Литература
13 Апреля , 07:00

Дәвачы

Кафия Вахитова-Низамутдинова. 13 бүлек. Әле ярый Ирек абыйсы телгә оста булды. Бик җиңел генә уйлап, тәвәккәлләп алып кайтты да  кызны. Тормыш дигәнең алай җиңел генә түгел шул. Үстергән әтисенә, туганнарына җавап тотасы да бар икән. Ризалашты әтисе , нишләсен. Икенче көнгә ,өйлә намазыннан соң укылачак никахка килергә булдылар. Нәсимә дә килеп җитте , сеңлесенең кияүгә  чыкканын ишеткәч.

ДәвачыДәвачы
Дәвачы

Әле ярый Ирек абыйсы телгә оста булды. Бик җиңел генә уйлап, тәвәккәлләп алып кайтты да  кызны. Тормыш дигәнең алай җиңел генә түгел шул. Үстергән әтисенә, туганнарына җавап тотасы да бар икән. Ризалашты әтисе , нишләсен. Икенче көнгә ,өйлә намазыннан соң укылачак никахка килергә булдылар. Нәсимә дә килеп җитте , сеңлесенең кияүгә  чыкканын ишеткәч. Нәсимә килгәч Госманга җиңел булып китте. Нәрсәләр алып барырга , кемнәрне алып барырга киңәшләштеләр.  Наиләнең өйдә калган кием-салымнарын да тутырдылар. "Анда баргач алмашка киеме дә юктыр. Кайнаналы йортны беләм мин , гәеп эзләргә генә тора алар"диеп сөйләнде .
Икенче көнне никах укылачак йортка килделәр. Өйләре бик зур түгел, күзгә ташланган җиһаз да юк. Табынны мулдан әзерләгәннәр үзе. Наилә шундый бәхетле. Риф белән икесе гел бергә,үзе яныннан  ерак җибәрми. Апасына да , әтисенә дә рәхмәт әйтте, ризалыкларын биреп никахка килгәннәре өчен.
Менә шул чак Рифлар капка төбенә ят машина килеп туктады. Машинадан берничә егет төште.  Ишекне шакылдатырга тотындылар. Наилә тәрәзәдән карауга Зиннурның килгәнен белде . Рифка да алар янына чыкмаска кушты. Апасы Нәсимәне генә чыгарды.
Зиннур Нәсимәне күреп белә иде. Килеп күреште.Хәлләр сорашты. Һәм Нәсимәдән булачак кияү белән кәләшнең чыгып керүен үтенде.
-Икесе бергә чыксыннар апа, минем күземә карап бер сүз генә әйтсен Наилә. Риф янында басып торсын. Соңгы тапкыр күреп,сөйләшәсем килә. Әйтсен , "сине яратмыйм" дисен! Йөрәгемнең януы басылыр иде.
Нәсимә , сеңлесенә кереп хәбәрне җиткерде.
Наилә чыгарга каршы булды.
-Хәзер чыксак яхшы булмый, Риф. Сине кыйнап, мине урлап китәчәкләр. Күңелем шулай сизә.
Дөреслектә дә Зиннурның планы шулайрак иде. Егетләрен машинадан төшереп ялгышлык эшләде.  Башта үзенә генә төшеп күренергә , егетләрне күрсәтмәскә иде.
Нәсимә тагын ялгыз гына чыкты.
- Энем , чыгарга уйламыйлар. Син бик акыллы егет, үз тиңеңне табарсың. Синдәй егетләрне кызлар күздән яздырмас.  Сиңа карата кайнар хисләре булмаган күрәсен Наиләнең. Кичерә күр, безнең җүләр кызны! Дәрәҗәңне төшереп, үзең дә җүләрлек эшли күрмә! Мин сине бик хөрмәт итәм. Язмаган сезнең белән туганлашырга. Бернишләп булмый , энем . Зинһар рәнҗи күрмә ,безгә!
-Апа синең сүзне тыңлап кына китәм. Мин бүген Наиләсез кайтырга тиеш түгел идем. Әниләргә дә үпкәм зур, алар да мин әйтүгә барып кулын сорарга ризалашмадылар.
-Никах күкләрдә укыла диләр. Никах вәгъдәгез өлгермәгән булган энем. Ничек булса да алга килеп баскан авырлык белән  ризалашырга гына кала .
-Апа , шуны хәбәр ит, мин Наиләне барыбер көтәм. Бер бала белән аерылып кайтса да ,мин алачакмын аны. Миңа Наиләдән башка кеше кирәкми.
Шулай сөйләде дә , күзендәге яшьләрен күрсәтмәс өчен тиз генә машинага кереп утырып китеп бардылар.
Нәсимә бик озак артларыннан карап , елап басып торды.
"Их, сеңлем бәхетле генә була күр! Зиннур да үз тиңен табып бәхетле була күрсен! "дип теләкләр теләде эченнән.
Зиннур өч көн эшкә чыкмыйча, урында аунады. Тамагына тәгам ризык капмады. Әниләре белән сөйләшмәде. Тормышының ямен югалтты. Өченче көнне хуҗа үзе килде өйләренә.  Хуҗасы бик мәрхәмәтле ,кешелекле ,кеше хәленә керә белүче кеше. Сер тотучы, һәр кушканын үтәүче , юлларны бер күрүдә хәтердә калдыручы , зиһенле шоферын югалтасы килмәү дә , Зиннурларның өйләренә китергәндер. Андый шоферларны табу җиңел түгел, әлбәттә.
-Энем болай итеп булмый, тормышта әллә нинди авырлыклар да очырый.  Шул хәтле юкка чыгарга түгел . Иртәгедән эшкә чыгарга кил! Миңа синнән башка шофер кирәкми. Синдәй уңган егеткә, менә дигән кызлар очрар. Артык үзеңне бетермә! Ир-ат кеше көчле булырга тиеш! Ул хатын -кызга гына килешә ,хисләргә бирелеп елап йөрү. Күтәр башыңны! Үткәннәргә нокта куй!
Бүген үзеңне рәткә китер! Сакал -мыек баскан үзеңне, кырып ташла , чистарын! Чабынып мунча кер!
Иртәгә мин сине эштә көтәм. Сөйләштекме?
Зиннурга хуҗасының килүе , бик яхшы стимул булды.  Торып  юынды,  кырынды .  Әнисеннән мунча ягыуын үтенде. Әнисе дә шатланды улының үзе белән сөйләшергә сүз кушканын ишеткәч.  эшкә барырга теләге барлыгын белгәч. Эндәшсәң дә дәшми, сорауларына җавап бирмәгән улы өчен бик нык кайгыга төшкәннәр иде . "Малайның башына китәме инде, бер сүзләр сөйләшми, хет безне орышсын иде, бәлки җиңел булып китәр иде үзенә ", дип сөйләнгән әтисенең дә йөзе яктырып китте.
Мунча тергезеп җибәрүгә, тиз генә коймак пешереп алды. Идән астыннан тәмле кайнатмаларын чыгарып тезде. Улы ярата торган өчпочмаклар пешерергә , итләр чыгарып куйды. Әтисе шунда ук бәрәңге арчырга тотынды. Ирле -хатынлы улларын шатландыру өчен тырыштылар.
Зиннур озаклап керде мунчаны. Тәмле исләр аңкып торган каен себеркесе белән чабынды. " Бөтен авыр уйларым да юылып төшсә иде" диеп уйлады үзе.
Әтисе бер-ике тапкыр килеп хәлен дә белеп китте әле.
-Улым, хәлең яхшымы? Башыңа ис тиеп ята күрмә ,диеп борчылуым. Хәлен яхшы булса, рәхәтләнеп юын,!
Зиннур мунчадан чыккан төшкә, шулпалары агып торган, 3 төрле ит, бәрәңге ,суган турап ясалган өчпочмак әзер иде . Мунчадан соң тәннәре сафлангач , әтисе белән әнисенең күңел җылысын биреп пешергән өчпочмакларын   рәхәтләнеп ашады. Тәненә көч кереп киткәч ,күңеле дә күтәрелде. Икенче көнгә эшкә барыр өчен үзе яратып кия торган киемнәрен әзерләп куйды. Әнисе бар киемнәрен дә юып , үтүкләп үзенең шкафына тезгән иде.

Никахтан соң , бер атнадан туй мәҗелесен дә гөрләттеләр ! Шаһит булырга   Алсу һәм аның ире теләк белдерде. Туйны бик күңелле оештырдылар яшьләр. Алсу , Наиләнең бәхеттән күзләре янып торганын күргәч чын күңелдән шатланды.
-Бәхетле генә була күр дустым! Синең туйга килеп ,чит җирдә адашып калдым дип , миңа гына рәнҗи күрмә!
-Икебезгә дә бәхетле булырга язсын! Мин Рифны өзелеп яратам. Үзе дә миңа бик игътибарлы.  Киләчәктә дә шулай була күрсен!
Дуслар шулай эчкерсез сөйләшеп , бер-берсенә изге теләкләр теләп саубуллаштылар. Алсу ире белән районга яшәргә китте. Наилә авылда яшәргә  калды.
-Авылда эшләсәң шул ферма инде килен . Сыер сава беләсеңме соң? Гел өйдә ята алмассың. Рифның авылдан китмәсен белеп чыктың .
-Әйе әнкәй белеп чыктым. Сыер сава белмәсәм өйрәнермен. Кемнән сорарга сыер саварга барыр өчен. 
-Теләгең булса иртәгедән эшкә бара аласың, мин сиңа эш белештем иде.
Туйлардан соң бер атна узуга ,Наилә эшкә дә чыкты. Әле ярый әтиләренә барып парлы кич кунып кайтканнар иде.  Кайнанасы Ханна , ике кичтән ары кунмагыз диеп, бик яхшылап аңлатып җибәрде улы белән килененә. 
Эшләп үскән кыз тиз ияләште ферма хезмәтенә. Иртә таңнан торуы гына бик җиңел түгел , яңа олы тормыш юлына аяк баскан яшь хатынга. Иртәнге дүрттә ,эш урнында булырга тиеш икән савымчылар.  Бер торып күзен ачкач , иртәнге салкын һава йокыны куа үзе. Баруга сыерларын да юа . Азыкны да мул итеп салырга тырыша. Сыерлары чиста, сөтләре мул .
Беркөнне колхоз председателе  килде фермага. Наилә янына килеп бик үз итеп , якын күреп сөйләште.
-Без  авылдашлар бит ,Наилә. Нәсимә апаң яшьлек мәхәббәтем минем. Рәис абыең булам.
-Сез ничек бу районга килеп чыктыгыз?
-Авыл хуҗалыгы институтында  читтән торып укыдым. Коммунист булгач каршы килеп булмады, үзебезнең районда өч ел агроном булып  эшләгәч , менә шул колхозга председатель итеп билгеләделәр.
-Бик тырыш кыз  диләр сине, савымың да югары, ,алдынгылар рәтендә барасың. Синең өчен горурланып та куйдым. Молодец! Моннан соң да сынатмассың. Колхозга яңа гына бер хуҗалык йортын сатып китте, йорты яхшы, яңа . Заманча эшләнгән .  Шул йортны сезгә бирү турында карар чыгарырга уйлыйм . Рифка да әйт. Эчеп эшкә чыкмыйча калып ,прогуллар ясамасын. Башкалардан каршылык булырлык булмасын!
Яңа өйләнешкән парларга, олы кеше белән, бер бүлмәле йортта йокларга җиңел түгелдер.  Башкаларга сереңне чишми тор, монда бик кызыксынучан халык яши.
Председатель үзе белән ачылып сөйләшкәч , күңеленә рәхәт булып китте. Фермада эшли башлаганына да өч ай булып узган иде инде. Риф башта бик тыныч кына йөреп торды да , соңгы вакытларда исереп кайтып эшкә дә бармый калган көннәре була башлады.  Берәр яртыны запас та тыгып кайта. Бик эчәсе килсә әнисеннән дә кайтарта кибеттән.
Серле күзләренең дә төсе уңа башлады җанашының. Эштән кайтканда юл буе иренең айнык булуын гына сорады , Ходайдан.
Ходайның рәхмәте , Риф айнык кайткан иде. Рәиснең хәбәрен ничек сөйләргә белмәде башта. Кайнана икәү генә сөйләшкәннәрен бик өнәп бетерми. Иң башлап кайнанага белгертергә курыкты. Яшьтән ирсез калып улын үстергән ана , улын киленнән көнли дә иде бугай. 
Риф та шатланды яхшы яңалыкка.
-Ярар, без дә кеше кебек яңа йортта яши башларбыз ,  әни безгә колхоз йорт бирергә карар чыгарган ,дип яңалыгын белгертте.
-Әллә сезгә, әллә миңа . Мин дә шул колхозда, бригад эшенә йөреп,  ватылдым.
-Ярар , әни юкка турсайма әле,пред. үзе килеп Наиләгә әйткән яңалыкны. Минем Наиләм молодец , алдынгылыкны бирми фермада да.
Ханна еларга ук тотынды.
- Хәзер хатыным молодец дип , мине монда ялгыз калдырасызмы? Хатын булгач ,үстергән ана кирәкми шул. Хатыныңның , башы керсә арты кермәгән, шуны күкләргә чөеп мактарга гына торасың.
-Тукта әле әни ! Сине калдырабыз димәдек бит. Шатлыгыбызны гына уртаклашмакчы булдык.
Әле анык кына билгеле булмыйча , кешегә дә сөйли күрмә! Дустан дошман күп. Аяк чалмасыннар.
-Бигерәк остарып киттең өйләнгәч , гел мине өйрәтергә генә торасың.
Наиләнең исе китә кайнанасының юкка да тавыш чыгарып , үзен кимсетелгән кеше санап ,еларга тотынганына.  Дустының сүзләре кылт итеп исенә төшә хәзер. Терсәк якын , тешләп кенә булмый. Шулай була ул,  барлык уңайлыклары булган ,Зиннурлы фатирдан баш тарткач .
Тар гына кроватта, чаршау артында кымшанырга да куркып ят хәзер, кайнананың сулаганын тыңлап.
Ярар яңа өйдә аерым бүлмәдә йокларга ризалашса.
Аның акылы үзе белән.
Өч ай вакыт үтте, әтиләрен дә барып күрә алганы юк.   Үзен генә җибәрмиләр. Зиннур очырап , алып калыр дип куркалар. Рифның я эчкән чагы була. Эчәргә тотынса атналар буе да эчеп ятарга мөмкин. Айнып эшкә чыккач эшеннән гел китү яхшы түгел кебек.
Рәис сүзендә торды. Каршы килүчеләр булса да ,үз сүзен сүз итеп , эшләп түләү шарты белән  яшь гаилә исеменә йортны рәсмишләштерде.
Соңарак акчалар миллионнарга әйләнеп дөнья чуалырга тотынгач , ул йорт акчасын түләү бик җиңел булды. Наиләнен әтисенең запас акчасы бар иде, калган егерме меңен әтисеннән алып түләде. Һәм йортның тулы хокуклы хуҗалары булдылар.
Яңа алган өйнең бүрәнәләре сап -сары юкәдән, сулышка иркен. Өч бүлмәле. Верандасы да бик иркен. Җәй көне веранда да йокларга да урын иркен, аш бүлмәсе өчен дә аерым бүлмә бүлде Риф . Яңа йортка күчкәч, бик канатланып , күңеле үсеп эшләргә тотынды.
Кайнана ашаудан кысмый. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй дигәндәй , кайвакыт арттырып та җибәрә. Акча үзендә булгач ,кибеттән дә товарны үзе алып кайта. Кайвакыт бәясенә дә карамыйча кирәкмәгән әйберләр дә тотып кайтырга мөмкин.
Кайнананың тагын бер начар гадәте бар, килененең гел сандыгын актарып, кесәләрен тикшереп тора. Премия акчасын фермага китереп тапшыргач , Ханна ул акчаны белми калды. Наилә чикләвек ашыйсы килеп,бер уч  чикләвек сатып алып кесәсенә салды. Киленең кесәсен актарып ,чикләвекне күргәч ,Ханна  кара тавыш чыгарды.Кайнанасының кыланмышларына түзә алмыйча ,  гарьләнеп елаган чаклары да күп. Кешегә сиздерәсе генә килми, ирен дә ,кайнанасын да" яхшы" диеп мактый.
Терлек асырыйм дисәң , абзарлары  иркен,ягып керергә мунчасы да бар. Бу йортка күчкәч , җәннәткә кергән кебек булды Наилә. Колхоздан буаз тана да алып җибәрделәр. Ул да бозаулап яхшы гына сөт бирә торган булды. Әтисе ике буаз сарык та китереп биргәч , абзарлары терлек белән тулып киткән кебек булды.
Беренче шатлыклары ,улларын да яңа өйгә алып кайтырга язган булды. Тап-тар өйдә, кая бишек эләргә булыр дип хәсрәтләнгән иде Наилә, Аллаһ ярдәм бирде тагын.  Бәбигә Рифнур диеп куштырмакчы иде дә , Риф каршы килде.
-Зиннурыңны оныта алмыйсыңмы, исемне дә аның исеменә якынны куйдырмакчы.  Мин дигәнчә булсын әле.  Исеме Вил булачак улымның .
-Бигерәк кыска исем , башка исем юкмы?
-Юк. Минем исем дә кыска бит . Улымныкы да шулай булачак.
-Ярый мин каршы килмим.
Беренчесен табуга , озак тормады икенчегә дә йөккә узды Наилә. Икенчесе дә ул булды. Бик елак та ,бик чорсыз да булдылар сабыйлар. Кайнанасы бәбиләрне ярата , карашырга булыша . Ул булмаса нишләп бетәр иде. Рифның аек көннән исерек көне күберәк.  Исерткечләрне еш куллану холкына да тискәре йогынты ясый. Әнисе белән дә ут ягып талашырга тотыналар. Наиләгә дә бәйләнеп , теләсә нәрсә кычкырырга тотына . Элекеге назлы Рифның эзе дә калмады . Апасы Нәсимә  дә , Алсу да хаклы булганына  Наилә  хәзер генә инанды . Менә тормыш шулай була икән . Апасының елап-елап аңлатканнары да кермәде шул  җүләр яшьлекнең  башына . Менә хәзер Наиләнең суларны кирегә борасы килә. Борып булмый , тик җырлап кына була шул. Үзе генә калганда гел шул җырны көйләп йөри.
    Агыгыз сулар кирегә
Яшьлеккә табан!
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Шул җырны җырлагач та рәхәт булып китә җанына. Их, акмыйлар шул сулар кирегә, үткән яшьлек тә кире кайтмый. Яраткан булган икән бит ул ,үзен өзелеп сөюче,эчкерсез  Зиннурын. Нинди шайтан башын бутагандыр, вакытлыча гына мавыгу булган икән бу Риф дигән бәндә. Кирегә юл юк, яшә дә ,яшә генә хәзер Наилә! Койрык бозга катты, ике улың белән кая бара аласың?
  -Сүзләрем көфер була күрмәсен!- дияргә дә онытмый, соңыннан. Иртә таңнан торып фермага барганда , үз-үзенә сөйләнеп барган иде. "Туасы балам кыз булмасын, малай була күрсен , минем кебек газап чигәргә язмасын балама." Менә бер-бер артлы ике малай тапты.
Туган сабыйларым исән-сау була күрсен!Минем өчен, алардан да кадерле берни юк  хәзер . Туасы җаннар булгандыр инде, үзем сайлаган язмыш,диеп сөйләнә ялгыз калгач.
Кырык яше тулганда тагын бәби алып кайтырга уйлады, Наилә. Кыз бәби дә сөясе килә икән ул . Уллары бик тәртипле булып үстеләр. Олысы армия яшенә җитеп , хәрби хезмәткә дә алынды. Кечесе Марс югары уку йортында белем ала.  Кайнанасы Ханна да бакый дөньяга күченгәнгә бер ел тулып узды. Өченче сабыен табарга язмаган икән. Баштагы икесен бик җиңел күтәрде, саклану дигәнне белмәде. Яшь барган саен алай булмый икән , үзен- үзе саклый белмәде , бик авыр күтәрмәскә кирәк булган. Зур чиләкләр белән хайваннарга су чыгару ярамадымы , өченче авыры төште. Ансы да малай буласы булган. Кем булса да , бер табырга диеп дәртләнгәч ,  төшкән баласы бик җәл булды. Рифка да акыл кереп ,эчүен ташлагач, олыгайган  көннәрендә бәби сөясе килгән иде.  Тормышлары җайланды. Йортны да зурайттылар. Наиләнең тырышлыгы юкка чыкмады. Хатынының сабыр холкы Рифны да әкрен генә дөрес юлга бастырды. Рифта әнисенең холкы күберәк чагыла. Ир бала күберәк әни холкын үзенә ала күрәсең. Рифның анык кына фикере юк. Бер төрле әйтеп, башка төрле эшләп куярга да мөмкин. Үзе сүз дә күтәрә алмый, тагын синеңчә була диеп , үпкәләргә дә ,тавыш чыгарырга да ярата. Наиләнең төпле акылы , дөрес фикерле булуын аңлап ,ризалаша аннары. Нидер алырга булса да Наилә җайлап кына аңлата, башта каршы килеп маташса да ,соңарак ризалаша. Ә уллары әтиләренә капма -каршы холыклы . Алдан барысын уйлап, тормышта үзләренә юл ярып барырга тырышалар. Төпле фикерле, сабыр холыклы булуларын күреп, Наилә шатланып бетә алмый.

Дәвамы бар.

 

Кафия Вахитова-Низамутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас