Мәдинәнең йөрәге бары оныгы өчен генә типте, ул оныгы өчен ут йотып яшәде. Азалия исә әкияттәге кебек ай үсәсен көн үсте, көн үсәсен төн үсте. Мәктәптә дә бик тырыш булды. Мәдинә мәктәптә укудан тыш нинди чаралар бар, барсына да катнаштырды оныгын. Ул Азалиянең күңелсезләнеп әти, әнисен искә төшереп елап йөрүен теләмәде .Ничек булсада фикерләрен ерагырак йөртәсе килде, ә Азалия бик теләп йөрде, әбисенә каршы бармады . Ул матур җырлады, ә биергә чыкса авыл халкы авыз ачып карап торырлык биеде. Бер көнне шулай Мәдинә өйгә кайтканда оныгы авызын сузып утыра иде.
--Нәрсә булды кызым, нигә авызыңны суздың? Бу юлы кем үпкәләтте инде ?
--Дәү әни районда бию бәйгесе бара, ә анда барырга үзеңә язылырга кирәк.
--Соң языл, шул гынамы бөтен кайгың ?
--Юк, миңа кием кирәк, мин восточный бию өйрәнәм, ә катнашсам миңа кием кирәк була. Каян алыйм? Клубта юк, район үзәгеннән сорарга кирәк диләр, ә кем сорый? Беркемнең дә йөрисе килми, ә минем катнашасым килә.
--Булыр кызым, иртәгә Самат абыең районга бара, аның белән чыгып китәрбез, кибетләрдә бардыр.
Тик кибеттән генә аларга яраклысын таба алмадылар .Мәдинәнең башына яңа фикер килде, шуңа да ике зур яулык, кирәкле әйберләрне алып кайтты ул. Вакыты булган саен оныгына күлмәк текте. Ул аны үзенчәлекле итеп бисердан матур бизәде. Истәлеккә әбисеннән калган тәңкәләрне такты. Ул шул хәтле матур булды, Азалия шатлыгыннан нишләргә белмәде. Районга оныгы белән бәйгегә барырга Мәдинә курыкты, шуңа да сеңлесе Мөслимәгә тәкъдим итте , ә тегесе уйлап та тормый ризалашты. Оныгы кайтканчы бер тәрәзәдән икенчесенә йөрде. Ниһаять капка төбенә машина килеп туктады. Самат белән Мөслимә бик елмаешып керәләр. Мәдинә түзмәде каршыларына чыкты.
--Апам җиңүчене каршы алырга чыктыңмы? Тәмлеләреңне әзерләдеңме соң? — дип Мөслимә алдына Азалияне бастырып
Чыннан да Азалиянең җиңүе зур шатлык булды. Мәдинә пешереп куйган мантый да, өчпочмак та тиз шуды. Юлдан кайтучылар арган гына түгел, бик ачлар да булып чыкты. Искә төшерә башласаң Мәдинә Азалиясе белән булган һәр мизгелне искә алыр иде. Ничек гөмбәгә барып оныгының гөмбә урынына керпе алып кайтуын да, .Ә балыкка чыгып киткәч Самат абыйсының, ,, балыклар исән бит, сусыз алар үләчәк "-дип бөтен балыгын кире күлгә бәргәнен дә. Мәдинә бик тырышты. Оныгының үзен ятим дип хис итүен теләмәде. Әтисе ягыннан да абыйлары килеп кунакка гел чакырып торалар . Тик Азалия генә һәрчак күңеле күтәренке булсада җәй җитә башлауга үзгәрә иде. Ул җәйне яратмады. Әти, әнисен, әбисен урлаучы айлар, әйе ул шулай дия иде. Йөрәгенә авыр сагыш китерүче айлар. Бала гына булсада ул онытмады.
Мәктәп еллары акрын гына артта кала башлады. Имтиханнар җитте. Азалия кечкенәдән үк табиб булырга хыялланды. Өйгә дә канатын сындырган карга да, төрле җәрәхәтләре булган песиләр, этләр белән хәтта бака да кайтты. Ул бик оста табиб булып иң авыр хәлдәге авыруларны да дәвалыйм дип хыялланды. Әтиләрен алып кала алмасаларда, ул үзенчә кемне булсада үлемнән алып калырмын, яшәр өчен өмет өстәрмен дип йөрде. Ул хыялын чынга ашырырга шәһәргә укырга китте. Атна саен дәү әнисен сагынып авылга кайтты. Соңгы кайтуында Фәрит исемле егет белән танышуын, әлегә дуслар гына булуларын әйтте.
--Дус әйбәт ул кызым, тик заманалар үзгәрә бара балам бик карап йөр.
--Дәү әнием минем, сүз бирәм , йөзеңә кызыллык китермәм. Син бит минем бердәнберем.
--Беләм кызым, мин ышанам сиңа, тик, тик мин шәһәр малайларына ышанмыйм, сак бул.
Мәдинәнең йөрәге оныгы өчен янды. Җитмәсә ара да ерак, үсте шул Азалия, үсте. Янында булганда да борчылганны, хәзер Мәдинә үзе генә белә шул ничек йөрәк ярсуын.
Яшь кызның ничек мәхәббәт утында януын шул ут эчендә янучылар аңлыйдыр. Беренче очрашу, беренче үбешүләр, йөрәк тибешенең үзгәрүе. Очраша алмаган көннәрне төне буе йокламыйча үткәрүләр. Очрашкач сөйгәнеңнен кочагында йолдызлар санап утырулар. Бер береңә вәгъдәләр бирешүләр. Иң матур мизгелләрне уйлап янулар. Һәм ниһаять беренче үпкәләшүләр. Болар барда Азалия белән Фәрит арасыннан да узып үтә. Беренче уку елы да сизелмичә ахырына якынлаша. Азалия авылга кайта, Фәрит белән телефон аша сөйләшеп торырга, ә ялларны Фәрит кунакка кайтырга сүз биреп калды. Фәритнең район үзәгендә туганнары яши, ул аларга кайтач Азалияләргә киләчәген әйтте. Авылга кайткач эш күп, җәй башы бик кызу булды. Көндә диярлек яшелчәләргә су ташып сибәргә, чүп утарга кирәк. Дәү әнисе белән каз бәбкәләрен сакларга, аяк астында йөргән чебешләргә күз төшерәсең. Кичкә кадәр шактый ардыра. Тик бу мәшәкатьләрне Азалия сизми, чөнки янында яраткан дәү әнисе, ә йөрәгендә сөйгәне.
Менә ял көне дә килеп җитте. Бүген авылга Фәрит килә. Алар бергә кич клубка баралар. Азалия башка көнгә караганда да бүген күбрәк дулкынланды. Ике атна күрешмәделәр, сагынды ул аны бик сагынды. Сигез дә тулмаган иде Фәрит капкадан килеп керде, кыз бик шатланды, егет тә Мәдинә белән матур итеп сөйләште. Ләкин Мәдинә генә егетне нигәдер ошатмады, аның йөрәгендә ниндидер шик уянды. Бүген Мәдинә иртәдән үзен начар хис итте, ә бу егетне күргәч борчылуы үзенекен эшләде, аның кан басымы күтәрелде. Ул шәфкать туташы Лилияне чакыртып алды. Лилия уколларын ясап өенә кайтканда Азалиягә шалтыратып озак йөрмәвен сорады. Ә Азалия озак көттермичә Фәриткә хәлне аңлатып кайтып китте. Фәрит тә инде соң булуын, һәм район үзәгенә кайтып китүен әйтте. Нәрсә генә булмасын Азалия өчен дәү әнисе беренче урында тора .
Йорт җир мәшәкатьләре белән тагын бер атна сизелмичә узып китте . Янә Фәрит килеп , алар җитәкләшеп клубка чыкты. Клубта бүген кеше аз иде, шуңада карамастан кичке биюләр башланды. Авыл зур булганга яшьләр дә күп була. Бүген генә кеше саны азрак. Фәрит Азалиягә карап:
--Бүген сезнең авыл яшьләрен сиптән очкындырмаганнар мәллә, күбесе юк.
--Ә син каян беләсең аларны? Беренчедән бүген авылда туй, икенчедән кемне күзлисең? Килгәннән бирле башыңны боргалыйсың.
--Юк инде , син нәрсә сөйлисең? Бары яшьләр аз булганга гына әйттем, теге юлы аяк атларга урын юк иде, дөресрәге кырмыска оясы сыман иде клубта.
--Ярый соң, бигрәк яхшы, кеше күп булгач биергә тыгыз, бүген иркенләп биеп була.
Азалия сүзен әйтеп бетерүгә Фәритнең телефоны шалтырый башлады, ул телефонга күз төшерде дә:
--Апа шалтырата, чыгып сөйләшәм, монда тавыш, үпкәләмә мин тиз керәм.
Фәрит чыннанда озак тормады, ул керүгә:
--Бүген минем проблема килеп чыкты ,апа өйгә кайтырга кушты.
--Нәрсә булган?
--Дөресен генә әйткәндә аңларга өлгермәдем.
--Әйдә мине өйгә кертеп калдыр, син булмагач мин дә калмыйм, дәү әни дә йокламыйча мине көтә.
Шул көннән Фәритне алыштырып куйганнар кебек. Ул бер гөнахсызга Азалиягә төрле кабәхәт сүзләр әйтеп кычкырды, аны хыянәттә гаепләде.
--Син нигә мине рәнҗетәсең?
--Үзеңне кем дип саныйсың? Мин югында төрле егетләр белән йөрисең дә, хәзер әүлия булып кыланасыңмы?
-Нәрсә булды соң сиңа? Белеп торасың синнән башка егет белән очрашмаганны, нигә гел гаеплисең?Бәлки үзең хыянәт итәсеңдер? Шуңа мине начар калдыруы җиңелерәктер сиңа.
Фәрит вакыты белән нәрсә әйткәнен дә белми кебек тоелды Азалиягә. Төрлечә мыскыл итеп сүзләр әйтеп китә дә, ике, өч көннән яңадан дуслашырга юл эзли, шалтырата, гафу үтенә. Кабат яратам, сагындым дип өзгәләнә. Бу хәл берничә тапкыр кабатлана. Азалиянең дә йөрәген көннән көн күбрәк яралый. Җәй буена да берничә тапкыр гына очраштылар, Фәрит төрле сәбәпләр табып очрашудан качып йөрде.
Азалиянең борчылуын күреп Мәдинәнең дә йөрәге өзгәләнде.
-Кызым зурга киткәнче бәлки араларыгызны өзәрсең? Хәзер шундый булгач, бик куркыта.
-Нишлим соң дәү әни? Яратам мин аны, нинди булуына карамастан яратам.
-Соң өйләнгәч кул күтәрә башласа? Балам уйла әле соң түгел.
--Ярар дәү әни, барын да ачыкламыйча кияүгә чыкмыйм сүз бирәм.
-Рәхмәт балам, син бәхетле булсаң мин дә бәхетле, сак бул, шалтыраткалап тор.
Азалия укырга китте. Бәхетенә алар яшәгән район шәһәрдән ерак түгел, шуңа да атна саен авылга кайтып йөрде. Соңгы кайтуында дәү әнисенә икенче атнаны кайта алмавын, дусты Сиринәнең туган көненә барачагын әйтте.
-Дәү әнием борчылма, мин сиңа гел шалтыратып торырмын, әгәр иртәрәк бушасам бәлки кайтырга да өлгерермен.
Туган көнгә Фәрит белән бергә бардылар. Ул бераз тынычланган кебек иде. Бүтән андый хәл кабатланмас дип ант итте.Туган көн бәйрәмендә ул авыл кызы Данияне күрде, үз үзен генә яратып, егетләр янында да үзен бик иркен тотучы кыз иде ул. Аны күргәч Фәритнең дә йөзе үзгәрүен күрде Азалия, тик белгертмәде. Шуңа да карамастан туган көн матур үтте. Бөтенесе дә таралыша башлагач Сиринә Азалияне кич кунарга үгетли башлады. Аның сүзләрен ишетеп Дания дә:
-Миндә калам, автобуслар начар йөри, аннары курыксаң Фәрит тә калсын, бүлмәләр бар бит. Сиринәнең әтиләре әле иртәгә генә кайталар.
Даниягә кушылып Сиринә дә кызны үгетли башлады.
Азалия Сиринәгә каршы килмәде. Сиринәне Дания белән калдырырга теләмәде. Аның Даниянең кич куна калырга теләве йөрәгенә шом салды. Белсә иде ул ахыры нәрсә белән бетәсен.
+20 °С
Дождь




