Литература
8 Апреля , 07:00

Дәвачы

Кафия Вахитова-Назмутдинова. 7 бүлек. Надяның әтисе авырып больницага керде. Николайны микроинсульт диагнозы белән дәваладылар ."Башым нык авырта "диеп ,кызы Надяга шалтыратты. Надя әтисе янына очып килеп җитте. Кан басымын үлчәп , кан басымының бик югары икәнен белеп,тизерәк , ашыгыч ярдәм машинасын дәште. Әтисенең битендә дә үзгәреш бар һәм сөйләмендә дә .

ДәвачыДәвачы
Дәвачы

Надяның әтисе авырып больницага керде. Николайны микроинсульт диагнозы белән дәваладылар .
"Башым нык авырта "диеп ,кызы Надяга шалтыратты. Надя әтисе янына очып килеп җитте. Кан басымын үлчәп , кан басымының бик югары икәнен белеп,тизерәк , ашыгыч ярдәм машинасын дәште. Әтисенең битендә дә үзгәреш бар һәм сөйләмендә дә . Бите янтайган, теле бәйләнгән кебек бик авырлык белән генә сөйли.Аяк- кулларының хәле юк, үзе гел косарга укшый. Соңгы вакытта спиртлы эчемлекләр эчмәгәнен дә белә Надя. Ак сакаллы бабайның сүзләре искә төшеп , әтисен югалтудан бик нык куркуга төште. "Әтине шулай бик тиз югалтырмын микәнни , " -диеп елады.
Әтисен бик нык тикшерделәр. Зилә Фатыховна бик тырышты Надяның әтисен терелтергә. Һәрвакыт хәлен белеп торды.
"Больницага да кичекмичә китереп җиткергәннәр "- диеп шатландырды.
- Озагырак торган саен нерв күзәнәкләре күберәк үлеп, аяныч нәтиҗәләргә китерүе бар иде ,-дип аңлатты.
Әтисе тиз тернәкләнде.
-Әти, котны алдың авыруың белән. Синнән башка беркемем дә юк бит минем. Үзеңне сакла, әни белән дә конфликтка кермәскә тырыш! Минем өчен син бик кирәк. Бер якын туганым Гена бар иде, ул да Армия хезмәтенә киткәч вафат булды.
-Сөйләмә инде кызым! Шуның хәсрәтеннән әти дә вакытсыз дөнья белән хушлашты. Бер дә юкка әтигә ачуланып йөргәнбез. Әнидән соң өйләнгән хатыны да начар түгел иде бит ,югыйсам. Яшьрәк чакта тәкәббер буласың, шул. Картлык һәркемгә дә килә икән ул. Картайгач та кешенең бәхетле булырга хакы бар икәннен ,әле хәзер генә аңладым.
- Ярар әти , артык тирән китеп уйлама! Соңгы вакытта бабай белән араларыгыз җайланды бит. Сиңа чиркәүгә еш барырга кирәк. Аллаһ йорты эчеңдә булган үкенечләрдән дә, кемгәдер булган ачулардан да арынырга ярдәм итәр . Әти-әниләрең рухына да укып шәмнәр куйсаң ,күңелеңә тынычлык иңәр.
- Үсә төшкәч ,Генаны да үз улым кебек якын күрдем дә, гомере кыска булды шул. Йөрәккә зур яра ясап ,төпчек энем, дөньядан иртә китеп барды. Синең аларны бик якын күреп ,аралашып йөрүең дә минем күңелне йомшартты бугай , рәхмәт сиңа кызым, бу дөньяга туганың өчен, миңа яшәргә көч биргәнең өчен.
- Син ,минем өчен әти дә, әни дә булдың. Синсез калсам нишләрмен дип кайгырам.
-Кызым, син бөтенләй ялгыз түгел, әле. Синең, Таҗикстанда Камил исемле абыең бар. Мин сиңа адресын бирәм . Син аның белән очрашырга тиеш. Туганлык җепләре өзелмәсен. Мин аларга хәлемнән килгәнчә булышып тордым.
-Әни беләме алар турында?
-Белә ,әлбәттә. Безнең ике арадагы тавыш ,гел шулар өчен чыга иде. Ызгыш-талаш яхшыга алып бармый, балаларга да тыныч көн күрсәтә алмадык. Үземнең дә сәламәтлек какшады. Әниең мине санлап тормады, мине үзеннән дә җибәрмәде. Бөтен юанычым син булдың ,кызым. Синең хакка ,алар янына күчеп тә китә алмадым.
-Син киткән булсаң, минем гомерем озын булмаган булыр иде.
-Китсәм, сине калдырмый идем .
Камилнең әнисе Нурлы исемле. Бик мөләем, ачык ханым. Ул сиңа ана җылысын бүләк иткән булыр иде. Язмыштыр инде. Мине әниең янында нидер бәйләп тотты кебек. Шул хисне үзем дә аңламадым. Нурлы башка кияүгә чыкмады.
Син барсаң, сине дә ачык йөз белән каршы алыр. Камил укып зур кеше булды. Әнисе дөрес тәрбия бирде улыбызга.
Нурлы улы Камиле өчен яшәде. Камил ,үзе дә бик тәртипле, әнисен хөрмәт итә торган егет булып үсеп җитте. Мәктәпне дә отличник булып тәмамлады. Мәктәптән соң төзелеш училищесына укырга керде. Училищеда да күңел биреп , барысын исендә калдырып укырга тырышты. Практиканы да , теорияне дә яхшы үзләштерде. Барлык детальләрне аермачык итеп исендә тотты. Сыйфатлы кирпеч ясар өчен күпме цемент, күпме су, күпме ком кирәк икәнен төнлә уятып сорасалар да белә . Төзелеш өчен сметалар ясарга да бик сәләтле булып укып өлгерде.
Училищедан соң бер төзелешкә барып урнашты. Гади эшче булып озак эшләмәде, башлы егетне бригадир ук итеп куйдылар . Аннары, читтән торып университетка документларын тапшырды. Училищеда тырышып белем үзләштерүе университетта югары белем алырга авырлык тудырмады. Университет тәмамлаган югары белемле белгечне тагын да югарырак күтәрделәр.
Университетта укыганда, бик чибәр ,үзенең күңеленә тәңгәл килерлек, булачак тормыш юлдашын очратты. Самира бик ярдәмчел булуы белән дә ,булачак кайнанасы, Нурлының күңеленә хуш килде. Яшьләр өйләнешеп бик матур гына яшәп киттеләр. Төзүче профессиясен сайлаулары, яшьләргә алдагы тигез гомерләрендә мул тормышта яшәргә ишекләр ачты. Бер-бер артлы уллары, кызлары дөньяга аваз салып, Нурлыны онык белән шатландырдылар.
"Төзелеш тармагы һәрчак кирәкле тармак, улыбызны ничек булса да шул һөнәрне алырга күндер" , -дигән киңәшләре өчен бик рәхмәтле Нурлы Николайга. Николай бик еш кына Нурлыга акчалата ярдәм итеп торды,очраша алмасалар да, араларында элемтә өзелмәде.
Балалар үсеп , мәктәпкә керер яшькә җиткәч, Камил хатыны Самирә өчен шәхси офис ачты. Самирә дә бик башлы, төзелеш буенча сметаларны бик оста ,дөрес расчетлар белән эшли белүче белгеч. Үзләренең шәхси офислары да булгач , Самирәгә төзелеш буенча сметалар ясауны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Ул күп төзелеш оешмаларына берничә миллион сумнарын янга калдырырлык итеп, дөрес расчетлар белән сметалар төзеп бирде.
Камил дә, килене Самирә дә Нурлыны бик хөрмәт итә. Әниләрен кыйммәтле санаторияләргә йөреп,җанына ,күңеленә шифа тапсын өчен күп акча белән тәэмин итеп торалар. Нурлы оныкларына да күз-колак һәм киңәшче, улы белән килененә дә дөрес фикерле киңәшләре белән булышып тора. Парлы гомер бәхете язмаса да ,улының җылы мөнәсәбәтенә дә бик риза булып, шөкер итеп яши Нурлы. Николайга карата да күңелендә бары тик якты хисләр генә саклана. Кадерле әни булу бәхетен дә Николай бүләк итте бит аңа.

 

Николай больницадан терелеп чыкты. Кызы Надяның киңәшләрен исәпкә алып, Аллаһ йортына эзне суытмады. Әтисе өчен дә, әнисе өчен дә шәмнәр кабызып аларның рухлары өчен догалар укыды. Белеп кылган ,белми кылган гонаһлары өчен Аллаһе Тәгаләдән ярлыкавын сорады. Кызы Надяның, улы Камилнең тормышлары мул булуын , рәхәт тормышта яшәүләрен сорап ялварды. Ике олы кызы үзен дошман күреп , гел төртелеп сөйләгәннәрен ,күңеле кабул итмәгәнгә , аларны искә алмады. Гомеренең күп калмаганын белеп ,фәрештәләр үзенә дә гомер соравын исенә төшермәделәр, күрәсең. Үзе өчен гомер дә , сәламәтлек тә сорый белмәде. Бары тик, йөрәгенә иң якыннары Надя , Камил һәм Нурлы өчен генә озын гомер , рәхәт тормыш, сәламәтлек сорауны белде. Больницадан чыгып бер ел тулып узгач , Николай якты дөнья белән хушлашты. Гомер сәгате шулай сукты, күрәсең. Николайның чираттагы тәкъдир чире ,Надя туганы Камил белән очрашырга киткән вакытка туры килде. Әтисенең әйтер сүзләрен тапшыра алды Николайның якыннарына . Һәм бәхетенә әтисен дә соңгы юлга озату бәхетенә ирешә алды. Нурлының һәм Камил абыйсының хатларын әтисенең күмеләчәк табутына салып җибәрә алды.
Әтисе күмелгәннән соң , бик шат булып төшенә керде. Кызына бик рәхмәтле булуын, улы Камилнең дә ,Нурлының да хатларын алуын шатланып сөйләде.

Нәсимәнең тәнендәге күгәргән эзләр дә бетте , күңеле дә тынычланды кебек. Әтисенең өен дә бик яхшылап юып чыгарды. Өйдә тәмле камыр ризыклары пешерә.  Кызын садикка илтә. Эшенә дә шатланып бара. Фермада учёт эшен дә төгәл алып бара. Санау эшеннән тыш, иртә торса гозерләре төшеп килүчеләр дә булгалап тора. Кайсының буыннары тайган. Кайсы билен кузгаткан. Берсен дә кире бормый.  Эше өчен  акча да өмет итми. Кайсы рәхмәт әйтергә дә онытып китеп бара.
Рамазанны искә алмаска тырыша. Исенә төшерсә, өзелеп ирен сагына башлый.
  " Нинди хәл булды бу?  "-дип үзе дә аптырый. Бер рәхәт көн күрсәтмәде кебек, күңеле өзелеп шуны юксына. Нинди булса да чарасын табарга ,диеп тә уйлый белми. Кешегә сөйләсә ,кеше көләр кебек ,кемгәдер сөйләргә дә ояла.
Беркөнне  эш урнына Рәис килде.
-Әйдә ,Нәсимә бергә булыйк. Сиңа булган хисләрем сүрелмәгән, мин сине оныта да алмыйм, кызыңны да үземнеке итеп яздырам.
-Юк, Рәис. Мин әйткән нәзеремнән кире чигенә алмыйм һәм бик куркам. Безнең юллар аерылган. Син үзең дә өйләндең бит, ник тормышыңны бозасың? Миңа кеше ире кирәкми.
-Сиңа үч итеп кенә өйләндем иде. Без күптән аерылдык. Минем күңелдә синнән башкага урын юк.
-Рәис , ачуланма һәм башка килеп йөрмә! Сиңа булган хисләрем күптән сүрелде. Мин сине бәхетле итә алмамын. Мине йөрәгеңнән сызып ташла! - диде дә, Рәис яныннан тизерәк китү җаен карады.
Дөрестән дә Рәискә карата күңелендә бернинди якын хисләр тоймады ул. Күңеле һаман холыксыз Рамазанын юксынды һәм сагынды.
Килде Рамазаны . Аның килгәнен күргәч, күңелендә кояш балкыды. Рамазанга гына сиздермәскә тырышты.
-Әйдә кайт, Нәсимә. Сине алырга килдем.
-Юк, мин башка анда яшәргә кайтмыйм , калган әйберләремне генә җыеп китәм. Әнә башкортың белән яшә!! Шуннан кайткач җүләрләнеп, мине күрәалмаска әйләндең бит.
-Аның белән ара күптән өзелде бит. Нигә аны искә төшереп ачуны чыгарасың.Әллә үзең тик тордыңмы?
-Миңа башкортыңның сүзләрен сөйләмә! Минем ничек торганны бөтен авыл белә.
-Башкортның нәрсә сөйләгәнен син каян беләсең?
-Бөтен авыл белә ни сөйләгәнен,хезмәттәшләрең ишетеп торган бит, аның акырып сөйләгәнен.
-Син үзең дә хат язып салган бит аңа , үзең бик хәйләкәр дә икән әле, миңа сиздермәдең.
-Хәзер юк гәепләр табып, тагын тавышлар  булсаң ,мин атлап та басмыйм йортыгызга.

 

-Кызыбызны да ятим итмик. Мин башка эчмим, буласы булган , ничек булса да кичер минем җүләрлекләремне!
Берәү дә гел яратышып кына тормый ,ялгышулар һәркемдә дә була.
Озак ялындырып тора алмады ,кире ире йортына кайтты Нәсимә. Кайнанасы Сара да , бик матур гына сайрап йөри янында. Карт әбиләре дә ике куллап килеп күреште үзе белән. Ләйсәнне дә бик үз итеп ,яратып кына торалар. Карт әби ,сандыгыннан матур күлмәклек, баш яулыгы тартып чыгарып бүләк итте үзенә.
-Мә , килен матур күлмәк тегеп киярсең үзеңә, иң матур күлмәклекне сайлап бирәм. Син безнең кызыбыз кебек, бик сагындык үзеңне , диеп, гомер булмаганча бик ачык итеп сөйләште. Йозак белән бикләнгән сандыгында андый күлмәклеләр шыплап тулган карт әбинең. Коръән укучы карчыкка бүләкне бик мулдан бирәләр. Авыл зур, Коръән ашларына бик еш дәшәләр үзен. Үле күмүнең дә тәртибен белә. Мәет юарга да аңа вәсият итеп әйтәләр. Рамазанның әбисе бик дини карчык .
Шулай итеп,тормыш җил-давылларыннан соң,  матур гына яшәп киттеләр Нәсимә белән Рамазан.
Шуннан уллары Рәдиф дөньяга аваз салды.  Ләйсән белән Рәдифнең яшь арасы 8 яшь. Тормыш үз җаена әкрен генә тәгәри кебек. Туганнар кайтып тора. Төп йортта эш һаман шул элеккечә. Кайткан кунакларны сыйларга, мунчалар ягып кертергә, киткәндә авыл күчтәнәчләрен төяп җибәрергә. Ул устав үзгәрмәгән, элекеге көчендә калган. Нәсимәнең күндәм холкы ,ул уставны үзгәртү турында уйлый да белмәгән .
Гомер уза торды , Рамазанның җүләрлекләре гел кабатланып торды. Әйткән сүзендә тора алмады. Ниса белән бәйләнеп алуы тормышында басылып, никахлы хатыны Нәсимә белән яратышып , аңлашып, тынычлап яшәргә ирек бирмәде.  Әллә нишләтте аны , йөзгә дә чибәр булмаган, үзеннән олы булган башкорт хатыны. Гаиләләрендә булган тавыштан, балаларга да җиңел булмады.
Ләйсән дә мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлады. Укытучылыкка белем алып , шәһәр мәктәбенә укытучы булып урнашты.  Сөйгән ярын очратып кияүгә чыкты. Ире дә, шул мәктәптә директор булып эшли. Яшь аермалары күп түгел . Ике яшькә генә ире үзеннән олы. Яшәргә шәһәр квартирасы бар. 
Энесе , Рәдифне шәһәр мәктәбендә укытасы килә Ләйсәннең.  Авылда әтисенең җүләрлекләреннән үзе күп нужа күрде. Кәефе бозылды. Әнисе өчен гел кайгырып яшәде. Шунлыктан ,энесен тыныч тормышта яшәтәсе килә. Ләйсән белән иренең аралары тыныч. Яннарында мыжгып йөрүче кайнана да юк.  Ире Руслан да үзен аңлап, хөрмәт итеп яшәүче, яңалыкка омтылучы, тормышка яраклаша белүче замана кешесе, идеальный шәхес.
Ләйсән теләгенә иреште. Бишенче классны Рәдиф, апасы укыткан мәктәптә тәмамлады. Каникулда авылга кайтты. Алтынчы класска барырга спорт киемнәре һәм башка кирәк-яракны базарга барып алырга булдылар. Рамазан эчкән килеш рульгә утырып, правасын алдыру сәбәпле , машина белән ерак араларга чыгып йөри алмый. Шуңа, базарга күршеләре Хафиз белән барырга булдылар.
Арткы утыргычларга Нәсимә белән уллары Рәдиф саклагыч каешларын каптырып утырдылар. Алда Рамазан белән Хафиз. Җай гына сөйләшеп баралар ирләр. Нәсимә үз уйларына чумган , уйланып кына бара. Рәдиф сабыйлыгы белән матур киемнәр аласына шатлана.  Менә шунда көтелмәгән хәл килеп чыкты. Заправкага җитәргә күп калмаган иде. Хафизның жигулие алдыннан гына,   бер УАЗ машинасы бара . Ул   заправкага керү өчен  борылыш утларын кабызды. УАЗ борылуга, артына  , каршы як полосадан , зур тизлектә килүче чит ил машинасы килеп бәрелде.  УАЗ ның читенә генә эләгү сәбәпле , күп зыян килмәде, чит ил маркалы машина туктап кала алмыйча арттан килүче Нәсимәләр утырган  машина белән бәрелеште. Бу машинаның бәрелү урыны ,Нәсимә утырган ишеккә туры килү сәбәпле ,Нәсимәгә күп зыян салды. Әле ярый бәхетләренә иң беренче  УАЗ га килеп бәрелеп, бәрелү көчен югалта төште. Жигулидагыларның барысы да коймак кебек изелә иде. Мәскәү номерлы, чит ил маркалы машинаның хуҗасына зыян килмәгән, аның авария мендәре бик тиз ачылып ,аны һаләкәттән саклап калган. Ул тиз генә тизлек күрсәтүче приборын алып бәреп , зыян күрүчеләр машинасына ашыкты . Һәм тиз генә ишекләрен ачып машинадан чыгарга  булышты.
Көчле бәрелүдән , машинага ут капса, шартлау мөмкинлеге булуын искәртте. Нәсимә шок хәлендә булу сәбәпле ,тиз генә авырту сизмәде. Кече йомышын үтәргә, күтәртелгән асфальт юл астына төшеп менде.  Менә шул юлдан менгәндә хәлсезлек биләп алды. Эчтә күкерәк турысыннан кайнар сыеклык акканын сизде. Бер-бер кабыргалары урыныннан күчкәне сизелеп торды. "Бетте, кабыргаларым сынды," дигән уй биләп алды башын.  "Машина янына якын килмә"-дисәләр дә , ишекләре алынган машинаның арткы утыргычына барып ятты.

 

Дәвамы бар.

Кафия Вахитова-Назмутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас