Литература
9 Июня , 13:00

Бөкре

Гөлчирә Галимова. Өченче бүлек. Менә җәй дә әкрен генә ахырына якынлаша. Якынлашып килүче көз, мин озакламый килеп җитәм дигәндәй, иртәләрен, кичләрен үзенең салкынын җибәрә. Кошлар да салкыннар якынайганны сизеп моңнарын үзгәртте, вакыты белән тоңлап тырсаң елыйсылар килә. Әле иртәрәк булуга карамастан, төрледән- төрле күлмәкләрен кигән агачларны очратырга мөмкин.

БөкреБөкре
Бөкре

Менә җәй дә әкрен генә ахырына якынлаша. Якынлашып килүче көз, мин озакламый килеп җитәм дигәндәй, иртәләрен, кичләрен үзенең салкынын җибәрә. Кошлар да салкыннар якынайганны сизеп моңнарын үзгәртте, вакыты белән тоңлап тырсаң елыйсылар килә. Әле иртәрәк булуга карамастан, төрледән- төрле күлмәкләрен кигән агачларны очратырга мөмкин. Көннән көн ешрак яуган яңгырдан соң, төрле гөмбәләр җиргә коелган яфраклар астыннан, әкрен искән җилдән соң башларын калкытканнар. Нинди матурлык, урманның сихри көче үзенә җәлип итә бу сихри көчне аңлаган кеше беркайчанда урманда яшәүдән баш тартмас иде. Менә Михаил да, әтисе үлүгә ике дә уйламый, урманчы хезмәтен сайлады. Бәхетенә әле яңа өйләнешкән чаклары гына иде. Бер яктан әнисе аны поддерживать итсә, икенче яктан Света аның янында булды. Урман тормышы башта ошады, якын тирәдә кеше юк, саф һава, нәрсә телисең шуны эшлисең. Бары тик кешеләрдән аерым яшәү генә хатынны туйдыра башлый, башта урманда яшәүнең үзенчәлекле тормышны алып бару яхшы була дип уйласа, тора-бара ничектә урманнан китү юлын эзли башлады. Михаилның әнисе дә бала тапкач йөри алмыйсың, кыз кеше әнисенә гел кирәк дип, Света чыгып киткәнгә каршы килмәде. Әлбәттә инде бу эзсез калмады, көннән көн. Света белән Мтхаил арасы суына башлаган кебек булды. Михаилның йөрәгендәге ярасы арта барды. Бары Светаның балага узуы гына аларның арасындагы мөнәсәбәтләрне уңай якка җибәрде. Света да тынып калды, төрле уйларны әлегә калдырырга мәҗбүр булды. Алар бәхетенә дөньяга кечкенә кызлары аваз салды. Шунысы кызганыч, бала тапкан вакытта, баланың умыртка баганасына зыян тия һәм дә инде моның азагы яхшыга булмавы һәрберсенең йөрәген кабат яралый, бу авыртуларның да нәрсәгә алып барасын барысы да белә иде. Люда бик борчулы бала була, вакыты белән төннәрен елап чыга. Тора бара Света Людага чит балага караган кебек карый башлый, барлык мәшәкәтьләрнең күбесе Михаил белән аның әнисенә кала. Кызганычка каршы Михаилга яңа хәсрәт аша үтәргә туры килә, ак кар бөртекләре җир өстенә ак мамык юрган япкан көннәрнең берсендә аның әнисе якты дөньядан китеп бара. Менә шунда инде гаилә авырлыкларның әле башланганын гына аңлый алар.. Михаил урман эшен эшләгән вакытта хәзер инде өй эшләре дә Света өстенә күчә, алай гына да түгел, ире югында бер ишегалды терлекне дә карау да өстәлә. Көннән көн йортта тавыш арта бара, ниһаять Света түзми, әйберләрен җыеп әти - әнисе янына күчеп китә. Ул аны өйдәге эш күплектән түгел, бары тик авыру балага хастахәнәгә йөрергә җиңелерәк була дип аңлата. Ләкин бу дөрес булмый, күченеп кайтуга бала карау тулысынча аның әти- әнисенә күчә. Света тизрәк эшкә урнашып, өйдән чыгып китү ягын карый. Моңа да аңлатма әзер була, балага дарулар, кирәк яраклар алыр өчен акча җитмәүне сәбәп итеп куя. Люда исә әкрен генә үсә, Михаил җае чыккан саен баланы үзе янына алып китә. Бала да урман һавасында җанлана, авыртуларын онытып, кошлар сайраган тавышка урманда чабып йөри, ә кыш көннәрен әтисе белән карда ауный, төрле кош- кырт эзләрен тикшерә. Аның бер генә дә әнисе белән әбисе янына кайтасы килми, аларның гел бер-берсе белән сүзгә килүләре аның күңелен төшерә. Ниһаять Света әнисе белән бер сүзле булып, баладан аз булса да ял итәр өчен аны балалар бакчасына бирәләр. Моңа да сәбәп табыла, янәсе бала башка балалар белән уйнап үсәргә, аралашырга тиеш. Нәрсә һәм ничек мәшәкатьләр башлануын әлбәттә алар белми.
Тормыш сукмаклары сикелтәле икәнен һәрберебез беләбез, тик никтер авыр сынаулар бирелгән вакытта югалып калабыз. Нишләргә? Кая барып бәрелергә? Каян һәм нидән башлап җибәргә белмичә, тискәре юлдан кереп киткән чаклар да булгалый. Менә Михаил да җиде юл чатында басып тора. Башы белән баланы әнисенә биреп җибәрү яхшырак дип уйласа, йөрәге каты итеп тибә башлый, бөтен барлыгы белән каршы килә.
Үз уйларына бирелеп утырган Михаил ниһаять кызына борылып карый.
- Ишетмәдем кызым, гафу ит, нәрсә сорадың әле?
- Әти син рыжикны урманга җибәрмә инде, ул бит мәче баласыдай, биргәнне генә ашый, ә үзе генә яшәсә? Ә кая яши ул?
- Син хаклы кызым, мин ялгышлык эшләдем аны өйгә алып кайтып, хәзер чыннан да өйдә калдырырга туры киләдер.- дип кенә әйтеп бетерде, аларның өйләре янына машина килеп туктады. Михаил теләр теләмәс урындыктан торып басты да:
- Әниең килеп җитте кызым, сиңа җыенырга кирәк.
- Люданың бер генә дә әтисе яныннан китәсе килмәде, яшь тулы күзләре белән әтисенә карады да, әкрен генә ишеккә таба атлады. Света кызын күрүгә нәрсә булганлыгын аңлады, тик Михаилга карап:
- Менә таныш булыгыз, Влад, ул хәзер минем законный ирем, Люда, кызым, гафу ит мине әгәр сине үпкәләткән булсам, бүтән андый хәлләр кабатланмас. Беләсеңме, бер яктан мин сине аңлыйм, мин бик начар тоттым үземне. Зинһар гафу ит мине. Мин үзгәрдем, чыннан да бик үкенәм, һәр кешегә өмет бирелергә тиеш, синдә миңа өмет бирерсең дип ышанам.
Люда күзләрен зур итеп ачып, бер әнисенә, бер Владка карады. Влад исә:
- Кара инде нинди матур күзләре, ә бит җирән чәчле кешеләрнең күзләре яшел була диләр, юк, дөрес түгел икән. Искиткеч матур күзләр, кыз үзе дә бик чибәр Света, үзеңә ошаган. Люда таныш булыйк, мин Влад абыең булам, без дуслашырбыз дип уйлыйм. Мин балалар бик яратам һәм уртак тел без тиз табарбыз дип уйлыйм.
- Влад Михаилга карап:
- - Сезнең белән танышуыма бик шат, ә хәзер безгә китәргә вакыт, мин эштән сорап кына киттем, әйдәгез утырыгыз машинага.- дип, машина ишеген ачты.
Кызы китүгә Михаил үзен бушап калган кебек хис итте. Язмышының, үзенең хисләре белән шулай уйнавын аңлый алмый иде ул. Ә бит нинди уй, теләкләре бар иде аның. Берничә мизгел барлык хыялларын чәлпәрәмә китерде дә куйды. Алга таба ничек яшәргә? Кая таба барырга? Кемне тыңларга? Беркем юк, беркемдә аны тыңламый, беркемдә аны ишетми. Михаил бар кеченә кычкырып җибәрде. Урман исә аның тавышын берничә тапкыр арттырып кире үзенә кайтарды. Михаил кечкенә төлке баласын кулына алып, үз үзенә:
- Менә без икәү генә калдык, апаң тиз генә кайтмас, ул хәзер укырга әзерләнә.- дип, аның башыннан сыйпап- Нәрсә эшли икән Люда?
Ә Люда инде әтисен сагынырга да өлгерде. Бер тамчы арада алар әнисе белән Влад яшәгән йорт янына килеп туктады. Өйгә керүгә Света бер бүлмәгә кызын алып кереп:
- Бу бүлмә синеке булыр, алдан әйтеп куям, Влад абыеңны һәм мине юк-бар белән борчыма. Мин сүкмим сине, кисәтеп кенә куям. Без тынычлык яратабыз. Эштән кайтып тавыш ишетәсе килми. Тыңла кызым, син үскәч безне аңларсың әле, бу чыннан да шулай, арып кайткан кешенең күзенә бернидә күренми. Әлегә уз киемеңне алыштыр, ял ит, мин ашарга әзерлим, төшке аштан соң сиңа киемнәр алырга барырбыз.- дип бүлмәдән чыгып китте. Люда әкрен генә караватына килеп утырды . Әнисе чыннан да үзгәрде микән? Тик никтер аның күзләре, әйе, аның күзләре элеккечә усал итеп карыйлар кебек тоелды кызга. Ләкин кыз бернишли алмый, ул әле кечкенә һәм бары тик буйсынырга гына кала.
Төшке ашка Влад та кайтып җитте. Алар бергәләшеп өстәл янына утырдылар. Люданың кәефе юк икәне әллә каян күренеп тора иде. Бу инде Владка бердә ошамады. Кызның кәефен күтәрер өчен әллә ниләр сөйләп бетерде. Төрле темага үз сүзе, үз фикере бар иде аның. Люда да бераз тынычланды, кырысрак күренгән ир - ат ул уйлаганча бик усал түгел иде ахыры. Менә алар Казан шәһәренә юл алды. Люда машинада йокларга да өлгерде, утырып та арды, әлегә Казан гына күренми иде. Ниһаять шәһәргә керделәр. Күп катлы йортлар, трамвай, тролейбуслар, машиналарның күплеге кызны таң калдырды. Ә инде кибеткә кергәч аның гаҗәпләнүе тагында артты. Меңләгән кешенең анда, монда йөрүе, әйберләрнең күплеге, кибетнең матурлыгы үзенә җәлеп итеп тора иде.
Әнисе белән Влад абыйсы артыннан йөреп Люда бик каты арды. Аның сөякләре ишеләм- ишеләп дип әйтәләр төсле иде. Берара ул алардан артта кала башлады. Света кызының артта калуын күреп:
- Әйдә тизрәк, болай йөрсәң без төнгә кадәр дә әйберләрне алып бетерә алмыйбыз.
Кыз бары күзеннән , бит буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп алып:
- Мин ардым.- гына дия алды.
- Света тагын нидер әйтмәкче иде, Влад аңа дәшмә дигәндәй бармагы белән генә янап, Люда янына килде дә:
- Ә ник елыйсың? Әнә тирләгәнсең, озын толымнарын сиңа комачаулый ахыры.- дип, кызның аркасындагы чәчен алга таба күчермәкче иде. Тик, тик күлмәк аша беленеп торган бөкрене күреп тонып калды да, кире кызның чәчләрен артка җибәреп:
- Аргансың икән әйдә күтәрәм мин сине, аргансыңдыр, аңлыйм, синең әниең артыннан чабып йөреп мин дә ардым- дип, кызны кулына күтәреп:
- Ай, яй, бигрәк җиңел, мамык кебек, әтиең сине ашатмады мәллә? - дип елмаерга тырышты. Люда янә бит буйлап аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә Влад абыйсына сыенып, аңа рәхмәт әйтте.
Шуннан алар озак йөрмәде, иң кирәкле дип тапкан әйберләрне генә алып, кафега кереп ашадылар да кайтыр юлга чыктылар. Люданың йокыга киткәнен көтеп торган кебек, Влад Светага карап:
- Син нигә миңа кызың турында бернидә әйтмәдең?
- Ә нәрсә әйтим мин сиңа? Минем кызым бөкре дип чат саен кычкырып йөрергә тиеш идемме? Син үзең әйтер идеңме?
- Света, мин сине аңлыйм дип әйтә алмыйм. Ул бит әле кечкенә, синең каравыңа, синең яратуыңа, синең аны аңлавында һәм ниһаять сиңа мохтаҗ. Аның авыру туганына ни гаебе бар? Синең сүзен буенча ул әтисе янында яшәргә ярата, ә минемчә син аннан, ул тудырган мәшәкатьләрдән качып йөрисең. Бүген, бүген мин моны аңладым, ул авыру сәбәпле безнең белән йөреп арды, ә кыланыш түгел. Әлбәттә ул арыган, аңа бик авыр булгандыр инде. Ничек? Ничек шундый каты бәгерьле булып була Света? Мин сине аңламыйм.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас