

Надяның армиядәге улы Диманы шул көннәрдә Әфган җирендә барган сугыш якларына күчерделәр. Надяның күңеленә курку кереп оялады. Әнисенең әйткән сүзләрен һич күңеленнән чыгара алмый иде. Җитмәсә улын хәвефле урынга да күчереп куйдылар. Эчендәге сагышларын кече улы Мишага гына сөйли торган булды. Миша бар нәрсәне аңлап та бетерми.
-Әби үлде.Бераз җаныңа тынычлык тап инде ,әни!
-Әй, улым ,абыең Дима өчен кайгырам. Җитмәсә сугыш булган урынга күчерделәр. Әбиеңдә кара сихер бик көчле иде, абыеңны янына алмасын, дип куркам.
-Исемен үзгәртеп була дидең,бит. Исемен үзгәртик абыйның. Дима булмасын, Тимофей булсын.
Әбинең чуалган башы белән үзеңә хәсрәт тапма әле, әни!
-Рәхмәт , Миша. Әле ярый ,мине аңлаучы син бар улым.
Абыең исән-сау кайта гына күрсен! Сез- бөтен шатлыгым минем.
Әфгандагы сугышка күчергәч , Димадан ике хат килде. Шуннан соң хәбәре тоткарланды. Диманың бергә хезмәт итүче иптәше аша, Диманың, каты яраланып , госпитальга эләккәне ачыкланды. Шуннан соң озак та үтмәде , үлеме турында хәбәр килде. Диманы җирләргә әтисе Юра да кайтты. Надя бик авыр кичерде улының үлемен. Әнисенә карата кабат нәфрәт кабынды күңелендә . Бары тик шул сүзләрне кабатлады теле: "Әни ,ни өчен, ни өчен, ни өчен, минем бер гөнаһсыз улымның гомерен алдың? Ник мине улымнан аердың, ни өчен? " гел шул сүзләрне сөйләп елады , улының кайтыр көннәрен санап көткән ана.
Улы ,Мишаның юатуын да ишетмәде.
Уртак балалар әтисенең сүзләре дә кермәде колагына.
-Тынычлан, Надя! Улыбызның гомере озын булмаган. "Геройларча һәлак булды "-дигән ордены бар. Рәхмәт шундый батыр уллар үстергәнгә! , Ул бит , безнең, икебезнең улыбыз! Улларым һәм синең белән горурланам! Улларым һәм син минем бәхетем! Мин синең яннан бер кая китмәс идем,әгәр мине кичерә алсаң.
-Юк, Юра. Кискән икмәк кире ябышмый! Мин бер баскан тырмага кире басмыйм! Син ничек бар, шулай калачаксың. Матур сүзләр сөйләп башкаларны шатландыр! Безнең юллар күптән аерылды.
Надя бик горур иде !. Юраны ничек кенә яратса да ,аның белән киләчәк тормышын, тыныч булмасын күзаллады. Юраның, бер хатынга гына риза булып яши алмаганын күптән аңлады. Җүләр хатыннар, шуның матур сүзләренә алданып , бәби дә табалар бит. Аның хисләре гомерлек түгеллеген ник аңламыйлар икән? Ярар, мин беренче никахы һәм яшьлегем белән аңламаган, ә башкалар нәрсә карый? Шундый сораулардан Надяның башы түнә .
Тормыш дәвам итә, нинди генә хәсрәт кичерсәң дә! Дима артыннан барып ята алмыйсың. Миша өчен булса да яшәргә кирәк. Абыйсы Камил булуы да Надяга зур терәк . Камил абыйсы күңелен күтәреп , яхшы киңәшләре белән бүләкләр юллый үзенә. Әтисенең тагын бер бүләге дип кабул итә Камил абыйсының ярдәмен.
Әтисе Николай биргән адрес белән ,абыйсын күрергә барганда бик күп авыр кичерешләр узды күңеленнән.
Анда ничек каршы алалар? Дошман итеп кабул итмәсләрме? Нинди булса да авыр сүз әйтеп күңелен яраламаслармы? Монда, үзенең бертуганнарыннан да җылы аралашу күрмәгән кешене билгесезлек әз борчымады. Әтисеннән туган бер туган абыйсы Камил,
беренче күрүгә үк күңеленә шундый якын булды. Кара тут битле ,кара чәчле ир уртасы ирнең күзләре зәп-зәңгәр булып үзенә шул хәтле килешеп тора, күзне алып булмаслык, чибәр ир заты булып күңеленә кереп калды. Үзе шул хәтле күңеленә якын, аны берничек тә кешегә аңлатып булмый . Әйтерсең , Камил абыйсының күз карашлары аша, үзен әтисе күзәтеп тора. Хәтта, Надяның күзләреннән яшь тамчылары бүленеп чыгып , ике бите буйлап юл алды. Абыйсы белән тәүге тапкыр күрешү, җанында бик зур тетрәнү китереп чыгарды . Камил абыйсы бик игътибарлы бер туган сеңлесе өчен. Надя үз туганнарыннан үзенә карата андый игътибарны беркайчан тоймады . Әтисенең сөйгәне дә бик яратып, бик якын итеп аралашты . Иркен тормышта яшәүләрен күреп, абыйсы өчен нык шатланды . Һәркөнне таҗикларның милли ризыкларын әзерләп, якын дусларын дәшеп, мул табыннар артында кунак булдылар. Таҗиклар пылауны да, шашлыкны да урамда учак ягып әзерлиләр икән. Урамда учак янында пешерәләчәк ризыклар янында ирләр генә катнаша. Хатын-кыз ул ризыкларның ничек әзерләнгәнен дә белми. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагангамы, ирләр хатыннарын бик хөрмәт итә. Хатыннары да , ирләрен узып артык сүз сөйләми. Ирләре рөхсәт итсә генә, ниндидер эшкә алына икән. Надя өчен бар да ят һәм бик дөрес гамәлләр дип кабул ителде. Камилнең хатыны да күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Ике катлы өйләре шундый матур, зәвыклы итеп җыелган. Бар җирдә чисталык ,пөхтәлек хөкем сөрә .Килгән кешегә дә ачык йөз, матур сүзләр сөйләп каршы алалар. Камилнең әнисе Нурлы да ,Надяны бик үз итеп, якты чырай , матур сүзләр белән каршылады. Әйтерсең күп еллар күрешә алмаган ,ерактагы кызын каршы алды.
Николайны бик яратып, гомер буе аңа рәхмәтле булуын сөйләп шаккатырды.
-Әтиемә бар хисләрегезне, сүзләрегезне җиткерә алмам, Нурлы апа. Шуңа күрә, әтиемә хат языгыз. Минем өчен иң якын, ин газиз кешем әтием! Әгәр, мин әтиемне шатландыра алсам, миңа иң зур шатлык булачак . Әтиемне шатландыра алу, минем өчен зур бәхет .
-Ярар, Надя кызым, сине күргәч Николайны күргән кебек булдым. Син шундый әтиеңә охшаган. Рәхмәт , безне күрергә килгәнең өчен.
Камил абыйсына да шул сүзләрне сөйләде Надя.
Табигатьнең иң матур җиренә урнашка икән, Таҗикстан каласы. Кая карасаң да тәмле җимеш куаклары үсә. Үрмәләп үсүче әрсез виноград куаклары өйләрне артык кызудан саклый . Виноград куакларын үрмәләтеп беседкалар формалаштырганнар. Бик кызу кояш нурланнарыннан саклаучы виноград куаклары астында , тәмле пылаулар, тәмле милли ризыклар белән кунак булулар, шундый бәхетле итте Надяны. Искитмәле! Нинди генә тәмле, җәннәт җимешләр сатылмый базарларында. Абыйсы Камил , җиңгәсе Самира белән базарга да бергә чыктылар. Камилне күп кеше таный. Яулык бөркәнгән сеңлесе Надяны ,Камилгә охшатучы күп булды. Надяның татар телен яхшы белүе дә бик ярдәм итте. Татарстаннан килгән сеңлем дигәч , бик хөрмәт иттеләр үзен. Татарча гына товарларның бәяләрен һәм сыйфатын сорагач, чынлап торып ышандылар, аксыл йөзле Надяга , "мөселман бәндәсе" булганлыгына. Шундый яхшы хисләр, якты хатирәләр белән кайтучы Надяны, әтисенең үлеме каршылап кына, күтәренке рухын сүндерде. Надя үкенмәде абыйсын күрергә барганына. Әтисенең гомер сәгате шулай буласын алдан белсә дә, әтисен югалтуны да авыр кичерде.
Иренең кайгыртуын тоеп яшәүче Нәсимә, килгән кешеләрне бик теләп дәвалый.
Ерактан бер хатын килде.
- Кулым күтәрелми, кайда гына бармадым. Сине бик белеп дәвалый диделәр. Соңгы ышанычым син, сеңлем.
Нәсимә башта кузгалган умыртка баганасындагы тайпылышларны төзәтте һәм калак сөяген урынына утыртты. Аннары урындыкка утыртып кулының борылган сеңерләрен җайлады. Тагын яткырып,төшкән күкерәк сөяген каты итеп басып, урынына утыртты. Иң башыннан түбәнрәк терсәккә кадәр беләге шешеп торганын да күрде. "Синең бу турыда ит сөяктән купкан,бик тиз генә төзәлмәс әлбәттә, менә шул урынга , яңа алган сарык йонын ( ягъни юылмаган сарык йоны , дип әйтүем) кысып бәйләргә кирәк булачак. Башка әйбер сөртү соралмый. Бары тик сарык йоны белән генә бәйләп йөр. Кайберәүләр сабын белән ышкыдым, я булмаса сидек белән яптым ,дип сөйлиләр. Юк, берни белән дә бутау кирәкми. Сарык өстеннән төшкән йонынның воск дип аталучы матдәсе үзе дә дәвалауга бик сәләтле.
Килгән бер кешегә бик ярдәме тия ,Нәсимәнең.
Шуның өстенә дөрес киңәшләре белән дә булыша.
Бер хатын билен кузгатып килгән. Өстәвенә эчәкләре дә яхшы эшләми.
- Бик авыр эштә эшләп ,авыр күтәргәнсең. Бераз генә авыртуга түзәргә кирәк булыр. Эчәкләрең төшкән. Хәзер шуларны күтәрәм. Өч көн буе диета тотарга кирәк булыр, эчәкләр урнашып беткәнче.
-Мин ипи бик яратам, ипи ашасам ярыймы?
-Юк , ипине эчәкләр авыр үзләштерә, иписез генә шулпалар эчкәләп торырсың! Өч көнгә генә ничек тә түзәргә һәм үзеңне сакларга кирәк , авыр күтәрмә, үзеңә тынычлык тудыр.
Шуннан соң килеп,дәвалаган клиенты төзәлгәнен белгертеп рәхмәт әйтеп шатландырды.
Нәсимәгә кул -аяклар сырхаулап килүчеләр, эчтәге әгъзәләре өчен дә кирәкле диагнозны белеп һәм шул вакытта тиешле дәваны да алып китәләр. Биле авыртып ерак районнан килүче апаның билен дә җайлады. Һәм шул вакытта бавырының гадәттәгедән зурая төшкәнен сизеп, тиешле дәвасын әйтергә кирәк санады.
-Апа ,сез уң якта гел авырту сизәсезме?
-Әйе, сизәм сеңлем, картаю галәмәтедер инде.
-Сезнең бавыр зурая төшкән, солыны төнәтеп шуның суын эчәргә кирәк сезгә.
-Нинди солы, сеңлем?
-Шундый солы, татарча итеп әйтсәң ,алаша ашый торган!
-Әй,сеңлем, мин аны эшләп бетерә алмамдыр, кайнатырга кирәк, тагын күпмедер тотарга кирәк, дигәннәрен укыганым бар, миннән булмастыр ул.
-Хәзер апа, мин сезгә җиңел генә юлын аңлатам. Бер стакан солы аласың. Шуны тузаннардан арындырырлык итеп яхшылап юасың. Бер литрлы термос булмаса, бер литрлы банка аласың. Шуңа шул солыны саласың. Яңа кайнап чыккан суны коеп,кичтән фольгалар белән чорнап, яхшылап җылы әйберләр белән төреп калдырасың. Иртә беләнгә төнәтмә әзер. Бер стакан эчәсең. Калганын сөзеп холодильникка куясың . Кич белән тагын бер стакан. Артса иреңә дә эчерә аласың. Һәр көнне кичтән ясап калдыр. Күп авырлык һәм күп чыгым сорамый. Бик файдалы эчемлек булачак. Кем өчен яшибез. Үзебез өчен бит. Ник , үзебезне карамаска? Чирле кеше кемгә тансык? Артык гәүдә авырлыгы да файдага түгел. Менә эчәкләр яхшы эшләп , үзебез сәламәт булсынга тагын бер киңәш. Солыны ун көн эчкәч , үзеңне хөрмәт итсәң, шулай дәвам ит:
1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 литр яңа кайнап чыккан су белән термоска салып 1 сәгать төнәтергә. Аннары сөзеп, иртә кич берәр стакан эчәргә, сезнең очракта көнгә 3, 4 стакан эчсәң дә файдага гына була. Укроп орлыгының төнәтмәсе, кандагы шикәрне төшерә, матдәләр алмашын яхшыртып, артык авырлыктан котылырга ярдәм итә. Әгәр термос булмаса , банканы фольга белән төреп, полиэтилен пакетка салып төреп куярга.
Укроплы су кальцийны куа организмнан, шуның өчен йөзем һәм өрек җимешләрен ашау кирәк булыр.
Нәсимәгә велосипедтан егылып , тамагыннан ризык үтми башлаган баланы алып килделәр. Больница юлын әз таптамаганнар. Сынган җире юк, бар җире төзек кебек. Бала ,судан гайри ризык кабул итә алмый. Һәм сулышы да авыр чыга.
Нәсимә килүгә баланың авызын ачтырып карады. Егылганда бала нык курыкканлыктан, кече теле артка киткән. Нәсимә малайның әнисе белән башка темага сөйләшә , 11 яшьлек егылып килүче Мараттан да дусларын сорашкан була. Мәктәптә ничек укуы белән кызыксына. Үзе әкрен генә муен тирәләрен кулы белән йомшак кына итеп уа. Баланың игътибарын читкә юнәлтергә тырыша. Маратның нык курыкканын күңеле белән сизә.
-Кая әле ,улым , корсагыңа ятып кара әле. Арттан да тикшереп карыйм әле дигән булып , корсак өстенә яткырды. Һәм тиешле нокталарына каты итеп басып , кече телне дөрес урынына килерлек хәлгә китерде.
Марат үзе дә сизми калды каты итеп кычкырып җибәргәч , ниндидер курку белән кече теленең үз урынына килеп урнашканын. Шуннан соң бала җиңел итеп сулый башлады. Нәсимәнен каты итеп баскан урыннары нык итеп авыртып торса да, эчтә ,сулыш алу органнарында бер җиңеллек сизеп ,бала тынычланды.Гел елмаеп торучы ,шифалы куллы дәвачыга , ерак районнан килүче Маратның әнисе елый-елый рәхмәт укыды. Нәсимәнен хәзергә хәтле булган практикасында , кече теле артка китүчене очратканы юк иде әле. 11 яшьлек егылып килүче Маратны күрүгә , башына шундый фикер килде. Шуңа ,һич кичекми, авызын ачтырып ,кече телен карарга уйлады.
Ике атна үткәч ,әнисе белән Марат рәхмәт әйтергә килделәр. Бала бик нык курыккан булган күрәсең, килгәч Нәсимәне танымады.
-Улым, ник килдең соң, мине танымагач.
-Әни рәхмәт әйтергә алып килде. Но только сез түгел идегез ,мине авырттырып терелтүче. Сез гел көлеп торасыз, ә ул апаның ничек булганын хәтерләмим хәзер.
-Ярар, улым, башка авырма! Мине танымасаң да ачуланмыйм. Минем өчен иң зур шатлык, синең терелүең. Кил, бер кочаклыйм әле үзеңне.
Шулай дигәч , оялып тормады, килеп кочаклады Марат.
Маратның әнисе үзенең дә борынында проблемалар барлыгын әйтте. Кайчандыр , шикәр чөгендере эшкәрткән чакта , янындагы иптәшенең, сабы киселгән чөгендере килеп бәрелгән булган. Шул чакта борын сөягенә зыян килгән. Шул сәбәпле йоклаганда нык гырлый .
-Эчкә киткән кече телне дә җайлаган кеше , борын сөяген генә җайлый ала торгандыр, бәлки миңа да ярдәмегез тияр,- дигәч, тәвәккәлләп ул эшкә дә тотынды Нәсимә.
"Бит тирәсендәге сөякләр бигерәк тә авырта , шуңа бик авырта башласа кычкырырсың , кычкырганда нык авырткан җир онытылып тора ",-дип аңлатты, үзе риза булып , авыртуга түзеп ятарга риза булучыга. Уен ,көлке сөйләгән булып, әкрен генә сыйпап, сылап борын сөяген дә җайлады.
-Тагын бер борчуым бар минем . Ашказаны асты бизе начар эшли . Ферментлар эчмәсәм ,ризык эшкәртелми.
- Аның өчен бар дәва. Аптекта сатыла ,
" Бефунгин "препараты. 250 грамлы меркалы бутылка аласың. Ансы да аптекта сатыла . 200 грамына,суынган кайнаган су саласың. Шуңа 4 аш кашыгы тутырып бефунгин препаратын өстисең. Менә шул кушылманы холодильникта сакларга кирәк булыр. Һәркөнне ,ашар алдыннан ярты сәгать элек ,1 аш кашыгы кабул итәргә кирәк.5 ай саен 10 көн тәнәфес ясарга. Озаклап эчәргә кирәк булыр. Бер атнадан ук яхшы якка үзгәреш сизәрсең. Тик шулай да , туктарга түгел.
Туры эчәктә яралар (трещина) булса, геморройдан җәфа чиксәң дә ,шул дару файдалы булачак.
-Минем үземдә дә ул проблемалар бар. Ничек булса да алып эчәргә тырышырмын. Сиңа килүем бик яхшы булды әле, ничә төрле авыруыма дәва таптым.
-Шифасы тияр ,мин кушканча эшли алсагыз. Бер өлкән яшьтәге апа килде кулы авыртып. "Үләргә дә күп калмагандыр инде, кулым авырта дип ,сине җәфалап кына йөримдер сеңлем, минем зур тәрәт белән тышка чыкканда гел кан килеп тора ," ди. Авыл кешесе "больницага бар"дисәң коты алына бит әле. "Бульниска да бармыйм сеңлем" ,- дип бик кәефсез генә сөйли . Аңа да шул препаратны кулланырга куштым. Биш айдан соң, рәхмәтләрен әйтергә килгән. Артык авырлыктан да котылдым, тышка чыгуларым да яхшырды, ризыкның да тәмен белеп ашый башладым ,ди.
-Фәрештәләр чыгаргандыр сине минем юлга . Әйткәннәреңне һичшиксез эшлим, Алла боерса ,дип бик шатланып китте бу клиенты да.
Таң туса телефонга шалтыратучы күп. Һәрбер кешегә сәгатен ,көнен билгели. Бер көнгә артык күп кеше кабул итә алмый. Кулына көч килә. Кичкә хәтле нык арый да.
Йорт хатынының өйдә дә эше күп, даими эшли торган эшен дә ташлыйсы килми
Дәвамы бар.
Кафия Вахитова-Низамутдинова.