

Нәсимә инде күптән ир хатыны. Ул Рамазан белән тормышын бәйләргә уйлады. Югары белем дә ала алмыйча, бик яшьли кияүгә чыккан дустын җәлләде, Надя. Ул вакытта Надя студент, ә Нәсимә унны бетереп бер ел узуга ук, армиядән кайткан, үзеннән олырак Рамазанга кияүгә чыгып куйды. Шул хәтле төпле фикерле дустының, шулай тиз генә, парлы, катлаулы, олы тормыш юлына кереп киткәненә исе китте. Җитмәсә авылда, ике кайнана, бер кайнаталы йортны сайлаган бит дусты.
Мәхәббәтнең күзе сукыр була диләр. Шашып яратып йөргәнен дә хәтерләми дустының. Рамазан йөзгә чибәр, кап-кара чәчле ,
сызылып киткән кара мыеклы, төз гәүдәле. Менә шул асыл сыйфатлары өстенә җитешсез ягы да юк түгел . Бик еш булмаса да, дуслар белән җыелышып , бераз бәйрәм итәргә яраткалый торган гадәте бар. Күңел күтәргечне күберәк кулланып җибәрсә, эшләр харәп . Рамазан белән күзгә күренмәс затлар идарә итә башлый.
Менә шул затларның идарә итүеннән күберәк якыннары җәфа чигә. Айныгач ,язгы ташудан соң үз ярына кайткан елга сыман, кире үз хәленә кайта да бит. Үз хәленә кайтуын көтәргә авыр шул.
Киң күңелле, беркемгә начарлыгы тими торган, эшчән, бик ярдәмчел үзе эчмәгән чакта.
Нәсимә яшьлеге белән , андый хәлләрнең буласын күз алдына да китерә алмый иде. Әтисенең хәмер белән дуслыгы булмаганга, өйләрендә гомер буе тынычлык хөкем сөрде.
Рамазанның әнисе - Сара,Нәсимә, белән дуслашуын сизүгә үк, улын шул уңган кызга өйләндерү турында хыяллана башлады. Улын читкә җибәрү турында уйларга да юк. Бердән төпчек малай, йортта калып төп нигезне туздырмыйча, бар булган туганнарын ите- сөте, каймагы , бәрәңгесе , кирәк чакта акчасы белән тәэмин итеп торырга тиешле . Чөнки аңа төп йорт кала.
Булачак кайнанасы-Сара ире Нәҗип белән эч - серләрен сөйләп бушанды :
-Кара әле ,сиңа әйтәм, безнең Рамазан , Госман кызы Нәсимә белән чуала ди.
-Госман кызы бик яшь түгелме соң ? Мәктәпне бетергәнме әле?
-Аның яшь булуы хәерле.
- Белмим , безнең малайга , олырак усалырак хатын-кыз кирәктер. Бераз кабып алса акылы бик яман бит.
- Олырак та булып , акыл да кергән булса , ул әллә авылда, безнең белән торыр дисеңме ? Тормый, әлләнигә дә тормый . Кызы шәһәр ягын каерып, читкә алып китәргә ниятләсә , тагын ахыры хәерле булмаячак. Эчтеме, Рамазанның бармакка чорнарлык акылы калмый. Авылда ярар, халык бер- берсенең акылын белә. Акылсыз чагын күрсә әйләнеп узарга тырыша. Ә шәһәр җиренә китсә , кем аның уңаена барсын ?Шул төрмәдән башы чыкмас, Аллам сакласын!
Нәсимә үзе яшь , үзе эшкә уңган, үзенең кул кабаты да юк. Әтисенең эштән башы чыкмый . Күпне белеп өйрәтеп торырга әнисе юк. Безнең йорт өчен бик кулай булачак. Рәхәтләнеп бөгәргә була яшь кешене. Миңа да килен рәхәте сөрер көн җиткәндер.
Малайны ашыктырырга кирәк. Матур сүзләрен җәлләмәсен, өйләнү җаен кайгыртсын. Планны тизерәк тормышка ашыруның мин тагын бер җаен беләм . Ансы сер , әлбәттә.
-Сер дип , син карчык , чуваш хатыннарына барып әфе- тфе ясаттырып йөрмә тагы! Балаларның язмышы белән уйнама! Теге дөнья барын да онытма!
- Хәзер, менә, синнән сорап торырмын! Шуны кешегә санап хәбәр сөйлисең, ул акыл өйрәтергә тотына.
- Минем фикер кирәк булмагач , ник сөйлисең?
- Ятка сөйли торган хәбәр түгел, шуңа сиңа сөйлим. Синнән сүз чыкмый.
- Ярар үзеңә кара! Миннән әйткән. Эшем муеннан ашкан.
Шулай диде дә , Нәҗип китеп барды.
Нәсимә кечкенә сеңлесе дә булу сәбәпле , каядыр китеп укырга керү турында хыяллана да алмады.
Төпләнеп эшләргә эш таба алмаса да, колхозда эшләгән кешегә һәр көнне эш табылып тора . Мәктәпне тәмамлап икенче ел урып-җыю чорында Рамазан белән чынлап торып дуслашып киттеләр. Нәсимә ындыр табаганда, башка яшь кызлар белән кайткан игенне урнаштыралар, ә Рамазан машина белән иген ташый. Кара чәчле, кара кашлы , сызылып киткән кара мыеклы егет - Нәсимәнең йөрәген бетереп яулап алып, үзенә каратты. Әйтерсең Рамазан Нәсимә өчен генә туган дөньяга. Аннан башка бер минут яшәмәс хәлгә килде кыз. Сөйләгән сүзләре дә күңеленә ятып тора, йөзгә дә чибәр. Кирәк чакта булышырга да һәрвакыт әзер.
Тормышның бары тик ак ягын гына күрә белгән кыз ,18 яше тулыр - тулмас Рамазанга кияүгә дә чыгып куйды.
Авылда булгач әтигә дә булышып була, Рамазан да терәк булыр, дигән фикер килде башына. Рамазан үзе дә бик матур сайрый белде шул. Ындыр табагында эшләгән җирдән генә алып кайтты ,үзенә нык гашыйк кызны.
Катлаулы йортка килеп капканын ,соңрак кына аңлады яшь кыз. Кайнанасы Сара бик ачык йөз белән каршы алды үзен.Кайчандыр , колхозда баш бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан кайнана , даими эшләргә эш урыны да тапты үзенә.
Фермада хисапчы булып эшләүче ,бәби ялына китә икән, менә шуның урыны кулай булачак, яннарында торачак киленгә. Колхоз игенен, печәнен дә бирә үзенең эшчеләренә. Читтә дә уллары- кызы булгач, аларга да өлеш чыгарырга кирәк. Шунлыктан терлекне дә күп асрыйлар. Килгән килен эшкә аптырамаячак.
Надя белән Юраның бер -бер артлы ике уллары туды.
Тормыш үз җаена матур гына тәгәрәп торганда ир белән хатын арасыннан кара мәче узды. Эшләргә эшләре, яшәргә куышлары, тотып сөяргә мәхәббәт җимешләре -уллары матур гына үсеп килә. Юк бит, уйламаган җирдән әдәм баласына сынау килеп чыга. Юраның башка хатын белән дә гыйшык уйнавы ачыкланды. Әгәр сөяркәсе үзе килеп тавыш чыгармаса, Надя юк- бар гәйбәтләргә ышанмас та иде.
Сөяркәсе- яшь , үткен Галя -Юрадан бәби көтүен, ике араларында көчле мәхәббәт кабынуын килеп хәбәр итте.
Ир бирмәк- җан бирмәк , диләр бит. Надя Юраның ул эшкә сәләтле түгел икәнен тәкрарләде. Галя үзенекен.
Шул вакыт Юра кайтып керде. Надя Юрадан яклау көткән иде дә, ә Юра киресенчә, Галяның хаклы булуын әйтеп, Надяның күңелендә үзенә карата көчле нәфрәт уты кабызды. Имеш, Юра икесен дә көчле ярата икән. Галяны да ташлый алмый, Надя белән дә аерыласы килми.
Надя озак уйлап тормады, эшеннән расчёт алып, туган ягына кайтырга карар кылды. Башта үзләренең район үзәгеннән йорт яллап яшәде. Аннары кечерәк кенә йорт алырга әтисе булышты. Сәнгать мәктәбенә эшкә урнашты. Ике улын садикка илтеп,өйдә дә, мәктәптә дә эшләү бик нык талчыктыра үзен. Әнисеннән ярдәм көтәргә юк. Апасы да район үзәгендә яши , Надяны туганга санамыйлар шул. Олы апасы Наташа очраганда да йөрәгенә тияр сүзләр әйтеп җанына тия. Үзенең хаклы булуы белән мактана. Имеш ул алдан ук әйткән, кияүгә чыгып ир белән торырлык булмаячагын.
Бердән акча җиткерә алмый тилмерә, туклануы да такы-токы гына, икенчедән күңел төшенкелеге , якыннарының хыянәте җанын ашый.
Шулай газапланып йөри торгач , Надя эш урынында аңын жуйды. Үзе белән бергә ,укытучылар бүлмәсенә атлаган хезмәттәше-Галя , Надяда хәлсезлек сизеп сәерсенгән иде. Аның урындыкка утырып ,башын өстәлгә куйгач:
"Надя, хәлең авыр мәллә " дип сорарга мәҗбүр булды.
Надядан җавап юк. Әкрен генә шуып идәнгә төшә башлады. Шулчак Галя тотып калды .
-Тизерәк ашыгыч ярдәм чакырыгыз! Надяның хәле авырайды ,дип сөрән салды.
Ашыгыч ярдәм машинасы, үзен хастаханәгә ук алып китте.
Берничә көн аңына килә алмыйча , мәрткә китеп ятты.
Менә шунда аңа кешеләрне дәваларга, кара көчләргә ничек каршы торырга икәнен өйрәттеләр.
Дәрестән чыгып, урындыкка килеп утыргач ,бик нык йокысы төште. Башы үзеннән үзе өстәлгә таба иелде һәм йокыга да китте. Галяның кычкырганын да, янында башкаларның чабышканын да сизмәде.
Каршында искиткеч гүзәллек пәйдә булды . Тирә-ягы ямь-яшел ,шундый матур чәчәкләр үсә. Куакта кошлар сайрый моңарчы ишетелмәгән кошлар моңын отып калырга тырыша кебек үзе. Чәчәкләрнең төсләрен өйрәнеп хозурлана. Рәсем ясаганда һичшиксез шул төсләрне кулланып ,моңарчы кем дә иҗат итмәгән рәсемнәр тудырырмын дип хыяллана . Каршына очраган кешеләрнең дә йөзләре шундый шат кебек. Бер - берсе белән елмаеп сөйләшәләр. Очраган берсе сәлам биреп уза. Караңгы йөзле кешеләрнең эзе дә юк. Менә каршында ап-ак киемнән бер бабай пәйдә булды.
Ап-ак ,җыйнак сакаллы бабай яңгырап торган тавышы белән ерактан ук исәнләште . Исемен дә әтисенең исемен дә атады . Надя уйга калды, моңарчы күргән кешем түгел кебек, кем булыр ?
-Кызым аптырама , син мине белмисең.
Синең күпме газаплар чигеп,куп каршылыкларга очрап та күңелең, калебең чиста калганын беләм. Шуңа синең янга килдем дә. Синдә - башкаларда булмаган сәләт ачылачак. Кара көчләргә каршы көрәшергә өйрәтәбез сине. Кешеләрнең авырулары кара көчләрнең начар тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә.Син башкаларны дәваларга тиеш булачаксың!
- Бабай, минем дошманнарым бик күп бит. Мин ул эшкә тотынырга куркам. Андый зур эш башкарырга бер көчем дә юк минем.
- Курыкма кызым, сиңа хәзер көчле энергия иңәчәк һәм сине ике зат һәрвакыт саклап йөриячәк. Син аларны күрмәсәң дә , аларның барлыгын сизәчәксең.
Әтиеңнең дөньяда яшәр гомере күп калмады. Ешрак Аллаһ йортына барып, гыйбәдәт кылып калырга тырышсын!
Ул көч иңгәч тә гел уңай гына булмас , дошманнарың тагын да күбәер, шулай да сабыр булырга тырыш. Кара эчле кешеләргә дә ачу саклама! Оныт аларның эшләгән явызлыкларын. Нәфрәтләнеп йөрү дә кешегә яхшылык китерми. Аллаһе Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәтле булырга онытма! Изге китаптагы догаларны күберәк өйрән! Алар сине күп афәтләрдән сакларга булышыр!
Бабай үзе белән ияртеп ,тагын да гүзәлрәк урыннар белән таныштырды һәм бик күп догалар өйрәтте. Ул догаларны берничә кабатлау белән, мәңге онытылмаслык булып хәтерендә дә сакланып калды.
Һәр тарафтан хуш исләр бөркелә. Сулаган саен сулышы киңәя барып, үзендә тау күчерердәй көч барлыкка килгәнен сизә. Йокы килүнең әсәре дә юк.
Бабай Надяның ни уйлаганын да сизә икән.
- Кызым монда йоклауны белмиләр. Ул хис юк монда.
- Бабай , монда гына калсам ярамыймы? Монда шундый рәхәт.
- Юк ,кызым, син улларыңа кирәк, авыруына шифа таба алмыйча аптыраган күпләргә кирәк әле син. Кайгырма! Киләчәгең мул тормышлы булачак.
Ә хәзергә син балаларың янына ашыгырга тиеш,монда булыр минутларың узды, сау бул!
Шулай диде дә ,бабай күздән югалды, Надя шул чак күзләрен ачып җибәрде. Янында бик талчыккан йөзле әтисен күреп гаҗәпләнде һәм әтисенең тиздән үләсен белеп елап җибәрде. Ул хәбәрне әтисенә белгертергә ярамаганлыгын уйлап , үзен бик тиз кулга алды. Үзен хастаханәдә булуын күреп аптырады.
- Мин улларым янына кайтам , дигән сүзеңне генә аңладым кызым , шундый озак йоклавың белән йөрәкне ярдың. 3 кон бер уянмыйча йокладын , бит. Хәлең ничек? Йоклап туйдыңмы? Ашамый ,эчми, озак йоклагач хәлең дә юктыр.
- Юк киресенчә , миндә беркайчан булмаган көч барлыкка килде, әти. Ничек мин 3 көн йоклый алыйм? Яна гына йокыга талдым кебек.
Надя яткан урыныннан торып чәчләрен тарады, үзен рәткә кертергә кереште. Хуш исле болын , чәчәк исләренең эзе дә юк шул дәваханәдә, дару, хлор исләре генә борынны ярып керә. Шуларны уйлагач бик күңелсез, ямансу да булып китте үзенә. Табиб кереп пульсларын,давлениеларын үлчәде. "Бар да үз хәленә кайткан , сез сау-сәламәт Надя Николаевна , яңа гына яшәү билгеләре сизелер-сизелмәс кенә беленә иде, сез ничек шулай тиз үз хәлегезгә кайта алдыгыз? -дип , үзенең гаҗәпләнүен белгертте.
Табибтан да шундый хәбәр ишеткәч ," төшендә" күргәннәре чын булачагына инанды Надя.
Табиб белән саубуллашканда, кайбер киңәшләр бирүне дә кирәк санады. Табиб булса да , үзенең дә чирләре юк түгел иде. Эчкән даруларның да әллә ни шифасын күрми, шулай да тотынгач курсны тәмамлыйм дип , даими эчәргә кирәк саный иде.
Надя ул даруны куллануны туктатырга кушты .
Дару үлләннәренең кайсын төнәтеп эчәргә икәнен аңлатты. Эш урынында да , өйләрендә дә кайда энә, .булавка кадап үзенә чир китерергә бозык ясаганнарын искәртте. Кабинетта, утыра торган креслосының артына җөй турысына булавка батырганнарын табып бер гаҗәпләнсә, өйләрендә -кухняда почмактагы диванның күренми торган җөеннән энә табып исе китте табибның.
-Килендәшеңнән саклана күр , дигәч тагын да ныгырак гаҗәпләнде. Килендәш үзе белән яхшы аралаша,дошман икәнен сизгәне юк иде .
Надя сөйләгәннәрдә хаклык барлыгын белгәч, табиб Зилә Фатыховна, Надяга барып дәвалау сеанслары алырга уйлады. Дин башка булуы бераз күңелендә ризасызлык тудыра ,әлбәттә.
Сеанслар ясый торган кечкенә генә бүлмәсендә өстәл, өстәл өстендә иконалары һәм нәзек кенә шәм янып тора, шәм каршына стакан белән су китереп куйды. Башта күзен йомып басып торырга кушты. Ишекләрне ачып куйды. Куллары белән ниндидер хәрәкәтләр башкарды. Зилә Фатыховнаның күкерәк тирәсендә ниндидер авырлык барлыкка килде, ул авырлык тамак төбенә килеп бияләде кебек, шуннан чыдый алмыйча еларга тотынды. Бер күпме елагач ,тамак төбендәге төен йомшарып ,күңеленә җиңеллек килә башлады. Шуннан , урындыкка утырган килеш тә, бастырып та тирәсендә әйләнеп догалар укып әйләнде. Ә үзенә эчтән генә мөселмән догалары укырга кушты.
"Аллаһ бер, диннәр генә төрле , безне барыбызны да Аллаһе Тәгалә яраткан, шуңа без Ходайга рәхмәтле булырга тиеш, "-дип аңлатты.Үзенең догаларын укып әйләнгәндә берничә тапкыр көрсенде һәм хәлсезләнеп алган кебек булды. Зилә Фатыховнаның хәләте аңа күчеп ала иде, күрәсең. Күңелең болганып, еш косасы килү халәтең бар, бер мәҗлестән соң, пакетка салып күчтәнәч биргәннәр, шуны авыз иткәнсең , синең иркен тормышыңнан көнләүче кеше эше ".
Кайсы вакытта булуы белән кызыксынды табиб.
- Кышкы айларда булган . Бавырыңнан бозык чыга алмаган, шуңа еш уң яктан авырту сизәсең. Аптекта бавырны дәвалаучы үләннәр җыелмасы бар, шуны төнәтеп эчәрсең. Намаз укырга өйрән, көнгә бер тапкыр булса да укырга тырыш! Начар энергияләрдән чистарыну өчен намаз уку кирәк. Кеше намаз укыганда үзенә галәмнән энергия ала, кара эчле кешеләрнең начар энергияләреннән арына, чистарына. Минем сеанслардан соң, канда бер ай чистарыну бара. Кешеләр белән конфликтка кермәскә , башкалар орышышкан урыннарны да читләтеп узарга тырыш! Һәм спиртлы эчемлекләр эчүдән дә тыелырга кирәк булыр.
Үзенең киңәшләрен әйтеп бетергәч стакандагы суны эчәргә кушты, бер күпмесен кулына салып алып, су тамчыларын битенә сирпеде. Зилә Фатыховна, сеанслардан соң, күңелендә рәхәт бер тынычлык барлыкка килеп шатланып кайтты.
Дәвамы бар.
Кафия Вахитова-Низаметдинова.