Нәрсә булды соң быел? Яңгыры булмасада , җил бураннары котыра. Йорт башындагы калайларны дөбердәтә, хәттә вакыты белән өй эчендә түбәләр ишелә сыман. Сарай ишеге дә ябылып бетмәгән, анысы да чык, чык дигән кебек сызгырып тора. Таң ата башлагач кына Мәдинә күзләрен йомды . Ничек кенә булмасын ике, өч сәгать йоклагач яңадан аякка басты. Йокыдан торуга иң беренче тәрәзәгә карады. Каршы яктагы Әлфия апаларның шомырт агачының ботаклары диңгездә дулкынланган кебек тибрәләләр.
--Йә Алланың рәхмәте бүген тагын җил, әйтерсең лә минем күңел кыллары белән бер көйгә тибрәләләр, җыр гына чыгарасым калды.- дип үз үзенә сөйләнә, сөйләнә Мәдинә ишегалдына чыкты. Сарайга кереп тавыкларга бодай бирде, бакча ягына чыгып каз ,үрдәкләрен барлады. Берничә карлыган, җиләк, чия яфрагын чәйгә салырга өзеп алгач өйгә керде. Сәгаткә карап алды да калган эшләрне аннары бетерермен дип иң беренче камыр куеп җибәрде .Бүген аның яраткан кызы, кияве белән оныгы кайта. Алар кайтканчы эшлисе эшләр күп, токмач басып кисәргә дә кирәк, кияү балакай токмач ашы ярата, ә оныгы Азалиягә эремчек пирогыннан башка әйбер кирәкми. Кызына исә әнисенең кайнар коймагын каймакка манып ашаса шул җитә. Бөтен уй фикерләрен онытып Мәдинә эшкә кереште. Лаеклы ялга чыкканнан бирле үзен кая куярга белмәгән Мәдинәнең бүген эше тыгыз иде. Гомер буе эштән өйгә чабып ияләшкән кешегә әлегә өйдә утыру авырырак шул. Иртүк торып өйдәге эшен бетереп эшкә китә иде, ә хәзер нәрсә? Хәрвакыттагыча эшен бетерә, тик конвейеры туктаган кебек Мәдинә аптырап югалып кала, нишләргә белми. Гомерләр уза шул. Яшь чакларда әле күз карашы, хәләл җефете белән кара каршы басып утын кисә, печән чаба, каршысына утырып чәй эчеп гөрләшеп сөйләшәләр иде .Хәзер ул да юк, 21 ел элек балык тотарга киткән җиреннән үле гәүдәсен генә күтәреп кайттылар. Ул вакытта дөресен ачыклый алмадылар. Батып үлгәнме, яки булышканнармы? Ул мизгелдә Мәдинәнең башына аяз көнне яшен суккан кебек булды .Аның яшәргә ямь биреп торган кояшы сүрелде, көннәре караңгыланып китте. Бик, бик матур яшәделәр алар ире белән .Көнләшеп караучылар да аз
булмады , гаиләдәге тынычлыкны бозарга теләүчеләр дә очрады. Ләкин алар бирешмәде, бер, берсен хөрмәт итеп матур итеп яши бирделәр. Тик озак кына яшәргә язмаган икән шул. Бәхетенә ире белән көтеп алган мәхәббәт җимешләре, кызы Гөлнара калды, ул булмаса бер Алла гына белә иде, Мәдинәгә нәрсә буласын.
Мәдинәнең инде тәмлеләре пеште, ашка да токмач кына саласы калды. Көндезге аш вакытына кайттып җитәбез дип әйткән иде бит кызы, нигәдер күренмиләр. Бәлки эшләре килеп чыккандыр, иртәрәк чыгып китә алмаганнардыр, дип уйлап Мәдинә ишегалдын аркылыга, буйга әйләнде. Аннары бакчага чыкты, һич югында эшли, эшли вакыт үтәр, борчуларымны бераз басар дип уйланды ул. Көне җилле булсада кояшлы, матур. Кызы кияүгә чыкканда да шундый көн иде. Берничә көннән ун ел була бит кызының туган йортыннан чыгып киткәненә. Әйе ун ел элек кызын кияүгә бирде. Шатланды да, шул ук вакытта борчылды да, чөнки бер ялгызы яшәп кала. Мәдинә кызын берүзе үстерде, авырлыкларга бирешмичә башын югары күтәреп йөрде. Туйны да кешедән ким булмасын дип зурдан уздырды. Әле дә һәр минуты күз алдында аның .
Кияү машинасы капка төбенә килеп туктады. Яшьләр көлешеп аны каршы алды. Кияү өйгә керергә тели, ләкин яшьләр әзерләгән сынаулар аша үтмичә аңа юл юк . Ниһаять килен янына барып җитте. Ул мизгелләр онытылмаслык шул, Мәдинә шунда гына кызының өйдән кияү йортына китүен аңлады. Аның йөрәгенә энә кадалды. Китә кызы, китә, бүгеннән кыр хәтле йортта ул берүзе кала. Ә шул вакытта нинди авыр кичерешләр кичерүен ул үзе генә белә. Баланы аерып чыгаруы шулай авыр булуын ул күз алдына да китермәде. Загслар артта калды. Хәзер бар да бәйрәм өстәле әзерләнгән ""Чулпан"' кафесына юл алды. Ике яклап килгән туганнар күп җыелды. Барысыда берсеннән- берсе матур теләк теләде. Чират Мәдинәгә җитте.
--Нәрсә әйтим соң балалар, ата, ана һәрвакытта балаларын исән сау , бәхетле булуларын күрергә тели, мин дә сезгә шигырь юллары аша теләгемне әйтеп китәсем килә.
+19 °С
Облачно




