“Фәнзир өйләнергә йөри”, - дигән хәбәр тиз-арада бөтен күршеләрнең колагын торгызды. Күпме генә әйтеп карасалар да, мәңге өйләнмәскә дип ант иткән кеше турында моны ишетү бик сәер иде. Берәүләр, булмас, дип кул селтәде, икенчеләр, аптырашта калды. Утырып калган буйдак егет түгел ул, алтмыштан өстә, җитеп беткән улы да бар. Шулай булгач, хатын белән торган дип атала. Тик кайчан булган инде ул? 30 еллап элек. Бәхет эзләп чыгып киткән дә, җир читеннән хатыны белән баласын ияртеп кайтып кергән иде. Озак еллар күренми торганга, якташлары аны вафат булган дип тә сөйләделәр. Исән булып чыкты! Мал да ашаган җиренә кайта, диләр. Фәнзир дә кайтты. Йорт сатып алыр, дип көткәннәр иде, кесәсендә, күрәсең, җилләр уйнагандыр. Аның каравы, өчесе дә чибәр, карап туйгысыз! Ләкин рус милләтеннән булган хатыны, Башкортстанны үз итмичә, туган иленә кайтып китте. 3 яшьлек тупылдап торган малай әтисе һәм нәнәе карамагында калды. Башкача әни кеше әйләнеп кайту түгел, аңардан хаты-мазары да күренмәде, болар үзләре дә эзләп йөрмәде.
Әллә кайчан булган бу хәлләрне күршеләр кемузардан хәтерләреннән чокып чыгара башлады. Безнең халыкка ни, яңа хәбәр белән, икенчесе килеп чыкканчы, бик озаклап, тәмләп авыз чайкыйлар. Ләкин хәбәр дөрес иде, чөнки Фәнзир чын-чынлап әллә кайда адашып йөргән үз яртысын эзләргә кереште. Авылдашлары аның озын буйлы гәүдәсен урамның әле бер башында, әле икенчесендә күреп калды. Гомер булмаганны, матур киемнәр алып киде, агартылган көмеш акча сыман ялт итеп тора үзе. “Кияү егете”, - дип пышылдашты күршеләре. Тик кайларга барып, кемгә сүз кушып йөрүе барсына да сер иде әле.
Ләкин сер булса да, аның ачыла торган яхшы гадәте бар. Бигрәк тә авыл җирендә. Аны берничек яшерә алмыйсың, ул үзеннән-үзе ачыла да куя. Фәнзирнең дә әнисе белән генә яшәгән Лүзәнең капкасыннан еш кына я кереп киткәнен, я чыгып барганын күрүчеләр табылды. Алар үзләре дә бик яшеренеп бармады. Икесе дә ялгыз бит, нигә оялырга. Гаилә таркату куркынычы юк. Күршеләр тагын пышылдашты.
- Бер карасаң, икесенә дә кулай ич, әллә кайда барып йөрисе түгел, бер авыл эчендә, - диде кырый күршесе Сәлимә ахирәте Нәкыяга.
-Йөреп-йөреп бергә булырлар да куярлар әле, -дип җаваплады анысы. - Аналары мәңге яшәмәс, әнә Фәнзирнекен икенче улы үзенә алып китте әле.
Бер карасаң, 3 ел гомер иткән икән Галия әби бер кайда китмичә ялгыз яшәгән улы белән. Кулыннан килгәнен ярдәм итәргә тырышты ул. Ләкин төп сәбәбе башка булды: яңа гына сатып алынган улының йортына бер хатынны да якын китермәскә иде исәбе. Башка районнан Әминә белән очраштырган иде Фәнзирне язмышы. Ул очрашу юкса бик җитди тоелган иде. Фәнзир яңадан туган кебек җанланган иде шунда. Йомык табигатьле күршеләренең бик сүзчән, аралашучан булып китүенә күпләр аптыраган иде. Ләкин бу халәт озакка бармады.
-Бу хатын синең йортыңа хуҗа булырга йөри, ку үзен, улым, мин торам синең янда, - дип көн-төн тукыды әнкәсе.
Фәнзир тартышты. Анасына буйсынырга теләмәде. Күңеленә бик тирән керде шул Әминәсе. Бер-беренә килеп-китеп ике ел очрашып йөрделәр шулай. Икәүләп мәхәббәт диңгезендә йөзделәр. Тик бу бәхет кыска гомерле булды. Әллә нинди күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаепләр тагып, Фәнзир Әминәсен куып кайтарды, ни өчен икәнен аңлатып торуны да кирәк дип санамады. Әминә үлә язды! Үзен генә түгел, үз итеп өлгергән өен дә, бакчасын, күршеләрен, авылын сагынды. Җаны өзелеп шунда калган сыман тоелды. Ничек кенә яңабаштан ялгап карарга, көрәшергә тырышса да, булдыра алмады. Яраткан кешесе аны үзенә якын да китермәде. Араны шартлатып өзде. Башта шок хәлендә булды Әминә, аннан депрессия галәмәте башланды. Безнең авыл хатын-кызына ул чир ябышмый дип уйлады үзе, табибка я психологка күренүне кирәк санамады. Йокысыз төннәр, бер төсле көннәр акрын гына үтә торды. Көтте, бернинди ышаныч калмаса да, нидер өмет итте. Ике ел узып, өченче ел киткәндә генә җаны үз урынына утырган сыман тоелды. “Аллага шөкер, онытылды, “ – дип уйлады Әминә, җиңел сулап. Ләкин араны бәйләп торган җепләр алай гына өзелергә теләмәде.
...Соңгы очрашудан соң Фәнзир 3 ел буе беркемгә сүз кушып карамады, акрын гына әнкәсе янында яши бирде. Ә Әминәне ул инде бик начар, үзенә тиң булмаган зат итеп күз алдына китеререргә гадәтләнеп китте. Юктан да гаеп таба торган, эчми дә котырып китә торган гадәтеме-чиреме бар шул аның... Андый чакларда ул бик тә куркыныч була: бертуктаусыз кычкыра, диварларны типкәли, үпкәләп йөри, машинасына утырып бертуктамый чаба.
Ә менә авылында яшәп яткан Лүзә аңа бик тә кулай тоелды. Ир-ат җайлы булганны ярата, проблемалары өелеп яткан хатын-кызны өнәп бетми бит. Ә монда бар да җип-җиңел, әлләни борчыласы түгел. Ләкин адәм баласы җайлыдан бик тиз туя. Гаҗәп бит! Фәнзиргә дә күңелсез булып китте. Ара-тирә Әминәсе исенә төшә башлады. “Аны ташлап, дөрес эшләдемме икән?” – дигән уй миен бораулады. Лүзәне ул берничек тә гомер көзендә юаныч булырдай итеп күз алдына китерә алмады. Ә Әминә башка! Аңа ышанып була! Аны гомерендә дә Әминә кебек беркем алай яратмагандыр, дип уйлады. Үзе өчен түгел, аның өчен дип тырышып йөргәненә, ниһаять, төшенеп җитте.
3 ел элек шул кадәр ямьсез кыланып араны өзүенә нык үкенде. Яңадан башларга, янына барырга кыюлыгы җитмәде. Үзе мондый хыянәтне беркайчан да гафу итәлмәс иде югыйсә. Ләкин алай да соңгы саламга ябышып карарга карар итте. Телефоннан заманча итеп кыска хатлар языштылар. Фәнзир бик уйлап кына сүз башлады, чакырды, аралашып торырга тәкъдим итте. Ә Әминә язышырга гына риза иде. “Ичмасам, күңелемдә калган табышмакларга җаваплар алырмын”,- дип уй йөртте үзе. Ләкин Әминәнең теләр-теләмәс кенә биргән җавапларына Фәнзирнең җен ачуы килде. Ул бик тиз кызып китте. Тагын гаепләргә, элеккеләрдә казынырга тотынды.
- Мин инде синең белән сүз көрәштерер хәлдә түгелмен. Теләсәм дә, сине берничек тә оныта алмасам да, без башкача берничек тә бергә була алмабыз шул, тыныч кына, сөенми дә, кайгырмый да яшәргә кирәк миңа, - дип кыска хат белән җавап язды Әминә.
Ике ай гына элек инсульт чире бәрде бит газиз башкаен. Бу чирдән әле яңа бераз гына тернәкләнеп килә, бик-бик вак адымнар белән генә. Үз-үзен андый киеренкелеккә дучар итәлми. Үлеме куркыныч түгел! Авыру тагын кабатланып, гарип, күз көеге булып яшисе килми аның...
Ә Фәнзир өчен бу сүзләрне ишетү тагын да авыррак иде. Соңлады шул. “Картайган көнемдә ялгыз калырмынмы икәнни?” – дигән сорау тынгы бирмәде. Ә теләсә кемгә, җаны тартмаган кешегә аның өйләнәсе килмәде...
Әлфия Шәйхлисламова.