

Әле әдәмнәрне генә түгел, хайваннарны дәвалап та үзенә савап җыя . Рамазанның чыбык очы туганы килгән.
-Сыерны үгезгә алып бардык, аягы тайды ахры , аягына авыр баса, көчкә алып кайтып абзарга яптым ,Нәсимә карый алмас микән?
Нәсимә гозере төшеп килүчегә каршы килә алмый.
-Хәлемнән килә торган булса , җайлап карармын.
Рамамазан хатынына авырлык килер дип курка.
-Юк бармый абый, сыер бит ул, өстенә басса ,үзе имгәнсә ,кем дәвалый?
-Кеше аптырамаса килми, барып карыйм , булырлык булмаса тотынмыйм.
-Мин дә барам, кирәк булса булышырмын ,- дип Рамазан да барырга булды.
Баргач күрде, бот башыннан сөяк тайган.
-Сыерны абзардан чыгарыгыз ,монда ара тар, сөяк урнына утыргач сикереп торачак. Астында калудан куркыныч.
-Тормый ул, көчкә сөйрәлеп кайтты,- дип, хуҗа сыерының аякка басасына ,чынлап торып ышанмады да.
-Мин бу тар арада эшли алмыйм,- дигәч,
чыгармый чарасы булмады.
Сыерны ишек алдына чыгардылар , кабаттан егып башларыннан яхшылап тотарга кушты.
Үзе белгән ысуллар белән сөякне урынына утыртты. Хаттә янындагылар да ишетте, аяк буынының шартлап урынына кереп утырганын. Ирләр әсәрләнеп торган арада сыер сикереп тә торды. Нәсимә уяулыкны югалтмау сәбәпле, читкә сикереп өлгерә алды.
Рамазанның коты очты.
-Башка йөрмисең ,Нәсимә ! Әз генә сыер астында калмадың бит,
-Сезнең тотуыгыз шуның кебек кенә булды, яхшылап тотсагыз тора алмый иде ул.
Җайланысына чынлап торып ышанмаган хуҗа:
- Яңа гына сөйрәлеп кайткан хайванны ,мин тиз генә аякка басасына ышанмадым да,сикереп торып ,чабып китәр дип,кем әйтә ала?
Күршеләренең эте, арт бакчага чыга торган ишеккә асылынып калган.
" Нәселле эт. Елап ята " -дип Нәсимәгә киңәш сорап кергәннәр.
-Озак асылынып тормады да бит, аягына баса алмый, бик нык әрни күрәсең , шыңшып ятуы йөрәккә ярамый, кереп карый алмассыңмы?
-Яхшылап тотсагыз карармын, намордник кигерсәгез генә. Буынны урынына утыртканда, әдәмнәр дә тыныч кына ята алмый. Эт тешләргә дә күп сорамас.
Намордник кигерделәр , тун белән башын каплап яхшылап тоткач кына эшкә тотынды ,дәвачы.
Кулы белән капшап карагач, калак сөяге урныннан күчкәнен, сеңерләр борылганын тойды. Этнең тиресе йомшак, сөякләр кечерәк. Сыерныкы кебек түгел . Артык көч куллану кирәк тә булмады. Тиз җайлады гарипләнгән этне. Эт тә аякка басты. Авылда исләре китеп , сокланып сөйләделәр үзен.
Дәвачының даны бик еракларга таралды.
Төнгә каршы үз аңында булмаган ,юл һаләкәтенә очраган егетне алып килеп дәвалый торган бүлмәнең ятагына кертеп салдылар. Сынган җире булмаса да , бик күп буыны тайган , урыныннан күчкән.
Рамазан каршы килде,
-Барыгыз дәваханәгә ! Аңсыз кешене ник монда алып килдегез?
- Сезгә килергә куштылар, дәваханә бернишли алмый, башта аңа барыгыз , аннары да өлгерәсез дәваханәгә,- диделәр. Зинһар кабул итә күрегез, бердәнбер улыбыз, башка балабыз юк,яши генә күрсен ! Безнең балабыз булмады , яңа туган, ятим сабыйны алып үстердек. Безгә үз улыбыз кебек, бик кадерле. Әле 30 яшь тә тулмаган.
Әнисе бик елап ялварып сорагач ,Нәсимә каршы килә алмады.
-Улыгызга ни булган соң?
-Өчәү булганнар машинада. Машина белән тәгәрәгәннәр. Машина күп тапкыр тәгәрәгән. Иң беренче чыгып очканын, машина кабат тәгәрәп басып үтергән, безнеке соңарак чыгып очкан. Машина эчендә калучы кысылып үлгән.
-Кая барганнар соң кичкә каршы?
- Күрше авылга, кызлар янына. Яхшы гына аракы эчкәннәр . Кызлары да азгын булган күрәсең.
- Өйләнмәгәнме улыгыз?
-Өйләнгән, уллары бар. Төп йортта безнең янда торалар.
-Хатыны кайда?
-Ул да монда килде. Машинада утырып калды. Хатыны бер мәхлүк инде. Эш аты кебек эшләүне генә белә.
- Шулайдыр шул, әгәр усалырак булса , никахлы ирен күңел ачарга чыгарып җибәрмәс иде.Исән-сау кала алса, сабак булыр ,башка алай эчеп ,күңел ачып йөрмәс. Ничек монда килергә уйладыгыз?
-Авылга җитәргә ерак калмаган булган . Безгә хәбәр иттеләр. Без тиз арада һәлакәт булган урынга килеп җиттек. Без килгәндә аңында иде әле, юлда аңын югалтты.Аңынчы безнең сорауларга җавап бирде .
Милиция,ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче без тизерәк алып киттек улыбызны.
-Безнең адресны кем бирде?
-Сездән файда күргән кеше бирде.
Нәсимә үзе сөйләшә, үзенең куллары егетнең тайган буыннарын урынына утырта. Умыртка баганаларын утыртып бетергәч , аякларының каймыккан буыннарын кертте. Иң башындагы буыннарын утырткач егет ыңгырашып җибәрде , муен тирәләренә массаж ясап , сеңерләрен җайлагач , егет аңына килде. Үзенең кайда булуы белән кызыксынды. Нәсимәгә рәхмәтләрен яудырды.
-Утыртасы буыннар күп калды әле. Бүгенгә кайтып торыгыз , өч көннән килерсез, дип озатты .
Сара да бик кайгырды , төнгә каршы аңсыз кешене кертеп салганнарын күргәч.
" Безнең йортка килгәч үлеп китсә, суд буеннан да кайтып керми бит, яхшыга түгел бу" , дип белгәннәрен укып, ишекле-түрле йөренде.
Егетнен үз аягында чыгып киткәнен күргәч кенә эченә җылы йөгерде.
Өйләренә кайткач егет уянмыйча бер тәүлектән артык йоклаган . Әнисе , телефоннан шалтыратып Нәсимәне гәепләргә тотынды.
- Нишләттең улымны ? Уянмый, йоклый да йоклый . Берәр кирәкмәгән җиренә бастың ахры. Алай-болай булса болай гына калдырмыйм.
-Ничек йоклый соң? Тынычмы, ыңгырашамы?
-Ынгырашмый, тыныч кына йоклый , уянырга гына уйламый.
-Бик нык авырткан буыннары урнына утыргач , авыртуы басылып йоклый ул , кайгырмагыз!
-Яхшылык галәмәте түгел, кеше шулай озак йокламый ,дип үзенекен такылдый тынычсыз хатын.
Иренең тавышы ишетелеп тора , "Кешене гәепләргә ашыкма карчык, тагын шуның каршына барасы бар"-
дип хатынын сөйләттерәсе килми.
Нәсимәнең дә ачуы килде ,әлбәттә.
- Мин дәшеп китермәдем бит, ярты үле улыгызны кертеп салдыгыз, үз аягында чыгып китте. Рәхмәт әйтәсе урынга , мине борчып шалтыратып ятасыз. Уянса миңа алып килмәгез !Мин сезне башка кабул итмим. Йортка аяк басасы булмагыз !дигәч ,шалтыратудан туктады.
Уянды , әлбәттә,уллары . Хәзер Вәлинең әтисе шалтыратырга тотынды.
-Зинһар минем хатынны гафу итә күрегез! Улым Вәли хакына кабат карый күрегез !
Улым да елый, "Мин хәзер гарип калам, ник ул апаны юкка борчыдың ?"дип әнисен битәрли.
-Юк , мин сезне башка кабул итмим. Тагын ни булса да ошамас та ,тагын мине борчырсызмы? Ник хатының үзе шалтыратмый?
Рамазанда да кешене җәлли торган халәт бар шул. Кат -кат аңа шалтыратып, Нәсимәне күндерүен сораганнар. Ризалашкан, әлбәттә.
-Син карчык ,башлаган эшеңне ахырына җиткер инде! Үзең дә юл һаләкәтенә очрадың бит. Егетне җәллә ,һич булмаса.
--Теге көнне, әни дә, син дә башка төрле сайрадыгыз бит. Имеш мине алып китеп ябалар.
-Ярар курыкканнан әйтелгәндер инде. Яшь кешене аякка бастырыйк инде.
-Килсәләр расписка язып килсеннәр, паспортлары үзләре белән булсын! Закон сагында булган берәр кешене дә ияртеп килсеннәр. Капканы моннан соң бикләп торабыз. Минем дә нерваларым тимердән түгел. Кирәкмәгән кешеләрне кертмәскә кирәк. Әле андый кешеләргә очраган юк иде.
Килделәр , Нәсимә әйткәннәрне үтәп, расписка да язганнар, Вәлинең әнисе килмәгән бу юлы, әтисе белән икәү килгәннәр. Егет ял иткәч , чистарып , матураеп киткән. Нәсимә, тагын җайлап кына сөйләшеп эшкә тотынды. Ашказаны , бөере төшкәнен, капшап белде. Аларны күтәрде. Кайбер кабыргалары берсе өстенә берсе атланган иде, аларны җайлады. Терсәк сөяген, калак сөяген урынына утыртты. Егетне яңа баштан җыйган кебек, җайлап җибәрде.
Соңыннан ,Нәсимәнең туган көненә бик зур чәчәк гөлләмәсе китерде. Башта Рамазаннан рөхсәт сорады.
-Абый әйткән сүзем бар иде, зинһар ачулана күрмә, рәхмәт йөзеннән, апага шул чәчәкләрне генә биреп чыгыйм. Ул мине яңадан дөньяга кайтарды. Икенче туган көнем итеп искә алачакбыз ул көнне , хәзер аракысыз гына уза бәйрәмнәр ,дип сөйләде.
Нәсимәгә чәчәкләрне тапшырганда, еламыйча түзә алмады Вәли. Чәчәкләр белән бергә , зур татарстан торты һәм яхшы мамык шәле дә бар иде бүләккә.
Эшләгән эшенең уңай нәтиҗәсен күрү бик шатлыклы әлбәттә. Ярты үле хәлдәге егетне аякка бастырып, терелтеп ,шатлыктан аккан күз яшьләрен күрү , күңелен күтәрә , канатлар куя үзенә.
Кара эчле кешеләр дә юк түгел шул.
Рамазан өйдә юк, капка бикләнми калган ,үз авылларының исерек ире килеп керде. Рөхсәт сорап та тормады , өстен салып бәрде.
-Мин сине дәшмәдем бит, ник рөхсәтсез кердең ?
-Нинди рөхсәт кирәк? Әле өстеңнән тормаганга рәхмәт әйт! Күпме акча эшлисең син. Хөкүмәткә налог түләгәнең бармы? Авыл кешеләре яхшы әле, сиңа күптән счетчик куйган булырлар иде. Кулым авырта, җайлап җибәр!
-Хәзер җайлап җибәрәм.
Киемнәрен тотты да тәрәзәдән бәрде Нәсимә. -Киемнәрең артыңнан үзеңне дә бәрергәме? Әллә кергән ишектән генә чыгасыңмы?
Исерек айнып киткән кебек булды. Бик гайрәтле кебек кыланса да , куркак та икән үзе.
-Кергән ишектән генә чыгам, болай да кул авырта, кагыла күрмә! Синең кулларыңны чүкеч кебек диләр, яхшы чакта чыгып котылыйм. Үзе капкадан чыкканда барыбер сөйләнмичә калмады.
-Мин сине болай гына калдырмыйм, жалу бирәм, өстеңнән торам дип, сүгенә -сүгенә чыгып китте.