Литература
18 Июня , 10:20

Йөрәгемнән чыккан күз яшьләре

Гөлчирә Галимова. 4 бүлек. Кунакларны озатып кергәч Азалия Сиринәгә өйне җыярга, савыт саба юарга булышты. Дания белән Фәрит балконга чыгып тәмәке тартып басып торалар. Араларында нәрсәдер бар, алар бик каты куллары белән селтәнеп гапләшәләр. Азалия алар янына чыкты.

Йөрәгемнән чыккан күз яшьләреЙөрәгемнән чыккан күз яшьләре
Йөрәгемнән чыккан күз яшьләре

Кунакларны озатып кергәч Азалия Сиринәгә өйне җыярга, савыт саба юарга булышты. Дания белән Фәрит балконга чыгып тәмәке тартып басып торалар. Араларында нәрсәдер бар, алар бик каты куллары белән селтәнеп гапләшәләр. Азалия алар янына чыкты.
--Сез нәрсәдер бүләсезме, әллә сүзгә килдегез ахры,хәтта бүлмәгә ишетелә кычкырганыгыз.
Даниянең уңайсызланып калганы әллә каян күренә иде, ул сүздән качып:
--Әнә бит кызлар тәмәке тартырга тиеш түгел дип бәйләнә. Кем сорап торсын инде аннан рөхсәт.
Ул ачу белән Фәриткә карады.
Азалия хәзер тавыш чыгасын аңлап, сүзне икенчегә борырга теләп:
--Әйдәгез чәй эчеп алыйк та, йокларга ятырга кирәк, ардырды. Ул икесенәдә карап алды да кире бүлмәгә керде. Аның артыннан Фәрит тә иярде. Алар инде чәй эчә башлаган иде Дания аш бүлмәсенә кергәндә. Аның кулында шампан шәрәбе. Ул кызларга карап:
--Сиринә әйдәгез соңгы бакалларны күтәрик, ардырды шул, аннары йокларбыз.
Дания Сиринә белән Азалиягә шампан шәрәбен салды да:
--Ә безгә аракы салам, Фәрит эчәсеңдер бит, мин лично шампан яратмыйм. Ну что, әйдәгез Сиринә өчен эчеп куяргадыр, бәхетле бул дустым, һәрбер теләгең кабул булсын.
Дания сүзен әйтеп бетерде дә, кулына тоткан чәшкәдәге аракыны бер кабуда йотты да.
--Ярый дуслар мин ятам, тыныч төннәр сезгә.
Азалия шатланып куйды, әле ярый йокларга китте, тагын бераз сөйләнеп торса, мөгаен ул аның белән сүзгә килер иде. Алар Фәриткә Сиринәнең әтиләренең бүлмәсенә урын әзерләп Дания янына зур бүлмәгә чыктылар. Дания диванны да зурайтып тормыйча ятып йоклап киткән. Кызлар идәнгә урын әзерләп йокларга яттылар.
--Девушка, проснитесь быстрее, что не слышете чтоли?- дигән тавышка Азалия көч хәл белән күзләрен ачты.Каршысында полиция хезмәткәре киеменнән бер ир ат басып тора .Азалия башта төш күрәм дип уйлады, аннары алар янына тагын бер полиция хезмәткәре килеп:
--Нәрсә уяндыңмы? Шундый чибәрлегең белән сиңа подиумда гына йөрергә дә бит, ә син кеше үтерәсең. Нишлисез сез кызлар? Нигә эчеп, тартып үзегезне нәрсә эшләгәнегезне белми торган дәрәҗәгә җиткерәсез.
Азалия дөрестән дә бернәрсә дә аңламый иде. Аның башы каты авырта, күз алларында пәрәвез оча. Ул күзенә төшкән чәчләрен кулы белән җайлап куярга теләде, тик күзенә күренгәннән куркып кычкырып җибәрде. Аның кулы кып кызыл канга буялган иде.
--Ааааа, нәрсә бу?Нигә минем кулым канлы?
Ул сораулы карашын полиция хезмәткәренә төбәде. Аннары тәрәзә янында елап торган Сиринә белән Даниягә карап:
--Нәрсә булды Сиринә? Нигә елыйсыз?
Сиринә борылып карады тик ,бер сүз дә әйтмәде. Полиция хезмәткәре Азалиягә карап:
--Кирәк бит шул хәтле эчәргә, нәрсә эшләгәнен дә хәтерләми.
--Нәрсә эшләдем инде? Мин йокларга яттым, аннары мин бары бер бакал шампан шәрәбе эчтем. Анысын да кешеләр китеп беткәч.
--Шулайдыр, .....- хезмәткәр кисәк борылып ишек янында торучы башка полиция хезмәткәренә карап:
--Монда эш бетте, алып китегез, сорау алудан мәгънә юк . Ул барыбер бер әйбер дә хәтерләми.
Азалия кисәктән сикереп торды да:
--Нишлисез сез? Мине ни өчен алып китәләр? Аңлатыгыз башта.
Азалия яшьле күзләре белән хезмәткәргә карап кычкырды.
--Нәрсә эшләдем дисеңме?
Полиция хезмәткәре Азалияне сөйрәп диярлек Фәрит яткан бүлмә янына алып килде.
Караватта кан эчендә Фәрит ята иде.
--Әнә кара, син яп яшь егетнең гомерен өзгәнсең. Бу нәрсә эшләдем буламы? Ни өчен әйт? Нигә син аны үтердең?
Азалия куркудан телсез калды, аннары:
--Мин үтермәдем аны, нигә миңа аны үтерергә? Без өйләнешергә җыена идек. Юк, мин үтермәдем ышаныгыз.
--Ә кулыңдагы канлы пычак каян килде, үтергәнсеңдә исереклек аркасында еракта китә алмыйча егылгансың. Ярый ышанам, егетең ди, сүзгә килдегез ди, ә нигә үтерергә? Ачуың килде икән китеп бар.
--Тимәдем мин аңа, тимәдем.
Азалия хәлсезләнеп идәнгә утырды.
--Мин үтермәдем аны, теләсәмдә үтерә алмас идем. үтенәм ышыныгыз. Миңа төрмәгә утырырга ярамый, дәү әниемне кем карый, кем юата аны, аның миннән башка беркеме дә юк бит.
--Алдан уйларга иде. Синең кулда иде бит пычак, ә үзең зыян күрүченең канына буялган. Әнә дус кызларыңда тамчы кан бертегедә юк. Әгәр алар сиңа булышкан булса, аларда канга буялган булырлар иде. Җитәр алып китегез үзен.
Азалияне кулга алдылар. Ничек кенә үзенең гаепсез икәнен исбатларга теләсәдә булдыра алмады. Иң зур дәлил, Фәриткә кадаган пычакны аның кулыннан алганнар. Пычакта да бары Азалиянең бармак эзләре. Тикшерү эшләрендә озакка сузмыйча Азалиягә суд көнен билгеләделәр.
Мәдинә оныгының нинди авыр хәлдә калуын белеп йөрәк өянәге кузгалып хастаханәгә эләкте. Нигә соң аны язмыш кабат сыный? Нигә газиз баласын ачы сынау юлларыннан үтәргә мәҗбүр итә ? Ул бит кечкенәдән авыр кайгы күреп үсте. Нигә аны ходай яңадан зур сынаулар алдына бастыра.?
Бөтен авыл халкы Мәдинә белән бер рәттән борчылды. Барысы да бер авыздан чыккан кебек яхшы адвокат ялларга кирәк диделәр. Ә каян табарга аны? Тапкан очракта да зур суммада акча кирәк була . Сеңлесе Мөслимә үзенчә булышырга теләде. Ул интернет челтәре битенә түбәндәге язманы чыгарды
,, Хөрмәтле дусларым сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Бертуган апамның оныгын ялган дәлилләр белән төрмәгә утыртырга телиләр.Ул бала кечкенәдән әти, әнисен югалтып дәү әнисе белән генә үсте. Бер шигебез дә юк аның гаепсез булуына. Чын җинаятьче җазасыз кала. Безгә яхшы яклаучы, кызыбызның гаепсез икәнлеген исбатлый ала алырлык адвокат кирәк. Акча түләргә дә риза, бөтен авылыбыз белән җыеп бирәбез. Бары дөреслек җиңеп чыксын. Алдан ук зур рәхмәтебезне әйтеп, авыл халкы исеменнән Мөслимә апагыз."
Бу хәбәр бер тамчы арада таралды. Кайгыбызны уртаклашучылар да, акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылды. Авыл советы идарәсенә ничек ярдәм итә алабыз дип килүчеләр дә булды. .Азалиягә суд карарын чыгарырга да берничә генә көн калды.
Мәдинә белән Мөслимә гел бергә булдылар. Мөслимә апасы өчен бик курыкты. Әле берничә көн элек кенә хастаханәдән кайткан апасы өчен яңадан йөрәк өянәге булыр дип борчылды ул .
--Апам утыр, үзем чәй ясыйм.
--Чәйме соң монда, тамагымнан ризык үтми бит. Беркем дә булыша алмады. Кызымны утыртып куялар. Нишли ул анда? Үз үзен бетереп, кешегә ышанычын югалтып чыгачак. Нишләргә? Нигә? Нигә гел нәрсә булсада килеп чыга соң?
--Апам тынычлан, Безнең Азалиянең гаебе юк, димәк Алланың рәхмәте безнең яклы булачак .
Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелде.
Мөслимә барып ишек ачты. Аның каршысында бик матур киенгән бер егет басып тора, ул Мөслимәне күрүгә:
--Исәнмессез, миңа бу йортта Мәдинә апа тора диделәр, мин аны күрә аламмы?
--Әйе, кер.
Егет түргә узды. Ул Мәдинә белән дә итагатьле итеп исәнләште дә сүзне турыдан башлады.
--Минем исемем Тахир була .минем сезнең оныгыгызның гаепсез икәнен исбатлыйсым килә. Шуның өчен мин Мәскәүдән кайттым.
Мөслимә бик сәер генә карап:
-Синең судта кеше яклаганың бармы соң? Адвокат булырга артык яшь күренәсең.
--Апа борчылмагыз, әгәр кызыгыз чыннан да гаепсез икән мин һичшиксез аны раслыйм..
Мәдинә егеткә карап:
--Әйбәт булыр иде, тик дәлилләре безнең кызга каршы шул.
--Апа һәрбер дәлилне дә үзенчә аңлатып була.
Озак кына сөйләшеп утыргач Тахир үзенең Азалияне күреп сөйләшергә теләвен әйтте. Алар тиз арада җыенып район үзәгенә китте. Полиция идарәсенә кергәч Тахир кирәкле кешеләрне табып Азалия белән сөйләшергә теләвен, һәм бүгенге көннән аның адвокаты булуын әйтте. Ул шулай ук Азалиянең эше буенча җыелган язуларны да карап үтәргә теләвен искәртеп китте. Адвокат буларак аның тулы хакы бар кәгазләр белән танышырга .Мәдинә белән Мөслимә чыннан да егетнең осталыгына карап шатландылар. Тахир Азалия янына керде.
--Исәнмессез, иң беренче чиратта сезгә дәү әниегез белән апагыздан сәләм әйтәсем килә.
Азалия шатланып куйды, ул егеткә карап:
--Аларның хәле ничек?
--Барда әлегә әйбәт, Алла теләсә моннан чыккач үзегез сөйләшерсез. Минем исемем Тахир һәм мин сезнең адвокатыгыз булам. Менә сезгә кәгазь, ручка гариза языгыз, минем исем, фамилияне һәм минем сезнең адвокатыгыз булуымны телим дип, ә мин сезнең эшегез буенча язуларны карый торам.
Азалия яза башлады. Тахир аны акрын гына күзәтте. Папка эчендәге фотосүрәткә күз салгач:
--Әйтегез әле, сез хәзер гаризаны сул кул белән язасыз, уң кулыгыз авыртамы?
--Юк, мин үземне белгәннән бирле сулагай. Минем әтием дә сулагай булган. Ә нигә?

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас