--Әйе тыңлыйм.
--Исәнмесез, Сезгә район үзәге хастаханәсеннән шалтыраталар..
--Нәрсә булды, аңлатсагыз иде.
--Бүген зур авартя булган, авариядән соң күп кеше алып килделәр, шулар арасында сезнең дә туганнарыгыз бар, тиз арада сезнең хастаханәгә килүегез бик кирәк.
--Шулай ук начармы?
— Ә сез кем буласыз? Мин кем белән сөйләшәм.
Яшь хатын нәрсә әйтергә белмичә:
--Мин күршеләре, нәрсә булды соң?
-Аңладым. Миңа бик кызганыч, кайгыгызны уртаклашам, Лада Приора машинасында баручы ирле хатынлы Салаховалар вафат, ә арттагы урында утырып барган олы яштәге хатын белән, яшь кыз бала авыр хәлдә. үтенәм туганнары тиз арада килеп җитсеннәр иде.
--Ярый мин хәзер әйтеп аңлатам.
Тикшерүче кыз телефонны Мәдинәгә биреп:
--Апа мин ничек һәм нәрсә әйтергә белмим.
--Нәрсә диделәр? Кайталармы?
Мәдинәнең йөрәге урыныннан чыгып чабар төсле чаба башлады, ул күзләрен зур итеп ачып, көч хәл белән:
— Нигә дәшмисез? Нәрсә диделәр диииим?
--Апа сезгә тиз арада хастаханәгә барырга кирәк.
--Нәрсә булган соң? Әйт тизрәк, нишләгәннәр?
--Апа нәрсә булганын мин тәгаен генә әйтә алмыйм. Без хәзер районга кире китәбез, сезне хастаханәгә кертеп калдырырбыз.
--Әйдәгез, әйдә тизрәк.
Мәдинә сумкасы белән акчаларын алырга башка бүлмәгә кереп китте. Икенче тикшерүче хатын янындагы кызга карап:
--Син нәрсә, без бит әле бары бер урам үттек.
--Әгәр дә сиңа кирәк икән кал, апаның балалары юлда авариягә очрап һәлак булган , мин ничек итеп булышудан баш тартыйм? Оныгы авыр хәлдә ди, ишетәсеңме? Аның кызы үлгән.
--Нәрсә?
Ишектән чыга башлаган Мәдинә аздан гына егылып китмәде.
--Нәрсә дидең? Минем кызым үлгәнме? Ничек?
Мәдинәнең аягы мамыктай сыгыла башлады. Ул акрын гына стена буйлап шуып төште. Күзләренә җыелган күз яшьләре катып калды, колагында барабан тавышлары ишетелде һәм ул билгесезлеккә кереп чумды.
Авыл җирендә хәбәр тиз тарала. Белгән, белмәгәннәр барда Мәдинәнең кайгысын уртаклашырга килә башлады. Мәдинә күзен ачканда аның янында шәфкать туташы Лилия белән бертуган сеңлесе Мөслимә басып тора иде.
--Апам бик куркыттың, үзеңне дә югалтабыз дип уйладык.
--Кызым, кызым Гөлнарам минем үлдеме? Юк, юк ышанмыйм , ялгыш әйткәннәрдер. Әйдә тизрәк хастаханәгә барыйк, ачыкларга кирәк.
--Бераздан барабыз апам, бераз хәл ал, барып җиткәнче тагын аңыңны югалтырсың. Самат та хәзер килеп җитә, бергә барырбыз.
Шәфкать туташы укол кадап дару эчерде. Мәдинә бераз тынычлана төште. Мөслимәнең ире Самат озак көттермәде. Ул килеп керүгә:
--Әйдәгез, мин инде хастаханә белән элемтәгә кердем, анда полиция хезмәткәрләре килгән.
--Нәрсә булган соң?
Мөслимә иренә сораулы карашын төбәп:
--Нәрсә булганын әйттеләрме?
--Нәрсә булсын, бер лихач ике машина арасыннан тиз генә үтеп китергә теләгән, үтә генә алмаган. Илгиз кияү белән каршы килүче машина бәрелешкән, ике якта да үлем очрагы теркәлгән. Ә лихачка да, янында утыручыга да берни дә булмаган.
--Нигә соң шулай очып йөриләр? Алар аркасында кемнеңдер гомере өзелә .
--Мөслимә кирәкми, Мәдинәнең болайда ярты йөрәге беткән. Әйдәгез тизрәк барыйк.
--Миндә сезнең белән барам, файдам тимәсә дә зыяны булмас.
--Әйе сеңлем, бар шул, алла сакласын, апамның юлда хәле авыраеп китсә, син яныбызда булгач тынычрак булыр.
Ул борылып апасына карады.
--Апам әйдә, нишлисең бит, һич югында кодагый белән оныгың Азалия исән калган, аны уйларга кирәк.
Авылдан районга ярты сәгать дәвамында барсаларда, юл бик озын тоелды. Хастаханәгә барып җиткәч Мәдинә машинадан төшергә төшәргә куркып утырды. Мөслимә апасының кулын тотып
--Апам без керергә тиеш, беләм авыр, бик авыр, ләкин син оныгың турында уйла, хәзер син бирешсәң ул нишләр? Без, бары безне күреп ул тынычланачак. Без аның төрәге. Апам зинһар өчен тынычлан.
Мөслимә апасын тынычландырырга теләсәдә, үзенең дә бит буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Мәдинә түзмәде үксеп елап җибәрде дә:
--Ничек итеп мин кызымның үле гәүдәсен карарга тиеш? Ничек? Нигә аның урынына ходай мине алмаган? Нигә? Мин керә алмыйм, балаларымның үле гәүдәсен күрә алмыйм. Йә Раббым нишлисең син? Нәрсә өчен бирәсең бу сынауларыңны? - дип,
башын машина ишегенә суга башлады. Мөслимә апасының башын тотып:
--Апам, бәгърем тынычлан, син үзеңне кулга алырга тиеш.
Ул апасын кочаклап алды. Күздән аккан күз яшләрен тоеп торырга авыр шул. Шактый вакыт үткәч ниһаять Мәдинә машинадан чыкты. Хәзер бөтен түземлеген җыеп хастаханәгә керәсе генә калды.
Реанимация бүлегенә килеп җитәрәк табиб белән Илгизнең абыйсы һәм энесе басып торганны күрделәр. Алар янына ике полиция хезмәткәрләре килеп туктады.
--Апам Илгизнең абыйсы да килгән.
--Аларны да безнең кебек чакырганнардыр инде. Әниләре генә исән калсын.
Мәдинә яшь тулы күзләрен сөртә, сөртә:
--Сеңлем миңа сөйләшергә авыр, нәрсәдер хәлем бетте, аягым астыннан җир китә сыман.
--Апам әнә анда урындык бар, әйдә шунда утырырсың. Хәзер яңадан хушсыз калуыңны теләмим.
Мәдинә көч хәл белән урындыкка килеп җитте. Аларны күрүгә егетләр килеп:
-Нәрсә хәлләрең кодагый апа? Кайгыңны уртаклашабыз. Менә бит тәти апа белән абыйның гомерләре ничек өзелергә язган.
Илгизнең энесе Ильхам күзендәге яшләрен тоеп тора алмады. Ул аларны сөртеп алды да:
-Кодагый апа бәлки сезгә су алып килергәдер?
-Рәхмәт балам, кирәкми, нишләргә икәнен генә белмим, Гөлнарамсыз ничек яшәргә белмим.
Мәдинәнең битләреннән янә яшь бөртекләре тәгәрәде.
-Азалия белән кодагый нинди хәлдә? Алар турында белештегезме әле? Теге мөртәтләрне тотканнармы?
-Әйе тотканнар, аларны шунда ук кулга алганнар. Икеседә спиртлы эчемлекләр кулланган булган. Берсе әле хастаханәдә ята.
- Ышанасы килми, алар ничек исән калган соң? Алар , алар үләргә тиеш иде бит.
Мәдинә авыр сулап куйды да, сүзен дәвам итеп:
— Әниең ничек?
--Әнинең хәле авыр, исән калуына өмет бик аз. Ә Азалия Алла теләсә терелә диделәр. Аның да әлегә хәле авыр тик өмете зур дип ышандырдылар.
--Кем белә, барда Алланың рәхмәте кулында, бәлки кодагый да ерып чыга алыр. Өметләнегез балалар, өметләнегез.
Мәдинә ничек кызын алып кайтып җирләгәнен дә аерым ачык хәтерләми. Барда начар төштә кебек, томан аша күренә. Авыр, бик авыр булды. Ирен күмгәндә йөрәгенең бер өлешен күмсә, кызы белән тагын бер өлешен калдырды. Дүрткә бүленгән йөрәкнең ике өлеше юкка чыкты. Яшәргә көче дә, теләге дә калмады. Ул үзен сәер хис итте, әйтерсең лә җир йөзендә бары тик сулышсыз гәүдәсе генә йөри. Әле ярый аны, җаны чыгып бетмәсен дип, оныгы Азалия нәзек җеп белән тартып тора сыман. Балам, оныгым исән генә калсын дип Мәдинә Алланың рәхмәтенә көн, төн ялварды.
Күзләремнән кайнар яшләр тама
Йөрәгемнән чыккан сагыштан,
Нигә соң газизләрем үлә?
Берсен берсе узып ярыштан.
Күрәчәк күз йомдыра диләр,
Ниләр бирә миңа киләчәк?
Әле ярый оныгым исән
Шуңа Аллаһым сиңа мең рәхмәт.
Йә Раббым синнән сорыймын
Үзгәрт бала язмышын,
Йөрәгеннән алып атчы
Тирән кергән сагышын.
Әти, әнисе өчен дә
Яшәсен бәхет күреп,
Исәнлеген дә җәлләмә
Йөрсен һәрвакыт көлеп.
Инде әти әнисенең җидесен дә үткәрделәр, ә баланың үлем белән көрәшәсе килмәде. Әти әнисенең үлемен белеп алар янына барырга теләде ахры. Мәдинә үзен кыл өстендә басып тора кебек хис итте. Гөлнара белән Илгиз үлгәнгә ун көн булды дигәндә кодагый да якты дөньядан китеп барды. Күпме вакыт үткәч инде терелер дип өметләнеп торганнар иде дә бит. Юк икән шул, Раббыбыз язганнан артыгын яши алмыйсың икән. Мәдинә белән Азалия җир йөзендә ятим калдылар.
Кодагыйның өчесен үткәргән көнне ниһаять Азалия күзен ачты. Бу ничә көнгә беренче шатлыклы хәбәр иде. Ләкин тагын авыр сынау көтә, ничек итеп балага ятим калганын әйтергә? Аңа бит әле бары тугыз яшь. Ничек итеп кабул итә бу яңалыкны бала йөрәге? Ничек итеп йөрәгендәге кичерешләрне җиңәргә булышырга?Ничек, Ничек? Юк хәзер үк әйтергә ярамый.
Бүгенге көнне барда түземсезлек белән көтте. Азалияне реанимация бүлегеннән чыгардылар. Аның яныннан кеше бердә өзелмәде, берсе китсә икенчесе килде. Әти ,әнисе турында сүз башласа сүзне икенчегә бордылар. Берсенеңдә бу авыр хәбәрне әйтәсе килмәде. Бала күңелен яралаудан курыктылар. Ләкин балалар бездән күпкә акыллырак, түземлерәк икән.
Мәдинә Азалиягә тавык шулпасы пешереп алып килде. Кызын акрын гына җайлап утыртты. Кисәктән генә бүлмә ишеге ачылып бер хатын керде дә:
-Исәнмесез, кайсы урын буш, кайсы караватка ятсам да ярыйдыр инде?
Мәдинә аңа карап алды да:
--Дүрт урынның икесе буш, кайсын ошатасыз шунда урнашыгыз.
--Бер генә дә килмәс идем, менә хәлем кабат авырайды.
Ул акрын гына тәрәзә янындагы урынга килеп утырды.
--Сез оныгыгызны карыйсызмы? Операция булдымы? Шулай инде әти, әниләренең эшләре күп, гел бала янында утыра алмыйлар.
Мәдинә сикереп торып ул хатынның авызына сугарга теләде. Тик нишләсен, кем белсен соң алар ни кичергәнне. Аның күзеннән яшь бәреп чыкты. Шулчак Азалия Мәдинәнең кулыннан тотып:
-Дәү әнием елама, син еласаң миндә елыйм. Курыкма мин түзәм, әниләрем үлгәнен дә беләм.
--Ничек?
Мәдинә аптырап оныгына карады.
- Дәү әнием мин машинага бәрелгәнне хәтерлим, алар минем яныма килмәгәч аңладым, чөнки исән булсалар мине күрмичә тора алмаслар иде, алар бит мине бик ярата иде.
-Соң балам.... син ничек түздең соң еламыйча?
Мәдинә оныгын кочагына алып:
-Балакаем минем, син түгел миңа авыр күз яшьләрен тоярга.
-Минем сине борчыйсым килмәде, син бит көндә елаганга кызарып киләсең. Ә минем сине елатасым килмәде.
Хәзер инде Азалия туктый алмады, җыелган күз яшьләре чишмә суыдай бәреп чыкты. Ул дәү әнисененең кочагына кереп китте.
--Балакаем минем, нигә түздең, ничекләр генә түздең? Бигрәк авыр булган бит сиңа.
— Дәү әни без икәү генә калдык, ә мине балалар йортына алмыйлармы?
--Юк, юк балакаем, синең бит дәү әниең бар, без гел бергә булабыз. Иң мөһиме исән сау терелеп чык.
Бер айдан Мәдинә Азалиясен авылга алып кайтты.
+16 °С
Ясно




