

Бик нык хәле китеп егылудан курыкты, шуңа тизерәк яту ягын карады. Шул арада ,ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Колагы бар тавышны ишетә, күзен ачарга гына хәле юк. Бик авыр хәлдә , район хастаханәсенә китерделәр. Шәфкать туташлары:
- Белмим бу кеше булмас, реанимациягә кертеп тә тормыйк , яшәү билгеләре сизелми кебек ,- дип сөйләнәләр.
Нәсимә бар сөйләшкәнне аермачык ишетә, иренең янында басып торганын да сизә, Рамазанның телефонына бик еш шалтыраталар. Рамазан хәсрәтеннәнме, җавап бирергә уйламый. Нәсимәнең шуңа да эче поша, гел бар авырлыкны үз өстенә алган холкы, шунда да үзенең хәлен кайгыртмый.
- Рамазан кем генә шалтырата соң? Җавап бир әле !
Шәфкәть туташлары шуннан соң гына , тиз арада Нәсимәгә ярдәм кирәклеген уйлап , чабышырга тотындылар.
Нәсимәнең җиде кабыргасы сынган , һәм бер як күкрәге бик нык шешкән. Көчле бәрелүдән, саклык каешы кысып кабыргаларына да зыян салган, күкерәгендәге кан тамырлары шартлап тире астына кан төялеп гематома барлыкка килгән.
Тиз арада хирургны дәшеп китерделәр.
Кичекмәстән операция кирәклеген искәртте хирург.
Зыян күрүчене операциягә әзерләделәр.
Күкрәген оешкан каннан чистартканда Нәсимә "клинический смерть" кичерде. Янына иң якын кешесе,әнисе килде.
Нәсимәгә әнисе яында шундый рәхәт. Бернинди авырту да сизелми,йомшак кына искән җил чәчләрен тарый. Әнисе дә яшь, матур, йомшак куллары белән Нәсимәнең кулларыннан битләреннән сөя. Нәсимәнең бер дә әнисе яныннан китәсе килми.
-Әни, син шундый матур, шундый яшь. Мин сине бик нык сагындым, хәзер мин,гел синең янда булам. Синең яннан беркая да китәсем килми.
- Юк, кызым, син минем янда кала алмыйсың. Синең дөньяда яшәр гомерең озын әле. Син яшәргә тиеш! Ашыкма минем янга килергә! Син, кызыңа, улыңа бик кирәк әле! Сиңа бик сирәк очрый торган сәләт бирелгән. Бүгенге һәлакәттән соң ул ,синдә тагын да көчлерәк сизеләчәк.
Аллаһе Тәгалә , аны бар кешеләргә бүләк итми. Гозерләре төшеп килгән кешеләрне кире борма! Синең дөньяда яшәр гомерең озын ,әле.
Шулай диде дә,әнисе күздән югалды.
-Әни китмә, мине ялгызымны калдырма ,диеп күпме ялынса да ,әнисе башка янына килмәде. Наркозы чыга башлап ,әкрен генә күзләрен ачты. Янындагы шәфкать туташы битләреннән, кулыннан сыйпап Нәсимәнең уянуын көтә иде. Елмаеп ,Нәсимәгә эндәште:
-Уяндыңмы чибәркәй, әниеңне күрдеңме? "Әни китмә!" ,дип кычкырдың. Әниләр гел күкләрдән күзәтәләр диләр, шул. Сиңа сабырлыклар күп кирәк булачак әле , балакаем. Авыртуларың көчле булыр. Саклык каешы кысып 7 кабыргаң сынган һәм уң як күкерәгеңне дә шул каеш кысып кан саудырган. Операция уңышлы узды , терелерсең ,Алла боерса. Кабыргага гипс та куеп булмый. 11 көнсез аякка басарга ярамый сиңа. Могжиза белән генә исән калгансың. Иң көчле бәрелү ,син утырган турыга эләккән. Башкаларга алай зыян килмәгән.
-Улым ни хәлдә икән?
-Улың да исән-сау, синең өчен генә кайгырып елый , диделәр.
Күршеләре Хафизга да, Рамазанга да алай куркыныч янамый иде. Рәдиф, әнисе өчен куркып елады-елады да, арып йокыга талды. Үзенең кайсы җире авыртканын да сизмәде. Әнисен ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәч , авылдашлары Ринат очрап, Рәдифне туры өйләренә кайтарып куйды. Әбисе урын җәеп бирүгә йокыга да китте. Кояш баеган мәлләрдә генә, бик нык кулы авыртып уянды. Ул вакытта әтисе дә больницадан кайткан. Улын , Нәсимәнең апасы Сания апага күрсәтү кирәк санады. Рәдифнең кулы терсәк турысыннан тайган, сеңерләре борылган икәне беленде. Рәдифне кычкыртып ,елатып кулын җайлады . Рамазанның да 3 кабыргасы бөкләнгән, умыртка баганасында үзгәрешләр бар иде. Сания апалары аны да идәнгә яткызып тәртипкә китерде.
-Ая-яй апа , кулларың чүкеч кебек. Шул хәтле нык басасың ,авыртуга көчкә чыдап яттым.
-Шулай итмәсәң булмый .Бер дә көч кулланмасаң тайган, чыккан урыннарны ничек урнына утыртмак кирәк. Ярый әле кан күп савып өлгермәгән каймыккан сөякләрегез тирәсенә. Шулай да әрнүе, үзен байтак сиздереп торыр әле. Сезнеке ярар, түзәрлек. Нәсимә балакай ничек түзеп бетәдер анда. Бераз хәлләнә төшкәч аның сөякләренә дә сверка ясарга булыр. Анда хәлләр бардыр . Түзеп кенә бетсен балакай, исән-сау терелә генә күрсен.
Нәсимәнең әрнүе бик көчле , әрнемәгән бер җире дә юк кебек. Кабырга тирәләренең авыртуы да чамасыз көчле. Аркасы да , күкерәге дә нык әрни. Авыртуны баса торган уколлар да кадап торалар. Аларның да тәэсире озакка бармый. Бик күп системалар да куялар. Аларның тамчылап агуын көтү үзе бер әҗәл. Врачларның кушканын тыңлап унбер көн ятып бетерә алмады, бер атнадан аякка басты . Вакытсыз аякка басуы да файдага булмады, янтайган кабыргалар плеврага тиеп үпкәсенә су җыелды. Урынга ятуы бер авыр, торып китүе тагын яман. Баштагы мәлләрне сеңлесе Наилә килеп янында торды. Аякка баскач сеңлесен кайтарып җибәрде. Сулышы кыса башлагач кабат ренгент ясадылар. Үпкәсендәге суны суырдырып алмыйча булмый иде. Процедурныйда , су суырдырачак зур шприцны күргәч,Нәсимә тагын аңын югалтты. Нашатырькалар иснәткәч тиз аңына килде үзе.
Хирург, күңелен күтәрергә тырышып,үзе белән гел күтәренке рухта, кайчак шаяртып сөйләшергә тырышты.
-Без сиңа зур өметләр баглыйбыз, Нәсимә. Әйдә болай тиз бирешергә уйлама! Син врачлар белмәгәнне белүче, бик сизгер куллы ,диеп мактап сөйлиләр бит .
Ничек булса да аякка басырга тиеш син. Шул хәтле көчле травмалар белән исән калуың ,үзе бер могҗиза. Син яшәргә тиеш! Хәзер терелүгә өмет зур синең. Без, синең терелеп,җир җимертеп йөрер хәлгә килүең өчен тырышабыз, синең дә яшәргә тырышуың бик кирәк.
Табибның сүзләреннән соң Нәсимәнең күңеле күтәрелеп, яшәүгә өмете арта.
Табиблар да ялгыш җибәрә шул кайчакта. Үпкәгә су җыелган чакта , "тринтал " системасын җибәрү кирәк булмаган. Башы нык авыртып, колагы да шаулап торгач "тринтал " препаратын система итеп куйдылар.
Хәйран атлап йөри башлагач ,аяклары шешә башлап атлый алмас хәлгә килде. Процедурныйга да коляскага утыртып алып бара башладылар. Алга китеш бик сизелмәгәч, Казан больницасына озаттылар.
Шул системаларның зыяны дип аңлаттылар, соңрак аякларына шеш китеп, йөри алмас хәлгә калып, Казан больницасына баргач. Нәсимәнең әрнисе көннәре озакка сузылды . Апасы Сания дә бик күп буыннарын урнына утыртты. Анда күпме әрнү кичерде. Казанда әнисен аякка бастыру өчен кызы Ләйсән бик тырышты .
Рамазан , Нәсимәсе авариягә эләгеп ,авыр хәлгә калганын күргәннән соң , Нәсимәне югалтудан курка башлады. Әнисе өчен борчылып елаган улы да күңеленә шом сала. Беркөн районга баргач, Нәсимәнең дусты Надяны очратты. Надя дустының ире белән ,чын күңеленнән дусларча кайгыртып сөйләште.
-Рамазан, әйдә мин сине авыр уйларыңнан, авыр халәтеңнән чыгарга булышам . Минем кешеләрне дәвалый торган аерым бүлмәм бар , хәзер шунда барабыз. Кичекмәстән, синдә булган авыр хәләтне алып ташларга кирәк. Рамазан бер генә бармады Надя янына. Үзендә җиңеллек сизә башлагач, Надя сөйләгәннәргә ышанып 7 тапкыр барды. Рамазан үзенең нинди хәлдә булуы турында ачылып, сөйләде.
-Мине ,Нәсимәдән нидер читләштерде,һәр эшеннән гәеп таба торганга әйләндем. Хәтта киенеп, чишенгәне дә ошамый иде. Ахырдан үземне орышам, ник шундый начар холыклыга әйләндем соң,дип. Үзем белән үзем идәрә итә алмыйм. Эчәргә ярамаганын беләм, "башка эчмим " дип антлар итәм үземә. Беркүпме вакыт үтүгә, онытам әйткән вәгъдәмне. Аракы эчкәч яхшы булыр кебек, йөрәк тә яхшырак эшләр кебек. Башымда чуалган юк уйлар да баштан чыгып китәр кебек. Бераз эчкәч, тагын да күбрәк эчәсе килә башлый. Күберәк эчтемме, минем белән башка көчләр идарә итә башлый.
-Сиңа эчемлек белән берничә тапкыр бозык керткәннәр. Өйләнгәнче үк тә ясалган . Өйләнгәч, ике арагызны бозарга ясалган.
-Нәсимәне үлеп ярата идем , бит. Ул хис ник югалды ? Әфсен-тефсен укып та шулай араны суытып буламы икән?
-Була, бозык белән кешене кабергә кертәләр.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска Рамазан! Эчкәч бозык тагын үз эшен эшли башлый. һич югы, бер ай авызыңа алмаска тырыш утлы эчемлекне. Аннары ул эчемлектән гайрәтең чигеп, үзең дә эчми башлыйсың.
Кибеттән тоз сатып ал. Кич белән, сулы комганга бер уч тоз салып , шул су белән коен! Аннары чиста су белән коенсаң да ярый. Коенган суыңны ,кеше аягы басмый торган урынга ташла. Тозыңны сатып алганда ук, "үземне начар энергияләрдән арындыру өчен алам " , дигән ният белән ал! Мунча кергәндә дә шул тоз белән ,бөтен тәнеңне ышкып бераз утырып тор. Аннары чиста су белән коен. Нәсимә белән икегез дә тоз белән бер вакытта уынып утырсагыз тагын да яхшы була. Бер-берегезнең аркаларын усагыз , тәннең кычыткан урыннары басылыр өчен дә файда була.
-Нәсимәгә дә яхшы булмасмы синең дәвалау сеансларын алу.
-Юк , безнең арада ниндидер пәрдә бар. Мин аны дәваларга алына алмыйм. Нәсимәдә ике кеше көче бар. Аның энергетикасы бик көчле. Бу авариядән соң аның энергетикасы тагын да артты. Нәсимә күптән намаз укый, намаз уку да энергетикасын ныгыта. Сиңа да Аллаһ йортына еш барырга , эзне суытмаска кирәк,Рамазан . Атнага бер тапкыр жомга намазына булса да йөрергә тырыш!
Ләйсән ,әнисе өчен бик кайгыра. Аның сәламәтлеге начарланып китүдән курка.
-Әни синең энергетикаң көчле, дустың булса да Надя апаның сеансларында була күрмә! Синең бар энергияңне алып калып ,хәлең тагын авыраеп китәргә мөмкин.
Хәтерлисеңдер, күрше авылдан остеопат Марат абый егылып аягын авырттыргач сиңа килде.
-Әйе , кызым . Аягын да утырттым, билен дә төзәттем. Ул китүгә, хәлем китеп урынга аудым. Әтиең дә курка калды шул вакытта, бик тиз генә сиңа хәбәргә чыккан.
-Әниеңнең кисәк кенә хәле начарайды , тизерәк кайтып җит!-диде. Мин үзебезнең яндагы мәчеткә алып килеп өшкерткәч кенә, кеше булдың.
-Хәзрәт мине өшкергәч әйтте," бүген сиңа ак күлмәкле, кара костюм чалбар кигән бер ир килгән. Шул бөтен энергияңне алган. Болай да синнән көнләшеп, синең күп белүеңнән хөсетләнеп йөри торган кеше булган ",- диде.
Марат тайган сөякләрне утырта белә, ә менә сеңерләрне уңайлый белми. Эчке органнарның да төшкәнен чамаламый. Маратка барып та җайлана алмаучылар миңа килә .Менә шуңа эче пошкан күрәсең.
-Марат абыйның белеме дә бар бит югыйсәм. Барыбер син белгәнне белә алмый.
Надяның дәвалау сеансларында булганнан соң, Рамазан үзендә уңай якка үзгәрешләр сизә башлады. Яшәүгә омтылыш барлыкка килде. Еш эчүләр яхшыга алып бармаганын аңлый башлады. Яшәүнең бернинди кызыгын тапмыйча, яшисе килмәгән чаклары күп булган чаклары исенә төшеп, тәннәре өшеп китә кайчак.
Нәсимәгә карата элекеге мәхәббәте яңарды. Һәр сүзеннән , эшләгән эшеннән гаеп табып еш сүзгә киләләр иде. Ул хәләт Рамазанның үзенә дә рәхәтлек бирми, эчтән нидер кайнап ,үзеннән-үзе тавыш килеп чыга . Хәзер ызгышулар да бетте. Бик нык эчәсе килсә дә, бар ихтияр көчен җыеп , аракыга үрелмәскә тырышты. Эчүче кешеләр яныннан да тизерәк китү җаен карады. Җомга намазларына баруын да , авылдашлары хуплап кабул иттеләр. Кем мәчеткә йөри , яңа йөри башлаучыны бик хөрмәт итеп ,күңелен күтәрергә тырышалар. Нәсимәнең укыган намазын да яратмыйча гаеп итә торган кеше, үзе дә намазга басты.
-Менә , Ааллһе Тәгаләнең рәхмәте киң бит,әгәр кешене дөрес юлга бастырыйм дисә, кодрәтеннән килә ,диеп сөйләнде, күршедә генә торучы , Нәсимәнең апасы Сания.
Дәваханәдән кайткач та ,Нәсимәнең сынган кабыргаларының әрнүе бик озакка барды . Урынга ятуы бер әҗәл, торуы тагын яман. Иренең булышлыгыннан башка торып утыра да алмый интекте. Бик нык авыртканда "Сибирское здоровье"ның"Уян Номо" бальзамы белән уына торган булды. Бальзам бераз суытып , авыртуны басу сәләтенә ия.
Рамазан Нәсимәсе терелсен очен бер көчен җәлләмәде.
Нинди авыр эш бар ,тизрәк эшләп куярга тырыша. Тынгысыз Нәсимә авыр эшләп үзенә зыян салудан курка. Сарага бик ошап бетми ,әлбәттә, ат кебек эшләп йөргән килененең "иркәләнеп " ятуы. Рамазан әнисенән дә Нәсимәгә авыр сүз әйттермәскә тырыша. "Өйдә эшләргә кеше җитәрлек, Нәсимәгә сүз әйтәсе булма әни!"-дип кенә тора.
Иреннән җылы караш сизгәч, Нәсимә тиз тернәкләнде.
Аның терелүен көтүче клиентлары бик еш шалтыратып хәлен белеп тордылар. Бераз җайлануга , бик нык әрнегүгә төшеп килүчеләрне кабул итәргә дә тотынды.
Таң туса Нәсимәгә килүче өзелеп тормый. Бер җирләре авыртып килсәләр, башка җирләрен дә дәвалап урынына утыртып җибәрә. Кайсының ашказаны төшкән, кайсы билен авырттырып килә. Умыртка баганасын урынына утыртканда, эчке органнарда да ни барын сизә.
Бернинди медицина белеме булмаган ,авылдан ерак чыгып йөрмәгән килеш, ничек шул хәтле сизгерлек килгәненә үзе дә аптырый. Якыннары үзенә зыян килүдән курка. Күпме дәваланса да, аяклары авырта торган булып калды. Яз, көз дәвалану курсларын узмаса , авыру кискенләшергә дә мөмкин дип аңлатты врачлар.
-Нигә сиңа кешеләрне дәваларга, әгәр үзең чирләп китсәң? Беркемнән дәвасын таба алмассың.
-Юк, Рамазан,мин дәваларга тиеш. Шуңа Аллаһе Тәгалә миңа гомер бирде.
Кайнана Сарага да бик ошап бетми гел килеп торган кешеләр.
Авырулар кабул итәр өчен Рамазан үзенә җәйге өй әмәлләп бирде. Өй бик зур түгел. Көннәр салкынайтса электр пиче җылыта, бик кызу көннәрдә вентилятор белән җилләтергә була.
Машина белән юл һаләкәтенә юлыгып ,хастаханәдә ике атна система алып та файда тапмаган бер ирне алып килделәр. Көчкә атлап керде . Умыртка баганасында тайпылыш барлыгын, бер күрү дә чамалады дәвачы. Иңбашы да кузгалган. Кабыргалары бөкләнгән.Ашказаны, бөерләре төшкән. Кыскача гына әйткәндә, бик күп ремонт кирәк буласын күрде Нәсимә. Битләре дә шешле, бәрелгәннән соң барлыкка килгән күгәрүләр китеп бетмәгән, һаман яшәреп тора.
-Барысын бер килү дә генә җайлап бетереп булмый. Синең күп әгъзаңә зыян килгән . Тагын 5 көннән соң килерсең. Синең теш казнаң да сынган булган, шуңа битендәге шешләр ,күгәргәннәр тиз генә бетәргә уйламый. Башыңа томография ясатырга кирәк.
-Әйе ,үттем мин томографияне, теш казнасы сынуы турында әйттеләр, башта кечкенә бер сөяк тә сынган, ансы алай куркыныч түгел ,төзәләчәк, диделәр.
-Сөякләр тизрәк төзәлсенгә бер рецепт бирәм сезгә.
Бер литрлы банкага,җиде-сигез йомырка тутырасың.
Йомыркаларны чәй содасы белән яхшылап юып, кәгазь сөлге белән корытып , бөтен килеш , ничек булса да ватмыйча, бик сак кына кашыкка куеп банкага тезәсең. . Зурырак 8 -9 лимонның согын сыгып, сөзеп шул банкага коясың. Сок белән йомыркалар күмелерлергә тиеш. ( Берничә көннән , йомыркалар өстә торса ,сок кимесә, тагын лимонны сыгып, согын өстәргә .) 10-15 минуттан соң реакция башлана. Шуннан соң банканың капкачын ябып ,фольга белән яхшылап төреп суыткычка урнаштырасың. Фольга яктылык төшмәсен өчен кирәк. Боргычлы тимер капкачлы банка булса яхшы булыр. 15-20 көндә лимон согы йомырка кабыгын эретеп бетерә. Шуннан соң банкадагы йомыркаларны кашык белән изеп ,согы белән сөзгеч иләк аша уздырасың. Сөзгеч иләк банка өчен махсус ясалганнары сатыла хәзер. Иләктә йомырканың элпәсе генә калачак. Сөзелгән сыеклыкны кире банкасына бушатып ,йөз грамм табигый умарта балы өстисең һәм йөз илле грамм чамасы яхшы коньяк өстәп яхшылап болгатасың. Шуны көнгә өч тапкыр , ашаганнан соң кырык минут вакыт үткәч ,бер аш кашыгы эчәсең. Шул ясалган сыеклыкны, беткәнче эчәргә кирәк булыр. Елга бер тапкыр ,иренмичә ясап эчә алсаң бик яхшы булачак. Һәркемгә дә бик файдалы бу-табигый дару. Йомырка кабыгындагы кальций безнең сөякләребез өчен бик файдалы, лимон согында С витамины безнең организм өчен бик кирәк. Буыннар сызлап авыртмастан да, иммунитетны күтәрү өчен дә бик файдалы булачак. Йомырка кабыгындагы 90 % кальций организмда җиңел үзләштерелә. Яшәү өчен бик кирәкле булган микроэлементлар белән дә организмны баетачак. Лимон суы, бал белән катышкач ,йомырка кабыгында булган кальций организмда 100% үзләштерелеп бетә. Елга бер тапкыр шул эремәне куллану һәркемгә шифалы булачак. Бер курс өчен бер кешегә бер литр эремә кирәк . Буыннарның сыгылмалыгы өчен дә , сынган, чатнаган сөякләрнең тизрәк ялгануы өчен дә бик кирәкле үзең ясаган дару.
Егет биш көнне көтеп бетерә алмады өч көннән соң ук рөхсәт сорап ,килергә булды. Килгәндә улын да алып килгән. Улына ун яшьләр тирәсе булыр ,егылып кулын авырттырган. Әтисе белән әнисе дә килгән. Уллары, оныклары өчен нишләргә белмичә торалар. Үзләре чуваш милләтеннән булсалар да, татарча яхшы сөйләшәләр.
-Безнең балабыз булмады, Викторны уллыкка алып үстердек. Яңа туган гына сабыйны больницадан ук алып кайттык. Ул безгә шундый якын, акыллы бала булып үсте.
-Улыгызга ничә яшь соң?
-Викторга егерме алты яшь ,озакламый егерме җиде тула.
-Ничек алай ? Малае буй җиткән бит .
-Виктор уналты яшендә үк өйләнде. Хатынына уналты тулып та җитмәгән иде әле.
-Ничек сез рөхсәт иттегез?
-Без аның бар теләген үтәргә тарыштык. Беркайчан каршы килмәскә булдык.
-Хатыны белән торалармы соң?
-Юк, хатыны башка берәүгә гашыйк булып, шәһәргә яшәргә китте. Оныгыбызны каникулда кунакка алып кайтабыз.
Виктор да сүзгә кушыла .
-Мин , Алисаны барыбер кире үземә алып кайтам. Яратам мин улымның әнисен.
-Виктор , хатыныңны миңа алып кайтып күрсәт әле. Тап берәр хәйләсен. Аралашасыздыр бит?
-Әйе, аралашабыз.
-Мин сиңа әйтәм аннары, аның белән кушылу кирәкме яңадан, әллә юкмы.
-Ярар ,апа ,һичшиксез сезнең киңәшне тотармын.
Хастаханәдә ятып та терелә алмаучы ир , сихәтләнә алуына өметен өзгән иде. Гади генә авыл хатынының шул хәтле сәләткә ия булуына исе ките. Өч тапкыр килгәннән соң иркен сулыш алып, сызланмыйча йоклый ала башлады.
Бер айдан соң Нәсимә янына Алисаны да алып килде. Аларның килүе , Нәсимә бер ирне дәвалаган чагына туры килде .
Рамазан кереп хәбәр җиткерде.
- Син терелткән чуваш егете килгән анда, янында бер хатын да бар..
-Хәзер әтисе, эшем беткәч күрешәм алар белән . Киленнең кылларын тартып карамакчы булам, шуңа алып килгән аны Виктор.
Алиса үзе генә керде. Биле авырта икән.
Нәсимәнең куллары эшли , үзе Алисаны сөйләштерә.
- Алиса ,нинди аерма бар соң яңа ир белән Виктор арасында? Нигә улыңның әтисен ташладың?.
-Виктр миңа ир кебек түгел, туганым кебек кенә иде.
-Ә бу ир ничек?
-Так себе. Ярый инде ир булмаганда. Бусы да ир буларак мине кәнагәтьләндерми.
Алисаның җиңел холкына Нәсимәнең исе китте. Башка сораулар биреп тормады. Билен җайлагач чыгарып җибәрде. Алиса чыккач Виктор керде.
- Алиса ничек, апа?
-Энем, юкка хыялланып йөрмә! Файда юк ул хатыннан. Башында җилләр уйный. Тагын берничәгә гашыйк булып,берничә тапкыр кияүгә чыгачак әле ул. Аны көтеп, гомереңне бушка уздырма!
-Ярар, апа, рәхмәт яхшы киңәшләрегез өчен!
Миңа сезнең фикерегез кирәк иде. Ничек булса да күңелдән сызып ташлап, башка белән тормыш корырга тырышырмын.
-Уңышлар юлдаш булсын энем!
Кафия Вахитова-Низамутдинова.
Дәвамы бар.