Нәсимә баштан-аяк эшкә чумды. Атна саен ялга кунакка кайткан абыйларының артыннан җыярга да өлгерергә, ике сыер савып көн аралаш сепарат аертып ,май атлаулар да Нәсимәгә йөкләтелгән. Атнасы да тиз үтә бит, бераз эшләр җайланган кебек кенә була, абыйлары тагын авылда. Мунча ягарга суны коедан ташулар җиңел түгел. Килендәшләр эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Барысы бер кат мунча кереп чыкканчы ярты төн җитә. Иң соңыннан гына, мунчага барырга чират тия. Төп йорт кешесе, кайткан кунакларны узып, мунчага алдан барырга тиеш түгел икән. Карт әби дә бик нәзберек , аның законнарын да тотарга кирәк. Баштагы мәлләрне , апалары Зифалар да мунчага килеп аптыратты. Апасы авылга гына кияүгә чыккан, туган йортында еш килеп кунак була. Күп эшләр Нәсимә җилкәсендә булса да, акча кайнана Сара кулында. Рамазан да, Нәсимә дә тиененә хәтле акчаны Сара кулына кайтарып бирәләр. Күп вакыт акчаны Сара үзе барып ала . Шул тирәдә эшләгәч, кассирлар белән дус. Акча бирер вакытны алдан хәбәр итәләр үзенә.
Авыр эш нәтиҗәсеме, яңа тормышка ияләшә алмаумы, Нәсимәнең беренче авыры да төште. Сара аның өчен бик кайгырмады, әлбәттә. Йортларыннан бала-чаганың өзелгәне юк, оныклар җәй буе авылда, болай вакытта да сагынырга ирек бирмиләр, атна саен кайтып шатландыралар. Бер гаилә кешеләре кебек читтәге балалары, булган ризыкны төяп китеп , беткәнгә тагын кайтып алалар. Туган йортындагылар карарга тиеш читкә киткән баласын. Йөзе дә ачык булып, елмаеп каршы алу төп йорт килененең вазыйфасы санала. Рамазанның эчкәч акыл китүе, өйләнгәч кенә юкка чыкмады, әлбәттә.
Сара улының шул акылсызлыгын Нәсимә өстенә аудара." Өйләнгәнче бер дә, азып- тузып йөрмәгән улыма әлләни булды, безгә тавышын күтәреп тә дәшми торган бала, эчкәч әйтмәгәнен калдырмый",- дип Нәсимәнең үзәгенә үтәр сүзләр сөйләнә. Имеш хатыны аларга каршы котырта.
Үзе улының акылын белсә дә, телен тыеп тора алмый , исерек улына каршы кычкыра, аннан тагын да ныгырак тавыш күтәрелә. Нәсимә ике якны җайлап арып бетә. Рамазанның уңаена торгач Нәсимәгә алай бәйләнми ире. Йоклап торып , айныгач Нәсимәдән гафу да үтенә.
Нәсимә, "гомердә дә эчмәс ирем" дип ышана да, тукран тәүбәсе бик озакка бармый шул.
Айныгач улына авыр сүз әйтми кайнана, Рамазан юк вакытта , Нәсимәне генә каезлый. Үзенең вәгазьләрен сөйләүне кирәк саный.
- Ана белән бала арасын бозу, туган белән туган арасын бутау бик зур гөнаһка керә торган гамәл. Әле бу юлы исереп акылын җуйгач , апаңа да авыр сүзлр әйткән ирең.
- Апа үзе бит , Рамазанны миңа каршы котырткан. Имеш, Рамазан исергәч бөтен кешегә бәйләнә, ник хатыныңны бераз кыйнамыйсың , эчкәч ни эшләгәнеңне белмичә, башың китә торган булгач - , дигән.
Менә аларның әйтешкәннәре өчен дә мин гөнаһлы буламмы хәзер?
- Әйе, Нәсимә, безнең йортта кем гөнаһ кыла, барысы сиңа языла.
Нәсимә кайнанасына каршы әйтер сүз таба алмады.
Аның дөреслек ягында түгеллеген белә, каршы әйтсә, тагын да зур тавыш чыгарасын чамалый. Шуңа дәшми калырга тырыша.
Дәшмәгәч кайнана тагын да рухлана төшеп киленне изәргә тырыша.
Болай Рамазан белән аралары яхшы кебек. Чаршау белән генә бүленгән кроватьларында, кич белән генә очрашалар. Рамазан да көнозын колхоз эшендә тузанга манылып кайтып, кич белән генә юынып үз ятакларына кереп ава. Нәсимә дә көне буе йорт хезмәтеннән, колхоз эшеннән ,кайнаналарының кисәтүләреннән тәмам гарык булып , арып- талчыгып кереп ята. Яшьлек, табигать барыбер үзенекен эшли , беренче сабыйлары дөньяга туа алмаса да, кызлары Ләйсән дөньяга аваз салу, шатлыклы минутлар кичерергә , яшьләрнең араларын тагын да якынаюга сәбәпче булды.
Апасы Зифа гел Рамазанны гарьләндерү ягында, " Шул батырлыгың белән дә малай ясый алмаган , пешмәгән нәрсә"-, дип сөйләнсә дә , Рамазан махы бирми .
" Апа , мин кыз булуын теләдем, Нәсимә кыз бүләк иткәнгә чиксез рәхмәтле мин," дигәч , тагын ачуы кабара.
-Нәсел дәвамчысы көткән идек, болай булса, безнең фамилия югала.
-Әле бит без яшь- булыр, алып кайтырбыз уллар да.
- Бигерәк хатының колына әйләнгәнсең икән, бер сүзләр әйттерәсең килми, шул эшкә ашмаган нәрсәңә.
Апа белән энекәш арасында бик еш кына шундый "эчкерсез сөйләшү" булып уза.
"Ни җитми минем туганнарга ?"- дип, күп баш ватты Рамазан. Хатыны эшчән, каршы сүз дәшми. Колхозда эшләп алган акчаларына да үзләре хуҗа түгел. Барлык акча әниләре кулында. Йортта җитештерелгән ит-сөт, каймак, май, яшелчәсе шул туганнарга китә.
Кергән акча кая китә? Кием- салым алыр өчен дә акча сорарга ярамый, зур тавыш куба. Йортка да алган җиһаз юк. Әтисе дә эш аты кебек кенә,әнисен узып сүз сөйли алмый. Яшь кызны да бәхетсез итте бугай, аның да усаллыкка сәләт юк. Үзе эчеп эчендәгесен әйтмәкче була да, анда да Нәсимәне гаеплегә чыгаралар.
Ни эшләргә белмичә озак аптырап йөрде Рамазан. Туганнардан да яхшы киңәш алырга юк. Колхоз да айлык эш хакын вакытында бирми, тоткарланулар башланды. Акча болай да үз кулларына керми иде дә, айлык хезмәт хакы ала алмагач, бөтенләй хокуксыз гаилә членнарына әйләнде яшьләр. Картларның ай саен килгән пенсияләре бар, ә болар эшләп йөрсә дә, картлар хакын ашаучыга әйләнде. Апалары Зифа, почта начальнигы булу сәбәпле, ай саен акча ала, акчасы җитмәсә, кирәк-ярагына әнисеннән ала .
Шул хәтле оятсыз булырга кирәк бит, килгән -киткән арада зәһәрен чәчергә тайчынмый.

Дәвамы бар.
Кафия Вахитова-Назмутдинова.