

Зиннур белән беркайчан юллары кисешмәде.
Авырлыклар килгәндә ,яшьлектәге Зиннурның кайгыртуын, матур сүзләрен искә алып юана. Шуннан үзенә көч тә ала иде кебек. Зәңгәр томаннар артында адашып калган тәүге мәхәббәте , рухи яктан көч биреп, кайгыртып тора сыман иде.
Зиннур утыз биш яшькә хәтле , өйләнмичә Наилә белән бергә булу теләгендә янды. Наиләнең туган авылына баргалап йөрде. Анда күрер кешесе дә юк бит югыйсәм. Наиләне бер булса да күрер идем дигән уй күңелен кытыклап торды. Юк, очраштырмады язмыш аларны. Утыз биш яшендә үзеннән ун яшькә яшерәк кызга өйләнде. Кызда Наиләгә охшаган чалымнар бар иде. Хатыны Гүзәл бик уңган ,бик тәрбияле , үзен бик хөрмәт итеп яши белә торган хатын булды. Тормышы әкрен генә үз җаена салынды. Барлык нәрсәләрдән кадерле , ике кызлары да дөньяга аваз салгач, үзенең язмышы белән ризалашып, Наилә диеп бәргәләнми башлады.
Гомер узган саен корсак та үсеп , башындагы чәчләре коелып бетеп ,яшьлектәге Зиннурның эзе дә калмаганда Наилә белән Зиннурның юллары кисеште. "Наилә әллә тагын да гүзәлләнә төшкән "диеп уйлады ,яшьлек мәхәббәтен очраткач.
Наилә әтисенең хәлен белергә ялгызы гына барган иде. Бераз эшләрен дә эшләрмен , бер-ике кич кунып кайтырмын ,дип китте. Кайтышлый районнарының кибетләрен карап әйләнергә уйлады. Көзнең матур һавасы җанга ниндидер рәхәтлек иңдерә. Күңеле ниндидер көтелмәгән шатлык булыр кебек җилкенеп тора. Әтисенең өйләрен җыештырып, урын җирләрен чыгарып киптереп , юасын юып чистартып калдырды. Әтисенең яше олы булса да ,бирешергә уйламый әле. Зарланып та сөйләми. Кызының куна килгәнен дә белгәч бик шатланды. Тәмлеләр пешереп Нәсимә апасы да килеп җитте. Наилә үзе дә күчтәнәчләрне мулдан төяп барган иде. Апасы белән кич буе рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Риф та каршы килмәде ," Бар Наилә бабайның эшләрен эшләп, рәхәтләнеп йөреп кайт. Өйдәге өчен кайгырма! Син кайткан җиргә бар да ялт итеп эшләп куелган булыр,"-дип озатты үзен. Тыныч күңел белән барды әтисе янына.
Автобусы китәргә ике сәгатьтән артык вакыт барлыгын белде.Кибеттән чыкканда очраштылар Зиннур белән.
Зиннур ,Наиләне күрүгә таныды. Үзенә исем белән дәшкәннәрен ишеткәч, Наилә аптырап калды. Бер күз салуга Зиннурны танымады . Сынап карагач кына таныш төсмерләр тапты. Зиннурның шатлыгы эченә сыймады.
-Ничә ел хыялланып йөргән көн килде бүген. Сине дә күрер көн бар икән, Наилә. Хәлләрең ничек? Картаеп буламы? Әллә син яшьлек илендә калдыңмы?
- Яшьлек илендә калдырмыйлар беркемне дә, Зиннур.
Картайдык инде ,уллар өйләнер яшькә җитте.
-Әйдә ,паркка кереп сөйләшеп утырыйк бераз. Кирәк санасаң машина белән илтеп куям кирәк урынга.
-Юк, мин автобус көтәм. Әле автобус китәргә сәгать артык вакыт бар,паркка кереп сөйләшик булмаса. Минем үземнең дә сине күреп сөйләр сүзләрем бар иде.
-Син бер үзгәрмәгән Наилә , олыгаю төсмерләре сине тагын да мөләем ясаган, чибәрләткән.
-Син һаман да шул мәрхәмәтле Зиннур булып калгансың. Берәү булса, очраганда миңа сәлам дә бирмәс иде. Мин сине ташлап күпме утларга салдым бит . Зиннур, кичерә алсаң, кичер мине! Нинди шайтан минем башны бутагандыр. Мин хәзер унсигез яшьлек көйсез,иркә кыз түгел. Әнидән яшь килеш ятим калды дип ,мине күбрәк тә иркәләгәннәр бугай. Шуны сизеп ,күп вакыт үземчә эшләргә өйрәнгәнмендер. Унсигез яшьлек сантый кемне яратканымны да аңламыйча , башкалар әйткәнгә колак салмыйча ,матур сайраучы егетне сайларга уйлаганмын. Һәр ялтыраган алтын булмавын соңрак аңладым. Тормыш мине әллә ничек тә сынады.Яңадан сүтеп җыйды дисәң дә була. Шул сынауларда сынмаска , сыгылмаска сине маяк итеп алдым.Синең кайгыртуларың,матур сүзләрең, мине алиһагә тиңләп соклануларың,минем рухымны күтәреп,яшәргә көч бирде. Хәзерге гомеремә кадәр мине озата килде. Яшьлегемдә синең белән очрашып, үземнең бәямне белергә өйрәткәнең өчен генә дә, чиксез рәхмәтле мин сиңа . Мин хәтта, тормышның ничек дәвам итәсен дә күзаллый белмәгәнмен. Кыз чакта рәхәт бит. Ике якта ике егет сокланып мактый. Имеш миннән башка яши алмый , җүләрләнә. Рифта әрсезлек тә куәтле булган. Кызларга күберәк әрсезләр ошый ахры.Мин сантый шуны уйлый белмәгәнмен. Гел шулай яхшы булыр кебек булган. Күктән җиргә бик тиз төшерделәр мине. Күкләрдә озак йөзәргә язмаган булды миңа.
-Их, мин бу сүзләрне берничә ел элек ник ишетмәдем икән?Кичер , дисең. Мин сиңа үпкәли дә белмәдем,хәтта. Синең туган авылны буш вакыт булган саен барып әйләнә идем. Берәр тыкрыктан син килеп чыгарсың кебек иде. Әллә ничә алдандым сиңа охшаган кеше күреп. Син кем дип сорасалар ,"Госман кияве" дия идем.
Горурланып әйтә идем. Мин барыбер синең белән бергә булам дигән хыял белән яшәдем. Әгәр синең кичерешләреңне сизгән булсам , син яшәгән авылга барып урлый идем. Утыз биш яшькә кадәр хыял диңгезендә йөздем. Утыз биштә , синең чалымнар төсмерләнгән ,үземнән ун яшькә яшь Гүзәл исемле кызга өйләндем. Ул миңа ике кыз бүләк итте. Кызларым тугач дөньяга башка күзлектән карый башладым. Хатыным да мине хөрмәт итеп яши. Хәзерге көндә күңел бәргәләнми ,үз ярларына кайтты кебек.
- Мин синең өчен бик шат, Зиннур. Сине бәхет читләтеп үтмәгән .
-Тик, шулай да мин синең белән бергә кушылырга бик теләп риза булыр идем. Һичюгы очрашкалап торырга. Йөрәгемдә яшьлек мәхәббәтенең ялкыны сүрелмәгән әле.
-Юк , Зиннур. Без хәзер икебез ике кеше. Мәхәббәт күп кисәкчекләргә бүленгән хәзер. Үзебезнең дәвамыбыз булган балаларга, яныбызда яшәгән гомерлек ярларыбызга да . Уртак никахтан туган балаларыбыз алып кайтачак сабыйлар да ,бары тик янәшә атлаучы насыйбыбыз белән икебезгә генә кадерле булачак. Суларны кирегә борып булмый хәзер. Узган еллар , аккан сулар безне үзгәртмичә калмаган. Бөреләнеп тә, чәчкә атмаган мәхәббәтебезне шушы көзге бакчада күмеп калдырыйк . Көз быел бигерәк матур. Кояшы да җылы, рәхәт. Чәчәкләр дә шул көзнең җылы хозурына шатланып ,үзләренең гүзәллекләрен җуймыйча купшыланып, чибәрләнеп утыралар. Үзебез дә гомер көзенә кереп барабыз. Гомер көзләребез дә шулай гүзәл булсын! Әгәр ,безнең язмышларны бизмәннәргә салып үлчәп булса ,синең дә , минем дә хәзерге яшәгән тормышларыбыз җиңәр иде. Синең яшь чибәр хатының , ике алма кебек кызың ,нәсел дәвамчыларың үсеп килә.Сиңа ул бәхетне хатының бүләк иткән.Мин түгел. Хатының яшь бит әле, бәлки сиңа, ул да бүләк итәр. Олыгая төшкәч туган сабый тагын да кадерле була диләр.
Минем, тормышта нык адымнар белән атлап баручы ике улым, мине хөрмәт итеп яшәүче улларымның әтиләре бар. Мин гомер буе шул кешегә тугры булып яшәдем, хәзер дә миңа аннан башка кеше кирәкми. Синең белән бергә булган булсак , артык бәхетле булып, бәхетебезгә күз тигән булыр иде. Мин хәзергем белән бәхетле. Яшьлегемдә синең белән очрашу да, бәхетемнең бер кисәге.
-Дөрес сөйлисең Наилә , суларны кирегә борып булмый, узган гомерне дә . Бары җырлап кына була.
Зиннур бик сак кына ,бәрхет тавышы белән шул җырны җырларга тотынды .
Наилә исе китеп ,әсәрләнеп тыңлады. Юк , бу юлы ул еламады. Яшьләрен эчкә йотты. Уйлаган уйлары да, җырлаган җырлары да бер төсле булган икән. Әгәр хәзер шуларын да сөйләсә , ялгыш адым ясаулары да бар. Бу яшьтә башны югалту кирәкми. Хатын-кызда айнык акыл булырга тиеш.
Яшел үләнле аланда
Уеннар матур иде.
Безнең яшьли сөйгән ярлар
Башкалар яры инде.
Агыгыз сулар кирегә
Яшьлеккә табан.
Анда минем сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Бәхетең үзең кулында
Сайланып күп йөремә!
Яшьли сөйгән үз ярыңны
Берүк ятларга бирмә!
Агыгыз сулар кирегә
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
-Зиннур син дә шул җырны җырлыйсың мәллә?
-Әйе, ник исең китте? Минем җырларга яратканны белә идең бит. Кичләрен икәү бергә дә җырлап утыра идек.
-Ул вакытта бу җырны җырламадык кебек.
-Ул вакытта син янымда идең бит. Нигә, син дә дигән сорау бирдең? Әллә син дә шул җырны җырларга яратасыңмы?
-Башка сораулар бирмә Зиннур ,автобусым китәр вакыт җитте, мин китим . Алдагы рейска өлгерә алмаганга кайгырган идем, синең белән очрашырга язган икән. Тормышта бернәрсә дә очраклы гына булмыйдыр ул. Безнең язмышлар да икебезнеке ике юлдан китәргә тиеш булгандыр. Сөйләр сүзләремне сөйләп эчемне бушаттым . Синең дә бүгенге бәхетле тормышта яшәгәнеңне белеп, күңелем тынычланды.
-Бәлки машина белән озатырмын авылыгызга?
-Юк, Зиннур сиңа да, миңа да тормышны катлауландыру кирәкми. Бәхетле киләчәк телим мин сезгә. Үзең сайлаган ярың белән тигезлектә яшәргә язсын! Озатма мине, вокзалга мин үзем генә китәм.
Зиннур көзге бакчада уйланып утырып калды. Наилә кызу, җитез адымнар белән вокзалга юл алды.
Автубуста кайтканда юл буе , узган тормышын күз алдыннан уздырып барды. Авырлыклары белән шатлыклы вакыйгалары да әз булмаган икән бит. Хәзер Зиннур башка ,ят кеше аның өчен. Рифы белән күп еллар бергә яшәгәч , барыбер күңеленә Риф якын. Яши -яши барыбер мәхәббәтнең төсе уңар иде. Хәзерге көне белән ул бик бәхетле.
Надяның улы Миша да әти-әнисенең юлын сайлап , рәсем - сәнгать институтына укырга керергә карар кылды. Әтисе берничә тапкыр өйләнеп тә, парлы тормышта яши алмыйча , фатирларында ялгыз гына гомер кичергәнгә, улының үзе янына килеп урнашасын белгәч, бик шатланып риза булды." Кирәк чакта булышырмын, Миша өчен кайгырма Надюша ," -дип тынычландырды улларының әнисен.
Надя ялгыз да калгач, буш вакытларында рәсем ясап юана . Рәсемнәрендә күбәләкле ,чәчәкле болын ,шул болында үзенең яшьүсмер чагын һәм яшьлек мәхәббәте Сашаны төрле образларда иҗат итә. Берничә картина иҗат итеп үзенең йокы бүлмәсенә элде. Саша белән дуслашып йөргән чакларын уйлап юана. Күңелнең иң керсез , иң саф сөю хисләре кичергән чорлары. Ничек хәтерен югалтты ул Саша армиягә киткәч. Ул вакыттагы хәләтен үзе дә аңлап бетерә алмый.
Надяның сеансларында булыр өчен алдан ук чиратка язылып куялар. Көндезләрен кешеләрне дәвалап көне үтә. Атнага ике көн үзенә ял бирә. Ял көннәрендә рәсемнәр ясап күңеленә ял таба. Үзендә арыганлык сизсә ,ял итәргә диңгезгә бара . Диңгезнең тозлы суы тискәре энергияләрдән арынырга ярдәм итә . Җанында ,тәнендә көч артканын сизә.
Көзнең матур бер көнендә, яшьлек мәхәббәте Саша ишеген шакыды.
Надяның авырулар кабул итми торган көне . Видео күзәтү үзәгеннән караса, Саша басып тора. Өй тирәсенә ,өй эченә берничә урынга видео күзәтү урнаштырган иде. Үзенең күңеленә ошамаган кешеләрне йортына аяк бастырмый. Сашаны бер күрүдә таныды. Үзен шатлык дулкыннары да биләп алды һәм каушау кебек хис тә үзен сиздерде." Китеп бармасын тагын" дигән уй ишеккә ашыктырды.
Көтелмәгән очрашу ,каушау йөзендә дә чагылмыйча калмады ,битенә иңгән җиңелчә кызыллык Надяны тагын да чибәрләтеп җибәргән иде.
Саша үзе дә ни әйтергә белмичә басып торды башта.
Иң беренче башлап Надя телгә килде.
-Әйдә өйгә керик, күпме болай карашып басып торабыз.
Әйтер сүзләреңне өйгә кергәч әйтерсең. Миңа карата никтер ачулы кебек син Саша. Ачулы уйлар уйлап килгәнсең.
Саша Надяга ияреп өйгә керде.
-Исәнләшик башта Надя. Ничек яшисең? Исән-саумы үзең?
-Аллага шөкер . Күргәнеңчә.
-Әйе,Надя ,мин сиңа ачулы. Ник мине үзеңнән җибәрмисең? Өйләнеп тә хатыным белән аңлашып яши алмадым. Балабыз да булмады. Син гел күз алдымда торасың кебек. Күпме онытырга тырыштым сине , оныта алмадым. Соңгы вакытта сиңа тартылу тагын да көчәйде.
-Синең кичерешләреңдә минем ни гәебем бар? Очрашкан юк, армиядән кайткач үзең аңлашырга теләмәдең.
-Әниеңдә булган сәләт синдә дә дәвам итә ахры. Ал миннән сихереңне . Кайтар мине гади халәтемә.
Армиядән ничә хат яздым, берсенә дә җавап язмадың. Җитмәсә башкалар белән очраша башлаган идең. Сине югалту кайгысыннан , мин җүләрләнергә җиттем . Бераз тынычлап яши дә башлаган идем,соңгы вакытта тагын да нык көчәйде сиңа тартылуым.
-Мин сөйдерү, биздерү кебек кара сихер белән шөгыльләнмим Саша. Мин бары тик кешеләрдә булган сихерне генә чыгара алам. Менә сиңа хатының ясаган сихер . Теләсәң сине ул сихердән чистарта алам.
-Хатыным ни өчен ясаган сихер?
-Үзенә бәйләп тотар өчен. Безнең телгә әйләндереп әйтсәк,приворот ясаган. Кара сихернең ахры яхшы бетми. Сиңа гына түгел, үзенең сәләмәтлегенә дә зыян салачак. Хәзер сизелмәсә дә, еллар узган саен сиздерәчәк. Аннары ике арагызда да шуңа гел тавыш чыккан. Кара сихер вакытында шайтаннар эшкә җигелә. Шайтаннар әдәмнәрнең дус торганын яратмый. Арагызда булган ызгышның да сәбәпчесе шулар. Балагыз булмауга да хатының гаепле. Яшьлектә беренче авырын югалткан. Дөньяга туачак сабый, әнисенә нык рәнҗеп киткән.
-Миңа килгәндә кызлыгын югалткан иде шул. Мин ансына артык игътибар да бирмәдем. Мин аны яраттым да кебек. Әллә нинди аңлаешсыз ярату иде ул. Аны башкага да бирәсе килми. Бергә утырып исерткеч эчемлекләр эчсәк, гел ызгыш, сугыш белән тәмамлана иде бәйрәм итүләребез.
-Соңгы вакытта мин үзем дә сине нык юксынам, синең белән дус булган чордагы яшьлекне сагынам . Икәү бергә йөргән болыннарны рәсемгә төшереп картиналар иҗат итәм. Әллә минем уйлаган уйларым сиңа тәэсир иттеме икән?
- Шул хәтле яраткан да булгач, нигә мин армиягә киткәч хатлар язудан туктадың? Яратмасаң, хәзер дә яшьлекне сагынып ,мине уйлап утырмас идең.
-Мин үзем дә аңламадым ул вакыттагы халәтемне. Әниләр миңа , хәтерне югалта торган көчле сихер ясаган булганнар. Синең хатларыңны юк иткәннәр. Апалар да мине дошман күрделәр, әнидән бөтенләй наз сизмәдем. Ул миңа көндәшенә караган кебек караган, икән. Минем кулга калып, урынга егылгач кына миңа барысын сөйләде. Анда да минем кичерүемне сорый белмәде.
- Булдыра алсаң ,терелт мине Надя. Мин хатыным белән арамны өздем. Барысын онытыр өчен атналар буе эчеп яткан чакларым да булды. Аракы зәхмәтеннән дә котылырга иде. Бәлки ул чирдән дә коткарырсың. Аптыраганнан синең янга килдем.
-Бер сеанс белән генә чистарып бетә алмассың. Приворотны кайтару җиңел түгел.
Кимендә җиде сеанс узарга кирәк булачак сиңа.
-Минем язмыш хәзер синең кулда. Теләсәң мине терелт тә, бөтенләйгә үзеңнеке яса. Теләмәсәң үзеңне онытырлык итеп хәтеремне югалт ! Мин тынычлап яши ала торган яса! Мин башка болай яши алмыйм.
-Хәтерне җуярлык сихер ясагач ,әллә мине рәхәттә йөрде дип белдеңме? Ул вакыттагы халәтемне үзем генә беләм. Дошманыма да теләмим. Бик еш депрессия тотынып аптыратты. Әле ярый тугры дустым Нәсимә булды хәлемне аңлаучы. Синең турыда гел сөйләп, минем хәтеремне кайтарырга тырышты. Аның киңәше белән тизерәк авылдан китеп, мәчетләргә, чиркәүләргә йөрергә тырыштым. Белмим кайсының шифасы күберәк булгандыр. Диннәр төрле булса да , Аллаһ бер бит. Шуңа барлык диннәрне дә хөрмәт итәм мин. Чын күңеленнән ышанып ,Аллаһка табынучыларның теләкләре кабул була. Сиңа да ,Саша Аллаһ йортына сукмак салырга. Ешрак Аллаһ йортында булган саен күңелең сафланып, яшәргә рухың күтәрелер.
-Тагын бер борчыган сорау бар. Безнең нәселдә кубесе парларын югалта. Әни дә әтидән яшь килеш калып безне аякка бастырды. Әни белән бер туган сеңелләре дә ялгыз гомер кичерәләр. Парлы гомерләре кыска гомерле булып бара. Менә безнең дә никахларыбыз гомерле түгел. Апалар да ялгыз, минем дә парлы тормыш барып чыкмады.
-Әниеңнең әбисе, бер гаиләнең никахын бозып, ирен тартып алган. Хатыны дүрт бала белән ялгыз калып, бик рәнҗегән. Менә шуның рәнҗеше әбиеңнең оныкларына төшкән. Җиде буынга хәтле дәвам итәргә мөмкин. Әниең дә һәм сез дә чиркәүгә кереп , әбиегезнең гонаһлары ярлыкануын сорап шәмнәр куегыз. Әниең белергә тиеш әбисенең исемен. Әбиең тарафыннан рәнҗетелгән хатынның да исемен белүчеләр бардыр. Аның рухына багышлап та укытып шәм куярга кирәк булыр.
Әгәр чын күңелегездән ярлыкау сорап догалар укысагыз , рәнҗеш сезнең буында тукталыр.Сездән соң килгән буын, сезнең нәселгә төшкән рәнҗештән газапланмас. Сезнең дә тормыш җайланып, уңай якка юл алыр.
-Надя, син боларның бөтенесен каян беләсең?
Колакка чалынганы бар шул , әбиең дә кеше ирен тартып алып яшәде , диеп әнине рәнҗеткәннәрен.
-Мин үзем дә аптырыйм кайвакыт , шул килеп торган информацияләргә. Барысын кешегә әйтеп бетерергә генә ярамый. Мин өч көн мәрткә китеп яттым. Шуннан соң, миндә шундый халәт барлыкка килде.
-Синең өйдә шундый рәхәт. Күңелне тынычландыра торган бер рәхәтлек бар сыман.
-Әйдә мин сине үземнең йокы бүлмәсенә алып керәм. Мин иҗат иткән картиналар шул бүлмәдә.
Саша үзенең яшь чактагы сүрәтен күреп таң калды. -Синдәге талант Надюша! Искитмәле! Ничек шулай ясап була ул? Синдә минем фото карточкалар да юк бит. Бар да тере кебек. Чәчәкләр дә, күбәләкләр дә , без дә.
-Минем хәтеремдә синең яшь вакытың. Шуларның барысын күзаллап сүрәт төшерәм.
-Әйдә Надюша, терелт мине тизрәк. Алайса минем бу кроватька ятып йоклыйсым килә башлады. Я бөтенләйгә монда калырмын.
-Мин дәвалау сеансларын башка өйдә башкарам, хәзер шунда барабыз. Аннары чәй эчеп алырбыз. Юлдан килгән кешене чәй эчерми озату яхшы булмас.
Кафия Вахитова.
Дәвамы бар.