Литература
16 Апреля , 14:00

Дәвачы

Кафия Вахитова. Ахыры. Саша Надяның сеансларыннан соң ,күңелендә  ниндидер җиңеллек барлыкка килгәнен сизде. Кирәкмәгән шөгыльләргә бәйлелек юкка чыгып ,үзен ирекле кеше кебек хис итә башлады. Моңа хәтле чиркәүгә аяк басканы булмаганга ,чиркәүгә күптән йөрергә кирәк булган дигән үкенү хисе белән дә янды.Әнисе Тамара да улындагы үзгәрешне сизми калмады.

ДәвачыДәвачы
Дәвачы

Саша Надяның сеансларыннан соң ,күңелендә  ниндидер җиңеллек барлыкка килгәнен сизде. Кирәкмәгән шөгыльләргә бәйлелек юкка чыгып ,үзен ирекле кеше кебек хис итә башлады. Моңа хәтле чиркәүгә аяк басканы булмаганга ,чиркәүгә күптән йөрергә кирәк булган дигән үкенү хисе белән дә янды.
Әнисе Тамара да улындагы үзгәрешне сизми калмады.
-Улым синдә яхшы якка үзгәрешләр күреп ,күңелем шатлана . Минем үгет-нәсихәтләремә моңарчы колак салганың булмады. Кисәк кенә айнып китеп , чиркәүләргә дә йөри башлагач нык гаҗәпләндем әле. Кисәк кенә сине үзгәртерлек нинди борылыш булды тормышыңда.
-Әни мин яңадан Надя белән аралаша башладым.
-Тагын шул сихерче Света кызы янына бардыңмы?
-Надяга сүз әйтмә ,әни! Ул болай да әнисеннән күп җәбер күргән.
-Үлер алдыннан, әнисен Надя алып китеп карады диделәр бит. Әнисенең шөгылен алып калгандыр, алай булгач.
-Юк әни, ялгышасың. Ул изге кеше. Минем фикерләремне дөрес якка үзгәртүче Надя.
Мин аның аша күп сорауларыма җавап таптым .Безнең нәселнең никахлары кыска гомерле булу сәбәбен дә аның аша белдем.
-Миңа да белсәм ярыймы?
-Ярый ,әлбәттә. Сиңа күберәк тә белү кирәк.
Безнең ерак әбинең гонаһларын, без оныклары түлибез икән хәзер. Син ул әбине беләсеңдер. Ул әби , дүрт балалы хатынның ирен тартып алган. Үзе җәзасын алганмы, юкмы ,киләчәк буынга да калган  ирсез калган хатынның рәнҗеше.
-Хәзер әбинең гонаһларын ничек юып була икән?
Ансын да сорамадыңмы. Ул турыда белгәч ,  ник элегерәк әйтмәдең ?
-Әгәр әйтсәм , син миңа ышанмый идең. Мине гәепле ясап калдыра идең.
-Әйтеп карамадың бит ,бәлки гәепләмәгән булыр идем.
-Үзеңне алып барам аның янына, шунда барысын да җентекләп сорашырсың. Бәлки мин барысын да аңлатып бетерә алмам.
- Ярар бик яхшы, Надя янына  мине дә алып бар  . Үзем дә аннан гафу үтенермен. Яшь вакытта мин сезнең бергә булуны теләмичә,  аңа кеше аша  сүзләр җиткердем бит. Минем дә гонаһым бар аның алдында.  Шунда әби турында да сорашырмын.
-Болай тиз ризалашуыңа өмет тә итмәгән идем,әни.
-Сөйләгән сүзләрендә дөреслек бар кебек бит. Мине ул әбинең гонаһысын әйтеп күп рәнҗеттеләр. Имеш ,мин дә тол калгач башкалар ирен тартып алам. 
Сашаның әнисе Тамараны Надя ачык йөз белән каршы алды, гел елмаеп ,якын күреп , үз итеп сөйләште. Үткәннәр турында да искә алдылар.   Шунда барысын да аңлаштылар. Якыннан аралашкач , эчкерсез күңелле Надя Тамарага да бик ошады .  Яхшы киңәшләре белән күңелен күтәрде. Соңгы вакытта гел чыгып торган борчу мәшәкатьләрдән ,яшәүнең мәгънәсен югалткан иде.
-Надя син минем улымны бик бәхетле итәр идең. Әгәр аңа карата хисләрең сүрелмәгән булса ,аңлашыгыз. Сезгә бергә булырга әле соң түгел. Икегез дә ялгыз. Без олылар ,сезнең хисләрне җимерергә тырышып, күп җүләрлек эшләгәнбез. Кичерә алсаң кичер мине, яшьлектә ишеттергән сүзләрем өчен. 
-Мин бер кемгә карата да эчемдә кер йөртмим. Мин ул хисләрдән азат. Син дә тыныч күңел белән йөр, мин рәнҗемәдем сиңа, авылдаш апа. Әнинең кирәкмәгән эш белән шөгыльләнүе күпләрнең күңеленә шом салды,әлбәттә. Шуңа ,мин кемне дә гәепләп сөйләргә җыенмыйм. Ә , Саша белән безнең кушылуга килгәндә , ул тиз генә хәл ителә торган эш түгел. Саша башта ныклап уйласын! Алисага булган хисләре кабат яңармасмы? Үз-үзенә чынлап торып ышанып ,закон нигезендә аерылсалар , уйлап карармын. Ул ашыгып эшләнелә торган эш түгел.
-Син бик төпле сөйлисең ,Надя кызым. Мин күз алдына да китермәдем , Светадан шундый акыллы , төпле кыз тууын.
-Рәхмәт ,авылдаш апа. Бар да яхшы булыр. Бер Аллаһе Тәгаләгә генә ышанырга. Ерак әбиегезнең дә гонаһлары гафу ителер, чын күңелегездән ышанып ярлыкау сорагыз гына.

Нәсимә ялгыз гына калганда ,тирән уйларга бирелеп утырырга ярата.  Әнисен бик сагынып, юксынган чаклары булса да ,әнисе башка төшенә кермәде.  Кызының тормышы җайлангач рухы тынычланды, мөгаен. Үлем белән көрәшеп әрнүгә төшеп ятканда , үлгән кешеләр бик еш төшенә кереп аптыратты. Бер төшен аермачык хәтерли.
Имеш ,кибеттә ниндидер товарга чират торалар кебек.  Кибетнең эчендә генә түгел ,урамга хәтле сузылган чират. Нәсимә дә урамда. Ике ел элек мәрхүм булган, биология укытучысы Шамил абый эзләп тапты үзен.  Аягында матур итеп басылган киез итек. Өстендә каракуль якалы кышкы пальто. Башында да якасы  төсле каракуль бүрек. Нәсимә  биология дәресенә дә бик теләп йөрде, укытучысын да бик хөрмәт итә иде. Укытучы гына иртәрәк китте якты дөньядан.
Менә шул укытучы үзе белән алып китмәкче була.
-Әйдә, Нәсимә минем белән. Нигә шул хәтле  нужа чигәсең ? Анда шундый рәхәт.
Нәсимә төш күрсә дә, төшендә үк  өнендәге кебек анализ ясарга тотына һәм төшендә барлык төсләрне дә аермачык итеп күрә. Шунда ук биология укытучысының үлгән булуын уйлап алды. "Әгәр аңа ияреп китсәм , мин точно якты дөнья белән арамны өзәм була. Улыбыз кечкенә , аңа кем әни булыр, миңа качырга кирәк ,Шамил абыйга ияреп китәргә ярамый ". Шундый уй белән, кибеттәге чираттан  тизерәк китү ягын карады. Каршы җавап та бирмәде, артына да карамыйча чаба-чаба китеп барды. Башкача биология укытучысы  төшенә кереп аптыратмады.
Хәзерге тормышы-  Аллаһка шөкер. Бар авырлыклар артта гына калган була күрсен!  Уллары Рәдиф тә үз тиңен табып тормыш корды. Оныклар алып кайтып та шатландырдылар үзләрен.  Кызлары Ләйсәннәр дә бик еш кайтып кунак булалар. Аларның да бер кыз , бер малай, Рәдифләрнең дә бер кыз бер малай дөньяга аваз салды. Кайнана , кайнатаны тәрбияләп соңгы юлга озаттылар.  Аларның хәер догаларын алып кала алганга да күңеле тыныч Нәсимәнең. Рамазанның туганнары да төп йортка эзне суытмый. Нәсимәнең боегып утырырга вакыты да  юк. Сеңлесе Наиләнең дә тормышы җайга салынганга чын күңеленнән шатлана. Газиз энесе дә олыгайган көнендә төп йортка кайтып төпләнде. Төп йортларының тәрәзәсендә ут күрү дә күңеленә шатлык иңдерә. Әтисе Госман , йөреп торган җиреннән, бик нык чирләмичә  генә, кичтән мунчалар кереп аруланып  китеп барды.  Газиз дә кайтты гаиләсе белән . Әтисен күрергә  Наилә дә  килгән иде , Нәсимә дә килде . Мунчалар ягып,тәмлеләр пешереп рәхәтләнеп кунак булдылар.  Кич буе сөйләшеп утырдылар.
Госман  иртә белән Наиләгә хәле юклыктан, бар тәне авыртып торудан  зарланды.
-Кызым, җеп эзәрлек хәлем дә юк, бөтен тәнем кыйналган кебек авырта. Колакларым чатный. Йөрәгем чабыштан кайткан атныкы кебек дулый.  Төшемдә әниегезне дә еш күрәм соңгы вакытта. Гел үзе янына дәшә. Болай да озак көтте мине. Йөрәгем әниегез янына китәргә ашыгып, дулый ахры. Табиб та дәшмәгез! Башкаларга да белгертмәгез! Кеше белән сөйләшерлек хәлем юк. Апаң Нәсимәне генә дәш! Ул Ясин чыксын миңа!
    -Ничек инде әти табиб дәшмәскә, мине куркытып, язмаган сүзләр сөйли күрмә әле!
Нәсимә әтисенең аксыл чыраен күреп еларга ук тотынды.
  - Кичә бернәрсә белгертмәдең, әллә мунча керү ярамадымы икән?
-Мунчалар кереп, арулануым яхшыга гына булды, кызым. Мунчаның гаебе юк. Гомер сәгатем актык минутларын саный кебек. Сезнең тормышларыгыз җайланды. Оныклар да сөйдем, оныкчыкларны да күреп сөяргә насыйп булды, тыныч күңел белән китәм дөньядан. Яшәмәдем түгел ,яшәдем. Аллаһе Тәгалә сәламәтлегемне дә,гомеремне дә бирде. Бик шөкер итеп китәм. Балаларым да йөземә кызыллык китермәде. Еламагыз да , артык борчылмагыз да.
Наилә, апасы Нәсимәгә дә белгертте ,аннан авылның  шәфкать туташын  дәшергә йөгерде .  Шәфкать туташы башка бер авыру янында булу сәбәпле ,тиз генә әтисе янына кайтып җитә алмавы өчен дә нык кайгырды Наилә. Көтәр минутлары да бик озак үткән кебек булды.
"Әти тагын да начарланмаса ярар иде ",-дип  теләкләр теләде эченнән, теләкләре генә кабул булмады.
  Улы Газизгә дә васиятләрен әйтергә өлгерде. Йортны күптән улы исеменә күчергән иде. Гомер буе ялгыз тормыш тартучы ир, барысын уйлап эш итәргә яратты.
Кызы   Нәсимә килүгә Ясин сүрәсен укырга кереште. 
Бар баласына да бәхиллеген биреп , аларның да бәхиллекләрен алып , Ясин да чыгылып,  шәфкать туташының килгәнен дә көтми , мәңгегә күзләрен йомды. Моңарчы авырыйм диеп, зарланмаган кешенең шулай тиз генә китеп баруына исләре китте. Төпле акыллы, кирәк чакта киңәшләрен биреп торучы,сабыр холыклы  әтиләрен югалту ,балалары өчен бик авыр булды .
Бик бәхетле үлем белән китте ,дип сөйләде авылдашлары. Ялгыз тилмереп җан бирмәде. Авырып ятып та тилмермәде, балаларына да   авырлык китермәде. Ничек яшәде, шулай китте. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, соңгы урыннары җәннәтләрдә була күрсен ,дип дога кылдылар, үзеннән күп игелек күргән авылдашлары. Күкерәк көче белән хезмәт куеп ,күпме балта чапкан, бик күп авылдашларын өйле иткән , тәрәз бизәкләре , рамнар ясаган.  Аның кул хезмәте кергән  йортлар бик күп авылда. Үзеннән соң якты эз, игелекле балалар тәрбияләп калдырды.

Кафия Вахитова.

Тәмам.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас