Литература
10 Июня , 03:00

Бөкре

Гөлчирә Галимова. Дүртенче бүлек. Светаның ачуы йөзенә бәреп чыкты. Тик ул үз үзен кулга алырга тырышып:-Ә нәрсә беләсең соң син? Ничек төн йокыларын йокламыйча бала күтәреп йөрүнең нәрсә икәнен беләсеңме? Синең балаң гарип дип әйткәч минем нәрсәләр кичергәнемне син беләсеңме? Синең күз алдыңда, синең балаң бөкре булганыннан көлгәннәрен күргәнең бармы? Әйтергә җиңел, тик боларның барысын да үтмичә син мине аңлый алырсың дип уйламыйм.

БөкреБөкре
Бөкре

Светаның ачуы йөзенә бәреп чыкты. Тик ул үз үзен кулга алырга тырышып:
-Ә нәрсә беләсең соң син? Ничек төн йокыларын йокламыйча бала күтәреп йөрүнең нәрсә икәнен беләсеңме? Синең балаң гарип дип әйткәч минем нәрсәләр кичергәнемне син беләсеңме? Синең күз алдыңда, синең балаң бөкре булганыннан көлгәннәрен күргәнең бармы? Әйтергә җиңел, тик боларның барысын да үтмичә син мине аңлый алырсың дип уйламыйм.
- Света бу аклануың, әле син барын да үткән дигән сүз түгел. Син дөрес эшләмәгән диюем. Син баланың , сиңа мохтаҗ чагында калдыруың миңа ошамый. Хәзер үткәнне кайтарыр чак түгел. Света без төрле яктан аны карарга, якларга, төрлечә ярдәм күрсәтергә тиеш аңа, аңлыйсыңмы? Ул болай да рәнҗетелгән бала. Әгәр алдан бөкре балаңны ташлаганыңны белсәм, без бергә була алмас идек. Бүтән алдама мине. Ә хәзер без бергә, ишетәсеңме, бергә аңа терәк булырбыз. Ышан, без җиңәбез бөтен авырлыкларны да җиңәбез.
Света бу юлы түзмәде, күңеле тулып елап җибәрде дә:
- Рәхмәт сиңа, гафу ит әйтмәвем өчен, мин бары тик онытылып китеп бәхетле булырга теләдем, бик теләдем. Әгәр әйтсәм син мине ташлап китәрсең дип курыктым, бик курыктым.
Бәлки бөкре бала үстерергә курыкканмындыр, белмим, тик мин үкенәм Влад, бик үкенәм. Люда алдында да бик оят, аның күзенә карарга оялам , хәзер күзенә дә элекечә туры карый алмыйм.
Бу юлы Влад берсүз дәшмәде. Алга таба карап үз уйларына бирелде. Света аның нәрсә турында уйлавын беләсе килде, ләкин дәшмәде. Болай да узара чыккан сүзләр аны борчыды.
Көн артыннан көн үтте, мәктәпкә барыр вакыт җитте. Матур киемнәрен киеп өчәүләп мәктәпкә килделәр. Люда әтисе аның мәктәпкә килүен күрми кала дип бик курыккан иде, тик куркуы юкка булып чыккан. Мәктәп читендә зур чәчәк бәйләме күтәреп, аны әтисе күптән көтә иде инде. Бәйрәм бик матур үтте. Балалар бер берсе белән танышып, иртәгә укырга ничек һәм нәрсә алып килергә икәнен белешкәч, берәм, берәм таралыша башлады. Михаил барысына да чыга тырырга кушып, үзе сыйныф җитәкчесе белән бергә бер калгач әйтелмәгән сүзләрен әйтте.
- Нина Игоревна, безнең кызыбыз үзенчәлекле бала. Балалар арасында чыккан сүзләрне, аеруча Людага карата булганнарын читтән үткәрмәссез дип уйлыйм. Әгәр кызымны балалар мәсхәрәләп, сез моңа ихтибар итмисез икән мин РАНОга хәтле, кирәк булса министерствога да барып җитәчәкмен. Мин куркыту йөзеннән әйтмим, мине дөрес аңлагыз, бөкре булганына баланың гаебе юк диюем иде.
- - Борчылмагыз, Люда миңа бик ошады, мин һәрвакыт уяу булырга тырышырмын дип әйтә алмыйм, төрле бала бар, тик шунысын әйтә алам, минем алда балалар тату булырлар.
- Әйтүем өчен гафу итегез. Сау булыгыз.
Нина Игоревна чыннан да үз сүзендә торды.
Бер көнне дәрес вакытында, Люданың артында утырган ике малайның әкрен генә көлгәннәрен күреп ала да:
- Балалар мин нинди булса да кызык әйбер сөйлим ахыры, бик көләсез, бәлки бергә көлергәдер? Йә, кайсыгыз сөйли ник көлгәнне?
- Мин түгел апа, әнә Артём көлде.- диде сары башлы, бөтен бите сипкел белән капланган Саша.
- Артём...бәлки әйтерсең ник көлгәнеңне, безгә дә кызык , шулай бит балалар?
Парта артында утырган балалар әйе, әйе диештеләр. Артём башын ия төшеп:
- Мин...мин ..ни...әнә Люданың аркасында бөкресен күрдем, ул бит убырлы карчык шикелле була..- дип янә көлеп җибәрде. Нина Игоревна балаларга тынычланырга кушып, Люданы такта янына чакырып чыгарды да:
- Балалар...әйтегез әле, сез фәрештәләр турында нәрсә ишеткәнегез бар?
Балалар берсен берсе уздырып фәрештәләр турында сөйли башлады. Фәрештә канатлы була, ул кешеләрне сакларга күктән төшә, ул кыш бабай белән эшли, балаларның үз үзен тотышын тикшереп, кыш бабайга әйтә, аннары кыш бабай тәртипсез балаларга бүләк бирми диючеләр дә табылды. Нина Игоревна балаларга туры карап:
- Менә беләсез дә икән, тик үзегез фәрештәдән көләсез.
Балалар аптырап ничек инде диештеләр. Укытучы янә сүзен башлап:
- Әйе, Артём Люданың бөкресе бар икәнен күргән, тик ул бөкре түгел балалар. Алланың рәхмәте балалар янында бала фәрештә йөрсен дип безгә Люданы җибәргән, ә бөкре ул канатлар, нәни фәрештәнең канатлары әлегә чыгып җитмәгән. Килер бер көн, безнең Люданың канатлары чыгар һәм ул күккә әти әнисе янына очар, ә анда сезнең тәртипсез булуыгыз турында сөйләсә нишлибез инде?
Балалар тынып калды, алар гына түгел, Люда да уйга калды. Бәлки ул чыннан да фәрештәдер, әнисе үз әнисе түгел, шуңа да аны бик яратып бетермидер?
Әйе, бу уйдырма сүзләр балалар өчен бик мөһим булды. Алар төрлечә Людага ярдәм кулы сузды, вакыты белән кайсы конфет, кайсы тәмлүшкә алып килде, ә берсе хәттә, канатлар чыкканда тәне авыртмасын дип кремга хәтле алып килгән иде. Ә менә инде Люда хастахәнәдә ятканда, аны күккә, әти- әнисе янына кунакка барып кайткан дип уйлыйлар иде. Башка сыйныф укучылары Люданы кыерсыта башласа, балалар бердәм булып, үзләре фәрештәдәй кызны якладылар, сүз әйттермәделәр. Влад та яхшы кеше булып чыкты, хәленнән килгәнчә кызга булышты, үзен ят кеше итеп тоярга ирек бирмәде. Көннән көн үтте, Люда үзенең кешегә кирәклеген, яхшы дуслары барлыгын тоеп, бәхетле булырга тырышты. Әлбәттә инде монда Нина Игоревнаның роле зур булды . Ул бердәм, дус сыйныф балалары тәрбияләде.
Менә бишенче сыйныф та артта калып бара. Балалар тырышып 8 март бәйрәменә әзерләнәләр. Барысының да эше бар, Людага да шигырь ятларга кирәк. Тик менә нигәдер бүген аның бөтен гәүдәсе авырта. Физкультура дәресендә дә катнашмый ләбаса, ә үзен көне буе чабып йөргән кебек хис итә. Әнисе ашарга чакыргачта, ашыйсы килми дип бүлмәсеннән дә чыкмады.
Влад та бүген кәефсез кайтты. Светаның нәрсә булды дигән сорауларына каршы:
- Ардым, бары тик ардым, ә Люда ник ашарга чыкмый? Дөресен әйткәндә инде ничә көн боек йөри, бәлки аны хастахәнәгә алып барыргадыр?
- Белмим нәрсә әйтергәдә, ул нәкь синең кебек, ардым гына ди, бала бит, вакыты белән күбрәк уйнап җибәрәдер.
- Син нәрсә сөйлисең? Үзеңнең яшь чагыңны искә төшер, көне буе уйнасак та әле төне буе уйнарга хәл кала иде. - дип, Люданың хәлен белергә ашыкты. Люда юрганын ябынып, түбәгә карап ята иде. Влад белән әнисе кергәнне күргәч бик аптырады. Влад исә борчылганын сиздермәскә тырышып:
- Йә, безнең фәрештә бүген нигә иртә ятты икән? Берәр җирең авырта мәллә?
- Юк, никтер ардым гына, хәлем бетте.
- Ничек инде хәлем бетте? Ашамыйсың, менә хәл бетә. Әйдә ялкауланып ятма, бергәләп ашап алыйк, аннары бераз һава сулап керербез.- дип, юрган читен тарта башлады. Люда ирексездән караватына торып утырды да, идәнгә баса башлауга, камыр кебек сыгылып , идәнгә аздан гына егылмады. Влад яшен тизлегендә кызны тотып калды. Люданың йөзләре агарып китте.
- Света, баланы киендерергә булыш, аны хастахәнәгә алып барырга кирәк.
- Бәлки ашыгыч ярдәм чакырыргадыр?- диде Света кызның киемнәрен әзерләп.
- Ашыгыч ярдәм килгәнче без барып та җитәбез,
Чыннан да машина белән алар хастахәнәгә тизрәк барып җиттеләр. Табиблар Люданы реанимация бүлегенә алып кереп китте. Света белән Влад энә өстендә басып торган кешеләр сыман иде, бер урында басып тора алмадылар. Бары берничә сәгаттән соң гына табиб алар янына килеп:
- Без хәлдән килгәннең барын да эшләдек, кызыгызны әлегә реанимация бүлегендә калдырабыз.
- Нәрсә, нәрсә булган аңа? Нигә гел хәл юк дип әйтә?
- Без ачыкларбыз дип әйтәсе генә кала. Кирәкле анализларны алдык, кайбер анализларны шәһәргә җибәрергә туры килә, үзегез беләсез, без бөтен анализларны карый алмыйбыз.
Света түзеп тора алмады, аның йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгам дип тибә иде, ул табибның кулларын тотып:
- Ул үлмиме? Мин аны бер югалта башлаган идем, кабат югалтасым килми, үтенәм, әйтегез ул исән, аңа бернәрсәдә янамый дип әйтегез.
- Мин нәрсә әйтим, кулымда анализлар булмыйча мин тәгаен генә бернидә әйтә алмыйм. Әлегә хәле яхшырды. Бүген өйгә кайтыгыз, ә иртәгә төшке аштан соң килерсез.
Влад белән Света теләр теләмәс кенә өйгә кайттылар. Влад Михаилга шалтыратып нәрсә булганны әйтте.
Төн башка көнгә караганда озаграк үтте. Михаил нәрсә эшләргә белмичә өй буйлап йөрде. Ничек? Нәрсә булган балага? Авырганы булса да болай хәлсезләнгәне юк иде бит әле. Мең төрле уй башны әйләндерде. Төшке ашны көтеп торырга чама юк иде, Михаил иртүк юлга кузгалды. Әле табиблар да хастахәнәгә килмәгән иде , Михаил коридорда аларны
көтеп утыра иде инде. Влад белән Света да түзмәгән булып чыкты, табиб кабинетына керергә дә өлгермәде, Люданың туганнары аны коридорда каршы алды. Тик әлегә хәбәр генә юк иде. Сәгать телләренең нигәдер бүген йөриселәре килмәдеме, әллә вакыт бөтереп туктадымы, көн бик озак сузылган кебек тоелды. Ниһаять алар янына, бер уч кәгазь тотып табиб килеп басты.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас