Сашаның армиягә китүен бик авыр кичерде Надя.
Тик, ни хикмәт , Саша армиягә китеп ике ай узгач, аның дөньяда барлыгын да онытты. Аңа булган хисләре юып алгандай юкка чыкты. Китүгә берничә хатын алды . Каршы да язды ,ә аннан соң Сашадан да хатлар килмәде һәм үзе дә язарга дип белмәде.
Нәсимә бик аптырады дустының Сашага карата битараф булганына. Килгән хатларын да өйдәгеләр юкка чыгарган иде, соңрак килгән хатларын да юкка чыгара бардылар. Үзенең якыннары, Надяга хәтерен югалтырлык,Сашага булган хисләрен оныттырырлык көчле сихер эшләгәннәр иде. Надя үзен ниндидер томан эчендә йөргән кебек хис итте. Күп нәрсәгә битарафка әйләнде. Күңелендә бушлык , күңел төшенкелеге.
Ә Нәсимә белән Рәиснең дуслыклары көчле. Бер көн күрешми тору да алар өчен зур сынау кебек. Ә сынауның иң авыры алда булган икән. Рәис- колхозда машинада эшли . Мәктәптә соңгы елын укыганда ук, машина йөртү өчен укып таныклык алган иде . Менә шул таныклык ярап куйды .
Нәсимәләргә Башкириядән кунаклар кайтты. Берничә көн кунак булгач ,кунакларның китәр вакытлары җитте. Төнге поездга Рәис машина белән озатырга бик теләп ризалашты. Кичкә каршы вокзалга кунаклар илтәсен белгәч , авылдашлары Игорь белән Алексей күрше авылга кызлар янына барасылары барын һәм үзләрен дә утыртып баруларын үтенделәр." Безгә машина кузовы да ярый ,кайтышлый кереп алырга да онытмассың ,"-диделәр. Егетләр салмыш иде. Үзләре белән пиво да, аракы да алганлыкларын Рәис машинага утырганда гына күрде . Машинага утыртып барырга күңеле тартмаса да, каршы килә алмады.
Нәсимәләрнең кунакларын поездга утыртып җибәргәч ,авылдаш егетләрен алырга шул авылга килде." Без клубта гына булабыз , шуннан кереп алырсың,"- дигәннәрен уйлап , туры клубка килде. Вакыт соң булса да клубта ут яна иде. Клубта кеше күренми, яшьләр таралган, кайсы бүлмәдәндер ачыргаланып ,кычкырган хатын- кыз тавышы ишетелә. Рәис шул тавыш килгән бүлмәгә ашыкты . Андагы хәлне күреп чәчләре үрә торды. Үзенә күз салып йөрүче кыз- Зинаны көчләгәннәр иде. Зина- күрше авыл кызы. Унны бетергәч авыл клубына эшкә кергән. Спиртлы эчемлекләрне дә кире какмаучы ,сигарет тартуны да үз итүче кыз- Рәиснең авылдаш егетләре белән пиво ,аракы чөмергән . Аннан егетләрнең кан кызып китеп, хайваный теләкләре уянган күрәсең. Кыз исерек тә булгач - ике егеткә каршы тора алмаган. Киемнәре дә ертылган, тәнендә дә күгәргән урыннар шәйләнә. Классташ кызын шул хәлдә калдырып китәргә яхшы итмәде Рәис . Лыкыр исерек, мыскылланган кызны үзе янына кабинага алды һәм өенә кайтарып куярга уйлады. Егетләргә кузовка утырырга әмер бирде.
Зинаның эчкәч үзенең дә акыл авыр , баш китә күрәсең? Рәискә дә сүгенеп әлләниләр кычкырырга тотынды. Әйтерсең бу шакшы эштә Рәиснең дә катнашы бар. Рәис күпме тынычландырырга тырышып ,үзен акларга тырышса да, Зина акылына килмәде.
Кызларының кайтмаганына борчылып ,әнисенең капка төбендә көтеп басып торуы да, Рәис файдасына булмады. Әнисе машина номерын язып калып, егетне танып , шаһит булды.
Зинаны групповой көчләүчеләр исәбенә Рәисне дә керткәннәр иде.
Зур җинаять эшләәүдә гаепләп егетләрне кулга алдылар.
Гайбәтчеләргә сөйләргә азык булды. Рәиснең әти- әнисене дә зур хәсрәт ,Нәсимә өчен дә авыр көннәр башланды. Андый вакытта сүзне арттырып сөйләргә яраталар бит . Кыз беркем сөйләгәнгә дә ышанмады. Рәисенең ул эшкә бармасына чын күңеле белән ышана иде . Елый- елый аптырагач ,Зина белән сөйләшеп карарга булды. Зина күрше авылда , аның янына барырга да машина кирәк. Аннары чуваш авылына ялгыз гына барырга да шикләнә.
Сания апасы: "Быел гына армиядән кайткан ,күрше егетебез Рамазан белән сөйләшеп карыйм әле,бәлки ул барырга ризалашыр,"- диде.
Рамазан каршы килмәде , бушаган арада Нәсимәнең йомышын үтәргә вәгъдә бирде. Кич колхоз эшеннән соң Зина янына килделәр.
Зина караңгы гына каршы алды.
-Нигә миңа тынгы бирмисез соң? Башта егетләрнең якыннары килеп аптыраттылар,хәзер син килдеңме? Җинаять кылганчы уйлау кирәк иде! Уйламагыз да, алар өстеннән язган гаризамны алмыйм !
- Ашыкма алай кырт кисеп сөйләргә, Зина! Рәис ул эшкә бармасына мин 100% ышанам. Без күпме дус булып йөреп тә ,кулларын иреккә җибәреп,кирәкмәгән сүзләр сөйләп ,ятсыз тәкъдимнәр ясаганы булмады. Армиягә дә бармаган егетләрнең нигә яшәмәгән дә тормышларын җимерергә?
- Син генә идеальләштерәсең егетеңне. Әгәр ул эшкә катнашы булмаса ,егетең ничек анда килеп чыккан? Миңа ышанмасаң ,әни шаһит. Шул егетне яратып- күпме янып - көеп ,йокысыз төннәр уздырдым. Ә ул бер җанвар булган икән.
- Әйе ,миңа да әз янамадың "мин сезне барыбер аерам,бергә калдырмыйм, "-дип. Рәис белән безне аеру өчен корган капкын булырга охшап тора бу хәл.
- Ничек капкын булсын? Минем кулда көчләгәнлеккә мед.справка бар.
-Яхшылап уйла, Зина ! Син бит егетләр белән үзең дә утырып эчкән. Өстәвенә эш урыныңда. Эш урнында булган тәртипсезлек өчен ,үзеңә җавап тотарга булмасын! Көчле адвокад ялласалар, сине гәепле калдырып ,егетләргә җәзаны йомшатырга да мөмкиннәр.
Егетләрнең якыннары сиңа шактый күләмдә акча тәкъдим иткәннәр бит. Бәлки шуңа ризалашып ,гаризаңны кире алыргадыр. Рәис аракы эчми . Ул эштә катнашы юклыкка -тагын бер дәлил.
- Мин акчага сатылмыйм.
- Әгәр Рәис иреккә чыга алса , мин аның белән араны өзәм. Яратуым хакына мин Аллаһы Тәгәләдән үтенеп сорадым " Тоткынлыктан азат итсәң иде, Раббым , ул иректә генә була күрсен,мәхәббәтебез хакына араны өзәргә дә риза, " -диеп. Ул әйткән сүзем- нәзер булып кабул ителде. Нәзерне бозарга ярамый.
Әгәр суд булып, утырталар икән ,мин аны гомер буе көтәчәкмен! Уйла, Зина! Әгәр чыннан да Рәисне яраткан булсаң ,син дә гаризаңны алырсың ! Сиңа шанс калдырам,бәлки үзеңнеке дә итә алырсың.
Нәсимә соңгы сүзен әйтте дә ,күзен томалаган яшен күрсәтмәс өчен ,саубуллашмый да китеп барды.
Рамазан кызның чибәрлеген һәм тәвәккәлеген күреп сокланды. Егетләрне зур җинаятче күреп, бөтен авыл сөйләгәндә, Нәсимә бер кем сүзенә колак салмый, егетен аклар өчен ,чуваш кызы каршына барырга да түбәнсенми.
" Гомер буе иренә тугъры булачак бу кыз, мине дә бәхетле итә алыр иде "дигән уй башына кереп оялады.
Нәсимә киткәч Зина да күп уйлады .
Ул көнне аракы сөреме белән аңы томаланган иде. Нәрсәләр булганын аермачык кына хәтерләми дә. Машинада Рәис белән кайтканнарын , кайтканда Рәиснең үзен тынычланырга чакырганын өзек- өзек кенә хәтерли.
Рәис кайчан анда килеп чыкты соң ? Әллә аның көчләүдә катнашы булмаганмы?
Әкрен генә шул көнне исенә төшерергә тырышты.
Озак уйлагач гаризасын кире алырга карар кылды.
Рәискә карата хисләре сүрелмәгән , күңелендә "бәлки үземә карата алырмын"- дигән уй да бик көчле иде.
Егетләрне иреккә чыгардылар.
Рәиснең авыр хисләрдән күңеле кителсә дә, Нәсимәсе янына ашкынып кайтты. Тик язмыш тагын да үкенечлерәк сынавын әзерләп куйган иде шул.
Нәсимәнең: " Без беркайчан да бергә була алмыйбыз , мин антымны боза алмыйм, "- дигән сүзе , тагын да авыр тәэсир итте.
Озак тормады,үзенә армиягә китәргә повестка да килде .
Армиядән иң беренче хатын Нәсимәгә юллады. Хатта шигъри юллар да урын алган иде :
Нигә болай аңлашмыйча ,
Аерылды сукмаклар?
Гәепсездән ,гәепләндем
Кылмасам да ялгышлар.
Араларда тирән дәръя,
Икебез ике ярда.
Кавышырбыз дигән өмет
Сүнмәде әле җанда.
"Гафу ит "дип вакланмыймын
Юк тамчы да гаебем.
Исеңә килеп ,бер аңларсың
Соңга калма җаныем...
Рәистән килгән хатларны укып , Нәсимәнең күңеле тула,бәгыре актарыла. Тик шулай да язылмаган законнарга буйсыну Рәис белән дуслашырга ирек бирми.
Сөйләр сүзләре, уртаклашыр серләре җыелып җанын айкаса да ,түзем булырга тырыша. Әйткән нәзере тотып киләчәге тагын да яманырак булудан шикләнә. Рәиснең бары бәхетле булуын гына тели..
Шуларны берничә җөмлә белән аңлатып, үзе дә шигъри юллар тезә:
Сөюләрем чиктән ашкан , ничек аңлатыйм сиңа.
Тик шулай да уңай җавап, яза алмыйм мин сиңа.
Әллә язмыш,әллә ялгыш аерды сукмакларны,
Әйткән антны боза алмыйм, бәхет телим тик сиңа.
Нәсимә мәктәпне тәмамлап ,колхозда эшкә калды. Бар теләге Рәисне ничек булса да күңеленнән сызып ташлау. Алай җиңел генә сызып ташлап булмый икән шул . Күңелендә булган кичерешләрен бары тик Надяга гына сөйләп юана. Надя :
- Дөрес эшләмисең дустым,Рәисне ташлап . Аның бернинди гаебе юк бит синең алда. Зинага әйткән вәгъдәңне бозудан куркасыңмы?
- Мин, Рәисне азат итүләрен сорап Аллаһа Тәгәләгә ялындым һәм нәзер әйттем ," Аның гәепсез икәнлеге акланса , аннан ваз кичәм ," дип. Менә хәзер мин фикеремне үзгәртә алмыйм.
-Юк сүз ычкындыргансың шул. Сезне аерыр өчен корылган ловушкага охшап тора бу хәл.
- Ә сезнең арага кем керде, Надя?
- Кем турында сөйлисең?
-Саша белән нинди дуслар идегез бит.
-Мин аның турында берни хәтерләмим .
-Ничек алай була ала? Син бит аны армиягә дә елап озаттың. Ике хаты килгәнен дә әйттең. Шуннан соң бернинди хәбәр дә сөйләмәдең. Үзең дә әллә нинди, серле кешегә әйләндең.
- Чынлап та минем күңелемдә бушлык. Күңелемдә беркемгә дә урын юк сыман. Миңа ни булды икән соң?
- Ә, сиңа гашыйк Алексейга ,күңелеңдә нинди хисләр?
- Бернинди хис тә юк,башкалар бәйләнмәстән генә сөйләшкәләп йөрим. Өйдәгеләр миңа нидер эшләделәр бугай. Көзгә шәһәргә барып эшкә урнашу исәбем. Әле ярый әти минем яклы. Ә башкалар - мине ул йортта дошман итеп кабул итәләр.
-Сашаның да кайтырга вакыты күп калмады. Ул кайткач бәлки хәтерең яңарыр.
- Аның турында миңа күберәк сөйлә әле Нәсимә. Мин аның хәтта йөзен дә хәтерләмим.
- Ә хатлары , фото карточкалары кая?
- Белмим, берсен дә күргәнем юк һәм хәтерләмим дә.
- Надя,Казанга барып урнашсаң мәчеткә бар! Анда муллалар өшкерә. Авыруларына шифа таба алмаучы шул муллаларның сеансларына йөриләр . Анда төрле диндәге халыклар да барып шифа табулары турында ишеткәнем бар. Бәлки синең дә хәтерең кире кайтыр. Күңел яраларыңа шифа табарсың.
-Шәһәр чиркәүенә керәсем килә иде. .Мәчеткә барырга да теләк уятканың өчен рәхмәт, Нәсимә.
Сиңа авылдан тизерәк китәргә кирәк. Синнән башка миңа бик күңелсез булыр, тик шулай да, иң якын серләшер кешемне югалтасым килми. Киләчәгең якты, уңышлы була күрсен!
Надя текестил фабрикасына эшкә урнашты. Монда графиклы эш булу сәбәпле, ял көннәре төрлечә туры килде. Якшәмбегә ялы туры килсә чиркәүгә, атнаның башка көннәрендә мәчеткә йөрде. Мулланын өшкерү сеанслары вакытында бик еш елады. Күңеле ташты, күңеле болганды. Үзе белән ни булганын үзе дә аңламады. Мулла: "Коса алсаң яхшы була,елау да шифага гына " дип, сулар өшкереп бирде. Өшкергән суларны эчеп,косып эчен чистартты. Берничә сеанстан соң үзендә яхшы якка үзгәрешләр сизә башлады. Күңелендә рәхәт дулкыннар чайкалып дөньяның гүзәллеген күрергә өйрәнде. Әкрен генә Саша да исенә төшә башлады. Баштагы солдат хатларын да исенә алды. Хатларын кайда саклаганы исенә төшеп, авылына кайтырга булды. Ләкин хатлар ул урында юк иде. Өйдәгеләрдән сораса да,хатларның кая икәнен әйтүче булмады. Хәтере кайтканы сизеп кенә гаҗәпләнделәр.
Саша да армия срогын тутырып кайткан икән. Анын белән клубта очраштылар. Тик, Саша Надяга карата ачулы иде. Надяны хатларына җавап бирмәүдә һәм дә Алексей белән дуслашып йөрүдә гаепләде. Надя үзе белән сәер хәлләр килеп чыгуы турында аңлатырга тырышты. Саша аны аңларга да ышанырга да теләмәде. Чөнки, Надя турында язылган хатларны бик күп укып, күңелендә нәфрәт уянган иде.
Нәсимә дустының элекеге хәтере кайтканга бик шатланды. Саша белән аңлаша алмаганга гына кайгырды. Ул кичне Надя Нәсимәләрдә генә кунарга булды. Иң якыннары булган-әнисе һәм апаларыннан тәмам күңеле суынып, алар белән бер түбә астында йокларга да шикләнә иде.
Нәсимәне Сания апаларының күршесе Рамазан озата кайтты. Ә Надяны- Алексей. Кызлар егетләр белән озак сүз озайтып тормадылар. Тизерәк өйгә керү җаен карадылар. Сыйләр сүзләре, уртаклашыр серләре күп җыелганлыктан, егетләрне үпкәләтми генә саубуллашып, өйгә керделәр.
Надя бер ел эшләгәч әтисенең тәкъдиме белән, рәсем сәнгать институтына укырга керергә булды. Николай кызының югары белем алып, үзе теләгән һөнәргә ия булып, бәхетле булуын тели. Рәсем сәнгатенә югары белемне -ерак Уралда, Екатеринбургта гына алырга була икән. Ара ераклыгы да куркытмады, яшьтән каршылыкларны җиңәргә өйрәнгән кызны.
Институтка керергә авырлык кичермәде. Мәктәптә тырышып укуның файдасы булды. Югары уку йортында да яхшы укучылар рәтендә саналды. Группаларының иң чибәр егете -Юра үзенә гашыйк булды.
Юрага күп кызлар гашыйк иде, ләкин Юра Надяны сайлады. Надяның күңелендә бушлык, Юрага да артык игътибар бирмәде. Юра да бик үҗәт иде. Үз теләгенә ирешүне максат итеп куйды. Матур рәсемнәр ясарга фантазиясе көчле, күп яктан сәләтле кызның, ничек тә йөрәген яулый алу бәхетенә ирешергә тырышты.
Надяның да күңелендә Юрага карата ярату хисләре уяна башлады. Юмарт егет чибәр Надяны киноларга,театр -концертларга еш дәшә иде шул. Надя үзенә карата ихтирамлы, игътибарлы егетнең сөюен читкә кага алмады. Кемнеңдер кайгыртуын, сөюен тансыклаган, самими, яшь күңел Юра белән чын-чынлап мавыгып китте.
Тормышларын бергә бәйләү турындагы тәкъдимгә дә һич икеләнүсез уңай җавап бирде.
Соңгы курста яшьләр өйләнештеләр. Укып бетергәч тә Уралда төпләнеп калуны кулай санадылар.
Надя бер сәнгать мәктәбендә балаларга белем бирсә, Юра үзләре укыган институтта научный сотрудник булып эшкә урнашты. Юра айлык акчага гына риза булып утырмый, әлбәттә. Сәләтле егеткә плакатлар эшләргә,төрле рәсемнәр ясарга еш мөрәҗәгать итәләр. Шунлыктан тормышлары бөтен, ике аралары тигез. Төнлә яткач та сөйләшеп сүзләре бетми яшьләрнең. Күкнең җиденче катында итеп сизә үзен Надя. Туган як хәбәрләрен, Нәсимә хатлары аша укып таныша.
Кафия Вахитова-Низамутдинова
Дәвамы бар.