Литература
9 Апреля , 14:00

Дәвачы

Кафия Вахитова-Низамутдинова. 9 бүлек. Надяның оста дәвачы булуын тирә -якта да беләләр. Начар энергиядән дә чистарта ,кирәкле киңәшләрен дә бирә. Ни белән дәваланырга кирәген дә өйрәтә.Әнисе һәм бертуган апалары белән генә араларында җылы аралашу була алмады. Шуңа Надяның бик еш кәефе кырыла . Камил белән аралашуын әнисе бер дә өнәмәде. Надяга бик авыр сүзләр әйтеп хәтерен калдырды.

ДәвачыДәвачы
Дәвачы

Надяның оста дәвачы булуын тирә -якта да беләләр. Начар энергиядән дә чистарта ,кирәкле киңәшләрен дә бирә. Ни белән дәваланырга кирәген дә өйрәтә.
Әнисе һәм бертуган апалары белән генә араларында җылы аралашу була алмады. Шуңа Надяның бик еш кәефе кырыла . Камил белән аралашуын әнисе бер дә өнәмәде. Надяга бик авыр сүзләр әйтеп хәтерен калдырды.
Авырып кулга калгач , карарга Надя кирәк булды. Ул вакытта Надяның зур улы армиядә иде, кече улы әле мәктәптә укый. Зур улының йокы бүлмәсенә әнисен алып кайтып урнаштырды. Вакытында ашатып , өс-башын юып,әнисенең бәхиллеген алып каласы килә. Усал эчле кеше ,кызы кулына калса да ,кызына карата яхшыра белмәде.
- Атаңның читтәге гаиләсе белән аралашуыңны кичерә алмыйм, минем күңелемә яра салдың.
-Нигә ,әни аның өчен үч куарга? Абый миңа акчалата гел ярдәм итеп тора. Ул да минем туганым бит.
- Нинди туган булсын ул сиңа? Әллә кемнән тапкан? Кем белсен таҗик хатынын. Атаң да яхшы кайгыртты ул гаиләсен. Акчаны җәлләмәде. Таҗик калдыгының акчасы күптер, шуңа сиңа да өлеш чыгарадыр. Туганнарыңны шулай акчага алыштырасыңмы? Апаларыңны искә дә алмыйсың.
-Икенче апам читтә, латыш егетенә кияүгә чыкты да кайтып күренгәннәре дә юк. Олы апам мине туганга да санамый. Гел этлеген эшләп , мине рәнҗетергә генә исәпләп йөри. Сиңа да игелекле бала булмады бит олы кызың. Авырый башлагач яныңа да килмәде. Иң начар кызың кулына калдың.
-Мин ,сине дә тугыз ай йөрәк астында күтәреп йөрткән бит. Син карарга бурычлы мине!
-Әни , ачуланма дөресен әйткәнгә. Бер балаң да бәхетле була алмады. Синең кара сихер белән шөгыльләнүең безне бәхетсез итте . Олы апам ничә иргә чыкты, ирләре белән парлы гомер белән озак яши алмый, гел һәлакәтле үлем белән үлә баралар. Я беренче никахларына кире китәләр. Балалары да игелек китерә торган булмады. Кызы ,кирәкмәгән кеше белән бәйләнеп наркоманга әйләнде. Уллары,комарлы уеннар белән мавыгып , "игроманга" әйләнде. Апаның җыйган күпме малы шунда кереп китте. Җитмәсә улы белән кызының балаларын тәрбияләү дә апа җилкәсенә төште.
Икенче апам Марина кайтып та күрә алмый. Башка дәүләт кешесенә кияүгә чыкты да , әтине дә күмәргә кайта алмады. Тотып сөяргә балалары да юк. Иренә бала да бүләк итә алмады.
-Хәле яхшыдыр икенче апаңның. Яхшы булмаса кайтыр иде аерылып. Менә син кайттың бит.
-Ник син мине бер дә яратмадың, әни? Мин кечкенә чакта да синнән наз сизмәдем.
-Чөнки син кыз булып тудың. Мин малай көткән идем. Синең яралуың да ,әтиеңне сөяркәсеннән араларга баргач булды бит. Шуңа мин синең йөздә аның сөяркәсенең йөзен күрәм.
-Анда минем ни гәебем бар иде соң? Сабый баланы ничек шулай рәнҗетеп була?

 

- Ник мине гаепләп сөйлисең? Әллә син улларыңнан рәхәт күрермен ,дип беләсеңме? Мин синең йөрәгеңә гомерлек яра ясыйм әле, үлгәннән соң да сине тынычлыкта калдырмыйм. Зур улыңны яныма алам, үземнән калдырмыйм. Синең дә йөрәгең янсын! Гомер буе миңа каршы булдың. Миңа килгән кешеләрнең күпмесен кире бордың. Күпме хезмәтемне юкка чыгарып, әзерләп куйган суларымны түктең.
Надя әнисе янында башка түзеп тора алмады. Кухняга чыгып еларга тотынды. Әбисе белән әнисенең бәхәсләшкәннәрен ишетеп торган улы, әнисе янына килде:
-Әби белән бәхәсләшкән саен елыйсың ,әни. Ул безгә ник кирәк? Кайтарып куй үз өенә!
-Ул ялгыз яши алмый улым. Мин аның кызы. Шулай булгач мин тәрбияләргә тиеш.
-Алайса ник елыйсың?
- Үлгәч ,абыеңны янына алыр дип куркам . Ул армиядә бит. Янымда булса ни булса да эшләр идем.
-Нәрсә эшли аласың ,әни?
-Исемен үзгәртеп булыр иде. Аңа юралган язмышны адаштырып , башка исемгә үзгәртсәк, гомере озын булып, мине хәсрәткә салмас иде.
Әнисе үлә алмыйча озак газапланды. Күзенә күренмәс затлар белән сөйләште. Кайвакыт куркыныч итеп акырып җибәрә иде. Аяк сөякләре тездән бөкләнеп, турая алмый торганга әйләнде. Күт сөякләре чыгып , утырырга ирек бирмәде. Ыштаннарын алыштыру үзе бер газапка әйләнде. Астын алыштырмыйча да булмый, алыштыра башласаң, кулын тешләп ямьсез итеп кычкыра башлый. Үзе тотып ашый алмый. Кашык белән ашаткач , ашавын яхшы ашый.
Надя аның озагырак яшәвен теләде, әлбәттә. "Улым кайтканчы гомерен бирсәң иде , Раббым" ,- дип ялварды.
Гомер сәгате суккач артыгын яши алмады Света. Бик аппетит белән ашаучы әнисенең ашамый, эчми башлавы өчен дә нык борчылса да, артык гомер өсти алмады изге күңелле Надя. Таң алдыннан дөнья куйды әнисе.
Барлык йолаларга туры китереп әнисен җирләделәр. Ерактагы апасы, Марина да кайтты әнисен җирләргә. Апасы күпкә үзгәргән, тулы гәүдәле олы ханымга әйләнгән. Надя белән ачылып, туганнарча сөйләште . Үле күмү расходларын капларлык акча да бирде . Тик озак тормады, әниләрен күмүгә китү ягын карады. Искә алу бәйрәмнәрен дә көтеп тормады. Олы апалары Наташа гына ,сеңлесе Надяга карата йомшара алмады. Үзенең бәхетсез язмышы да сеңелләре белән ачылып сөйләшергә ирек бирмәде бугай. Искә алып, горурланып сөйләрлек уңышлары юк иде шул узган гомерендә.

Марина яшьлегендә бик чибәр, матур фигуралы кыз иде. Аңа гашыйк булучылар әз булмады. Бухгалтер белеме алгач , бер оешмага бухгалтер булып урнашты. Айлык эш хакы бик күп булмаса да ,үзенең укыган белеме буенча эшләргә тырышты. Шәһәр җирендә әз акчага яшәү бик җиңел түгел. Максим исемле егет белән очраша башлагач, тормышы уңай якка борылыш алды. Максим гел чәчәк бәйләмнәре бүләк итә, кыйбатлы рестораннарга чакыра. Бу бай ,юмарт егет белән бергә яшәргә бик теләп риза булды ,авылдан килеп таяныр кешесе булмаган ,акчага тилмергән кыз. Максим белән бергә яши башлагач кына белде, күп акчаларның каян килгәнен . Максим- наркотиклар сатучы егет иде.Сөйгән егете белән бергә яши башлагач , наркотик матдәләрне кечкенә пакетчыкларга бүлеп тутырып үлчәү, Маринаның да вазифасы санала . Бик табышлы эш, акчага аптырамыйлар. Кыйбатлы рестораннарга барып кына тукланалар. Нинди кыйммәтле, модадагы кием күрәләр шуны алып кияләр. Кыскача әйткәндә , иркен тормышта яшиләр. Максим Маринага да кыйбатлы сигаретлар сатып ала. Наркотикларны үзләре кулланмаса да ,сигаретлар тартудан баш тартмыйлар. Марина сигарет тартуның ни икәнен белми иде,сөйгәне тәкгъдим иткәч тартырга өйрәнде.
Җиңел килгән акча белән бик тынычлап яши алмыйсың. Максимның бик нык кыйналганын күреп, куркуга калды Марина.
-Ни булды, Максим?
-Син бала, аңлап бетермисең шул, бандитлар белән бәйләнгән безнең,күп акчалы, җиңел кәсеп. Ярый ,син авылга киткән идең. Сиңа тагын да куркынычырак булырга мөмкин иде. Сиңа бәлки кая булса да китәргәдер. Минем өчен бик кадерле кешем ,син барлыгын белсәләр ,һичшиксез сине тынычлыкта калдырмыйлар.
-Әйдә икәү бергә качыйк.
-Кая? Мин бу хәлемдә кая бара алам?
-Минем белән бухгалтериядә эшләүче бер апаның дачасы бар. Эшкә килгәч сөйләгәне бар," ике ел дачага бара да алмадым , тик тора үлән үсеп " дип. Әле җәйнең башы гына, шул апа белән сөйләшеп карыйм, адресын алсам, шунда яшәп торырбыз. Аннары күз күрер. Мин сине бу хәлеңдә ташлап китмим, Максим. Безнең акча запасы бар . Эштән китәргә заявление язам.
Яшьләр җәйне дачада үткәрделәр. Дача урман эчендә иде. Максим җайлангач , җиләккә, гөмбәгә урманга йөрделәр. Марина кирәк-яракка шәһәргә кайтып килә . Кап-кара парик сатып алды үзенә ,кара күзлектән. Очраса әнисе дә таный алмас иде. Көзгә шәһәргә кайттылар. Квартира адресын үзгәрттеләр. Яңадан наркотиклар сатырга тотындылар. Җиңел кәсептән баш тарта алмадылар. Эшләре яхшы гына хутка киткәч , тагын тотып кыйнадылар үзләрен. Бу юлы Маринага да хәйран гына тукмак эләкте. Җитмәсә ,бер ерткычы Маринаны көчләде дә. Марина , җәйне дачада уздыргач, чәчтарашка ирләр чәчен алучы булып эшкә урнашты . Ял көннәре дә күп,артык авыр эш тә түгел. Кирәк чакта Максим күрсәткән урыннарга наркотикларны куйгалап кайта.Чималны наркоманнарның кулларына тапшырырга да кирәкми, картага акча күчерәләр, билгеле бер урынга куеп кына китәсең. Наркотикларны таратып йөргәндә ,Марина төрле рольләргә керә.Таякка таянган, әби ролен дә бик килештерә. Кыйналасы көнне, эшеннән, чәчтарашханәдән кайтып килә иде. Машинадан күзлекле ике ир-ат төшеп , акча сорадылар .Кулында булган акчасын бирде. Ә аларга миллион кирәк . "Мин андый акчаларның барлыгын да белмим", -дигәч, суккаларга тотындылар. Исеңә төшерергә егерме дүрт сәгать вакыт бирәбез , безне гел истә тотар өчен, яратып та калдырабыз ,дип берсе тотып торып, икенчесе көчләде дә . Егерме дүрт сәгатьтән артса, акчаның проценты арта, онытмагыз ,дип кисәтеп китеп бардылар. Моңарчы киноларда гына күреп белгән куркыныч күренешләрне , Маринага үз җилкәсендә тоярга язган булды. Кинодагы күренешләр ,бер дә әкият түгел, чын куркыныч, җирәнгеч хәлләр икән. Кичерүче кешегә бик авыр , тән газабы, җан газабы барысы бергә кушылып җаныңны талкый. Күп уйлап, елап утырырга да вакыт юк. Сәгать телләре рәхимсез, бер дә туктап тормый. Маринаның калган гомерен саный кебек. Сумкасыннан сигаретын алып тарткач, бераз тынычланган кебек булды. Берәр карар кабул итеп , башны саклап калырга дигән дөрес фикер килде башына. Әби роленә кереп, такси дәшеп авылына юл алды.
Җәй буе да кайтып күренмәгәч , әнисенең эченә шом керде әлбәттә. Күрәзәче буларак ,кызының дөрес юлда булмавын чамалый иде әни кеше. Япь-яшь кызының таякка таянып кайтканын күргәч әздән генә егылып китмәде . Макияж ясап та ,яшереп бетерә алмаган синякларын күргәч ,тагын бик борчылды. Кызы белән утырып чәйләр эчкәч , каршына утыртып бик яхшылап сөйләште.
-Мин сине югалтасым килми ,кызым, сезгә озакламый тагын да куркыныч булачак. Мин әле төрмә рәшәткәләре дә күрәм. Котыл ,син ул Максимнан!. Исән калганыңа шатлан, башка аның белән аралашма! Сиңа хәзер авылда калу да куркыныч булачак. Минем бер ерак туганым бар, хәзер олы инде ул. Шул авылга илтер атаң. Авыл зур түгел,олы юлдан ерак. Урманга терәлеп тора торган авыл. Ул ялгыз яши. Синең килгәнеңә бик шат булачак.
Светаның юравы дөрескә чыкты. Марина китеп урнашуга ,авылга эзләп килүчеләр дә булды. Үзләрен милициядән дип таныштырсалар да, боларның дөрес кешеләр түгеллеген Света бер күрүдә үк аңлады. Аларның сорауларына бик уйлап кына җавап бирергә тырышты.
-Маринаны кыйнаучыларны тоттык, судта Марина шаһит буларак кирәк иде .
-Минем кызымны кемнәр кыйнаган, ул исәнме ? Кыштан бирле кайтканы юк, ул кайда ? Бернинди хәбәре дә юк , -дип, акырып еларга тотынды . Ничек тә бандитларны ышандырырга кирәк иде. Марина кайтканда нык аксый, кулында таяк , үзе бераз бөкрәйгән,кара чәчләренә ак төшкән кебек. Таныш кешеләр үзен танымады да. Шуңа күрә Света курыкмыйча театр уйнады .
-Әгәр кайтса ,я булмаса берәр хәбәр булса ,шул номерга шалтыратыгыз- ,дип телефон номеры калдырдылар.
Шулай тавыш-тынсыз гына озата алганына, кызын яшереп өлгерә алганына нык шатланды әни кеше.
Һәм бандитлар артыннан үзенең кара эшен дә эшләргә өлгерде. Артларыннан ук көл сибеп, үзененең белгән ритуалларын башкарды.
Кызының хәлен белергә бер айдан соң барды Николай.
Марина тернәкләнгән , йөзе ял иткәч тагын да матурланып киткән. Ерак туганнары ,апасы белән дә бик дуслар. Урманга гөмбәгә дә йөргәннәрен шатланып сөйләде әтисенә.
- Көз яңгырлы килгәч гөмбә бик күп быел , урман якын, авыл олы юлдан ерак һава да саф, яшәргә тыныч булды. .
-Әле, кызым , мин сине алып китмим , кышны монда чыгарга туры килер. Яман эшнең ахыры яхшы булмый аның.
-Ярар, әти , ничек булса да бер кышка чыдармын ,- дип әтисен озатты.
Максимны озакламый төрмәгә утырттылар. Калдырган номер буенча әниләре Света, " милициядән килүчеләрне" гел шалтыратып : "Марина табылмадымы? Минем кызым кайда ? "-дип елап аптыратып бетерде . Ә алар бик ачулы, бик дорфа сөйләштеләр үзе белән. "Без сиңа справочное бюро түгел. Нинди кыз таптырасың бездән? Җүләр карчык ."-дип кычкырдылар. Марина артыннан килүче егетләр кире киткәндә юл һәлакәтенә очрап ,нык имгәннәр иде. Светаның ,бәддога укынып, кара сихерен эшләп калуы үзләрен куып тотканмы ? Әллә язмышларына шулай язылган булдымы? Шулай итеп аларның үз хәсрәтләре көчлерәк, Маринаны эзләп йөрергә хәлләре булмады.
Теливезирдан яңалыклар караганда белделәр , Максимның кулга алынганын. Наркотиклар сату буенча оештырылган зур банда кулга алынганын күрсәттеләр.
Бер күпмедән Маринаны , әтисе барып алып, башка шәһәргә эшкә урнаштырды.
Төзүче булып күп җирләрдә эшләргә туры килгәнгә, әтисенең таныш-белешләре күп иде. Шунлыктан ,кызының һөнәре, укыган белеме буенча эш табарга авыр булмады. Марина кешеләр белән уртак тел тиз таба. Коллективка бик тиз ияләшеп эшли башлады. Маринага ирләр бик тиз гашыйк булалар. Йөзгә бик чибәр ,гәүдәсе төз. Авыр сынаулар узучы кыз, хәзер бик сынап кына , белеп кенә аралаша ир-егетләр белән. Берничә ир-егет белән аралашкалап карады , күңеле һаман нидер көтә, үзенә ошаган, тормыш итәр өчен күп акчалы кешене очрата алганы юк әле. Күп акчалар белән яшәп караган кыз , хәерче тормышны күз алдына да китерәсе килми. Марина зур төзелеш оешмасында хезмәт куя . Үз эшен белеп, дөрес итеп алып барганга , баш бухгалтер дәрәҗәсенә дә күтәрелде. Зур оешма булгач ,чит илләрдән дә тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр күп. Ул алар белән дә бик иркен аралаша , кирәкле сорауларга дөрес итеп җавап бирә белә. Бер көнне, Прибалтикадан Артур исемле егет килде . Марина ,
егетне күрүгә, гашыйк булды. Егет бик әдәпле , хатын-кызларны хөрмәт итә. Бик белемле, күп укыган. "Бу егет белән тормыш юлын бәйләсәң дә була ",дигән уй чагылып үтте башыннан. Аралаша торгач, егет белән серләре килеште. Егет тә буйдак, өйләнеп карамаган. Ул да Маринага гашыйк булганын сөйләп шатландырды. Шулай итеп , Марина латыш егете белән тормыш юлын бергә узарга ,дигән карар кабул итте. Әнисе белән әтисе дә каршы килмәде кызларының ерак җирләргә яшәргә китүенә. Чөнки теге хәлләрдән соң, якыннары Марина өчен ут йотып торалар иде.
Марина теләгенә иреште. Мул тормышлы, акчага аптырамый торган гаилә белән бәйләнде . Артуры да Марина өчен үлеп тора. Артурның якыннары да , ачык йөз белән кабул итте, чибәр чуваш кызын. Марина сары чәчле , зәңгәр күзле булуы белән латыш кызларына нык охшаган иде. Үзенең дә ниндидер сөйкемле сөяге бар аның. Үзен кая да яраталар. Монда килгәч тә үзенең һөнәре буенча эш табылды. Артур эшләгән оешмага бухгалтер булып урнашты.
Бәхет түгәрәк булмый ахры. Бик теләсәләр дә бәби алып кайта алмыйлар. Менә шул гына бик борчый, Маринаны. Төрле клиникаларда медицина тикшеренүе уздылар. Икесендә дә ниндидер тайпылыш тапмадылар. Яшьрәк чакта гел балага узармын , дип уйлады Марина. Аннары кул селтәде. Бик еш кына, хатын-кызларда очрый торган" молочница" дигән чирдән интекте . Шул кычытып борчый торган чиргә каршы ,бик еш ,көчле препаратлар кулланнып, йөккә узганын белмичә, авырын югалтып ,нык кайгырды.
Туган ягын да сагынып ямансуламады. Света кызларында туганлык җепләрен саклаучы якынлык тудыра белмәде. Әллә үзләренең гел ызгышлы тормышы балаларын үзеннән читләштердеме?
Марина ,эшендә үзе кебек тормышның ямен аракы эчеп ямьләндерергә дигән ,ялгыш фикер йөртүче хатыннар белән эшли иде. Эшләренә хилафлык китермиләр. Эшне рюмка чәкештерүдән башлыйлар.Араларында яңа уку йортын бетереп килүче яшь кыз бар. Шуннан аракы китертәләр. Үзләрен вожаклар итеп сизәләр. Яшь кыз үзе эчмәсә дә, аларның кушканнарын эшләргә тырыша. Эчкәч күңелләре күтәрелә , сигарет тарту да алар өчен ят фигыль түгел.
Ирләр кебек. Эчсәләр дә үзләренең башлары яхшы эшли. Ялгышлык җибәрмиләр. Кай көннәрдә хәйран ук кызмача булып китсәләр дә, кайгырмыйлар. Артларыннан җыеп, ишекләрне бикләп кайтырга, айнык, яшь коллегалары бар . Тормышы шулай әкрен генә үз җаена тәгәрәде ,Маринаның. Юк дип борчылмады, барлыклы тормышта яшәде. Булдырыйм дип тә ,үзен бетермәде. Ире, Артурга ярый белде. Иренең читтә сөяркәләре барын белсә дә , тавыш куптармады. Эчкәннән соң холкы ямьсезләнеп, әрләшеп йөрмәде. Кирәк чакта елмаеп, үзенә ничек җайлы шулай яши бирде. Әтисен соңгы юлга озатырга кайта алмады. Үлеме турында соңга калып кына белде . Әтисенең үлеме Артур белән куроротка ял итәргә киткән вакытка туры килде . Әнисен соңгы юлга озатырга кайтты. Сеңлесе Надяга бик рәхмәтле булды. Әнисен тәрбияләп, барлык йолаларын туры китереп, әнисенең соңгы туен уздыра белгәне өчен. Шуңа күрә бер дә җәлләмичә ,сеңлесенә саллы гына акча да калдырды. Апасы Наташа белән сүзләре ялганмады. Апасы нык картайган һәм тормышка да карашы үзгәргән. Бар сүздән, бар хәлдән гаеп таба. Сөйләшүе дә әллә нинди куркыныч. Чәчрәп торып сөйләргә тотына. Сөйләвенең дә рәте- чираты юк.
Элекеге Наташаның эзе дә калмаган, бөтенләй ят кеше кебек, үзенең бертуган апасы.
 
Дәвамы бар.
Кафия Вахитова-Низамутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас