Литература
10 Июня , 04:00

Бөкре

Гөлчирә Галимова.  Бишенче бүлек. Табибны аларга таба килүен күргәч барысы да тынып калды, бүлмәдә хәттә чебен очкан тавыш та ишетелми иде. Табиб һәрберсен күзе белән йөреп чыккач:- Анализларның бездә ясаганнары әзер, кайбер нәрсәләрне кире тикшерергә кирәк булачак, тик...- табиб әйтим микән дигән кебек туктап торды да, яңадан сүзен башлап:- Бик кызганыч, тик мин әйтергә тиеш, минем уйлавымча сезнең кызыгызның сөякләрендә яман шеш булуы бик ихтимал, аннары....

БөкреБөкре
Бөкре

Табибны аларга таба килүен күргәч барысы да тынып калды, бүлмәдә хәттә чебен очкан тавыш та ишетелми иде. Табиб һәрберсен күзе белән йөреп чыккач:
- Анализларның бездә ясаганнары әзер, кайбер нәрсәләрне кире тикшерергә кирәк булачак, тик...- табиб әйтим микән дигән кебек туктап торды да, яңадан сүзен башлап:
- Бик кызганыч, тик мин әйтергә тиеш, минем уйлавымча сезнең кызыгызның сөякләрендә яман шеш булуы бик ихтимал, аннары....
Табиб бу сүзләрне әйтеп тә бетермәде Светлананың башы әйләнеп китте һәм ул идәнгә егылды. Светаны карап, аңа тынычландыра торган уколлар ясап шактый вакыт үтте. Светлана палатада яткан арада Влад белән Михаил коридорда , булган хәлләргә ачыклык кертергә теләделәр.
- Михаил гафу ит мине , әлбәттә, әгәр дөрес әйтмәсәм. Аңлыйсыңмы, мин дә Люданы үз кызым кебек яратам. Үземнем балаларым булмау сәбәпле, синең кызың минем өчен бик кадерле кешегә әйләнде, ышан бу чыннан да шулай. Беләсеңме, миңа оят, тик әйтәм....мин вакыты белән Люданың миңа әти дип әйтүен көтәм.. Моның мөмкин түгел икәнен дә аңлыйм, нишли алам соң, ул миңа чыннан да бик кадерле.
Михаил дәшми генә Влад сөйләгәнне тыңлады, ә ул сөйләде дә сөйләде. Аның сүзләре йөрәгенең түреннән үк чыкканын аңлап та тоеп та була иде. Ниһаять ул сүзсез калып, дәшмичә аны тыңлап торган Михаилга карап:
- Син бернидә әйтмисеңме?
- Ә нәрсә әйтеп була монда Влад. Синең минем кызымны яратуыңны әйтмәсәң дә күреп торам. Рәхмәттән башка сүз юк сиңа. Синең белән яши башлагач Света да бик үзгәрде, син чыннан да искиткеч яхшы кеше. Ә хәзер безгә Люданың төп анализлары кайтканын көтәргә генә кала. Табиб ялгышкан дип уйларга сәбәп эзлим, тик таба алмыйм.
- Миндә табиб ялгышкан дип уйлыйм.
Шунысын гына аңлый алмыйм, хастахәнәдә Людага еш ятырга туры килде, ничек, нигә хәзер генә ачыкланган ул авыру? Нигә алдан тикшермәгәннәр аның анализларын?
- Белмим, нәрсә әйтеп була соң? Ашыкмыйк әле, әлегә билгесез, ялгышканнар дип уйлыйк һәм бу дөрес булсын иде. Аннары, Влад, мин Люданы хастахәнәдән чыгуга үзем белән алып китәргә телим. Бераз һава суласын, ул һәрвакыт урманда үзен яхшырак хис итә, әлегә ул укырга бара да алмый.
- Тукта, ашыкмыйк әле, иң беренче дәвалануын көтәргә кирәк, калганын аннары уйларбыз. Ә болай мин синең белән тулысынча килешәм. Җитмәсә Нина Игоревна да бик теләп Люда янына килгәли, шулай бит.
Влад елмая төшеп Михаилга карады, тегесе исә оялып кына:
— Әйе, анысы дөрес, бик яхшы укытучы, инде ничә ел Людага төшеп калган дәресләрен, темаларын аңлатыр өчен урманга килә. Дөресен әйткәндә аның үзенә дә Люда белән урман буенда йөрергә ошый. Аларга кырыйдан карап торсаң, бер берсе белән матур сөйләшеп әнисе белән кызы йөри сыман. Алар уртак теманы да тиз табалар, икесенә дә чәчәкләрнең җирдән өзгәне ошамый, чәчәк җирдә матурырак күренә, өзгән чәчәк үлгән чәчәк диләр алар. Икесе дә агачны кочаклап, шактый вакыт күзләрен йомып агач белән сөйләшәләр, агач күккә якынырак, Алланың рәхмәте белән сөйләшәбез, агач аша теләкләребезне, хыялларыбызны сөйлибез диләр. Ышанасыңмы, мин дә хәзер иң бөек агачны кочаклап Раббыбызга үз теләгем белән мөрәҗәгать итәр идем.
Михаил бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да тәрәзәгә борылды. Влад аның иң башына кулын куеп:
- Күз яшеннән оялма дустым, аның ояты юк, ә менә агачны миндә кочаклап күккә тизрәк теләкләремне җиткерер идем, монысы белән мин тулысынча килешәм.
Әйе, бу ике ир кешенең әлеге вакытта теләкләре бер иде. Ике ят кешене кыз бала берләштерде. Алар иң якын туганнар кебек бүген сөйләште.
Көннәр әкренләп үтте. Кызганычка каршы табиб сүзләре дөрес булып чыкты, Люданың сөякләрендә яман шеш бар икәне ачыкланды. Бу ачы хәбәр бөтен тормышның астын өскә китерде.
Люда апрель ахырында гына хастахәнәдән чыкты. Үзара сөйләшеп Людага чыннан да әтисе янында яшәргә яхшырак дип таптылар, хәттә Люда үзе дә әтисе янында яшәргә теләвен әйтте. Бәхеткә Михаил яшәгән җирдән район үзәгенә бары ун чакрым юл. Нина Игоревна да читтә калмады, җае чыккан саен кызның хәлен белергә йөрде. Алай гына да түгел, бер көнне сөйләшеп бергә укыган сыйныф балаларын да үзе белән алып килгән иде. Ул балаларның урман һавасын сулап уйнап йөрүләрен күзәтеп тору үзе бер рәхәтлек бирә. Ә инде Михаил белән Владның учакта пешергән бәрәңгеләрен ашаганда балалар аеруча шат иделәр.
Учак бәрәңгесен сөт белән ашаучылар да булды. Бу тәмле ризыкны хәзерге вакытта алар бернинди дә конфет, прәнкәгә алыштырмаслар иде. Балалар өчен дә, олылар өчен дә бу чыннан да онытылмаслык көн булды. Кызлар, малайлар үзенчә үзләрен күрсәтергә ашыкты, малайлар утын пүләннәре ярырга булышып, аларны әрдәнәгә өйсә, кызлар идән юды, матур яфраклар җыйды, кырмыска ояларына ризык салды, апалары балык чистартканны карап көлеште. Һәрберсенең шөгеле бар иде. Менә бервакыт Люда янына һәрвакыт тыйнак, үзен тыныч тоткан Анжела килде дә:
- Синең белән бер серемне уртаклашырга килгән идем, син сер саклый беләсеңме? - дип, колагына пышылдады. Әлбәттә инде Люда әйе дип җавап итеп, башын гына селкеде. Анжела кеше ишетмиме дип як-ягына карады да:
- Син бит фәрештә, син гел күккә менәсең, минем теләгемне дә андагы зур фәрештәләргә әйт әле. Минем әти белән әни аерылышырга телиләр, ә мин теләмим. Әни әтигә " себеркең янына кит" дип әйтте. Нигә? Нигә алар бергә була алмыйлармы? Әйт, әйт аларга, әти белән әни гел бергә булсыннар. Син, син үзең әтигә әйтә алмыйсыңмы китмә дип?
Люда нәрсә әйтергә белми карап торды да:
- Әйтеп тә була, ләкин мин бит әле кечкенә, мине тыңлар микән? Аннары, әнә кара, минем әти белән әни аерылыштылар. Миңа да башта авыр иде, ә хәзер алар үзләренчә бәхетле, әни Влад абый белән, ә әти, ә әти Нина Игоревнаны ярата дип уйлыйм. Олылар вакыты белән үзләрен без теләгәнчә тотмый шул, ә син бераз көтеп тор, бәлки алар ялгышканнардыр, бәлки дуслашырлар, алай да булырга мөмкин бит.
- Шулайдыр, тик мин куркам. Ә син әйтермен дип сүз бир.
Люда Анжелага карап елмайды да башын кагып ризалыгын белдереп, кызны үзе белән алып китте. Йорттан ерак түгел генә куе куаклык эченнән төлке чыкканын күргәч Анжела кычкырып җибәрде. Аның тавышына балалар белән бергә олылар да чабып килде. Бары төлке генә алардан куркып кире куаклар арасына кереп китте. Михаил белән Люда бер-берсенә карап алгач, Люда телгә килеп:
- Мин сиңа урмандагы дустымны күрсәтмәкче идем, ә син аны куркыттың. Ә хәзер бераз читкәрәк китегез һәм дәшми торыгыз - дип Люда куакка таба атлады. Ул куаклар янына килеп җитүгә, төлке әкрен генә куаклар арасыннан башта башын тыгып карады, аннары Люданың итәгенә үк менеп утырды. Кыз аның башыннан сыйпап, аның белән сөйләште дә кире балалар янына килде. Бу күренешкә әзер булмаган балалар, чыннан да үзләренең исләре китүен яшермәделәр. Алар яңадан Люданың фәрештә икәненә ышандылар. Әкренләп кич җитә башлады. Яңадан учак янында, бу юлы уха ашарга җыелдылар. Учакта пешкән уханың да иң тәмле уха икәнен белделәр балалар. Ашап бетереп, тәлинкәләр юылгач учак янында берничә җыр җырларга да өлгерде алар. Ә Влад балаларны камерага төшереп барды. Шул хәтле матур үткән көн өчен рәхмәт әйтеп, балалар өйләренә ашыктылар, алдан сөйләшкәнчә, Артёмның әтисе балаларны автобус белән килеп алды. Люда да бик арган булып чыкты, башын мендәргә куюга татлы йокыга талды.
Влад белән Света да рәхмәт әйтеп, иртәгә кичкә генә киләбез дип , балаларны, сөйләшү буенча алырга килгән автобус артыннан юлга кузгалды. Нина Игоревна Люда соравы буенча тагын берничә көнгә калырга булды. Әле учак сүнмәгән иде, Михаил кайнап утырган чәйнекне алып, Нинага чәй эчәргә тәкьдим ясады. Сүз ара сүз чыгып:
- Нина, бәлки вакыты да ул түгелдер, ничек әйтим соң? Дөресен әйткәндә без бер беребезне күптән беләбез. Минем аңлавымча син ялгыз, мин дә ялгыз, син миңа күптән ошыйсың, Люда да сине бик ярата, бәлки кавышып карарбыз?
Кисәк әйтелгән сүздән Нина башта каушап калды, аннары кызара башлаган битен кулы белән каплый төшеп:
- Мин риза Михаил, мин дә сине күптән ошатам, ә Людага килгәндә, аны да бик яратам мин, үз балам кебек яратам.. ул да каршы килер дип уйламыйм.
- Бары мин урманны ташлый алмыйм, Люданың да урманнан китәсе килер дип уйламыйм.- диде Михаил, гаепле кеше сыман күзен аска төшереп.
- Аңлыйм, тик бу мәсьәләне без соңрак чишәрбез, әлегә Люданың исәнлеге мөһимерәк. Икенче атнага аны шәһәргә алып барырга, яңа анализлар бирергә кирәк диделәр. Нигә? Каян килеп чыккан ул яман шеш? Җитмәсә тиз үсеш юнәлеш ала дидеме? Моның булуы мөмкин түгел бит.
Нина күзеннән чыккан яшь бөртекләрен сөртеп алды да:
- Ул бит үлми, шулай бит? - дип Михаилга карады. Ләкин ул дәшмәде. Бу вакытта аның йөрәге мең кисәккә телгәләнеп әрни иде. Нишли ала ул? Баласының үлемгә алып бара торган авыруын ничек туктатырга? Нинди күзләр белән кызына карарга " әти мин үләмме " дип сораган вакытта. Бу авыр кайгыга йөрәге түзәрме? Сораулар, сораулар, тик җавабы гына юк.
Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас