырга йөри башлады. Кеше сөйләүдән бераз туктады. Ә иң мөһиме Тахир авылга кайтып, үзенең беренче күрүдә кызны ошатуын, һәм нәрсә генә булмасын өйләнергә теләвен әйтте, Азалия дә каршы килмәде, тикшерү эше барышында ук ул егетнең яхшы кеше булуын аңлаган иде инде.
Чыннан да , Алланың рәхмәте кеше күтәрә алмаслык сынаулар бирми диләр, тик менә ул сынауларны гына күтәрә алуы авыр, бик авыр.
Тәмам.