- Саумысез, Халидәттәй, ничек, йоклап булдымы соң? Хәл-әхвәлләрегез ару гынамы? –дип көрәктәй кулларын карчыкка сузды.
Анысының әле юньләп таныш та булмаган кешенең болай олылавына күңеле булып:
-Синең хәер-фатихада, улым, Аллага шөкер, исән-имин, менә чәйләп алыйк та, аннан эшебез турында тәфсилләп сөйләшербез,- дип куйды.
Чәй табыны артында икесе дә авызларына су капкан кебек утырдылар. Фәндәр әбинең тәбикмәкләрен авыз итә-итә, бүлмәне җентекләп күздән кичерде. Аш-су бүлмәсе чиста-пөхтә итеп җыештырылган, бер артык савыт-саба да, чүпрәк-чапрак да күрмәссең. Заманча ук булмаса да, картларча түгел бүлмәдәге җиһазлар.
- Бик уңган апага охшап торасыз, йорт-җирләрегез бигрәк төзек, - дип мактамый булдыра алмады Фәндәр.
- И рәхмәт, улым, тырышып ятуда, менә электр җиһазлары бераз искерде, тирә-якта янгыннар булганы ишетелеп-ишетелеп тора, уйладым-уйладым да, алыштырырга булдым әле. Хакын тиешенчә сорарсың. Кара инде үзең, кай җирләрне төзәтәсен, алыштырасын. Мин инде аны белеп тә бетмәм. Картсыз, бала-чагасыз ялгыз карчык мин.
Халидә әби чынаякларын җыештырганда Фәндәр барын да үлчәп-барлап чыкты. Үзе эченнән генә: “Бәй, бер дә балалары булмадымы икәнни?” – дип уйлады. Алай дисәң, диварларда картының да, улыдыр инде, бераз яшьрәк кешенең дә, ниндидер хатын-кызның да фотосурәтләре эленеп торуына игътибар иткән иде инде.
- Хәзер, апа, мин район үзәгенә җилдерәм, ниләр кирәген чамаладым, - диде ул эшлекле кыяфәт белән.
- Юк-юк, улым, бергәләп барып кайтабыз, үземә ошаган җиһазларны гына алырга күнеккәнмен мин. Ии, такси белән кирәгемә гел барып торам әле үзем...
Фәндәр сәерсенеп әбине күзәтте. “Бигрәк үзсүзле икән!” – дип уйлады, ләкин каршы әйтергә базнат итмәде. Кара соң: зәңгәр чәчәкле бумази күлмәге өстеннән билен буып торган йон камзулы, башындагы кып-кызыл мәк чәчәкләре төшкән яулыгы бик килешә үзенә. Йөрешләре дә җитез, яшьләрнекедәй, бер дә чатанлап-аксап атламый.
-Ничә яшьтә сез, Халидәттәй? – дип сорамый булдыра алмады Фәндәр, кызыксынып.
-Әле миңа 90 яшь тә юк, улым, кыш уртасында гына тутырам, Алла бирса, - диде дә әби, рәхәтләнеп, өен яңгыратып көлеп җибәрде. Фәндәр дә ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде. Шаян кешеләрне ярата ул!
Менә кузгалып та китте Фәндәрнең искерә төшкән машинасы. Ярап тора шулай авыл саен электр үткәреп йөрергә. Пенсиягә аз-маз вакыт калды, тамак туйдырырга җитә бу эшләре, акмаса да, тама алай.
- Кара, улым, көзнең соңгы көннәре бугай, табигать әллә ничек моңлы-сагышлы бүген. Агачларда бер генә яфрак калсачы. Ачы җил әнә ничек котырына, берәр яфрак ялгышып онытылып калмасын тагын, дип тырыша ул.
Халидәттәйнең бу сүзләрен эндәшми генә тыңлый Фәндәр. Үзенең дә гомер көзе килеп җиткән, ә әбекәйнең инде ул – кышка килеп терәлгән.
Кирәк-яракларны кибетләрдән алып әбинең өенә кайтканда караңгы төшеп килә иде инде.
- Мин, әби, иртүк килеп җитәрмен. Алла ярдәме белән иртәгә эшкә тотынырбыз, - диде дә Фәндәр ашык-пошык кайтып китте. Юл буе аны әбинең бөтенләй ялгыз булуы, шушы яшьтә берүзе дөнья көтеп ятуы тынгы бирмәде. Ул башка авылдан иде, шуңа кешедән дә сорап белмәле түгел. “Иртәгә сөйләндерермен әле үзен җайлап”, - дип уйлады ул. Өйдә аны 80нен тутырган әнисе көтә иде. Әнә бит: ”Улым, кайттыңмы?” – дип өзелеп тора, ашын да өлгерткән әле. Аяклары көчкә-көчкә атласа да, шулай йорт эчендәге эшләрне бетереп тора ул.
Караңгылы-яктыда Фәндәр коридордан җиргә басса, куркып китте. Бөтен җир шыкырдап туңган, аның өстен юка гына кар катламы сырып алган. Кыш килгән! Әле бу ата кыш түгел икәнен белсәк тә, шулай дибез. Әллә ничә кат эретәчәк әле. Болай гына җиргә каян кар ятсын?
...Халидәттәй бүген кичәге сыман шәп-шәп атламый. Әллә ни булган. Йөрүе дә, сөйләшүе дә сүлпән тоела. Фәндәр эшләгәндә бик кысылып бармады, аш бүлмәсендә кыштыр-кыштыр килде, ниләрдер пешереп азапланды. Җайлап кына эшләр дә төгәлләнде, кичке 4ләрдә әби останы аш табыны янына дәште.
- Халидәттәй, кичәдән бирле борчып торган соравымны бирәсем килә, кызыксынганга гаепләмәгез. Шушы яшьтә ничек берүзегез яшисез? Берәр социаль хезмәткәр булыша торгандыр ич?
Әби башта гаепле кешедәй елмайгандай итте, аннан моңсуланып, бөрешеп калгандай булды.
-Тыңла алайса, бик беләсең килгәч... Картым үлгәндә миңа 80 яшьләп иде. Ул да шул чамада. Бик матур, бик тату гомер иттек. Алтын куллы иде мәрхүмең. Менә бу йортны икәүләп салдык. Мин гомер буе колхоз конторында баш хисапчы булып эшләдем, картым агроном иде. Колхоз дип көн-төн җиң сызганып чаптык, ал-ялны белмәдек. Алай дисәң, бар да шулай яшәде. Ихата тулы мал-туар, кош-корт булыр иде, барына да ничек өлгерелгәндер. Бер кызыбыз, бер улыбыз туды. Кызыбыз Наилә, 20 яшендә үк, тормышка да чыга алмыйча, гүр иясе булды. Башкалада институтта укый иде, кайткан чакта юл фаҗигасенә эләккән, шунда ук җан биргән бахырың, - диде дә, күзләре яшьләнеп, читкә борылды.Озак кына дәшми утыргандыр әле уйларына тәмам чумып.
-Әле кызым исән булса, ул да 70 тән узган булыр иде инде, - дип куйды, сүзен дәвам итеп.
-Ә улыгыз соң, әнә фотода ул түгелме? – дип куйды Фәндәр дә баядан бирле дәшмичә утыруыннан кыенсынып китеп.
-И улым, бавырымда таш булып утырган нәрсә бу минем, ләкин сөйләми булдыра алмыйм инде, күреп торам, минем өчен бик борчылдың ахры.
-Әйе, Халидәттәй, минем дә әни өлкән яшьтә бит, - дип җаваплады әңгәмәдәше.
- Улым исән югыйсә. Ходаем, кичер, балам турында шулай сөйләгәнгә. Җүнсез бәндә булып чыкты. Ике тапкыр өйләнде, берсендә дә юне булмады. Хатыннарын сайлый белмәдеме, үзе шундый эт каешы булып чыктымы. Хәмерне бик яратты, сугышып эләккән чаклары да булмады түгел. Баласы да булмады ичмасам. 60 тан өстә хәзер, ялгызы шәһәрдә яшәп ята. Кайдадыр төзелештә эшли бугай, соңгы вакытларда кайтып күренгәне дә юк. Атасы исән чагында ук каты гына иманын укыткан идек, үпкәләде, бөтенләй баш бирми башлады. Атасын күмәргә кайтты югыйсә. Анда да йорттан үлек чыгу белән туганнар алдында гауга куптарды. “Өеңне сат та, миңа барып тор, ашарыма пешереп, керләремне юып торырсың”, - имеш! Барган ди! Йортларын сатып, баласына киткән күпме картларның ничек көн итүен белмиләр ди! Андый хәлләр белән дөнья тулган! “Юк, улым, бармыйм!” – дидем шунда кистереп. Шуннан соң бөтенләй башы белән югалды. Мин каты чирләп китсәм дә, кайтмас микән? Югыйсә, авыл Советында әйттеләр: ата-анасы хастага калганда балаларын юллап табып, караталар икән дип. Аның каравына да ышаныч юк минем, хатыны да булмагач соң. Авылдашлардан берничә тапкыр ишеттем: машинасында авылга хәтле кайта, ди ул, тик кинәт кенә борылып китә дә бара ди, кермәс борын. Юлдан язган, дип әйтимме инде? Кешедән яхшы түгел!
Фәндәр Халидәттәй сөйләгәннәрне ушы китеп тыңлап утырды. “Тәрбияләре шул төсле булган”, дип уй йөртергә дә ашыкмады, үзе нинди сабыр, миһербанлы апага ошаган ич. Үзе бит әнкәсен карыйм, дип өйләнергә дә кыймады. Читтән хатыныннан аерылып кайткач, сеңлесеннән “Сез озак карадыгыз”, дип, үзенә алып кайтты. Бер сүзеннән чыкмый! Авыр булса да, түзә. Ир кешегә хатын-кызны каравы бик җиңел түгел...
Сөйләп беткәч, Халидәттәй авыраеп китте. Әллә ничек агарынды, күзләре дә томаланды бугай. Күңелен бушатуы да җиңел түгел шул олы кешегә! “Улым, акчамны түлим дә, ятыйм әле, әллә нигә буыннарым йомшап китте”, - диясе итте ул. Акчаларын санап, Фәндәрнең кулына тоттырды. Нәкъ шул вакытта сак кына ишек шакыдылар. “Үзем!Үзем!”, - диде Фәндәр, әби егылып-фәлән китмәсен тагын дигәндәй, йөгереп барып ишекне ачты. Ә анда үзе белән яшьтәш, нәкъ диварда эленеп торган фотосурәттәге кеше басып торганны күргәч, артка чигенде. Улы кайткан! Тик нигә ишек шакып тора инде, чит кеше сыман?
- Улым! – дип бер генә сүз әйтте Халидәттәй.
Анасына баласы иң кадерлесе инде, нинди булса да... Үзе сикереп торып баласына каршы укталганда, гөрселдәп идәнгә барып төште.
Ике ир сүзсез генә әбине диванга сузып салдылар. “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җиткәнче, ләм-мим сүз дәшүче булмады. Әбине караган табиб егет тиз-тиз кан басымын үлчи башлады, йөрәк тибешен тикшерде. Тик соң иде инде! 90 яшен тутырыр-тутырмастан, гомеренең тап кышында, табиб кулында һәм иң кадерле кешесе – улы янында әбинең җаны тәслим кылды. Фәндәр аның бердәнбер улының: “Әнкәй, мин кайттым бит, гафу ит мине... вакытында кайтмавым өчен...” дип пышылдаган сүзләрен генә аерымачык ишетеп торды һәм акрын гына кузгалып чыгып китте. “Өйдә әни аптырап беткәндер, ашыгыйм әле”, - дип уйлады үзе.
Юл буе ашыга-ашыга машинасын куды Фәндәр. Башында уйнаган хис-тойгыларны якын китермәскә тырышты. Бүген күргән-ишеткәннәрне бөтенләй хәтердән җуясы иде. Табигать тә шуны сизгәндәй: күбәләк-күбәләк кар ява, алар җиргә әллә төшә, әллә җилдә ерак-еракка очып китә, белмәссең...
Әлфия Шәйхлисламова,
Туймазы районы, Кандра авылы.