Зәйтүн кайтып кергәндә әнкәсе түшәгеннән торган иде. Бүлмәгә тәмле ризык исләре таралган. Итле бәрәңге шулпасының хуш исләре шулкадәр ымсындыргыч иде, Зәйтүн, кайтып керү белән, кухняга чыгып, кәстрүлләрнең капкачларын ачкалап карап йөри башлады. Аш-су белән бераз юангач кына ул эчке бүлмәдә нидер ямап, тегеп утыручы әнкәсен эзләп тапты. Шундук борчылып өтәләнергә кереште:
– Нишлисең син, әнкәй?! Сиңа торырга ярамый бит!
– Ярый, нишләп ярамасын, балам. Менә хәлем яхшырып киткәндәй булды әле. Өебез хатын-кыз кулын сагынган, җыештырып алдым... Әнә ничек ямьләнеп китте...
Зәйтүн бу юлы әнкәсен ачуланмады, битәрләмәде, балкып, яктырып киткән бүлмәләрне урап чыкты да әнкәсе янына килеп урнашты... Алар шулай хәтсез вакыт гәпләшеп утырдылар, аннары аш өстәленә күчтеләр, тәмле-тәмле ризыклардан авыз иттеләр...
Зәйтүн үзе сөйләште, үзе эчтән генә уйлап утырды: "Әллә теге фәрештә затының вәгъдәсе рас килдеме? Әнә бит әнкәсе ничек аруланып, терелеп китте. "Сөбханалла"дан башка бер сүз дә юк... Мең рәхмәтләр ул Ходай фәрештәсенә. Теге сабыйга да рәхмәт. Бер барып бәхилләп киләсе булыр... Хәер биреп, дога да укытып алырга кирәк..."
Уйның очы-кырые юк бит аның. Зәйтүн дә тиз генә тотып ала алмады үз уйларының очын. Ләкин бер нәрсә аның уйларын сагаерга мәҗбүр итте, хәтта чуалдырып төйнәп куйгандай булды. "Туктале, теге бала ниндидер хак хакында әйткән иде ләса... Хак ул – хәер-дога гына түгел , ул мәҗбүри түләнергә тиешле "бәя", дөресрәге, "бәһа" дигән сүз!..."
...Шулай яшәп киттеләр.
Ана кеше, буын ныгытып, сулышын иркенәйтеп, өй эшләренә чат ябышты, күрше-тирәдәге кибетләргә дә чыккалап йөри башлады. Зәйтүн исә эшенә күбрәк күңел бирде, хәтта яңарак, "чистарак" хезмәт хакында кайгырта башлады.
Әмма яңа эшкә күчәргә насыйп булмаган икән аңа. Бердән-бер көнне ул үзе кинәт хаста хәленә калды. Элегрәк тә җилкенеп-җилкенеп ала торган тынгысыз йөрәге тәмам хәлсезләнде, тын-сулышы буылып, башына бер минутка да бетми-төкәнми торган сызлавык керде.
Шулай берничә көн эчендә түшәк иясе булды да куйды Зәйтүн. Чакыртылган врачлар да әллә нәрсә әйтә алмадылар. Нинди дә булса хәтәр авыру таба алмагач: "Үтә торган шаукым бу, һәр кешенең гомерендә бер була торган хәл", – дип юаттылар. Янәсе, ирлеккә күчү чорында була торган хикмәтләр...
Әмма врачлар ничек кенә вәгъдә итсәләр дә, Зәйтүнгә каныккан авыру, чир тиз генә китәргә теләмәде. Күршедәге Гайшә карчыкның өшкерүләре дә ярдәм итмәде. Менә шул чакта исенә төшерде дә инде ул теге шаукымлы малайның әйткәннәрен: "Хак түләргә кирәк... Кыйммәт булачак..."
Күңеле көннән-көн тынгысызлана, гомере сүнә барса да, Зәйтүн әлегә юанырлык көч таба: "Аның каравы, әнкәй әйбәтләнде", – дип үз-үзенең хәленә керергә тырыша иде...
Зәйтүн әнисенең моңлы тавышына уянып китте. Бу моңлы аһәң аның баш сызлауларын, тән авыртуларын да томалап куйгандай булды...
Ана кешенең иртәнге намаздан соң укый торган догаларын көйләп утырган мәле иде бу. Ул көйле дога, өн белән төшне буташтырып, Зәйтүннең күз алдында әллә нинди сихри, хәтта сихерле манзаралар барлыкка китерә иде...
Әнә, таныш ишегалдында таныш сабый уйнап утыра. Бүген ул аеруча моңсу, борчулы күренә. Күтәрелеп карамаса да, Зәйтүн бу сабый карашларының сагышлы, хәтта кайгылы булуын тоя, тоеп кына калмый, аерым-ачык күрә...
Иң серлесе бу да түгел әле. Иң кызыгы – бу сабыйның сөйләшүе. Юк, ул сөйләшми дә. Бары бер сүзне генә кабатлый. Ул сүз инде ничә көннәр буе Зәйтүннең бәгырен өзә, җанын талкый:
– Хакы кыйммәт... Хакы кыйммәт... Хакы кыйммәт...
Зәйтүн күңеленең кайсыдыр тоемы белән сизенә, сизенеп кенә калмый, төгәл белә – бу күренеш төш кенә. Ә өндә аның әнисе намазлык өстендә гыйбадәт гамәле кылып утыра... Җан авазы белән Ходай Тәгаләгә дәшә, хәтта ялвара:
– И Раббым! И Аллаһы Тәгаләм! И Тәңрем! Мәрхәмәтең иксез, шәфкатең чиксез икәнен беләм... Мәңгелек кенә түгел, дөньялык та Синең ихтыярыңда... Мин Синең алда баш иям, бил бөгәм, тез чүгәм... Догаларымны, теләкләремне, рәхмәтләремне зинһар кабул ит. Үземә тигән язмышны үземә насыйп ит, үземә дигән саулыкны үземә бир!.. Моннан соң мин Синең өммәтең булырмын, колың булырмын, юлың булырмын...
Йокылы-уяулы яткан Зәйтүннең күңел түренә салкын йөгерде: нәрсә булган аның әнкәсенә? Нәрсәдер булган – бу хак. Сәер сөйләшә ул бүген. Тукта, нигә сәер булсын? Күкләр белән сөйләшү гадәти була алмас бит инде!... Әнкәсе исә Аллаһы Тәгаләнең үзе белән сөйләшә!
Зәйтүн тагын йокы гаменә бирелде, онытылды, онытылды... Ләкин йокы сукмагы бик кыска булып чыкты. Аның иләс-миләс яткан тәне, дөресрәге, җаны ана кешенең үтә дә сәер һәм шомлы мәкаменнән сискәнеп китте:
– Йа Ходам!... Хак Тәгаләм!... Раббым!... Тәңрем!... Миңа мәрхәмәтең чиксез булды – яшәүдән өметен өзгән җанымны сафладың, йөрәгемне терелттең, сәламәтлегемне кайтардың, гомеремне озайттың... Инде минем бердәнбер улымның саулыгын да кайтарсаң иде!... Аның гомерен дә озайтсаң иде!... Мөмкин булса, менә шушы кабат кайткан саулыгымның бер өлешен аңа бирер идем... Мин инде яшәсен яшәгән. Ә аның гомере, бәхете алда әле. Мин аны әнә шул бәхете өчен сөеп үстердем ләса!... Үтенеп, ялварып сорыйм – бала хакын хакласаң иде, и Раббым! Ишетәсеңме мине, Раббым? Хак Тәгаләм!...
Шунда Зәйтүн белән әллә нәрсә булды – аң-зиһене томаланып, ул ис-акылыннан язды, гырылдап, мәрт юлына китә башлады... Намазлык өстендә Ходай белән сөйләшеп утырган ана кеше түшәктәге бу хәлне шундук сизеп, күреп алды, сикереп торып, улы янына атылды, ах-вах килеп, даруларга ябышты... Бераздан ул, дару-мазарга гына ышанмыйча, һаман гырылдап, мәрткә китеп яткан малаена ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булды.
Зәйтүн баштарак ул тавышны әнисенең моңлы тавышы белән бутабрак ятты. Ләкин бераздан аңышты: бу тавыш әнкәсенеке дә, күрше карчыгыныкы да түгел иде. Ул яшь иде, дәртле һәм... мәхәббәтле иде!
– Апа җаным, бер дә начар авыру күрмим улыгызда... Тап-таза кебек ул... Тик менә... йөрәге зәгыйфьләнгән аның, буыны йомшаган... Әлегә берни дә кылмыйм, мин күршедә генә торам, кич кереп чыгармын... Начарланып китсә, укол-мазар кадармын... Хәзергә борчымыйм бу хәлсез тәнне... Аннары... аның чире тәндә генә түгел, җанда, ахры...
– И-и, балам, яшь кенә булсаң да, бик белеп сөйләшәсең... Үзеңнең дә бәхетләрең булсын...
– Апа җаным, бәхетем өйдә көтә мине. – Врач хатын кинәт җанланып, дәртләнеп киткәндәй булды. Моңсу, сагышлы аһәң дә шунда, янәшәдә генә иде. – Хәлимем көтә, минем өчен җан атып торган кешем... "Хәлим" диме? Зәйтүннең моңа кадәр оебрак яткан зиһене дертләп уянып китте, терелеп, тормышка кайта башлады. "Карале, бу ханымның беркөн ишегалдында фәрештәләр белән сөйләшеп утырган Хәлимнең әнисе була түгелме? Юктыр. Хәлим – аның иредер, йә сөйгән кешеседер... Әнә бит, "җан атып тора", ди..."
Зәйтүн, күңеленә килеп кергән сәер уйлардан арынырга тырышып, торып утырмакчы булды. Ләкин, ничек кенә башын калкытырга, өйләренә фәрештә кебек килеп кергән изге затка сүз дәшәргә теләсә дә, булдыра алмады, авыру аның бөтен тәнен түшәккә беркетеп куйган, ә рухы, асылы әлегә җан түренә кайтып өлгермәгән иде...
Әллә әнкәсенең догалары барып иреште, әллә Зиләнең (врач ханымның исеме шулай матур иде) шифалы кулы килеште – Зәйтүннең хәле яхшыра башлады. Ул инде аягына басты. Әлегә эшкә йөрерлек хәле булмаса да, тормышка кайтты, җаны белән дә, аңы белән дә гомеренең асыл нигезенә ябышты...
Өй дә җанланды. Бигрәк тә кичкә таба бүлмәләргә ямь тарала. Күршедән Гайшә карчык килеп керә. Аннары Зилә пәйда була. Дүртәүләп чәй эчәләр, гөбәдия белән сыйланалар. Өлкәннәр еш кына Зәйтүн белән Зиләнең икесен генә калдыралар. Яшьләр моңа һич каршы түгел, киресенчә, икесе генә калгач, тагын да җанлырак, тагын да серлерәк сүзгә керешәләр...
– Зилә, менә әйт әле: кешенең көче каян – җирдәнме, әллә күктәнме? Бу хакта медицина нәрсә ди?
Зилә сорауны артык җитди кабул итә:
– Тәнме, җанмы, димәкче буласың инде, алайса?
– Алай дисәң дә ярый. Ягъни мәсәлән, рух каян?
– Ничек карыйсың бит... Беләсеңме нәрсә дигән Гиппократ?
– Белмим, йә?
– Гиппократ әйткән: "Җир йөзендә дәваларга теләүче бер генә кеше калса, яисә дәваланырга, савыгырга теләүче берәр адәми зат калса да, кешелек җәмгыяте бетмәячәк", дигән. Димәк...
– Димәк, кешелек җәмгыятенең язмышы теләктән тора. Ә теләк ул – РУХ дигән сүз. Рух – җәмгыятьнең иммунитеты кебегрәк, шулаймы?
– Шулай булып чыга.
Зәйтүн һаман тынычлана алмады.
– Шулай да, дәвалаганда кайсы мөһимрәк – врачның рухи көчеме, әллә авыруның, савыгырга теләүченең рухи халәтеме?
– Белмим, Зәйтүн. Моңа төгәл генә җавап биреп була микән? Икесе дә мөһимдер. Менә син фильм караганда, музыка тыңлаганда яисә китап укыганда авторның рух көчен тоясыңмы? Тоясың. Әйтмәсәң дә беләм. Әлбәттә инде, әгәр ул әйбәт әсәр булса... Иҗатның бөеклеген дә әнә шул автор рухына карап билгелиләр, минемчә. Медицина белән дә шулай: авыру кешенең рухи омтылышы, теләге врачның рухи омтылышы, теләге белән тәңгәл килеп, гармониягә керә алса гына ул савыга, терелә...
– Димәк, медицина шул ук сәнгать булып чыга?
– Әйе, шул ук Гиппократ әйткән: "Медицина – дөнья сәнгатьләренең иң игелеклесе", – дигән.
Зәйтүнгә барыбер нидер аңлашылып җитми иде әле.
– Менә тагын әйт: бу тәңгәллек белән – авыру белән табиб арасындагы рухи гармония белән Хак Тәгалә ихтыяры, Хак Тәгалә мәрхәмәте ничек яраклаша соң?
– Зәйтүн, син дә минем малай кебек. Ул да: "Алла бармы, ул кайда яши? Фәрештә күргәнең бармы? Сөйләшкәнең бармы?" – дип теңкәгә тиеп бетерә.
– Ну, ә син ничек җавап бирәсең инде?
– Бар, димен. Нәрсә диим?.. Мин шулай уйлыйм: ахыр чиктә, кешедәге рух белән, аның ихтыяры һәм теләкләре белән әнә шул Ходай Тәгалә, синеңчә әйтсәк, Хак Тәгалә идарә итә. Яисә үзенең фәрештәләрен җибәреп, безгә шәфкатен, мәрхәмәтен күрсәтеп тора...
– Яисә... авыруын, үлемен җибәрә...
– Әйе, беләм, Ходайның башка төрле фәрештәләре дә бар... Газраил дә, Әҗәл дә юктан уйлап чыгарылмаган... Ләкин барыбер дә адәми затларның төп фәрештәләре – изге фәрештәләр, ак фәрештәләр...
– Килешәм. Фәрештәләрнең төрлесе була... шулай да, кеше өчен өйдә – үз янында йөргән тормыш фәрештәсе мөһимрәк түгелме?...
Шулвакыт әңгәмә өзелә. Зилә, өйдәге кешесен исенә төшереп, борчыла башлый:
– Ой, Зәйтүн!... Миңа бит китәргә кирәк. Өйдә көтәләр... Китим инде мин, яме...
Шулай ашык-пошык аерылышалар да икенче көнне тагын очрашалар. Тагын сүз китә, кичә сөйләшкәннәр хакында икесе дә ныклап уйланганнар, ниндидер фикергә килгәннәр, шул уй-фикерләре аша күңел тынычлыгына ирешкәннәр...
Ләкин уйның, фикернең очы-кырые юк бит аның. Икенче көнне яңа уй калкып чыга, яңа фикер туа. Ул уйны, ул фикерне дә тиз арада тормышка, яшәешкә, күңел гаменә көйлисе бар... Күңел халәтен шушы уй-фикер язмышына бәйләп, үз язмышыңны хәл итәсе бар. Бер көнне Зилә уйчан карашлары белән Зәйтүнгә карап торды-торды да сорап куйды:
– Зәйтүн, син һәрчак "Хак Тәгалә" дип сөйләшәсең. Ни өчен Хак ул? – Җавап көтеп тормыйча, үзе шундук сөйләп китте. – Хаклык, хакыйкать, ягъни дөреслек, гаделлек дигән сүздер, әйеме? Хак Тәгалә иң беренче гаделлек сакчысы бит...
Зәйтүн аны бүлдермичә булдыра алмады:
– Шулаен шулай да, "хак"ның "бәя", "бәһа" дигән мәгънәсе дә бар бит әле. Анысын кая куясың? Бу гөнаһлы җирдә яшәлгән гомер, кылынган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә, Хак Тәгалә каршында җавап бирергә, хак түләргә туры киләчәк бит...
– Кара, чынлап та шулай шул, Зәйтүн... – Зилә бу ачышына сөенеп бетә алмады, ә Зәйтүннең күңелендә фәрештәләр белән сөйләшеп йөрүче малай сурәте калыкты. Ул һаман бер сүзне кабатлый иде:
– Хак түләргә туры киләчәк...
Шул җитә калды – Зәйтүннең күңелендә таныш бер тойгы кабат сызлап-сызылып тора башлады. Ул бу авыр хистән котылу юлларын эзләп, күңеленең иң нечкә, моңа кадәр ялгыш та кагылып карамаган кылларына тиеп узды... Бу күңел кылларында яңгыраган көй Зилә белән, Зәйтүннең Зиләгә җылы, матур мөнәсәбәте белән, ике арада туып килгән изге хисләр белән, бу хисләрнең ымсынуга, ымсынуның өметкә, өметнең бәхеткә әверелүе белән бәйле якты хыяллар турында иде. Ара-тирә генә бу моңлы көйне йөрәкне өшетерлек шомлы сүзләр бүлә, аны өзгәләп ташламакчы, Зәйтүнне кабат бу гөнаһлы җиргә кайтармакчы була...
"Хак түләргә туры киләчә-ә-әк..."
Бу авыр сүзләргә ташкын кебек көчле, омтылышлы мәхәббәт хисләре белән генә каршы торып булачагын Зәйтүн төшенә башлаган иде...
Зилә аңа күптән ошый. Беренче күргән көннән үк. Зәйтүн дә кызга ошый, ахры. Ничектер, үз итеп, хәтта яратып карый ул Зәйтүнгә. Каравын карый, ә үзе һаман каядыр, кем янынадыр ашыга, туктаусыз сәгатенә карый...
Зәйтүн бу юлы да үз хисләрен белдерә алмый калды, Зилә, сәгатенә карый-карый, китәргә җыенды.
– Каядыр ашыгасыз бугай...
– Әйе шул, ашыгам, өйдә көтәләр...
– Әйтегез әле, сезнең кешегез бармы? – Җайлы сүзләр эзләп торырга бер минут та вакыты калмаган иде, Зәйтүн турысын әйтте дә салды.
Зилә кискен хәрәкәтләр белән күтәрелеп карады. Аның гаҗәпсенү катыш сагыш тулы карашларында ниндидер якты нур чагылып китте: "Әле яңа гына белдеңме?!"
– Бар. Өйдә көтә. Инде югалткандыр, ачуланып беткәндер... Бик усал ул минем... Өйдәге кешем...
Соңгы сөйләшүдән соң Зәйтүн тынычлыгын югалтты. Югалтырсың да. Зилә аңа ачыктан-ачык әйтте ләса: "Кешем бар!" – диде. Шул сүзләре белән Зәйтүннең күңелендә уянып килгән җылы хисләрне кире какты, аның барлы-юклы өметен өзде.
Зилә аларга сирәгрәк керә башлады. Элеккечә, Зәйтүн белән сөйләшеп тә утырмый. Кичләп кенә килеп керә дә, савыгып килүче ике авыру җанның хәлен белгәч, ашыгып чыгып та китә... Зәңгәр күзләрендәге нур балкышы белән матур, йомры бит очларындагы алсулык кына аның күңелендә ниндидер якты сагыш, гүзәл гамь барлыгын искәртеп кала...
Бервакыт Зилә бөтенләй күренмәс булды. Аны күршедән кереп йөрүче Гайшә абыстай алыштырды. Гомерен ялгызы үткәргән бер дөнья карчыгы ул. Зәйтүн белә-белгәннән бирле шул бер килеш – йөзгә дә, сүзгә дә... Аның белән күбрәк әнкәсе сөйләшә. Зиләне алыштыра алмаса да, күңел юатырга, тормышта япьтәш булырга барыбер ярап тора бу карчык.
Зәйтүн эшкә чыкты. Кулы да, күңеле дә хезмәтне сагынган! Ташчы эшенең дә матурлыгы, рәхәте бар икән! Зәйтүн моңа, берничә ай авырып ятып, кабат эшкә тотынгач кына төшенде.
Ләкин иртәләрен, элеккечә, сикереп торып, шундук эшкә чыгып йөгерми инде ул. Әнкәсенең моңлы тавышына уянгач, күз кабакларын күтәрмичә, керфекләрен ачмыйча гына, аның Хак Тәгаләгә багышланган теләк-догаларын тыңлап ята. Кайчакта бу догалар җанны сискәндерерлек дәрәҗәдә шомлы килеп чыга... Ана кеше һаман Аллаһы Тәгаләдән үз саулыгы, сәламәтлеге, хәтта яшәячәк гомере бәрабәренә улы Зәйтүнгә саулык-сәламәтлек, озын гомер тели...
Ничек кенә үртәлсә дә, әнкәсен гыйбадәт гамәлен бүлмәде, бу сәер теләк-догаларыннан туктатмады. "Үзе беләдер әле", – дию белән чикләнде.
Нигә борчылырга? Иң авыры артта калды бит инде – әнкәсе әнә йөгереп йөри, үзенең дә эше көйләнергә, тормышы җайланырга тора. Эх, менә күңел дигәннәре генә һаман үз урынына утырып җитә алмый. Яралып килгән мәхәббәт хисләренең ургылып аккан ташкынын чикләр ярлар яралмаган шул әле...
Бер таңда Зәйтүн, әнкәсенең догаларына ияреп китеп, Ходай Тәгаләгә таба якынаерга, Аңа сыенырга булды. Аның янында күңеленә тынычлык, тормышына юаныч, язмышына сабырлык табарга омтылды. Изге китапта әйтелгән бит: "Колым Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер колач якынаермын. Колым Миңа таба атлап килә башласа, Мин аңа табан йөгереп барырмын", – дигән...
Ләкин Зәйтүн күңелен, тормышын илаһи йолаларга көйләп бетерә алмый калды, ниятләгән көнендә үк әнкәсе каты авырып түшәккә егылды. Зәйтүн тагын үз язмышы белән кара-каршы торып калды...
Ләкин ул бу юлы нишләргә кирәклеген белә иде. Хәлсез-буынсыз булып яткан әнкәсе янында Гайшә карчыкны калдырды да урамга чыгып йөгерде. Аңа ничек тә Зиләне эзләп табарга кирәк иде. Аның бит хәзер Зиләсе бар. Ул үзе Зиләнеке булмаса да, Зилә – аныкы! Аларныкы! Бөтен ышаныч, өмет аңарда! Игелек, изгелек булып яшәүче Зиләдә!
Ишегалдында Зәйтүн Зилә-врачның кайда торуын белердәй кеше эзли башлады. Белсә дә картлар беләдер... Кайда соң алар? Ник берсе күренсен... Алардан сорамый, менә бу бала-чагадан, комлыкта япа-ялгызы уйнап утырган сабыйдан сорамассың бит инде? Сабый? Туктале, бу бит теге Хәлим!... Зәйтүннең таныш малае! Фәрештәләр белән сөйләшүче изге зат!... Бу мизгелдә Зәйтүннең аң-зиһене яшен тизлегендә эшли башлаган иде. "Нигә булмаган картларны эзләп торырга? Зиләне дә әллә табасың, әллә юк... Әнкәсенең хәле хакында, бәлки, шушы малайдан гына сорап караргадыр? Малай аша аның фәрештәләреннән сорап карарга... Ул бит алар белән сөйләшә ала!... Теге вакыттагы кебек..."
Зәйтүнгә оят булып китте. Әйткән вәгъдәсен тотмаган, үтәмәгән ләса ул, әнкәсенең хакын хакламаган – малайны бәхилләмәгән... Эх, әйбәт чакта хак хакында уйламыйсың шул...
– Сәлам, Хәлим!
Малай Зәйтүнне таныды да, танымады да. Һәрхәлдә, аны бик исе китмичә генә каршы алды. Уен гаменнән аерылмыйча гына җавап кайтарды:
– Сәлам...
– Ничек яшисең? Бүген ял көне бит, нигә әниең белән түгел?
– Әни өйдә... Тәләзә юа... Ә нигә син әниең белән түгел? Ул телелдеме инде?
– Терелде... Сиңа зур рәхмәт... Тик менә... тагын авырып китте әле ул... Шуңа да синең янга килдем... Сорашырга... Сорарага...
(Ахыры бар.)